Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diplom(1).doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
344 Кб
Скачать
☆

2.4. Тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләр

Соңгы елларда татар тел белеменең төрле тармакларына караган сүзлекләр дөнья күрде.

Хәзерге татар теленең орфография сүзлекләренә күзәтү.

Бүгенге татар телендә 2000 елга кадәр орфография өлкәсендә норматив һәм асыл сүзлек буларак, 1983 нче елда дөнья күргән «Татар теленең орфография сүзлеге» саналып килде. Ул А.Х. Нуриева, Ф.М. Фасеев, М.И. Мәхмүтов тарафларыннан төзелгән.

Әмма бу сүзлек егерме ел эчендә норматив сүзлек булып килүенә карамастан, бүгенге көндә дә шул функциядә кала. 2002 нче елда «Раннур» нәшриятында профессор Ф.Ә. Ганиев редакциясендә «Татар теленең орфография сүзлеге» басылып чыга. Сүзлекнең керешендә язылган: «Моңа кадәр орфографиягә булган ихтыяҗны 1983 нче елда басылып чыккан «Татар теле орфография сүзлеге» дигән басма үтеп килде». Шулай, орфография сүзлекләре бүгенге көндә норматив рәвештә Ф.Ә. Ганиев тарафыннан һәм аның редакциясендә төзелгән сүзлек тора. Әмма шул ук чакта 1983 нче елдагы сүзлек тә күп кенә укытучылар, галимнәр тарафыннан норматив булып кала. Өстәмә 2003 нче елда басылып чыккан Ф.М. Газизова сүзлеген дә искә алырга кирәк. Бу – беренче кириллик һәм латин графикасында төзелгән Ф.М.Газизова сүзлеген билгеләргә кирәк. Латин графикасына күчү мәсьәләсе – аеруча үзенчәлекле һәм катлаулы проблема. Әмма күп кенә тел белгечләре тарафыннан ашыгыч һәм тиз рәвештә латин графикасына багышланган әсбаплар, белешмәләр басылып чыгарылды. Ф.М. Газизова сүзлеге шундыйлардан.

Кабул ителәчәк латин графикасындагы мәсьәләләр бүгенге кириллик алфавитына нигезләнгән татар орфографиясе проблемаларын хәл итми, ә аерым очракларда катлауландыра. Мәсәлән, өстәмә хәрефләр, сүзнең язылышы, аның эстетик күренеше һәм башкалар. Шулай ук Ф.М. Газизова тәкъдим итә торган латин графикасында ниниди дә булса төгәл һәм урынлы кагыйдә күзәтелми. Анда турыдан-туры «ничек ишетәм, шулай язам» (ягъни «фонетик принцип») күзәтелә. Ә бу принцип беркайчан язу белмәгән, беренче тапкыр график рәвешкә күчерелә торган телләргә генә ярашлы. Меңьеллык тарихлы татар теле язуын андый ашыгыч рәвештә һәм 30 нчы еллардагы кагыйдәләргә нигезләнгән латин графикасына күчерүнең, безнеңчә, мәгънәсе юк.

Аерым Х.Х.Сәлимов тарафыннан төзелгән орфоэпик-орфографик сүзлекне билгеләргә кирәк. Бу – бүгенге көндә бердәнбер орфоэпик сүзлек булып, чын мәгънәдә татар теле үзенчәлекләрен билгели. Мондый сүзлекләр, безнең фикеребезчә, һәр елны чыгып, яңартылып торылырга тиештер. “Татар теленең орфографик сүзлеге”ндә хәзерге татар әдәби теле лексикасының төрле катлам­нары (тамыр, ясалма һәм кушма сүзләр, төп һәм алынма сүзләр, гамәлдәге терминнар һәм башка берәмлекләр), шулай ук кулла­ныштагы сүз ясагыч элемент­лар (авиа..., авто..., социал- һ.б.) урын ала.

Сүзлеккә 43 000 чамасы сүз ке­рә, анда өч миллионлап исем формаларының (19 меңгә якын сүз) һәм фигыль формаларының (9 меңгә якын сүз) ясалуы һәм язы­луы турында мәгълүмат бирелә.

