- •Беренче бүлек. 20 гасыр уртасының икенче яртысында хатын-кыз шагыйрәләр иҗаты.
- •Саҗидә Сөләйманова.
- •Клара Булатова.
- •Төсләр символикасы.
- •Сары төс.
- •Зәңгәр төс – серлелек, мистика, рухи чисталык, тугрылык (диндә, сөйгән ярга карата), тотрыксызлык, камиллек, гаделлек символы буларак килә ала.
- •Йомгак.
- •Кулланылган әдәбият.
Зәңгәр төс – серлелек, мистика, рухи чисталык, тугрылык (диндә, сөйгән ярга карата), тотрыксызлык, камиллек, гаделлек символы буларак килә ала.
“Бирегез канатлар”
Зәңгәр юллар сызам,
Юллар озын, ерак.
Шул юллардан узыйм,
Кайтыйм җирне урап,
Юллар якты, тигез...
Зәңгәр күлләр ясыйм,
Күлләр тирән, тирән.
Җилкән-көймәм белән
Уртасына керәм...
(К. Булатова)
“Әлмәт өсте зәңгәр рәшә”
Әлмәт өсте зәңгәр рәшә,
Яшь топольләр нидер сөйләшә.
Бу топольләр нәрсә сөйлиләр?
Яшь яфраклар нәрсә көйлиләр...
Юк, булмасын, кайгы эзең дә
Кеше иҗат иткән бу өйдә,
Зәй буйлары зәңгәр рәшә,
Күгәрченнәр өстә гөрләшә.
(К. Булатова)
“Анаң көтә, хат көтә”
...Зәңгәр-зәңгәр су китәр,
Юып капка асларын.
Анаң көтәр, гел көтәр
Солдат улы хатларын.
(К. Булатова)
Кара төс – символ буларак күп очракта негатив мәгънәгә ия: үлем, караңгылык, кайгы, хәсрәт. Рус халык телендә “кара” ниндидер иске, пычрак, ахырына җиткерелмәгән әйберне белдерә: черная старуха, чернавка, черный ход, черный пол, черновик. Шулай ук черный юмор.
...Кара урман эчләренә
Кердем урау юллардан.
Ни күрсәк тә, аерылмасын
Кулларыбыз куллардан.
Юл буйлары – кара шомырт,
Җимешләре – җирләрдә.
Бәгърем, бергә булсак иде
Без алдагы көннәрдә.
Шомырт кара булса да,
Ак була чәчәкләре –
Ак шомырт чәчәгедәй
Булсын киләчәкләре.
(Ш. Җиһангирова)
Көз килә инде җилләрдә,
Шушы кара көннәрдә.
Көз килә инде илләргә
Һәм безнең күңелләргә...
...Ак юрганнар каплар әле
Кыш кергәч кара җирне,
Тик гомер көзе бер килгәч,
Язлары кайтмас инде.
(К. Булатова)
Йомгак.
Бу еллар аралыгында “салмак лирика” үсеше С.Хәким, Х.Туфан,Г.Афзал, Ш.Галиев, К.Сибгатуллин кебек традицион юнәлешне үз иткән шагыйрьләр иҗатлары белән бәйле. Алар шигъриятенә лиризм, гади һәм традицион шигъри сөйләмгә өстенлек бирү хас; “салмак лирика” вәкилләрен сүз сәнгатенең үткән, бигрәк тә халык җыры, Тукай традицияләренә таяну, әхлакый яңаруга омтылыш якынлаштыра. Бу юнәлештә ике тенденция ачык чагылыш таба: бердән, социаль, иҗтимагый, шәхси каршылыклар сәяси яссылыкта хәл ителми, икенчедән, консерватизм пафосы –үткән традицияләрне саклап, буыннарга җиткерү теләге көчәя. Алар еш кына традицион әхлаклы авыл яшәеше шәһәр тормышыннан өстенрәк куя. 70 нче елларда мәйданга килгән Зөлфәт, Р.Вәлиев, Фәннүр Сафин, К.Сибгатуллин, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, М.Галиев, Ә.Гадел, Х.Әюпов, Л.Шагыйрьҗан, Э.Шәрифулина кебек шагыйрьләр дә шул традицияләрне дәвам итә. Алтмышынчы-сиксәненче еллар татар поэзиясе тематик яктан үзенә чаклы ирешелгәннәрне дәвам итеп, аларны яңа төсмерләргә баетуы белән аерылып тора. Шигъриятнең тәнкыйтьне сәяси планга күчереп, иҗтимагый кануннарга, идеологик кысаларга тискәре мөнәсәбәтне ачуга юнәлтүе үзгә бер катламны ача. 60 нчы елларда элитар стиль “тормыш фаҗигасенә әйләнгән хакыйкать”не чагылдыру, укучыга җиткерү омтылышын әдәбиятның әйдәп баручы темасына әйләндерә. Хакыйкатьне халык аңына иңдерү, аны төрле иҗат юнәлешләре аша укучыга җиткерү сүз сәнгатенең кыйбласына әверелә. Шул чор өчен әһәмиятле сәяси-иҗтимагый темаларны күтәргән гражданлык лирикасының Р.Фәйзуллин, Р.Мингалим, Зөлфәт, Р.Вәлиев, Р.Харис һ.б. иҗатларында активлашуы да әлегеүзенчәлекләргә бәйләп аңлатыла ала. Югалган хакыйкатьне төрле күренешләрдән эзләп, шагыйрьләр әхлак нигезләренә әйләнеп кайталар. Әдипләр асыл ышанычны, рухи кыйбланы татар халкының гореф-гадәтләрендә, өлкән буынның яшәү рәвешендә табалар. 