Минем яшәгән җирем.
Мин Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә яшим.
Ул- бөек рус рәссамы И.И. Шишкин, кавалерист-кыз Н.А. Дурова, рус шагыйре М. Цветаева, табиб Бехтерев, хирург Нечаева яшәгән борынгы шәһәр. Аңа 2007 нче елда 1 мең ел булды.Шәһәребездә истәлекле урыннар бик күп: “Ак мәчет”, музейлар, һәйкәлләр, уку йортлары, Шишкин буалары һ.б.
Алабуга Чулман ярында урнашкан. Чулман елгасына Тойма һәм Крәвеш елгалары кушыла. Елгаларында ап-ак теплоходлар, баржалар, катерлар йөзә.
Елгалар тирәсендә урманнар үсеп утыра. Урманнарында төлкеләр, пошилар, керпеләр, куяннар яшиләр. Шулай ук безнең урманнар җиләкләргә, гөмбәләргә, дару үләннәренә бай.
И.И.Шишкин үзенең күп кенә картиналарында Алабуга табигатен сурәтләгән. Мәсәлән, ”Нарат урманында бер иртә”, “Имәнлек”,”Арыш”һ.б. Ул бу картиналар аша Алабуга табигатенең гүзәллеген, матурлыгын күрсәтергә теләгән.
Алабуга - үсеп килүче шәһәр.Ул көннән-көн матурлана, зурая. Соңгы елларда шәһәребездә стадионнар, спорт комплекслары, боз сарае, зур автостанция, торак йортлары төзелде.
Алабуга шәһәре Кама буе икътисади районының икенче автомобиль төзү үзәгенә әверелде. АлАЗ чит ил оешмалары белән килешүләр төзеде. Монда йөк машиналары чыгарыла башлады.
Хәзерге Алабуга нефть промышленностенең үзәге. Биредә “Прикамнефь” нефть чыгару идарәсе эшли, азык-төлек промышленносте үсте.
Шәһәребез уку йортларына да бай: институтлар, медицина училищесы, техникумнар бар. Алабугада 10 мәктәп, 2 гимназия, балалар бакчалары эшли. 2009 нчы елда суворовлар әзерли торган училище ачылды. Бу училищега төрле төбәкләрдән килгән малайларны кабул иттеләр. Шулай ук шәһәребездә Татарстанның зур югары уку йортларыннан - Алабуга дәүләт педагогия университеты эшли. Бу университет Казан урамында урнашкан. Университет каршындагы мәйданга талантлы рус язучысы - Дмитрий Иванович Стахеевка бронза һәйкәле куелган.
Безнең шәһәребез данлыклы. Безгә чит илләрдән дә бик күп туристлар киләләр. Алар безнең музейларыбызда: И.И.Шишкин, М.Цветаева, Н.Дурова, Туган якны өйрәнү, Бехтеревта булалар шәһәребезнең матурлыгына сокланалар.
Алабуга шәһәрендә бәйрәмнәр дә бик күңелле үтә. Миңа бик ошаганы Спасс Ярминкәсе. Бу бәйрәм 3 көн була. Монда төрле җирләрдән һөнәрчеләр киләләр. Алар үзләренең товарларын тәкъдим итәләр: кәрзиннәр, бизәнү әйберләре, түбәтәйләр, агачтан ясалган уенчыклар. Нәрсә генә юк монда! Казан һәм Алабуга җырчылары искиткеч концерт куялар. Бәйрәм салют белән тәмамлана.
Мин Алабуга шәһәрендә яшәвем белән горурланам.
Телләр белгән – илләр гизгән.
Барлык милләт кешесенең дә үз теле бар. Беренче сүзен шушы телдә әйтә. Ата-аналар теле – барлык милләт кешеләре өчен дә җанга якын тел. Һәр милләт кешесе шушы телдә аңлый башлый, беренче китабын укый, шушы телдә ишетә һәм сөйләшә.