Сүзлек (сүзләр исемлеге) соңгы елларда кулланышка кергән шак­тый гына лексик берәмлекләр исә­бенә тулыландырылган. Сүзлекне төзегәндә, Казан уни­верситетында тупланган Татар теленең машина фондының Сүз­лекләр фонды материаллары фай­даланылган. Төзүчеләр сүз формаларының ясалыш һәм язылыш үзенчәлек­ләрен системалаштырырга, охшаш күренешләрне тасвирлауда бердәй­лек сакларга тырышалар. Әлбәттә, бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында, басылып чыккан хезмәтләрдә, фәнни тикшеренүләрдә татар теле­нең орфографиясе проблемаларын хәл итүгә карашлар төрлелеге һәм шактый сүзләрнең язылы­шында вариантлылык яшәп кил­гәндә (кара., мәсәлән, газета / газет / гәзит / гәҗитә / гәҗит Һ.6.), дөрес язу проблемаларын тулаем берьюлы гына хәл итеп бетерү мөмкин түгел. Әйтергә ки­рәк, аларның күпчелеге алынма сүзләргә карый.

1959 елда Н.Борһанова, Л.Мәхмүтова тарафыннан әзерләнгән «Русча-татарча фразеологик сүзлек» дөнья күрә. Рус һәм татар теллә­ре фразеологиясен чагыштырмача-өйрәнү кул тимәгән бер өлкә бу­лып кала килде. «Русча-татарча фразеологик сүзлек»нең беренче тәҗ­рибәсе шушы тармак буенча башкарылган кечкенә күләмле хезмәт булса да, бу юлда беренче тәҗрибә, башлангыч адым буларак һич­шиксез, әһәмиятле [Борһанова, 1959: 3-6]. Сүзлеккә рус теленең өч меңгә якын фразеологик берәмлеге алынып, шуларга татар теленнән төгәл эквивалентлар табылган. Татар әдәби теленең фразеологик бай­лыгы эчендә эзләнү белән беррәттән, халыкның җанлы теленә мөрә­җәгать итәләр. Бу үз чиратында татар теленең бай хәзинәсеннән киң­рәк файдаланырга мөмкинчелек бирә. Фактларга караганда, рус һәм татар телендәге күп кенә фразеологик берәмлекләр мәгънәләре белән генә түгел, бәлки формалары белән дә бер-берсенә туры киләләр. Мәсәлән, алма агачыннан ерак төшми — ‘яблоко от яблони далеко не падает’, тимерне кызуында сук – 4куй железо пока горячо’ һ.б. Бу фактны рус һәм татар халкының гасырлар буе бергә аралашып яшәү­ләренең нәтиҗәсе итеп аңлатырга мөмкин.

1977-1981 елларда чыккан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (өч томда) фразеологик берәмлекләргә зур урын бирелгән. Бу сүзлекнең төп бурычы – татар әдәби теленең XIX гасыр ахырыннан алып хәзерге көнгә кадәр гомумкулланышта булган лексик һәм фра­зеологик байлыгын туплап бирү; сүзләрнең мәгънәләрен һәм мәгънә төсмерләрен ачу; аларга грамматик-стилистик характеристика бирү, кулланылыш үзенчәлекләрен күрсәтү. Сүзгә яки фразеологик берәмлеккә бирелгән аңлатмалар матур әдәбияттан, иҗтимагый-политик, публицистик һәм фәнни-популяр әсәрләрдән, дәреслек һ.б. чыганак­лардан китерелгән мисаллар белән дәлилләнгән. Сүзлеккә фразеоло­гик берәмлекләрнең түбәндәге төрләре алынган: а) төрле сүз төркем­нәре функциясендә йөри торган идиомалар: кара алтын; күз күрмә­гән, колак ишетмәгән; б) төрле кереш-модаль сүзләр функциясендә йөри торган тезмәләр: озын сүзнең кыскасы; в) эмоциональ типтагы җөмләләр: менә сиңа кирәк булса; г) предикатив типтагы тезмәләр: миннән киткәнче, иясенә җиткәнче; д) туры һәм күчмә мәгънәдәге компонентлардан торган тотрыклы сүз тезмәләре: эш муеннан, бала, җанлы, кан дошманы; е) мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүздән төзелгән идиоматик төзелешле тотрыклы тезмәләр: аның саен, чүп тә түгел, борын төбендә, май кебек, бите белән [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1977: 13]. Фразеологик берәмлекләр ромб билгесеннән соң һәм алфавит тәртибендә бирелә.

