- •I бүлек. Сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре
- •Сүзлекләр турында гомуми төшенчә
- •1.2. Сүзлекләрнең төзелү принциплары һәм структурасы
- •II бүлек. Татар телендә сүзлекләр һәм аларның төрләре
- •2.1. Татар телендә сүзлекләр төзү тарихыннан
- •2.2. Татар телендәге сүзлекләрнең классификациясе
- •2.3. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принциплары һәм структурасы
- •2.4. Тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләр
- •III бүлек. Уку процессында филологик сүзлекләр
- •Кулланылган әдәбият исемлеге
- •18. Чумарина г.Р. Теория и практика составления электронных словарей (на материале татарского языка) 10. 02. 02 языки народов Российской Федерации (татарский язык)
- •Чыганаклар
- •Шартлы кыскартылмалар
1.2. Сүзлекләрнең төзелү принциплары һәм структурасы
Л.В.Щерба хаклы рәвештә болай дип яза: “Кешелек җәмгыяте төрле тип сүзлекләр төзү белән күптәннән үк шөгыльләнә башласа да, лексикография теориясе, аңлашылганча, әлегә кадәр ачыкланмаган” [Щерба, 1964: 121]. Берничә дистә елдан соң, 1973 елда В.П.Берков исә болай дип билгели: “Кешеләр тарафыннан тәрҗемәи сүзлекләр төзү юнәлешендә бай тәҗрибә тупланган. Ләкин шуңа да карамастан, төрле объектив һәм субъектив сәбәпләргә бәйле тәрҗемәи лексикография теориясенең гомумиләштерелгән тасвирламасы тәгаенләнмәгән. Һәм, гомумән, бердән, сүзлекләр теориясе тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тәртипкә китерү, системалаштыру ихтыяҗы турында күптәннән әйтелә килде, икенчедән, бөтен тел белемендә лексикография тармагында ирешелгән нәтиҗәләрне исәпкә алу нигезендә сүзлекләре төзү эшенең алдагы үсеш юнәлешләрен билгеләү дә мөһим” [Берков, 1973: 135].
Бу юллар язылып, утыз ел үткәннән соң, В.П.Берков “Двуязычная лексикография” хезмәтенә кереш өлешендә болай дип билгели: “тел белеменең башма тармаклары белән чагыштырганда, лексикография теориясенә караган җитди тикшеренүләр шактый аз. Бу парадоксаль күренешнең сәбәпләре берничә: лексикогрфаия – тел белеменең “престиж” тармагы саналмый, һәм зур галимнәр лексикографик проблематикаларга сирәк игътибар итәләр” [Берков, 2003: 71]. Шулай да лексикография теориясе буенча билгеле дәрәҗәдә эшләр алып барыла. ХХ йөз урталарында лексикография юнәлешенең төрле тармаклары буенча төрле теоретик тикшеренүләр үткәрелә, сүзлекләре төзү принциплары билгеләнә.
Теләсә нинди сүзлекнең төгәл принципларга нигезләнгән һәм башыннан ахырына кадәр эзлекле рәвештә шул принципларны саклап төзелгән булуы мәҗбүри. Беренче чиратта, нинди генә сүзлек булмасын, андагы сүзләр әлифба тәртибендә урнаштырылырга тиеш. Икенчедән, һәр төр сүзлекләрдә сүз турындагы мәкалә чыганак, ягъни матур әдәбият әсәре я сөйләм теленнән алынган материал белән дәлилләнергә тиеш. Алга таба һәр төр сүзлекнең үз таләпләре була. Мисал өчен, орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдә басымны күрсәтү – төп принципларның берсе. Билгеле бер төргә караган сүзлекләрнең төзелү принциплары сүзлекләрнең төрләре бүлекчәсендә каралды.
II бүлек. Татар телендә сүзлекләр һәм аларның төрләре
2.1. Татар телендә сүзлекләр төзү тарихыннан
Татар лексикографиясе, мәгълүм булганча, бай тарихка ия. XIX гасырга кадәр кулъязма сүзлекләр генә булган. XV гасырда hәм аннан да элегрәк эшләнгән сүзлекләр булганы да билгеле. 1740 елдан алфавит тәртибендә төзелгән сүзлекләр күренә башлый.