Мин үзем рус милләтеннән. Минем туган телем - рус теле. Мин Татарстанда яшим. Татарстанда күп милләт кешеләре яши, алар барысы да татар телен өйрәнәләр. Чөнки Татарстанда ике дәүләт теле: рус теле һәм татар теле. Мин дә татар телен өйрәнәм. Теләге булган кешегә бу телләрне өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең мәктәптә татар теле беренче сыйныфтан, инглиз теле икенче сыйныфтан өйрәтелә. Мин телләрне тырышып өйрәнәм, чөнки телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык.Чит телләрне белүчеләр башка халыклар белән таныша, дуслаша, аралаша ала. Төрле телләр белүчеләргә күп кеше соклана, кызыга.
Чит телдә сөйләшергә өйрәнү өчен, теләк кенә җитми, зур тырышлык, яхшы хәтер кирәк. Чит телне өйрәнергә теләгән кеше башта шушы тел фонетикасының, грамматикасының башлангыч курсын һәм күпмедер сүз өйрәнергә тиеш. Һәр телнең актив сүзлеге бар. Актив сүзлек ул – иң кирәкле, шушы телдә еш әйтелүче сүзләр. Бу сүзләр ярдәмендә без гади сораулар бирә алабыз һәм гади сорауларга җавап бирә алабыз. Чит тел өйрәнүнең башлангыч курсын өйрәнү безгә шушы телдә аралашырга, аңлашырга мөмкинлек бирә.
Нинди дә булса чит тел өйрәнәсебез килсә, безгә шул телдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Радио тыңларга, телевидение тапшырулары карарга, магнитафон язмалары тыңларга кирәк. Телне даими өйрәнергә кирәк, һәр көн яртышар сәгать өйрәнү яхшырак. Тел өйрәнү өчен кирәкле материалларның һәрвакыт үзең белән булуы, мөмкинлек булганда, өйрәнә торган телдә сөйләшү, уку, язу, сөйләгәнне тыңлау зур ярдәм итә. Транспортта барганда да, чират торганда да вакытны файдалы үткәрергә була. Бу вакытны тел өйрәнүгә файдаланырга була.Менә шулай эшләгәндә телләрне өйрәнергә күпкә җиңелрәк була.
Җәйге ял.
Без җәйге ялны көтеп алабыз. Җәй көне өч ай ял итәбез. Без рәхәтләнеп су коенабыз, кунакка барабыз, төрле лагерьларда ял итәбез. Кемнәрдер диңгездә, кемнәрдер авылда, кемнәрдер үзләре яшәгән шәһәр янындагы елга буенда ял итәләр.
Ә мин авылда ял иттем. Әбием белән бабам шунда яшиләр. Миңа авылда бик ошады.Әбием көн саен бәлеш, өчпочмак, чәкчәк кебек тәмле ризыклар пешерде. Авылда эш күп була, шуңа күрә мин әбиемә һәм бабама булыштым: печән әзерләштем, утын кистем, яшелчәләргә су сиптем. Әбием белән урманга җиләккә йөрдем. Әбием аннан варенье кайнатты.
Минем авылда дусларым күп. Без алар белән бергә балыкка йөрдек, су коендык, кызындык. Авылдан ерак түгел күл бар.Анда балык бик күп. Без малайлар белән бик күп балык тоттык, бергәләшеп балык шулпасы пешереп ашадык. Яңа тоткан балык белән әби-бабайны да сыйладым. Балыкны бергәләшеп чистарттык һәм кыздырып ашадык. Бабай үзе дә балык тотарга ярата, шуңа күрә кайбер көннәрне без аның белән балыкка бардык.
Җәй көне эссе көннәр бик күп булды. Дуслар белән рәхәтләнеп күлдә су коендык. Күлдә тирән урыннар бик күп һәм су асты агымы бик көчле, шуңа күрә без таныш түгел урыннарда су коенмадык. Без су җылынгач кына коендык, чөнки салкын судан аякларны көзән җыерырга мөмкин. Суда озак коенмадык, вакыт-вакыт яр буена чыгып ял иттек, кызындык. Кызынуның тәнгә зыяны булмас өчен без сакландык: иртәнге сәгать унга кадәр һәм төшке сәгать өчтән соң кызындык. Кызыныр алдыннан махсус кремнар сөрттек, баш киемнәрен кидек. Ә эссе вакытта күләгә урыннарда туп белән уйнадык.