1989-1990 елларда Н.Исәнбәтнең «Татар теленең фразеологик сүзлеге» (ике томда) басылып чыга. Бу сүзлектә татар әдәби теленең зур фразеологик байлыгы тупланган. Анда фразеологик берәм­лекләргә аңлатма бирелә, күп кенә очракта аларның килеп чыгышы турында мәгълүматлар да китерелә.

Билгеле булганча, төрки телләр (ә татар теле төрки телләр төрке­менә керә) фразеологик әйтемнәргә бай. Н.Исәнбәт тә телебезнең бу үзенчәлеге турында түбәндәге фикердә: «Телебезнең гаять тәртипле булуы, фигыль-рәвеш төрләренә гаять байлыгы, һәм рухи халәтне процессында тотып алу сәләтлелеге, динамиклыгы һәм борынгы ани-мистик сихри җанлы сөйләм рухын саклап килүе кебек хәлләр бар ки, болар һәм башка күп кенә яклары табигый рәвештә аның фразео­логик тәгъбирчән булуына да хезмәт иткәннәр һәм итәләр» [Исәнбәт, 1989: 6].

Телебезнең әйтемнәргә байлыгы шулай ук аларның төр һәм күләм мәсьәләсен дә безнең алга куя. Фразеологиядә төр һәм күләм-состав мәсьәләсе әлегечә хәл ителеп җитмәгән. Шул сәбәпле алар­ның кайсы төрләрен сүзлеккә алу-алмау мәсьәләсе, әлбәттә, кыен­лаша.

Билгеле булганча, фразеология үзенең мәгънәсе, төзелеше һәм функциональ үзенчәлекләре ягыннан аерым сүзләрдән һәм гади сүз тезмәләреннән аерылып тора. Фразеология ул, асылда, бербөтен мәгънә белдерүче, чынбарлыктагы күренешләрне тәэсирле, сурәтле, сәнгатьле итеп чагылдыручы, семантик һәм синтаксик яктан тар­амый торган тотрыклы сүз тезмәсе. Мәсәлән: күңел тулу, күңел асы, баш күккә тию, ачык авыз һ.б.

Сүзлектә аңлатмалар бирү мәсьәләсенә килсәк, анысында эш бо-ай: фразеологик әйтем бер генә җөмләгә беркетелгән берәмлек гел, ул, җөмләдән җөмләгә күчеп, аларның мәгънәләрен ачу, ^үткенәйтү, җанландыруга һәм характерлаудан тыш хосусыйлаштыру­га, шул ук вакыт гомумиләштерүгә дә хезмәт итә [Исәнбәт, 1989: 8]. Сүзләрнең беренчел мәгънәсе һәм, булган очракта, өстәмә мәгънә төсмерләре дә бирелә. Мәгънә төсмерләре мисаллар ярдәмендә ачык­лана, аныклана. Сүзлектә хәбәр фигыльләр гадәттә бер стандарт исем фигыль калыбына кертеп биреләләр. Мәсәлән: бака күле ясау, бусага­сын төшерү һ.б. Фразеологизмнар тормышта җанлы сөйләм телендә кайсы заман белән ешрак һәм характерлырак әйтелсәләр, шул әйте­лешләрендә җанлырак һәм юрамлырак булып ишетеләләр һәм үткенрәк тәэсир калдыралар. Сүзлектә моңа зур игътибар бирелгән. Сүзлектә бик борынгыдан килә торган фразеологик байлык ки­ләчәк буыннар өчен дә беркетелеп калган. Әйтергә мөмкин: анда милли фразеология зур урын алган.

Рус һәм татар фразеологизмнарын чагыштырып өйрәнү өлкәсендә күп еллар буе профессор Л.К.Бәйрәмова эшләп килә. Автор төзегән «В.И.Ленин теленең русча-татарча фразеологик сүзлеге» (1980), «Русча-татарча фразеологик тематик укыту сүзлеге» (1991), «Ленин теленең фразеологик сүзлеге»ндә (1991) татар фразеологиясен шак­тый табарга мөмкин.