Безгә билгеле борынгы сүзлекләрнең иң күренеклеләреннән берсе – Мәхмүд Кашгарый төзегән “Диване лөгат эт-төрк” сүзлеге (“Төрки сүзләр җыентыгы”). Галим күп кенә төрки халыклар яшәгән җирләрдә булып, андагы телнең үзенчәлекләрен өйрәнеп, сүзләрен туплаган.
Татар халкы элек-электән күп халыклар белән аралашып, “тел, лөгать” алмашып яши. Шуңа күрә дә татар теленең иң беренче сүзлекләре тәрҗемәле сүзлекләр була. Борынгы вакытта ук зур булмаган тәрҗемәле сүзлекләр барлыкка килә, мәсәлән, “Толкование языка половецкого” сүзлеге. Анда кыпчак сүзләре рус теленә тәрҗемә итеп бирелгән [ТТАС, 2010: 5].
Татар теле XVI гасырдан башлап Россиядә эш кәгазьләре теле буларак кулланыла. XVII гасырдан ул инде дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен хезмәт итә ХVII гасырда татар теле күп уку йортларының укыту программаларына кертелә [Хисамова, 1990: 6].
Югарыда күрсәтелгән сәбәпләрне искә алып, Россиядә татар телен белүгә зур ихтыяҗ туа. Шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү йөзеннән күп төрле дәреслекләр, сүзлекләр, кулланмалар, фәнни граматикалар дөнья күрә башлый.
Иң беренче басма грамматика һәм сүзлек 1801 нче елда басыла. Аның авторы Иосиф Гиганов була. Иосиф Иванович Гиганов – беренче рус тюркологы. XVIII гасыр ахырында Тобольскидагы София соборында рухани булып эшләгән һәм шул вакытта Тобольскиның халык училищесында татар телен укыткан. И. Гиганов үз заманында татар теле буенча иң яхшы, белгечләрнең берсе булган. Аның татар телен укыту эшенә тартылуы да шуның белән бәйле. И. Гиганов Европа тюркологлары арасында иң беренче булып татар теле грамматикасын төзи. Хезмәт 1798 елда язылып бетә һәм 1801 елда автор үлгәннән соң басылып чыга. Грамматика белән бергә сүзлеге дә басылып чыга. Ул “Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарскому языку, собранные в Тобольской главной школе училем татарского языка Иосифом Гигановым и Юртовскими муллами сведетельствованные” дип аталган татарча сүзлек була. И.Гигановның 75 биттән торган бу сүзлеге – XIX гасыр башында дөнья күргән беренче икетелле сүзлек. Төзелеше ягыннан ул ХУШ гасыр кулъязм-сүзлекләргә һәм сөйләүлекләргә якын. Моңа төп дәлил итеп сүзлекнең тематик принципта төзелүен күрсәтергә була. Тематик төркемнәр арасында “Дәүләт төзелеше”, “Йорт-җир”, “Ашамлыклар”, “Киемнәр”, “Уку укыту әсбаплары”, “Һава торышы”, “Хайваннар”, “Үсемлекләр”, “Бөҗәкләр”, “Ташлар”, “Сыйфатлар” кебек төркемнәр бар. Сүзләр арасында телебездә хәзер дә шактый актив кулланыла торган берәмлекләр чагыла [Уразова, 2003: 224-225].
И. Гигановның икенче сүзлеге “Словарь российско-татарский, собранный в Тобольском главном народном училище учителем татарского языка И.Гигановым и муллами Юртовскими” дип атала. Ул 1804 нче елда Санкт-Петербургта басылып чыккан. Сүзлек 682 биттән гыйбарәт. Рус сүзләренә сүзгә-сүз тәрҗемә бирелгән. Тәрҗемәләр җыйнак һәм аңлаешлы. Сүзлекнең төзелү принцибы безнең заманда камилләшкән сүзлек төзү принципларына якын тора. Сүзләр рус алфавиты тәртибендә урнаштырылып, күп очракта бу тәртип сүзнең беренче хәрефенә генә түгел аннан соң килгәннәренә дә карый [Уразова, шунда ук ].
