- •Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле: төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программасы
- •Аңлатма язуы
- •Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр
- •Тел системасы
- •Синтаксис
- •Гомуми белем бирү программасы Фонетика. Орфоэпия
- •Графика
- •Морфемика һәм сүз ясалышы
- •Лексикология һәм фразеология
- •Морфология
- •Орфография һәм пунктуация
- •Стилистика
- •Тел һәм мәдәният
- •Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Орфография һәм пунктуация
Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак орфография.
Сузык һәм тартык аваз хәрефләренең, ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы.
Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерым язу.
Баш хәреф һәм юл хәрефләрен дөрес язу.
Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.
Орфографик сүзлекләрдән файдалану.
Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация.
Тыныш билгеләре һәм аларның әһәмияте.
Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
Туры һәм кыек сөйләм, диалог һәм цитата янында тыныш билгеләре.
Ана теле дәресләрендә укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләмдә аларның әһәмиятен аңлау. Җөмләдәге тыныш билгеләрен кирәкле урында куя белүдә интонациянең әһәмиятен аңлау.
Укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерүдә орфографик сүзлекләрдән һәм башка төрле белешмә әдәбияттан файдалану.
Стилистика
Функциональ (фәнни, махсус эш (эш кәгазьләре) һәм публицистик) стильләр, аларның жанрлары һәм үзенчәлекләре.
Аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү: темасын сайлау, максат һәм бурычларын билгеләү; тел чараларын тыңлаучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайлау.
Телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләр.
Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшләү.
Төрле текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.
Тел һәм мәдәният
Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихының үзара мөнәсәбәтен, аның Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешен һәм тоткан урынын аңлау.
Татар сөйләм әдәбе нормалары һәм аларның үзенчәлекләре.
Ана теленең милли-мәдәни эчтәлекле берәмлекләрен билгеләү, аларның мәгънәләрен төрле – аңлатмалы, этимологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә ачыклау.
Татар сөйләм әдәбенә караган кагыйдәләрне көндәлек тормышта һәм укуда файдалана белү.
Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч сыйныфта эшләгәннәрне дәвам итү формасында алып барыла; V-XI сыйныфларда ул түбәндәгечә тәэмин ителә:
уку бинасы һәм ул урнашкан урын, кабинетлар санитар һәм уттан саклану нормаларына туры килерлек итеп оештырыла;
укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;
укучыларда ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;
дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;
компьютер сыйныфларыннан укучыларның яшенә һәм сәламәтлегенә карап файдаланыла;
дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;
укучыларның физик мөмикинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;
ана теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;
сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле өстәмә – фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, тезис һәм конспектлар төзү конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу кебек эшләргә җәлеп ителә.