2001 елда Ф.С.Сафиуллина төзегән «Татарча-русча фразеологик сүзлек» татар тел белемендә беренче тапкыр эшләнә. Анда татар фра­зеологизмнары, нигездә эквивалент рус фразеологизмнары белән би­релә. Автор аларны 40 елдан артык Казан университетында укыту һәм шул еллар дәвамында татар әдәбиятының русчага һәм рус әдәби­ятының татарчага тәрҗемәләреннән, вакытлы матбугаттан, матур әдәбияттан, төрле сүзлекләрдән, шул исәптән Н.Исәнбәт сүзлегеннән дә, җанлы сөйләмнән дә сайлап җыя килгән, русча фразеологик сүз­лекләрдән дә файдаланган. Сүзлектә 16 меңнән артык фразеологик берәмлек русчага эквивалентлары белән, аерым очракларда тәрҗемә итеп бирелгән. Фразеологизмнарның күпчелеге җанлы сөйләм те­лендә, матур әдәбиятта кулланылганга күрә, аларның стилистик төсмерләре күрсәтелмичә, бары тик этнографик, дини, эвфемистик, диалекталь, автор фразеологизмы кебек үзенчәлекләре генә искәрте-леп бирелә. Сүзлектәге тел материалының күпчелек өлешен фигыль фразеологизмнары тәшкил итә, алар –у/-у рәвешендә, исемнәр баш килештә, сыйфат һәм рәвешләр – төп дәрәҗәдә, катып калган форма­лар – шул ук рәвештә, таркалмый торган сүзләр тезмәләре актив кул­ланылыш формасында күрсәтелә. Мәсәлән:

Җаны йөрәк төбендә

Җаны күккә ашу

Җаны кыл өстенә (генә тора) // җаны йөрәк төбендә // җаны очып чыгарга тора.

Җаны табанга җитү

Җаны теләгән

Җаны теләгән елан ите ашаган

Җаны тыныч

Фразеологик материал, һәр ике телдә мөмкин булган очракларда, синонимик оялар буларак китерелгән [Сафиуллина 2001: 5-6]. Мондый тип сүзлекләрнең укучыларга, журналистлар һәм редактор­ларга, гомумән, киң катлам мәгърифәт эшлеклеләренә гаять кирәкле сүзлек булып тора.

Фразеология фән буларак тел белеменең иң аз эшләнгән бүлеклә­реннән берсе санала. Бүгенге көндә дә фразеологиянең составы, төзе­леше, аңа керә торган берәмлекләрнең типлары һ.б. турында фикер­ләрнең төрле булуы, шулай ук төрле телләрнең фразеологиясен үзара чагыштырган сүзлекләрнең аз булуы, ә кайбер телләрдә аңлатмалы фразеологик сүзлекләрнең бөтенләй булмавы шуны ачык күрсәтәләр.

2001 елда Р.Әхмәтьяновның “Татар теленең кыскача этимологик сүзлеге” хезәте дөнья күрә. Бу хезмәт татар теленең төп сүзлек фондын этимологик яктан яктыртуның беренче тәҗрибәсе булып тора. Материалның бирелеш тәртибе ягыннан ул татар әдәби теленең сүз нигезләре сүзлеге. Һәрбер нигезгә кыскача этимологистик характеристика бирелә. Мәсәлән:

Күңел. Гомумтөрки köŋgül, köŋül “күңел, кәеф, күкрәк” – борынгы гомумтөрки köŋ “җан, күкрәк” тамырыннан (köŋ –ул// -үл- сүз ясагыч кушымча); алтай телләрендә köŋül “яратып әсәрләнү”, хакас телендә könnı “теләк, ихтыяр, кәеф < köŋ-lıg һ.б. Күңел сүзенең “күкрәк” мәгънәсе татар фразеологиясендә күңелсезгә күлмәк киертмиләр; күңел ачу; күңел биреп сөю тәкъбирләрендә ачыла; к. ш. ук бор. тат. күкелдәш “сөттәш” [Әхмәтьянов, 2001: 29].