1801 нче елгы басмадагы 1700 сүзнең 15е – рус алынмасы. Алар 0,8 % тәшкил итә. 1804 елгы басмада 15 меңнән артык сүзнең 30га якыны (0,2 %) рус теленнән кергән.
XIX гасырда бик күп тәрҗемәле басма сүзлекләр дөнья күрә: И.Гиганов, А.Троянский, К.Насыйри, Н.Остроумов, М.Юнусов, С.Рахманкулов һ.б.ның сүзлекләре.
Телебезнең сүзлек составы — зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Хәзерге телдәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар.
Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чордан ук яшәп килгән, төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Татар әдәби теленең лексик нормалары болгар-кыпчак телләре җирлегендә формалаша. Аерым этник төркемнәргә, кабиләләргә хас сүзләрне аерып күрсәтү мөмкин түгел. Татар милли әдәби теленең сүзлек хәзинәсендә бик күп катламнар бар. Алар арасында төп урынны, һичшиксез, борын-борыннан Идел буенда яшәгән болгар һәм кыпчак халкының лексик байлыгы ала. Бу язма әдәби телдә дә, татар халкының төрле диалектларга хас сөйләү телендә дә ачык чагыла [Хаков, 2000: 128].
ХIХ йөз сүзлекләре үзләренең бай, кызыклы лексик материаллары һәм тирән лингвистик анализлары белән аеруча игътибарга лаек. ХIХ йөз – безнең милли телебезне баетуга, үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткән шәхесләр белән дә бай. Мисал өчен, без бу чорга түбәндәге лексикографларны һәм аларның хезмәтләрен кертә алабыз: И.Гиганов “Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарскому языку, собранные в Тобольской главной школе, учителем татарского языка Софийского собора, священником Иосифом Гигановым и муллами юртовскими свидетельствованный” (СПб., 1801. - 75 с.); “Краткий татарско- русский словарь с прибавлением некоторых славянских слов с татарским переводом” (1880. - 55 с.); Насыри К. “Татарско-русский словарь” (Казань, 1878. - 120 с.) һәм “Полный русско-татарский словарь с дополнением из иностранных слов, употребляемых в русском языке как научные термины» (Казань, 1892. - 263 б.); Остроумов Н. “Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещенных татар Казанской губернии” (Казань, 1876. - 145 с.); Воскресенский А. “Русско-татарский словарь с предисловием о произношении и этимологических изменениях татарских слов А.Воскресенского” (Казань, 1894. - 374 с); Троянский А. “Словарь татарского языка и некоторых употребительных в нем речений арабских и персидских, собранный трудами и тщанием учителя татарского языка в Казанской семинарий священника Александра Троянского и напечатанный с дозволения комиссии духовных училищ” (Казань, 1833. - 629 с.; 1835. - 340 с.). Бу хезмәтләрдә телебезнең байлыгын, матурлыгын, лексик берәмлекләрнең уртак мәгънә төсмерләрен чагылдырган синонимнар да урын алган.
Октябрь революциясеннән соң шулай ук бик күптөрле сүзлекләр, бигрәк тә Бөек Ватан сугышыннан соң, тәрҗемәле сүзлекләр күпләп басыла башлый. Бу эштә Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Гарәп язуына нигезләнгән графика шактый буталчык булса да, бу хәлне төзәтү, язуны бердәм нормаларга теркәү өчен хезмәт итә торган орфографик сүзлекләр татарларда гарәп графикасы кулланылган бер гасырлык дәвердә күп басылмаганнар [Курбатов, 1993: 78].
Орфографик сүзлекләр төзелә башлау язуга оешканлык, бердәмлек кертү максатыннан булган. Гарәп язуына нигезләнгән беренче орфографик сүзлек Казандагы Харитонов көтебханәсендә 1914 нче елда басыла. “Кыскача татар нәхүе илә орфографический словарь” дип аталган бу хезмәтнең авторлары күрсәтелмәгән.
