Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дплелек кагыйдлре.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
111 Кб
Скачать
☆

Коллективта аралашу кагыйдәләре.

Кешеләр үзара аралашып яшиләр: сөйләшәләр, аңлашалар, бәхәсләшәләр, фикер алышалар... Авыру табиб белән, укучы укытучы белән, егетләр кызлар белән аралаша, син дустың белән очрашасың. Аралашуның билгеле бер кагыйдәләре, нормалары була. Алар буыннан-буынга тапшырылып килә. Кешеләр бит һәрвакыт үзара функциональ, бәйләнештә яши, мәсәлән, ир һәм хатын, әни һәм бала, хуҗа һәм кунак, сатучы һәм сатып алучы һ.б. Менә шул кагыйдәләр конкрет ситуациядә кешенең үз-үзен тотышын билгели.

Аралашу ситуацияләре берничә төрле була:

1.Якын кешеләрнең аралашуы. Бу очракта кешеләр арасында табигыйлек, бер-береңне аңлау була.

2.Оешмада, коллективта рәсми булмаган аралашу. Бу–коллективтагы дуслар белән, бер йорттагы, подъезддагы күршеләр белән аралашу. Кешеләр бер-берсенә кызыклы яңалыклар хәбәр итәләр, бер-берсенең кәефен күтәрәләр.

3.Рәсми һәм эшлекле аралашу. Максаты-нинди дә булса мөһим мәсьәләне чишү, килешү, төзү.

4.Зуррак оешмаларда аралашу. Биредә кешеләрне уртак максат берләштерә.

5.Массакүләм аралашу, ягьни урамда, транспортта, ашханәдә һәм ял учреждениеләрендә аралашу. Аралашу вакытында “югарырак-түбәнрәк”, “олырак-кечерәк” мөнәсәбәтләре урнаша.

Аралашканда конфликтка, кирәксез бәхәскә, усаллыкка барырга ярамый. Истә тотарга кирәк: килешеп эшләү-алга баруның бөек стимулы.

Фәндә билгеле булганча, мактаганда, ихтирам белән сөйләшкәндә, игьтибарлы булганда, хәтта үсемлекләр дә тизрәк үсәләр икән.

Истә тотыгыз! Аралашуның төп принцибы мондый: кешеләрнең сиңа карата нинди булуын теләсәң, үзең дә аларга шундый мөнәсәбәттә бул.

Мәктәп

Мәктәп сүзе татар теленә гарәп теленнән кергән.Ул уку йорты дигәнне аңлата. Безнең 4 нче мәктәп Җәлил урамында урнашкан. Ул өч катлы, сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Безнең мәктәп – фәннәрне тирәнтен өйрәтүче, гомуми белем бирүче дәүләт мәктәбе. Теләгән һәр укучы безнең мәктәптә укый ала, уку түләүсез. Мәктәптә барлыгы 656 укучы белем ала. Мәктәбебез - рус мәктәбе, руслар белән бергә татарлар, чувашлар, марилар һәм башка күп төрле милләт балалары бездә белем ала. Мәктәптә махсус мәктәп формасы кию мәҗбүри. Укучылар бик рәхәтләнеп формадан йөриләр. Безнең мәктәптә дәресләр иртән сәгат 8 дә башлана,6 нчы дәрес көндезге сәгать 1 тулып 25 минутта бетә Мәктәбебезнең директоры Хәмитов Рафаэль Рәхим улы. Мәктәптә барлыгы 48 укытучы балаларга белем бирә. Мәктәптә 2 спортзал, актлар залы, бай китапханә, зур ашханә бар. Китапханә заманча җиһазландырылган, Интернеттан үзеңә кирәкле мәгълүматлар алырга була. Мәктәптә төрле очрашулар, кызыклы кичәләр, КВНнар гел үткәрелеп тора.

Безнең мәктәп-миллионер мәктәп, төрле конкурсларда даими катнашып килә. Кабинетлар яңача җиһазландырылган. 3 кабинетта интерактив такта,инглиз теле кабинетында һәр укучыга җитәрлек ноутбук бар. Минемчә,белем алу өчен укучыларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпнең үзенең инструменталь ансабле бар. Мәктәбебез Германиянең Вальхайм шәһәре укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптәге чисталыкка үзебез җавап бирәбез Атна саен график нигезендә 1әр класс дежур итә.

Минем исемем Оля. Миңа 14 яшь Мин рус милләтеннән, тугызынчы сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта 25 укучы, шуларның унысы- малайлар. Безнең сыйныф бик тату. Уку елы дәвамында театрларга,музейларга йөрибез. Математиканы быел яңа укытучы Марина Леонидовна укыта.Безнең сыйныфка яңа укучылар килде. Алар икәү: Слава һәм Фирүзә. Слава-Чаллыдан, Фирүзә үзебезнең шәһәрдә 2 нче мәктәптә укыган.

Мәктәптә минем дусларым күп, ләкин иң якыны бер генә. Аның исеме-Валя. Ул рус телен яхшы белә, шуңа күрә ул күп олимпиадаларда катнаша. Ул яхшы кыз. Валя чиста һәм пөхтә киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый,яхшы укый, кешеләргә ярдәмчел, өйдә әти-әнисенә булыша. Ул яхшы күңелле, шуңа күрә аның белән бик рәхәт. Без аның белән бергә балалар бакчасына йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә бергә укыйбыз. Без өй эшләрен бергә эшлибез, мисаллар чишәбез, язма эшләргә әзерләнәбез.

Мин төгәл фәннәрне яратам, шуңа күрә мәктәптә тырышып укыйм, дәресләрне һәрвакыт әзерләп килергә тырышам. Без рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәбез. Менә бишенче ел татар телен эксперимент буенча өйрәнәбез. Минемчә, ярыйсы гына татарча сөйләшергә өйрәнеп киләбез.

Мин бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укыйм, Интернет аша дусларым белән аралашам, әнигә булышам.

Миңа мәктәбем бик тә ошый, ул миңа бик тә кадерле.

Мәктәп - безнең туган йортыбыз, ул безгә белем бирә, туган илебезне яратырга, дус яшәргә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә.