- •2015Елның 25 нче октябре.
- •2 Нче вариант
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •3 Нче вариант
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •4 Нче вариант
- •5 Нче вариант
- •6 Нчы вариант
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •7 Нче вариант
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •8 Нче вариант
- •9 Нчы вариант
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •10 Нчы вариант
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •11 Нче вариант
- •2015Елның 25 нче октябре.
- •12 Нче вариант.
- •2015Елның 25 нче октябре.
2015Елның 25 нче октябре.
4 Нче вариант
Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.
Кичә мәктәбебездз Габдулла Тукайга багышланган Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәмдә танылган татар шагыйрьләре, укытучылар, укучылар катнашты.
Синең мәктәбеңдә татар шагыйрьләренә багышланган бәйрәмнәр буламы? Син Муса Җәлил иҗаты белән танышмы? Яраткан шагыйрең кем, аның иҗаты сиңа ни өчен ошый?
Исәнме, дустым Ләйсән! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Марина хат яза.
Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.
Ләйсән, безнең мәктәптә дә бәйрәмнәр бик еш була.Без татар һәм рус язучыларының иҗатына багышланган кичәләрне еш уздырабыз. Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Яруллин, Р. Вәлиев һәм башка шагыйрьләргә багышланган кичәләр була. Бу атнада герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган зур кичә үткәрдек. Аның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, иҗаты турында бик күп өйрәндек, шигырьләрен ятладык. Безнең сыйныф укучылары аның “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерде.
Миңа тагын Шәүкәт Галиевның шигырьләре бик ошый. Аның шигырьләрендә юмор бик күп, тиз истә калалар. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.
Ләйсән, син бит үзең дә бик укырга яратасың. Миңа үзең яраткан язучылар, аларның әсәрләре турында яз әле. Синнән хат көтеп калам.
Сине сагынып, дустың Марина. 2015елның 25 нче октябре.
5 Нче вариант
Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.
Мин йөзү белән шөгыльләнәм. Атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Йөзү буенча ярышларда да катнашам.
Син спорт белән шөгыльләнәсеңме? Син спорт секциясенә йөрисеңме? Спорт ярышларында катнашканың бармы?
Исәнме, дустым Марат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алеша хат яза.
Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Сине йөзү ярышында беренче урын алуың белән котлыйм! Син молодец!
Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды. Бу – безнең өчен зур уңыш, әлбәттә. Кызганычка каршы, бу уку елында минем вакытым бик аз, шуңа күрә мин хәзер волейбол белән шөгыльләнмим. Имтиханнарга әзерләнү өчен курсларга йөрим. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.
Марат, синең хәлләрен ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең?Шулар турында хат яз.
Синнән хат көтеп, дустың Алеша 2015елның 25 нче октябре.
6 Нчы вариант
Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.
Миңа информатика дәресләре ошый, чөнки компьютер программалары белән кызыксынам. Мин дусларым белән электрон почта яки социаль челтәр аша аралашырга яратам. Дәресләргә әзерләнгәндә, Интернеттан файдаланам.
Ә син компьтер белән дусмы? Син электрон почта аша кемнәр белән аралашасың? Сине кайсы социаль челтәрдән табып була?
Исәнме, дустым Айгөл! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алена хат яза.
Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.
Син бик дөрес язасың, хәзер укуны да, тормышны да Интернеттан башка күз алдына китереп тә булмый. Компьтер - хәзер безнең иң якын дустыбыз. Дәресләрдә куллану өчен кирәкле материалларны, презентацияләрне мин компьютерда эшлим яки Интернеттан табам. Дусларым, сыйныфташларым белән дә мин күбрәк Интернет аша аралашам. Интернет аша мин Англиядән Эрина исемле кыз белән таныштым. Без аның белән скайпта еш сөйләшәбез, ул миңа инглиз телен яхшырак өйрәнергә булыша. Мине “Сыйныфташлар” яки “Контактта” челтәрендә табарга мөмкин. Минем электрон адресым:........ . Мин синең белән дә интернетта аралашырга телим. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.
Айгөл, синең хәлләрең ничек? Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, син кайда укырга телисең? Киләчәккә планнарың нинди? Шулар турында яз.
Синнән хат көтеп, дустың Алена.
