Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хат язу(обновленное, 26.09.15).doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
81 Кб
Скачать
☆

9 Нчы вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

... Минем Казан шәһәрендә булганым юк, ләкин аны бик нык күрәсем килә.

Казан шәһәренәкайчан нигез салынган? Казанда нинди истәлекле урыннар бар? Казанда нинди үзгәрешләр бара?

Исәнме, дустым Айгөл! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Даша хат яза.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Син Казан шәһәре турында сорагансың. Кызганычка каршы, минем дә Казанда булганым юк. Шулай да мин Казан турында бик күп беләм, чөнки без татар теле дәресләрендә башкалабыз турында төрле кызыклы мәгълүмат алдык. Интернетта да Казан турында материал күп.

Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. Казан турында тарихи истәлекләрдә иң беренче тапкыр 1177 нче елда искә алынган. нче елда башкалабыз үзенең меңъеллыгын бәйрәм итте. Казанда истәлекле урыннар бик күп. Иң матур урыннары – Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы. Сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә бик матур тарихи биналарда урнашкан.

Соңгы елларда Казанда бик күп үзгәрешләр булды, чөнки 2013 нче елның җәендә монда Универсиада уеннары үткәрелде. Казанда яңа спорт корылмалары, метро станцияләре, Универсиада авылы төзелде. Минем аларны бик күрәсем килә. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Җәй көне Казанга килергә уйламыйсыңмы? Гомумән, җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Хатыңда шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Даша.

2015Елның 25 нче октябре.

10 Нчы вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган шәһәрем. Туган ягын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм.

...Туган авылың (шәһәрең)турында нәрсәләр беләсең? Анда нинди истәлекле урыннар бар?Туган авылыңны(шәһәреңне) яратасыңмы?

Исәнме, дустым Ренат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Регина хат яза.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең туган шәһәрең турында уку миңа да бик кызык булды.

Мин дә сиңа үземнең шәһәрем турында язарга телим.Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим.Безнең шәһәр Кама елгасы буенда урнашкан. Түбән Кама – яшь, матур , яшел шәһәр. Шәһәрдә 40 ка якын микрорайон бар. Шәһәребездә 260 меңнән артык кеше яши. Түбән Кама – күпмилләтле шәһәр, анда 50 дән артык милләт кешесе бар.

Шәһәрдә матур, истәлекле урыннар күп. Иң матур урын – Лемаев мәйданы. Лемаев мәйданында “Җәлил” ял үзәге, матур фонтаннар, кафелар бар. Без тагын Кызыл Чишмәдә, яңа Нефтехимиклар паркында, аттракционнарда ял итәргә яратабыз.

Шәһәребездә уку йортлары бик күп. Бу- мәктәпләр, колледжлар, лицейлар һәм институтлар.

Безнең шәһәр- зур промышленность үзәге, монда химия комбинаты, шиналар заводы, яңа Танеко заводы төрле продукцияләр чыгара.

Мин үземнең туган шәһәремне бик яратам. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Җәй көне безнең шәһәргә кунака кил. Гомумән, җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Хатыңда шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Регина.