60-70 нче елларда чәчмә төрдә әхлакый-фәлсәфи үзенчәлекле, мәңгелек йолаларны яшәтеп килгән авылны саклау белән бәйле “авыл прозасы” дигән төшенчә урнаша. Шуңа якын процесс тезмә төрдә дә урын ала, ул “авыл поэзиясе”нең үсеше белән аңлатыла. Авыл темасына язылган поэтик әсәрләрдә гомумкешелек кыйммәтләре, яшәү мәгънәсе турында уйланулар урын ала, урбанистик поэзиядән аермалы буларак, гуманистик, рухи яссылыкка басым ясала. С.Хәкимнең “Үрләреңне менгәч”, «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Туган як», К.Сибгатуллинның “Авыл урыны”, С.Сөләйманованың “Аланнарда балан...”, “Җирдәшләр” һ.б. кебек шигырьләрендә авыл мохиты, яшәеше темасы күтәрелә, туган туфракны ярату, җирсү хисе үзәккә куела. Бу чорда туган як темасына актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе –С.Хәким. Иҗатының башлангыч чорындагы “Гомер яңа башлана”, “Югалган эзләр”, “Җәйге таң” кебек шигырьләрендә туган ягы лирик геройга тормыш авырлыгыннан сыену урыны булса, өйрәнелә торган дәвердә, шул казанышларына таянып, авылда барлыкка килгән үзгәрешләргә нисбәтән әдип яңа эчтәлек тудыра. “Әй, мәктәбем”, “Үрләреңне менгәч”, “Кочагына алсын, кайнатсын”, “Башка берни дә кирәкми”, “Кайда да йөрәктә”, “Тегермән стенасындагы язулар” кебек шигырьләрендә туган як образын лирик-фәлсәфи төсмерләрдә баетып, үзенә иң якын, изге урын буларак төгәлләштерә.Шушы ук яссылыкта туган як темасы К.Булатованың “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, М.Галиевның “Кайту”, Г.Зәйнашеваның “Урманнарда йөрдем”, Н.Мадъяровның “Кыр казлары килә”, М.Ногъманның “Киек казлар китә”, Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә”, К.Сибгатуллинның “Кырларым”, “Бәхет туган якта”, “Таңнарым”, “Юкәләр”, “Урман”, “Апрель” кебек шигырьләрендә чагылыш таба. Югарыда аталган шигырьләрдә туган як белән горурлану, матурлыгына соклану ятса, К.Сибгатуллинның “Авыл урыны” шигырендә туганяк темасы башка яктан ачыла. Лирик геройның әрнү хисенә кайчандыр шаулап-гөрләп торган, тулы канлы тормыш белән яшәгән авылның югалуы фаҗигале төсмер бирә, шатлык-кайгыларын бергә кичергән кешеләрнең шәһәрләргә күченеп бетүе, илаһи матурлыкның югалуы сәбәп булып килә. Алга таба авылларның бетүе белән үткәннәрнең җуелуы, рухи җепләрнең өзелүе хиснең дәрәҗәсен көчәйтә, шигырь кешелек дәвамлылыкны, күчешне сакларга тиеш дигән фикер белән тәмамлана. Шундый ук мотив С.Хәкимнең искә алынган “Тегермән стенасындагы язулар” шигырендә дә үзәккә куела. Авыл темасына бәйләнештә шигырьләргә пейзаж –табигать күренешләре күпләп килеп керүе табигый. Г.Зәйнашеваның “И яфраклар серләшә”, Н.Мадъяровның “Тирбәлә матурлык”, С.Хәкимнең “Аккош күле” кебек шигырьләрендә бай һәм төрле төсмерле табигать күренешләре ачыла. Мәсәлән, табигать матурлыгы мәхәббәтнең гүзәллеген (Г.Зәйнашева “И яфраклар серләшә”), гомер агышына үкенеч (С.Хәким “Аккош күле”) белдереп килергә яки тормышның ямьсезлегенә каршы куелырга мөмкин.Н.Арслановның “Яз”, Г.Афзалның “Авыл”, М.әгъләмовның “Тургай”, Н.Мадъяровның “Кышкы әкият”, Роб.Әхмәтҗановның “Саумы, Кояш”, Зөлфәтнең “Җилләр чиртә сары камылларга” кебек шушы чорда язылган шигырьләре пейзаж лирикасының эзлекле үсешенә дәлил булып тора. Авыл, туган яктемасы белән янәшә һәрвакыт әни, гомумиләштерелгән Ана образы килә. М.Әгъләмовның “Балам, бәгърем, диеп”, “Оекбаш”, Рәш.Әхмәтҗановның “Әнкәм сүзләре”, “Керләр чайкый әнкәй”, Р.Миңнуллинның “Әнкәй” кебек шигырьләре Аналарның бөеклегенә дан җырлый. Бу төркем әсәрләр еш кына әниләрдән аерылу яки еракта булу сәбәпле туган сагыш хисен, юксыну кичерешен гәүдәләндерә. Өйрәнелә торган дәвер татар шигъриятендә тарихи шәхесләргә багышлап әсәрләр язу да үзе бер лейтмотив дәрәҗәсенә күтәрелә.
