- •Әхлак һәм әхлак вазифаларыбыз әхлак нәрсә?
- •Аллаһы тәгаләгә вә пәйгамбәребезгә карата булган вазифаларыбыз аллаһы тәгаләгә карата булган вазифаларыбыз
- •Пәйгамбәрләребезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Үзебезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Гаиләбезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Балаларның ата-аналарына карата булган вазифалары
- •Туганнар һәм кардәшләрнең бер-берләренә карата булган вазифалары
- •Ватан вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Яхшы хәлләр — күркәм холыклар
- •Тугрылылык
- •Бөтен кешелеккә карата булган вазифаларыбыз
- •Тырышлык
- •Мәрхәмәт вә йомшак күңеллелек
- •Ярдәмләшү вә юмартлык
- •Дуслык вә иптәшлек
- •Дусың акыллы булсын
- •Дусың динле, ышанычы көчле булсын.
- •Дусың яхшы әхлаклы булсын.
- •Дусың самими вә нәсихәт бирүче булсын.
- •Дусың серләрне вә гаепләрне саклаучы булсын.
- •Сабырлык
- •Гыйбадәтләрне сабырлык белән кылу.
- •Гөнаһ эшләр кылмаска сабыр итү.
- •Шөкер, шөкер итү, шөкер кылу
- •Олыларга хөрмәт, сабыйларга сөю
- •Вәгъдәдә тору
- •Начар хәлләр — ямьсез. Холыклар
- •Ялган вә хәйлә
- •Гайбәт сөйләү — кеше яманлау
- •Кеше үтерү
- •Аракы эчү
- •Отышлы уеннар уйнау
- •Зина кылу
- •Ифтира — яла ягу
- •Тәкәбберлек
- •Хөсет вә көнчелек
- •Балаларга исем кушу
- •Акика корбаны
- •Ир балаларны сөннәткә утырту
- •Сәламләшү
- •Рамазан вә корбан бәйрәмнәре
- •Корбан чалулар корбан бәйрәме корбаны
- •Мәет корбаны
- •Хаста зиярәте
- •Кабер зиярәте
- •Никах вә өйләнү
- •Гашура көн
- •Рагаиб кичәсе
- •Мигъраҗ кичәсе
- •Бәрәгать кичәсе
- •Кадер кичәсе
Гаиләбезгә карата булган вазифаларыбыз
Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге — гаиләдер. Гаиләнең нигезе ана-ата белән төзелер. Гаиләэчендә яшәүче кешеләрнең бер-берләренә карата булган вазифалары да бар. Боларны өч өлешкә аерып карарга мөмкин:
ата-ананың балаларына карата булган вазифалары;
балаларның ата-аналарына карата булган вазифалары;
туганнар һәм кардәшләрнең бер-берләренә карата булган вазифалары.
АТА-АНАНЫҢ БАЛАЛАРЫНА КАРАТА БУЛГАН ВАЗИФАЛАРЫ
Ата-ананың вазифасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, дине вә милләте өчен файдалы кылу — ата- ананың иң зур вазифаларыннан исәпләнә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә түбәндәгечә боерган: "Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы тәрбия кылыгыз."
Ата-ананың баласына карата булган вазифалары нигездә түбәндәгеләр:
ата-ана баласын хәләл ризыклар белән тукландырыр.
бала тугач, дини гадәтләр буенча матур вә мәгънәле исем кушар.
ир баласын сөннәтле иттерер.
мәктәп яшенә җиткәч, аны мәктәпкә жибәрер,укыта башлар.
җиде яшеннән әкрен генә дини белемнәрне өйрәтер һәм вак сүрәләрне ятлатыр, ун яшенә җиткәч, намаз укырга өндәр. Бу яшьтән соң балага "Коръән" укырга һәм динебезнең нигезләренөйрәтү — ата-ананың иң мөһим вазифаларыннан санала,
ата-ана балалары арасында аерма ясамас.
Исламияткә кадәр булган чорда гарәпләр кыз балаларын яратмаганнар, аларны тереләй җиргә күмә торган булганнар. Исламият мондый эшләрне катгый рәвештә тыйды. Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай ди: "Аллаһтан куркыгыз вә балаларыгыз хакында гаделлектән аерылмагыз".
ата-ана баланың яхшы дус табуына дикъкать итәр, чөнки начар кешеләр баланы юлдан яздырырга мөмкин,
өйләнү яшенә җиткәч, баласын дөрес итеп өйләндерер.
Балаларның ата-аналарына карата булган вазифалары
Безнең дөньяга килеүбезгә ата-аналарыбыз сәбәп булган. Алар безне тәрбияләп үстергәннәр. Тормышларының иң кыйммәтле вакытларын безгә багышлаганнар, авырлыкларга да карамый безне яхшы кеше итәргә тырышканнар. Шуның өчен дә аларның бездә чиксез хаклары бар. Ата-ана хакын түләп бетерергә мөмкин түгел. Алар бездән канәгать вә рази булсалар, без балалык вазифаларыбызны үтәгән булып исәпләнербез.
Балалар ата-аналарына бервакытта да ачуланып карамаслар, акырып-бакырып аларны рәнҗетмәсләр. Коръәндә Аллаһы Тәгәлә дигәндер ки: "...ата-анага өф тә димә..." (Исра сүрәсе, аять 23).
балалар ата-аналарына һәртөрле хөрмәт күрсәтеп, аларга итагатьле булырлар. Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: "Ата-анага итәгать, — Аллаһк итәгатьтер. Аларга каршы тору — Аллаһка каршы торудыр";
— балалар ата-аналары чакыру белән үк йөгереп ки лерләр, аларның йомышларын җиренә җиткереп үтәрләр йомшак вә татлы тел белән җавап кайтарырлар;
мохтаҗ хәлдәге ата-анага балалары һәрвакыт ярдәм итәрләр;
кая булса да китәргә кирәк булганда рөхсәт сорарлар, ата-аналарына хәбәр бирерләр;
ата-ана өйгә кергәндә, балалар аларны аягүрә каршы алырлар;
— вафат булган ата-аналарын балалар онытмаслар, һәрвакыт аларны догалар белән искә төшерерләр, каберләрен барып зиярәт зиярәт итәрләр. Балаларның ата- аналарына карата булган вазифалары турында пәйгамбәребез ике хәдисендә шулай дигән: "Аллаһ яраткан иң сөекле гамәлләр, эшләр — вакытында укылган намаз вә ата-анага яхшылык кылудыр." "Җәннәт — әниләрнең аяклары астындадыр."
