Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ЭЧТӘЛЕК.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
96 Кб
Скачать
☆
  1. Сары төс.

Бу төснең символик мәгънәләре күп төрле: хыянәт, дошманга сатылу, акылдан язу, сулу, сагыш, кайгы, өметсезлек, төшенкелек, авыру, сырхау, хәсрәт. Татар әдәбиятында, шигъриятында иң киң таралган мәгънәләре соңгыларыдыр.

Саубуллашмый гына китеп бардың,

Көзләр яфрак сипте эзеңә.

Яңгырлары кунды йөрәгемә,

Сары яфрак төсе – йөземә.

Сызып ташлап мине тормышыңнан,

Яшисеңдер рәхәт тынлыкта...

Җан тынычлыгымны урладың да

Салып киттең мине моңлыкка.

(Шәмсия Җиһангирова)

“Язларында ялгыз йөрсәң,

Йөрәкләр яна инде...” – дип

Җырлама миңа, җаным!

Минем менә көзләрдә дә

Йөрәкләр янган чагым.

Сары яфраклар саныча

Уйлар уйланан чагым:

Яфраксыз агачлар кебек,

Шәп-шәрә калды җаным

“мәхәббәт – язларга тиң...” – дип,

Кемнәр әйткән, ни сәбәп? –

Сагышыннан җан саргайган

Сары көз ул – мәхәббәт...

(Ш.Җиһангирова.)

Уйсу гына җиргә күлләр күчкән,

Ай шәүләсе суларын кискән...

Синнән башка күңел көткәнем юк, -

Минем өчен бары шул җиткән

Ай сарысы микән, сагыш микән

Күл өстенә сары төс сипкән...

Белеп яшим синең бар икәнне, -

Минем өчен бары шул җиткән.

Сары гына төшкән күл суларын

Ярларына ятып кем эчкән?

Уйлыйм сине мине көтәдер дип, -

Минем өчен бары шул җиткән.

(Ш.Җиһангирова.)

  1. Яшел төс.

Бу төс табигать, яшеллек, үсемлек төсе, шуңа күрә дә аның символик мәгънәләре позитив: язгы уяну, яшеллеккә күмелү, өмет, яшьлек.

Яшьлектәге яшел төсләр,

Саргайды да агарды,

Яшьлектәге якты ямьнәр

Бары хистә яңарды

Шатлык төяп килгән яшьлек

Күрде ялгышларымны.

Сине сагынган сазларым

Сызды сагышларымны.

Таң туганда мин дә туам,

Туам да көнгә карыйм.

Еракта калды яшьлегем

Инде кемнәргә ярыйм.

Инде кемнәргә табыныйм,

Кемгә мәдхия җырлыйм?

...Яшел төсләрне җыям да

Сары төс белән кырлыйм...

(Эльмира Шәрифуллина)

  1. Ак төс.

Бу төс һәрвакыт һәр милләттә күпмәгънәгә ия булган символ. Аның төп һәм башлангыч мәгънәсе – яктылык. Ак төс кояш яктылыгына тәңгәл, ә яктылык – ул бәхет, тормыш, яшәеш көрлеге.

Ак төснең символик мәгънәләре: тынычлык, чисталык, пакълык, сафлык.

Шагыйрәләребезнең күп кенә шигырьләрендә ак төс кара белән капма-каршы китерелә.

Ак урамнар буйлап үтеп барам,

Ак тирәкләр, өйләр эргәсендә,

Түбәләрне көмеш, аклык сарган –

Шатлык килгән мәллә берәрсенә?

Түбәләрне көмеш аклык сарган,

Хыял сыман якты бизәк бит ул,

Кайда кеше яши, шунда һаман

Үсә торган тирәк терәк бит ул.

Кайда кеше, ак тирәкләр шунда,

Урманнарга тарта бар агачлар,

Карамалар алан уртасында

Тау иңендә нарат, карагачлар.

(Клара Булатова)

Ак каенда – аклык, сафлык төсе,

Кешеләргә сыймас сер анда.

Өй буена түгел, юл буена

Утырталар аны шуңа да...

Илен ташлап читкә китүчеләр

Ак каенга сарылып елаган.

Яшь йөрәкләр сихри тын кичләрдә

Эч серләрен сөйләп юанган.

Безнең сагышлардан саргайса да,

Яфраклары көзләр җитүгә,

Кәүсәләре ләкин ап-ак килеш –

Алар һаман пакълык төсендә.

(Шәмсия Җиһангирова)

Мамык кар төшеп тора,

Йомшак җил исеп тора.

Ак шәлең болгап, каен,

Ак юллар миңа юра.

Көн иткән йортым – курам...

Озата чыга урам.

Сез ачык капка белән

Көтәрсез мине, беләм.

Чыгам мин атлап кына,

Кышкы юл ап-ак кына.

Колачын җәйгән дала,

Җилләре каршы ала.

Җилләре ачы, кырыс.

Күңелем, булма тыныч,

Нинди тын иде урам...

Юлларга чыксаң – буран.

(Саҗидә Сөләйманова)

Йомшак кына җилләр исә.

Яфрагыңа җилләр тисә,

Ак энҗеләр сибә шомырт,

Бу табигать нинди юмарт.

И былбылым, сандугачым,

Бармы сайрап туяр чагың?

Гүзәллектән эри җаным,

Бармы, башым, уяу чагың?

Ак күбәләк тибрәп оча,

Чык суларын гөлдән эчә.

Дөнья аңа гөлгенәдәй,

Гомере ләкин бер генә җәй...

(С.Сөләйманова.)

Ап-ак кар, ап-ак кар төшә,

Каплап капка башларын.

Анаң көтә, хат көтә

Солдат улы хатларын.

(Клара Булатова)