Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Prmrn_prgrmm_po_tat_yazyku_dl_5-11_klass_shk_s_...doc
Скачиваний:
14
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
126 Кб
Скачать
☆

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Аралашу компетенциясе ул башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; урта һәм өлкән сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану һ.б.

Шуның белән беррәттән, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләргә өстенлек бирелә:

  • төркем белән эшләү күнекмәләре алу, бу вакытта укучы иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;

  • аралашу компетенциясе буенча төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә, шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне күз уңында тота;

  • телне өйрәнү акыл эшчәнлеген үстерүгә кирәк булган сөйләм эшчәнлеген камилләштерүне алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнүдә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүмат алу; сүз байлыгын арттыру, укучыларның сөйләмен грамматик яктан дөрес итеп формалаштыруларына ирешү һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү — ул укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү, шулар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау, телнең милләтләр арасында аралашу-аңлашу чарасы булуына төшенү; тел тарихы белән халык тормышының аерылгысыз булуын аңлау .

Бу уңайдан, татар телен өйрәнгәндә, укучыларның универсаль танып-белү гамәлләрен үстерү һәм камилләштерүдә түбәндәгеләргә өстенлек бирелә:

  • балалар проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерәләр;

  • мәгънәсенә төшенеп уку һәм алган мәгълүмат белән эшли белү күнекмәләре бирелә;

  • танып-белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәтә, бу яктан тел өйрәнү дәресләрендә укучылар логик фикерләү алымнарына да ия булалар.

Башлангыч сыйныфта алган, үзләштерелгән мәгълүмат белән эшләү күнекмәләре тагын да камилләштерелә, үстерелә. Бу уңайдан түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:

  • әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнелә;

  • аерым текстлар белән эшләгәндә, төп фикерне аерып алып, аны тезис рәвешендә кыска, җыйнак һәм төгәл итеп, график (таблица, схема, карта яки диаграмма) формасында җиткерү;

  • булган таблица, схема һәм график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыра белү. Моның өчен тел дәресләрендә мәгълүматны төрле чыганаклардан һәм заманча техник чаратлар ярдәмендә эзләп табарга өйрәтү, Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану.

Укучыларның танып-белү компетенциясен үстерүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:

  • ана теле дәресләрендә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган ягының тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый белү;

  • дәресләрдә үтелә торган темаларга бәйле рәвештә укучылар туган илнең иҗтимагый-сәяси төзелешен, анда булып узган тарихи вакыйгаларны хронологик һәм фактик яктан белергә бурычлы; шуңа бәйле рәвештә дәүләт символлары булып саналган герб, флаг һәм гимнны, дәүләт бәйрәмнәрен дә белү;

  • үз иленең гражданнары буларак, укучылар үзләренең хокук һәм бурычларын аңлау, илебездә яши торган милләтләрнең бер вәкиле буларак, милли традицияләрне, мәдәниятны һәм кыйммәтләрне аңлау һәм белү.