Сүзгә характеристика нигез турында иң ышандырырлык дип хисаплан­ган этимологик аңлатмадан (сирәк очракта бердәй ышандырыр­лык ике аңлатмадан) яки ышандырырлык аңлатманың юклыгын констатацияләүдән гыйбарәт. Тулы этимологик сүзлекләрдән бу хезмәт тагын түбәндәге үзенчәлекләре белән дә аерылып тора:

а) рус теленнән кергән һәм башлыча «интернациональ» сүзләрдән торган фәнни-техник һәм иҗгимагый-политик терминнар (мәсәлән, акт, база, кооператив, совет, союз һ.б.) сүзлеккә алынмаган; го­мумән, рус сүзләренең тик татар телендә көчле фонетик үзгәреш кичергәннәренә генә (бүрәнә, сала, ызба һ.б.) этимологик харак­теристика биреп үтелгән. Гарәп сүзләре дә шул нигездә бирелгән;

б) аерым авазларны, торыш һәм хәрәкәтләрне белдерә торган тәкълиди (подражательный) сүзләр, үзләренә аерым бер төркем тәшкил иткәнлектән һәм аларның этимологиясе дә үзенчәлекле булганлыктан, шулай ук бу сүзлеккә алынмаганнар; тик бүгенге көндә үзләренең тасвирый яңгырашларын югалтып, башка сүз төркемнәренә күчкән нигезләр генә сүзлеккә кертелгәннәр;

в) диалекталь һәм перифериаль лексика шулай ук алынмады, тик әдәби сүзләрнең чыгышын аңларга ярдәм итә торган яисә яңа термин булырлык диалекталь сүзләр һәм архаизмнар гына аерым аңлатылган;

г) сүзлекнең «фәнни аппараты» — аерым аңлатылган сүзләрнең һәм аерым аңлатмаларның чыганакларын (авторларын һәм алар­ ның хезмәтләренең исемен) күрсәтү, теге яки бу сүзнең этимо­ логиясе турында карашлар төрлелеген аңлату һ.б. минимумга җиткерелде; бәхәс тудырырдай булган аңлатмаларның авторла­ ры һәм моңарчы сүзлекләрдә күренмәгән сүзләрнең чыганакла­ры гына аерым күрсәтеп кителгән; фәндә күптән кабул ителгән һәм болай да җиңел аңлашыла торган этимологияләрнең автор­ лары (күп очракларда аларның кайсы приоритетка ия икәнлеген билгеләү дә кыен булганлыктан) аерым күрсәтелмәгән;

д) аңлатмалар мөмкин кадәр кыска бирелгән.

Этимонны ачыкларга ярдәм итә торган сүзләр һәм сүз форма­ларының бирелгән аңлатманы исбат итәргә яраклы булганнары гына китерелгән.

Хәзерге татар теле лексикография тарихында диалектологик сүзлекләре аерым урын алып тора. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында махсус диалектологлар төркеме оеш­кач, сөйләшләрне диалектологик атлас төзү макса­ты белән өйрәнү башлана. Экспедицияләр бары­шында махсус төзелгән программа (1959) нигезен­дә бай лексик материал да туплана, һәм 1969 елда «Татар теленең диалектологик сүзлеге» дөнья кү­рә. Төзүчеләре: Л.Мәхмүтова, Н.Борһанова, Г.Якупова һәм З.Садыйкова. Җаваплы мөхәррире – Л.Мәхмүтова. Бу сүзлек Л.Мәхмүтова тарафыннан төзелгән оригиналь принциплар нигезендә татарча-русча сүзлек итеп эшләнгән. Авторлар, диалек­таль лексиканы тулырак чагылдыру йөзеннән, яңа материаллар белән беррәттән, әлегә кадәр чыгарыл­ган сүзлекләрдән дә, бигрәк тә 1958 елгы сүзлектән файдаланалар. Татар әдәби теленең формалашуын­да һәм үсешендә төп роль уйнаган ике зур диалект­ның (урта һәм мишәр диалектларының) лексик бай­лыгын эченә алган бу сүзлек татар һәм рус лекси­кографиясенең традицияләренә таянып, аларны тагын да үстереп төзелә. Аңа кергән сүзләрнең (1400 сүз һәм сүз тезмәләрен эченә алган) билгеле бер өлеше, язучылар тарафыннан әдәби әсәрләрдә кулланылып, әдәби телгә һәм шуннан татар теленең 3 томлык аңлатмалы сүзлегенә дә (1977-1981) кереп китте. Шулай итеп, 1969 елда чыккан диалектоло­гик сүзлек татар әдәби теленең сүзлек фондын бае­туда әһәмиятле роль уйнады.

Сүзлектә татарча-латинча-русча үсемлек ата­малары (төзүчесе – Н.Борһанова), татар диалект­лары буенча кыскача белешмә (авторлары: Л.Мәх­мүтова, Н.Борһанова), библиография һәм схема­тик карта (төзүчесе – Н.Борһанова) бирелә. Ул татар тел белемендә генә түгел, гомумән тюрко­логия фәнендә дә югары бәя ала, әлеге хезмәткә карата күпсанлы рецензияләр басылып чыга.