Исеменнән үк аңлашылганча, китапның бер өлеше татар теленең синтаксисына (16 бит) багышлана, ә икенче өлеше (20 бит) орфографик сүзлекчәне тәшкил итә, анда 3000 ләп сүзнең дөрес язылышы бирелә. “Татарча авыр сүзләр өчен орфографический словарь” ибтидаи (башлангыч) мәктәп укучылары өчен төзелгән. Сүзләр гарәп язуы нигезендә татар алфавиты тәртибендә тупланганнар. Сүзлекчәдә теркәлгән сүзләрнең күпчелеген алынма сүзләр тәшкил итә. Моның шулай булуы табигый, чөнки башлангыч мәктәп укучылары өчен чит телдән кергән сүзнең язылышын истә калдыру берникадәр авырлык тудыра.
Бу хезмәт гарәп хәрефләренә нигезләнгән орфографик сүзлекләрнең беренчесе. Ул башлангыч мәктәп укучылары өчен кирәкле кулланма булгандыр. Гарәп алфавиты нигезендә татарча язу системасына азмы-күпме тотрыклылык, бердәмлек бирергә омтылу авторны (бәлки авторларны?) әлеге хезмәтне язуга этәргеч ясаган булырга тиеш.
Гарәп язуына нигезләнгән икенче орфографик сүзлек – “Татар теленең имла сүзлеге” дип аталган хезмәт 1927 нче ел башында дөнья күрә. Әлеге китап Татарстан Мәгариф комиссариатының Гыйльми үзәге тарафыннан укучылар, укытучылар, язучылар өчен кулланма буларак тәкъдим ителә. Анда барлыгы 13 меңләп сүзнең дөрес язылышы бирелгән. Шуның өстенә кушымчалар таблицасы ярдәмендә тагын күп сүзләрнең дөрес язылышын билгеләп булган. Шул ук елны сүзлек өч тапкыр һәм 1928 елда тагын бер кат басыла.
Әйтелеш һәм язылыш арасындагы каршылыкны бетерү өчен, бердәм имла кагыйдәләре кирәк. “Моның өчен әдәби татар телендә булган барлык сүзне, аларны ничек язылу рәвешен “имла сүзлеге” аркылы язучыларның күз алдында тотудан башка уңышлы бер чара булырга мөмкин түгел”, ди Г.Алпаров [Алпаров, күрсәтелгән хезмәт: 6]. Бу эшнең кирәклеген һәм котылгысызлыгын аңлап, галим эшкә керешә һәм сүзлек басылып чыга.
Сүзлек китапның 10 нчы битеннән башлана, 132 нче биткә кадәр дәвам итә. Автор сүзләрнең язылышында фонетик принципны алга сөрә. Бу хәл телнең үз сүзләрен язуда гына түгел, ә чит телдән ( гарәп, фарсы, рус) кергән сүзләрнең язылышында да чагыла. Әйтергә кирәк: соңгылары әлеге сүзлектә шактый күп очрый. Чөнки бу чорда иҗтимагый, сәяси, икътисадый сәбәпләр аркасында, татар телендә рус-европа алынмалары күбәя бара. Аларны гарәп хәрефләре белән язу үзенә бер кыенлык тудырган, шуңа күрә мондый сүзләргә сүзлектә зур урын бирелгән. Рус телендә татар сузыкларыннан аерылып тора торган сузыклар бар: о, ы, е (э). Бу авазларны чагылдыру өчен, гарәп язуында хәрефләр юк һәм алар, татар теле закончалыкларына туры китереп әйтелгәндә, башкачарак яңгырыйлар.
Рус алынмалары белән чагыштырганда, гарәп сүзләренең шактый азаюы күренә, сүзлектә теркәлгәннәренең дә инде русча варианты да бирелгән: фәлсәфә – философия, тәнкыйть – критика, вазифа – функция, фирка – партия, харита – карта, мөхәррир – редактор, җөмһүрият – республика һ.б.