Август аенда шәһәр яны лагеренда ял иттем. Мин үземә бик күп яңа дуслар таптым. Без анда кызыклы уеннар өйрәндек, җырлар җырладык, биедек, төрле спорт уеннарында катнаштык. Ә кичләрен төрле бәйрәмнәр, кичәләр булды.
Мин Марина исемле кыз белән таныштым, дуслаштым. Ул Алабуга шәһәреннән. Без аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Үткән ел ул “Сәләт” лагеренда ял иткән. Аны бу лагерьга татар телен яхшы белгәне өчен, тырыш укучы булганы өчен җибәргәннәр. Марина миңа бу лагерь турында бик күп сөйләде. “Сәләт” тугыз мөстәкыйль лагерьны берләштерә. Аларның һәрберсенең үз программасы, үз юнәлеше бар. Марина Алексеевск районындагы Биләр лагеренда ял иткән. Анда ял итүче балалар археология, экология белән шөгыльләнәләр, төрле һөнәрләргә өйрәнәләр. Монда бар балаларда ял итә алмый. Беренчедән, аларның сәләтле, кызыксынучан, мавыгучан, аралашучан һәм тырыш булулары кирәк. Икенчедән, ял итүче һәр бала татарча сөйләшә белергә тиеш, чөнки бу лагерьда аралашу татар телендә генә бара. Марина иптәшләре белән төрле фәнни түгәрәкләрдә һәм остаханәләрдә шөгыльләнгән. Фәннәрне мәктәп укытучылары түгел, ә танылган галимнәр, язучылар, тарихчылар һәм рәссамнар үткәргән. Ә менә инглиз телен Америкадан килгән студентлар өйрәткән.
Лагерьда көннәр бик тиз үтте, өйләргә таралышыр вакыт та җитте. Дуслар белән аерылышу бик моңсу булды.
Минем җәйге ялым бик күңелле һәм файдалы үтте.
Бәйрәмнәр.
Бәйрәмнәрне һәркем ярата, чөнки ул кешегә шатлык китерә, кәефне күтәрә, хәтта җырлыйсы килә. Бәйрәмгә әзерләнү- үзе күңелле.
Яңа ел бәйрәме- иң матур бәйрәм. Бу бәйрәмне барлык кешеләр, бигрәк тә балалар яраталар, чөнки аларның кышкы яллары да шушы вакытта башлана.
Быел без Яңа елны туганнар белән каршыладык. Түбән Камадан әниемнең апасы ире белән килде. Бәйрәм күңелле дә, мәшәкатьле дә булды. Барыбызга да эш җитте. Мин әни белән өйне җыештырдым, тузаннарны сөрттем, чүп чыгардым. Әти белән абый кибеттән ашамлыклар алып кайттылар. Сеңлем өстәлгә савыт- сабаларны тезде. Бергәләп салатлар ясадык. Кунаклар да безгә булыштылар.
Кич белән без урамга чыктык. Төнге шәһәр ерактан балкып тора. Урамнар матур итеп бизәлгәннәр. Мәйдан уртасында зур яшел чыршы. Ул матур итеп киенгән. Аның янында Кыш бабайның, Кар кызының боздан ясалган сыннары басып тора. Музыка яңгырый. Урамда кеше күп, әйтерсең лә бар халык урамга чыккан. Кемдер бии, кемдер җырлый. Кешеләр бер- берсен бәйрәм белән котлыйлар, исәнлек- саулык телиләр.
Раштуа – дини бәйрәм. Ул гыйнварның беренче атнасында үткәрелә. Бу вакытта көннәр бик салкын була, шулай булса да,
туганнар ата - ана йортына җыелырга тырышалар. Алар бер - берсен бәйрәм белән котлыйлар, бүләкләр бирешәләр. Кайбер кешеләр бүләкләрне чыршы төбенә куялар. Аннары аларны иртән бөтен гаилә белән җыелып ачалар. Раштуа алдыннан туганнарга, дусларга котлау открыткалары җибәрәләр. Хәзерге вакытта электрон почта аша котлыйлар, смс хәбәрләр җибәрәләр.
Татар халкының милли бәйрәмнәре күп: Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сөмбелә бәйрәмнәре.