Сүзлек өчен материаллар туплауда төзүчеләр­дән тыш шул чор диалектология группасы хез­мәткәрләре Ф.Әхмәтова (Баязитова), Р.Мингуло-ва, Ф.Юсупов, аспирантлар Л.Арсланов, Д.Рамазанова катнашалар. Болардан кала И.Абдуллин, Г.Вафия, Н.Зимасов, Р.Муллин, М.Мөхәммәдиев, Г.Тавдин, Ф.Фасеев, Р.Якупов та төрле вакытта язып алынган материалларын тапшыралар. Шул рәвешле диалектологик сүзлекне баетуга үзләрен-үзе шактый өлеш кертәләр һәм фәндә билгеле дәрәҗәдә эз калдыралар. 1993 елда «Татар теленең диалектологик сүзлеге»нең Ф.Баязитова, З.Садыкова һәм Т.Хәйретдинова тарафыннан тезелгән икенче китабы дөнья күрә. Редколлегия әгъзалары М.Зәкиев. Д.Рамазанова (җавап­лы мөхәррир). Т.Хәйретдиновалар була. Анда, нигездә, Татарстаннан читтә таралган, беренче китап чыкканда әле өйрәнелмәгән яки өйрә­нү стадиясендәге (мәсәлән, бу турыда 1969 елда дөнья күргән беренче китап ахырында бирелгән схематик картаны карарга мөмкин) урынчылык­лар һәм сөйләшләр буенча лексик материал чагы­лыш таба: урта диалектның минзәлә сөйләше, бәләбәй урынчылыгы, мишәр диалектының стәрлетамак сөйләше, хәзерге Башкортстанның төньяк-көнчыгыш (урта диалектның златоуст сөйләше) һәм үзәк (урта диалектның тепекәй, турбаслы сөй­ләшләре) районнарында таралган татар сөйләшләре, бастан сөйләше тирәсендәге (күршә сөйләше), Улья­новск өлңәсе Барыш районындагы (калда сөйләше), Карсун тирә-юнендәге татар авыллары сөйләшләре татар диалектлары системасында шартлы рәвештә мөстәкыйль берәмлекләр итеп карала. Атлас төзү барышында Татарстанга, Башкортстанга, Чувашстанга, Мари Эл һәм Удмуртиягә, Пермь, Улья­новск, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләренә оеш­тырылган контроль экспедицияләр вакытында да шактый лексик материал туплана. Болардан тыш 1983-1985 елларда, диалектологик сүзлекнең икенче китабын төзүне күздә тотып, диалектолог­лар тарафыннан махсус лексикологик экспедиция­ләр оештырыла. Татар диалектологлары тарафын­нан диалекталь лексиканың тематик төркемнәрен гомумиләштереп тикшерү өчен уздырылган экспе­дицияләр дә икенче сүзлеккә материалларны ту­лыландырырга булышлык итә.

Диалектологик сүзлекнең икенче китабы да, бе­ренчесе кебек үк, татар теленең төп ике (урта һәм мишәр) диалектына караган лексиканы үз эченә ала. Ул башлыча яңа материал нигезендә төзелә. Әмма анда беренче китапка кергән сүзләр дә оч­рый, тик алар башка территориядән язып алынган булган һәм яңа мәгънәләр белдергән. Сүзлектә төзүче-авторларның материалларыннан тыш Н.Борһанова, Р.Әмирханов, М.Әхмәтҗанов, Р.Әхмәтьянов, Л.Җамалетдинов, Ф.Гарипова һәм башка галимнәр тарафыннан диалектологлар карамагына тапшы­рылган материаллар да файдаланыла.

Икенче китапта да татар диалектлары буенча кыскача очерклар (Д.Рамазанова) һәм татар теле­нең урта һәм мишәр диалектларына караган биб­лиография (Л.Мәхмүтова) бирелә. Очеркларда та­тар диалектларына хас үзенчәлекләрнең нигездә беренче китапка кермәгәннәрен геңә күрсәтү мак­саты куела, диалектология фәненең формалашуы, лингвистик география ысулының мөмкинлеклә­ре һәм әһәмияте билгеләнә, Урал тирәсе сөйләш­ләренең формалашу тарихы бирелә. Бу китапның да татар әдәби телен баетуда роле зур була, фәнгә яңа материаллар, татар теле, аның сөйләшләре фор­малашу тарихы буенча яңа мәгълүматлар кертелә.

