- •Тема 1. Төрки халыклар тарихы
- •Тема 2. Төрки рун язулы истәлекләрнең табылу һәм өйрәнелү тарихы
- •Тема 3. Рун язулы истәлекләрнең таралу ареалы. Идел буенда табылган рун язулы истәлекләр
- •Тема 4. Күлтәгин һәм Төньюкук истәлекләренең эчтәлеге һәм тарихи әһәмияте
- •Тема 5. Орхон-енисей истәлекләренең тел үзенчәлекләре
- •4.3. Реферат темалары
- •Глоссарий
- •Зачет өчен сораулар
Тема 4. Күлтәгин һәм Төньюкук истәлекләренең эчтәлеге һәм тарихи әһәмияте
1889 елда Себерне өйрәнүче Н.М.Ядринцев хәзерге Улан - Батор шәһәреннән 400 чакрым көнбатыштарак Кошо-Цайдам түбәнлегендә серле тамгалар төшерелгән мәрмәр стелаларга килеп юлыга. Болар Күлтәгин һәм Билгә каган җирләнгән корылмаларның хәрабәләре булып чыга. Язулы стелалар мәрхүмнәрне күмү корылмалары җыелмасына кергәннәр.
Н.М.Ядринцев артыннан ук 1890 нчы елда Орхон буйларына А.Гейкель җитәкчелегендә – фин, 1891 нче елда В.В.Радлов җитәкчелегендә – рус археология экспедицияләре килеп җитә, стелалардагы язуларның эстамплары һәм фоторәсемнәре эшләнә. Стела дип вертикаль торыштагы язулы таш плитага әйтәләр. Л.Н.Гумилев, С.Г.Кляшторный, Х.Ш.Мәхмүтов хезмәтләрендә күмү корылмалары тулы тасвирланган.
Күлтәгин һәм Билгә каган язмалары композицион яктан охшаш, сүзгә- сүз тәңгәл абзацлар очрый: КТк 1-11 = Б 1-7, КТ3 1-30 = Б 3-23 абзацлар. Билгә каганга багышланган текст Күлтәгин язмасының дәвамы һәм өстәмәсе дип карала.
Күлтәгиннең Зур язмасы эчтәлегенең аеруча тулы булуы белән аерылып тора. Анда барысы 53 юл.
1-4 шәлкемнәр төркиләрнең иң борынгы тарихына багышланган. ''Üzä kök täŋri asra jaγïz jir qïlïntuqta äkin ara kisi oγlï qïlïnmïš (KT3 1) 'өстә зәңгәр күк, аста көрән җир барлыкка килгәндә, ике арада кеше балалары яратылган' дип башланып китә төркиләр тарихы. Кешеләр белән идарә итү өчен тәхеткә Билгә Üкаганның ерак бабасы Бумын каган, Истәми каган утыралар. Алар зирәк һәм батыр каган булалар, дүрт яктан килгән дошманнары өстенә яу чабалар. Күп халыкларны буйсындыралар. Бәкләр һәм халыклар каганнарына тугрылыклы була.
5-10 шәлкемдә Төрки каганлыкның Бумын һәм Истәми каганнар вафатыннан соңгы хәле сурәтләнә. Алар урынына белексез һәм куркак ханнар килүе, төрки дәүләтнең бәйсезлеген югалтып 50 ел Кытай хакимлеге астына эләгеп, коллык чоры сурәтләнә.
11-15 шәлкемдә Илтәриш (Котлыг) каган тарихы бәян ителә.
16-24 шәлкемнәрдә дәүләт тарихы, аны ныгыту, үстерү эшчәнлеге,
хәрби походлар, төркиләрнең идарә итүдә җибәргән хаталары хакында сүз бара.
25-30 шәлкемнәр Билгә каганга багышланган. Ул оештырган хәрби походлар, яулаган җиңүләр санала.
30 шәлкемнән хикәяләү Күлтәгиннең үзенә багышланган, тормыш юлы, ул катнашкан сугышлар, аның батырлыклары бәян ителгән. Күлтәгиннең Куй елының тугызынчы ае 17 көнендә 47 яшендә "очуы" (үлүе), аның өчен сыктау-хәсрәтләнү, баһадирны күмүдә күп илләр һәм халыклар вәкилләре катнашуы, алдагы Маймыл елының җиденче ае 27 көнендә аның җеназа сарае изгеләштерелүе турында хәбәр белән тәмамлана. Стеланың куелу вакыты – 732 елның 1 августы дип күрсәтелгән.
Төркиләрнең акыл иясе, каган киңәшчесе Төньюкук хөрмәтенә куелган кабер ташын 1897 елда Улан - Батордан 60 чакрым читтә Орхон елгасы кушылдыгы Толаның уң ярында Е.Н.Клеменц (Казанда белем алган, соңыннан ире - тарихчы, археолог Д.А.Клеменц белән Себергә сөрелгән) таба. Текстны тәрҗемә итеп нәшер итүче В.В.Радлов була (1898 ел). Соңрак истәлекне Г.Рамстедт (1909), Б.Я.Владимирцев (1925), Е.И.Убрятова һәм В.М.Наделяев (1960) өйрәнгәннәр. Каганнар нәселеннән булмаганга күрә, Төньюкукның мемориаль һәйкәле тыйнаграк эшләнгән. Аңа багышланган текст җиргә казып утыртылган туры почмаклы ике таш баганага чокылган. Беренче баганада (биеклеге 1,70 м) текстның 1- 36 юллары, икенче баганада (биеклеге 1,60 м) 37-62 юллар уелган. 58 нче юлда Türk bilgä qaγan iliŋa bititdim bän bilgäTonuquq'төрки белемле каган иле өчен яздырдым мин билгә Төньюкук ' дигән җөмләдән чыгып, аның авторы - Төньюкук үзе дип карала.
Орхон ядкярләренә ыру һәм гаскәр башлыклары Кули Чура, Моюн Чура, Алп Илитмиш (фәндә Онгин ташы буларак билгеле) хөрмәтенә куелган ташъязмалар да керәләр. Кули Чура истәлеген 1912 елда В.Л.Котвич ача. Тесктны өйрәнеп тәрҗемә итүчеләр А.Н.Самойлович, С.Е.Малов була. Алп Илитмиш ташъязмасына 1891 елда Н.М.Ядринцев Орхон елгасының кушылдыгы Онгин елгасы буенда юлыга. Бу ядкяргә Алп Илитмиш батырлыгы, Билгә каганга тугрылыгы әйтелгән.
