Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Исламда әхлак габдрахман кая.docx
Скачиваний:
13
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
152 Кб
Скачать
☆

Бөтен кешелеккә карата булган вазифаларыбыз

Ислам дине буенча бөтен кешелек — бер ата-ананың атабыз Адәм вә анабыз һаува балалары. Дөньяда тәннәре төрле төстә, төрле диндә вә төрле иҗтимагый карашта булган кешеләр яши. Ислам динендә булган кешенең мөселман кардәшләренә һәм шулай ук мөселман булма­ган кешеләргә карата булган төрле вазифалары бар;

  • Башка кешеләрнең тормышы да безнеке кебек үк хөрмәтле, кыйммәтле, һәм кадерледер, һәр кешенең бу дөньяда яшәргә хакы бар. Динебез буенча, бер кешене дә хаксызлык белән үтерергә ярамый, чөнки Ислам динендә иң зур гөнаһлардан берсе — кеше үтерүдер;

  • Аллаһы Тәгалә бөтен кешеләрне дә хөр итеп бар иткән. Кешеләр тоткынлыкта яшәр өчен яратылмаганнар. Исламияткә кадәр булган заманнарда колларны базар­ларда мал кебек сатканнар. Исламият бу хәлләргә чик куйды.

  • кешеләрнең уй-фикерләре вә ышанулары һәр заман үзгәрешсез дәвам итми, һәр кеше үзенчә уйлый, фикер йөртә, һәр кешенең үзенә күрә шәхси философиясе бар. Бөтен нәрсәне дә безнең кебек уйламаучы һәм ышанмаучы кешеләрнең фикерләренә дә хөрмәт белән карарга кирәк, Аларның дөрес булган фикерләре белән килешеп, әмма дөрес булмаган фикерләренә нигезле җавап биреп, һәр кеше өчен дә уртак булган хакыйкатьне аңлатырга кирәк. Карашлар туры килмәгән очракларда, фикерләр арасын­да көрәш башлана, гадәттә мондый фикер көрәше адәм баласының уй-дөньясын киңәйтә генә; без һәрберебез дә башкаларның намус вә шәрәф-ләренә хөрмәт белән карарга тиешлебез. Билгеле булган­ча, кеше иң өстен, иң шәрәфле барлыктыр. Кешене хаксыз- га рәнҗетү, яла ягу, гайбәт сөйләү, сүз йөртү, мыскыл итү кебек хәлләр Исламда харам кылынгандыр;

  • кешенең хәләл хезмәте белән табылган малы да җаны кебек кыйммәтледер. Шуның өчен дә башкаларның малына вә акчасына зарар итү дә гөнаһ санала. Димәк, һәр кешенең җанына, малына, намусына, уй-фикерләренә вә ышануларына хөрмәт белән карау — безнең кешеләргә вә кешелеккә карата булган әхлакый вазифаларыбыздыр.

Яхшы хәлләр — күркәм холыклар

  1. Т угрылылык

  2. Тырышлык

  3. Мәрхәмәт вә йомщак күңеллелек

  4. Ярдәмләшү вә юмартлык

  5. Әдәп вә хәйә

  6. Дуслык вә иптәшлек

  7. Сабырлык

  8. Шөкер

  9. Олыларга хөрмәт, сабыйларга сөю

  10. Хак

  11. Адәләт

  12. Әманәт

  13. Вәгъдәдә тору

  14. Тәүбә

Тугрылылык

ТУГРЫЛЫЛЫК — сүзләребездә, эшләребездә вә хә­рәкәтләребездә дөрес булу димәктер.

Биш вакыт намаз укыганда Аллаһы Тәгаләдән тугры­лылыкны сорыйбыз вә: "Ярабби, безне тугры юлга, нигъмәтеңә ирештәргәннәрнең юлына ирештер. Ачуыңа төшкән, синең юлыңнан адашканнарның юлы­на ирештермә", дип дога кылабыз. (Фатиха сүрәсе, аять 6-7).

Тугры кеше ялган сөйләмәс, беркемне дә алдамас, баш­каларга карата хәйлә кормас. Үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләр кылмаганы өчен кешеләр арасында шәрәфе вә дәрәҗәсе булыр, һәркем тарафыннан сөелер вә искә алыныр.

Тугрылылыкны Аллаһ мөселманнарга фарыз кылган. Бик күп аять вә хәдисләрдә тугрылылыкның әһәмияте аңлатылган. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән: "Әй мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз вә тугрылар белән бергә булыгыз." (Тәүбә сүрәсе, аять 119).

Мөселман — сүзе үзенә, үзе сүзенә килешкән кешедер.

Мөселман күренгәне кебек булыр, булганы кебек күре­нер

Мөселман сүз сөйләгәндә өч нәрсәгә дикъкать итәр:

  • сүз сөйләгәндә тугры сөйләр.

  • вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә торыр.

  • хәленнән килмәгән мәсьәләләрдә вәгъдә бирмәс.

Пәйгамбәребез тугрылылыкка бик әһәмият биргән вә

мөселманнарга һәр яктан да тугры булырга кушкан. Бер заман пәйгамбәребезгә бер гарәп килеп, болай дигән: — "Әй Аллаһның илчесе, мин бер надан кеше. ^Миңа диндә файдасы булган берәр сүз өйрәтмәссеңме?"

Шул вакытта Пәйгамбәребез шулай дигән:

  • "Аллаһка ышан вә һәр эшеңдә тугры бул."

Һәр пәйгамбәрдә биш сыйфат булырга тиештер. Болардан берсе САДАКАТ, ягъни тугрылылыктыр. Түбәндәге әйтем дә шуннан килә булса кирәк: "Тугрылылык пәйгамбәр сыйфатыдыр". Тугрыларны Аллаһ та, ке­шеләр дә яратыр. Ялганчыларны вә алдакчыларны Аллаһ та, кешеләр дә яратмас. Ялганчылык бөтен диннәрдә дә хәрәм санала. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай боерган: "Әй, мөэминнәр! Аллаһтан куркыгыз һәм сөйләгән ва­кытта тугры сөйләгез" (Аһзаб сүрәсе, аять 70).

Мөселман кулы вә теле белән башкаларга зарар итмәс. Үзе өчен теләгән нәрсәне мөселман кардәше өчен дә теләр. Мөселман хәләл малына вә акчасына хәрәм катыштыр­мас. Гаиләсенә һәм балаларына хәрәм ризык ашатмас. Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай ди: "Мөселманга за­рар иткән вә аны алдаган кеше бездән түгелдер."

"Коръән”дә дә Аллаһ Тәгалә түбәндәгечә боерган: "Ким үлчәгеч кулланганнарга каты газап бардыр. Алар кешеләрдән сатып алганда төгәл иттереп үлчәтеп алырлар, ләкин сатканда ким үлчәп сатар­лар." (Мутаффифин сүрәсе, аять 1-3).

Кеше белмәс, сизмәс дип мондый эшләрне эшләргә һич ярамый. Чөнки эшләгән эшләребезне Аллаһ һәрвакыт күрептора. Кирамән Катибин фәрештәләре гөнаһ һәм савапларыбызны язып баралар. Кешеләрне алдасак та, Аллаһны алдау мөмкин түгеллекне истән чыгарырга яра­мый.