Соңгы егерме елда илебездә барган үзгәрешләр, тарихка, туган телгә игътибарның көчәюе диалек­тология фәненә мөрәҗәгать итүләрне арттырды. Дөнья күләмендә барган глобализация процессы да җирле сөйләшләрнең роленә яңача караш бар­лыкка китерде. Туган телне саклауның аеруча әһә­миятле алшартларыннан берсе җирле сөйләшләрне саклау икәнлеге барыбыз өчен дә мөһим мәсьәлә булып тора. Телебез һәм халкыбызны, аның күр­кәм традицияләрен, тарихын, җир-су атамаларын, мәдәниятебезне саклап калу мәнфәгатеннән рухи мирасыбызны, шул исәптән диалект-сөйләшләре-безне өр-яңадан барлау зарурияте җирле сөйләш­ләрне өйрәнү-тикшерү аспектларын киңәйтте, та­тар теленең яңа зур диалектологик сүзлеген төзү ихтыяҗын тудырды.

Әлеге сүзлек татар тел белеме һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче галимнәргә, массакүләм бел­гечләргә кирәклеген күздә тотып төзелгән. Алда нәшер ителгән диалектологик сүзлекләрдә татар теленең Көнбатыш Себер һәм Әстерхан регионна­рында таралган сөйләшләре буенча материаллар чагылмаган була. Диалектологлар исә төрле төбәк­ләргә экспедицияләр уздыру барышыңда өстәмә диалекталь сүзләр дә туплыйлар.

“Татар теленең зур диалектологик сүзлеге” диалектология фәнендә танылган һәм камил булып саналган Л.Мәхмүтова принцип­ларына нигезләнеп төзелгән. Ул якынча 40000 сүз һәм сүзтезмәне үз эченә ала. Анда барлык татар диалектларының лексик байлыгы чагылыш таба. 1969, 1993 елларда дөнья күргән һәм Д.Тумашева тарафыннан себер диалектлары буенча чыгарыл­ган (1992) сүзлекләрдән тыш әлеге хезмәттә ди­алектологларның хәзергә хәтле даими уздыры­лып килә торган экспедицияләр барышында туп­ланган материаллары да бирелә. Сүзлек материалы игътибар итик:

Әрәпә [гар.] 1. Каз.ар.-крш, т.кам.-крш. керәшеннәрдә: Пасха көннәрендә үткәрелә торган үлеләрне искә алу мәҗлесе (пасхальные поминки у кряшен). Әрәпә ни инде ул, менә шушы Пасхы бәйрәменең өченче көнне әрәпә була торганыйы, тавык суйып, коймак пешереп, тәбә салып, үзеңнең җакын туганнарыңны чакырып тийәберсе итә торган көн була инде, үлеләрне сагынып. Оло көннең өченче көнне табисе чыгарып кәйер бирәләр, бу Пасхы әрәпәсе була. – каз.ар.-крш.; 2. Нгб.-крш. Троица бәйрәме көнне урамда җырлана торган җырлар (песни, исполняемые во время празднования Троицы на улице). Җапрак бәйрәмендә әрәпә җырлап төштеләр Бираулар урамыннан (ТТЗД, 86).

Күз эчү т.кам.-крш. качманнарга каршы көндә шишара пешереп сыйлану (угощаться накануне крещения пресными мучными шариками, испечёнными по поду печи и потом смешанными с толчёными семенами конопли). Качманарга каршы көндә күз эчү була, чиршараныы коро суга пешерәләр пичкә тәгәрәтеп, шуннан соң орлокло суга салалар, шуный ашыйлар. (ТТЗДС, 344)

Сүзлек ахырын­да татар диалектологиясе буенча зур библиогра­фия китерелә (төзүчеләре: Т.Х.Хәйретдинова, Р.С.Барсукова).

Кыскасы, хәзерге татар тел лексикографиясе үсештә, дияргә нигез бар. Икшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы елларда тел белеменең төрле өлкәләренә караган дистәләрчә сүзлек дөнья күргән.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]