Нәүрүз- мөселманча Яңа ел бәөрәме. Ул 21 мартта бәйрәм ителә. Бу көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бәйрәмнең төп герое- Нәүрүзбикә. Ул уңган, кыю кыз. Нәүрүзбикә кешеләрне бәйрәм белән котлый, матур теләкләр әйтә. Кызлар һәм малайлар өйдән- өйгә йөриләр, хуҗаларга такмаклар әйтәләр, ә хуҗалар аларга бүләкләр бирәләр. Бу бәйрәмдә карт кешеләргә- әбиләргә, бабайларга ярдәм итәләр:су китерәләр, өйләрен җыештыралар, кар чистарталар. Кешеләр бу бәйрәмне яраталар, чөнки салкын кыш үтеп китте, табигать уяна, урамда кояш елмая, җылы көннәр башлана, яз килә.
Минем иң яраткан бәйрәмем- Сабан туе. Бу бәйрәм җәй башында , табигатьнең матур җирендә,Чулман елгасы янында, зур яшел мәйданда үткәрелә. Якында гына каен, нарат урманнары үсә. Мин ел да дусларым белән шәһәребез Сабан туена барам.
Бәйрәм башлангач, язгы чәчүдә бик яхшы эшләгән механизаторларны котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр, рәхмәтләр әйтәләр. Без ат чабышын карарга яратабыз. Сабан туенда төрле уеннар үткәрелә: багана башына менү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һ.б. Әти белән әни татарча милли көрәшне карарга яраталар һәм концерт тыңлыйлар. Көрәш батырына кыйммәтле бүләк бирәләр. Бәйрәмдә төрле сувенирлар сатып алырга, татар халкының милли ашларын ашарга була.
Сабан туе миңа бик ошый!
Алабуга шәһәрендә 2008 нче елдан бирле август аенда Спасс ярминкәсе үткәрелә. Ул Шишкин буалары янында 3 көн дәвам итә. Бу ярминкәгә бөтен Рәсәйдән осталар җыела, алар үзләренең кул эшләрен халыкка күрсәтәләр һәм саталар. Нәрсә генә юк анда! Картиналар, сувенирлар, матрешкалар, шамаилләр, бизәнү әйберләре, кәрзиннәр....Монда курчак театрын ; клоуннарның, артистларның, гади кешеләрнең һәм башкаларның чыгышларын карарга була. Шулай ук төрле уен мәйданчыклары эшли. Теләсәң, үзең дә уеннарда катнаша аласың.
Бу бәйрәмгә мин дустым Саша белән бардым. Без күргәзмәләрне карап йөрдек. Аннары төрле уеннарда катнаштык: күлдән балык тоттык, дөягә утырып йөрдек, уктан аттык. Безгә бик ошады.
Табигать- уртак йортыбыз.
Татарстанның табигате бик матур. Татарстан буйлап Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай.
Урманнар- республикабызының зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршылар, каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсәләр.
Урман кешегә җиләк- җимеш, төзү материаллары, печән, утын, тире, саф һава бирә. Урманнарда төрле җәнлекләр яшиләр: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлке. Урманга килеп керсәң, төрле- төрле кошлар: сандугачлар, сыерчыклар, урман тургайлары һәм башка кошлар сайрыйлар. Ара- тирә урман табибы- тукран тавышы ишетелә.
Чиста һава- табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, төтен чыга. Пычрак һава кешеләр, җәнлекләр, хайваннар өчен зарарлы. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк.
Алабуга шәһәренең һавасын Түбән Кама һәм Менделеевск заводларыннан килә торган һава пычрата.
Чиста су- зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод һәм фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар, тереклек ияләре үләләр.
Урманнар- безнең байлыгыбыз. Аларны һәм анда яшәүче тереклекне саклау өчен, милли парклар һәм табигый тыюлыклар оеша.
Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 нче елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела.
Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан.
“Идел- Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан.
“Түбән Кама”милли паркының табигатен, мәһабәт имәннәрен, изге чишмәләрен рәссам И.И. Шишкин үзенең картиналарында тасвирлый. Ул шулай итеп, кешеләрне шушы матурлыкны сакларга чакыра.
Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап- рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.
Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп- чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать- безнең уртак йортыбыз.