Тагар теленең үз сүзләрен сүзлектә бирү дә шактый авырлыклар тудырган. Гадәттә, орфографик сүзлекләрдә язылышлары авыр, икеләндерә торган орфограммалар туплана. Ә XX йөз башында дөрес язу кагыйдәләре эшләнеп җитмәвен, сүзләрнең төрле кеше тарафыннан төрлечә язылуын искә төшерсәк, Гыйбад Алпаров сүзлеге телдәге барлык сүзләрнең дөрес язылышын бирергә тиеш кебек. Бу мәсьәләне автор ничек хәл итте икән?
Билгеле, барлык сүзләрне дә бу рәвешчә биреп бетереп булмаячагын Гыйбад Алпаров аңлаган. Шуңа күрә сүзлек ахырында “Кушымчалар имласы” дигән таблица урнаштырылган (132 - 135 б.). Анда 50 гә якын кушымча, аларның ачык һәм ябык иҗекләрдә язылышы мисаллар белән аңлатылган. Бу кушымчалар аерым сүз төркемнәренә мөнәсәбәттә каралмаган.
Гыйбад Алпаровның бу хезмәтен татар әдәби телен нормага салу, орфографик кагыйдәләрне тормышка ашыру юлында әһәмиятле адым дип санарга кирәк. Чөнки һәрбер язу реформасы, язу алыштыруның төп максаты әйтелеш һәм язылыш арасындагы каршылыкларны мөмкин кадәр бетерүдән гыйбарәт. Әлеге сүзлек тә сүзләрне ишетелгәнчә язарга өйрәтә, бу принциптан чыгарылмалар аз. Гарәп хәрефләренә нигезләнгән язуның шактый буталчыклы якларын бетерү, хәл итү өчен татар дөньясында фәнни хезмәт күптән көтелгән булырга тиеш. Әмма шунысы кызганыч: ул шактый соңга калып дөнья күрә. Сүзлек чыгып, күпмедер вакыт үткәч, латин алфавитына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Татар язуын камилләштерү өчен көрәшнең бу этабында латин язуы җиңеп чыга, ә гарәп язуы исә безнең телнең үзенчәлекләренә тулысынча яраклаша алмау сәбәпле, татарларда мең ел буе кулланылып килүгә карамастан, татарлар өчен булган кулланылыштан төшеп кала.
Гыйбад Алпаровның “Татар теленең имла сүзлеге” гарәп язуын татар теленә яраклаштыру максатында чыгарылган иң соңгы хезмәтләрнең берсе булып тора.
ХХ гасырның 20 нче елларында Казанда “Гыйльми үзәк” төзелү, “Татар телен гамәлгә ашыру комиссиясе” оештырылу, махсус үзәк булдыру сүзлекләр төзү эшен тагын да киңәйтергә һәм фәнни дәрәҗәгә куярга мөмкинлек тудыра. Русча-татарча, татарча-русча фәннәрнең төрле өлкәләренә караган махсус терминнар сүзлекләре төзелә [Миңнуллин, Вәлиев, 1998: 4]. Мәсәлән, “Авыл хуҗалыгы истилахлары” сүзлеге. 72 битлек русча-татарча төзелгән бу сүзлек 1308 терминны үз эченә ала. Сүзләр рус алфавиты тәртибендә туплап бирелә. Авыл хуҗалыгы әдәбияты ул вакытта күбрәк рус телендә булганга, сүзлек төзүчеләр русчаны күздә тотып эшлиләр. Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр: “истилах” комиссиясендә 6-7 кеше эшләгән. Рәисе – Җамал Вәлиди булган. Әгъзалары — Касыйм Халидов, М.Гали, Сафа Хафизов, Гариф Латыйф, Кәрим Сәгыйть, Мәхмүд Әмирхан; агроном Госман Данбулатов та үзеннән зур өлеш керткән.
Терминнарның эчтәлеге ягына килгәндә, табигый, авыл хуҗалыгына кагылышлы булган бай лексика теркәлгән: турыдан-туры игенчелек, терлекчелеккә караган сүзләр дә, авыл хуҗалыгына бәйләнешле фән терминнары да шактый [Сабиров, 2000: 71].
