Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ГЛАГОЛ - Фигыль - НИГЪМАТУЛЛИНА.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
130 Кб
Скачать
☆

54. Напишите по образцу.

Үрнәк: Кабатлыйм. Кабатла! Мин кабатладым.

а) Мин карыйм. Мин ашыйм. Мин уйныйм. Мин елыйм. Мин эшлим. Мин эзлим. Мин яшим.

б) Мин көләм. Мин киенәм. Мин күрәм. Мин чакырам. Мин булышам. Мин шатланам. Мин яратам.

55. Напишите глаголы в прошедшем определенном времени.

1) Мин кер юам. 2) Мин укытучыны тыңлыйм. 3) Мин дәрес әзерлим. 4) Мин кунаклар көтәм.

56. Напишите глаголы в прошедшем определенном времени.

а) Син җырлыйсың. Син сорыйсың. Син аңлыйсыңмы? Син табын әзерлисең.

б) Син шатланасың. Син рәхмәт әйтәсең. Син җыештырасың. Син пешерәсең. Син су коенасыңмы?

57. Напишите глаголы в прошедшем времени. Переведите.

1) Син нинди әкият укыйсың? 2) Син бүлмәне үзең җыештырасың. 3) Син бәйрәмгә барасыңмы? 4) Син кем белән уйныйсың? 5) Син ике шигырь ятлыйсың. 6) Син нинди җыр өйрәнәсең? 7) Син бакчада эшлисең. 8) Син кемгә кычкырасың?

58. Ответьте на вопросы.

1) Син бүген сәгать ничәдә уяндың? 2) Син нинди су белән юындың? 3) Син тешләреңне яхшы чистарттыңмы? 4) Син урыныңны үзең җыйдыңмы? 5) Сиңа иртәнге ашны кем әзерләде? 6) Син иртән нәрсә эчтең? 7) Син иртән ашадыңмы? Нәрсә ашадың? 8) Син мәктәпкә кем белән бардың?

59. Напишите глаголы в прошедшем времени по образцу. Үрнәк: Без дәрестә утырабыз. Утыр! Без утырдык.

а) Без озак уйныйбыз. Без укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз. Без Яңа ел каршылыйбыз. Без җәй көне акча эш­либез.

б) Без урамга чыгабыз. Без соңга калабыз. Без бәйрәмгә әзерләнәбез. Без елгада йөзәбез. Без бәрәңге утыртабыз. Без яңа җырлар өйрәнәбез. Без Чаллыда 10 ел яшибез.

60. Переведите. Напишите в прошедшем определенном времени.

Мы опять болеем. Мы хорошо понимаем. Мы встречаем гостей. Мы радуемся. Мы делаем уроки. Мы смотрим фильм.

61. Переведите. Найдите подлежащее и сказуемое.

1) Сез ничә сәгать элек кайттыгыз? 2) Бу җырны сез җырладыгызмы? 3) Яңа елны сез кемнәр белән каршылады­гыз? 4) Сез авылда ничә ай булдыгыз? 5) Сез дәресләргә тагын соңга калдыгыз.

62. Напишите глаголы в прошедшем времени по образцу. Үрнәк: Сез качасыз. Кач! Сез качтыгыз.

а) Сез сөртенәсез. Сез киенәсез. Сез шатланасыз.

б) Сез кабатлыйсыз. Сез уйлыйсыз. Сез авырыйсыз.

63. Напишите глаголы в прошедшем определенном времени.

1) Сез диктантта күп хата ясыйсыз. 2) Концертны сәгать ничәдә башлыйсыз? 3) Сез дәресләргә гел яхшы әзерләнәсез.

4) Сез быел яшелчәләр үстерәсезме? 5) Сез татар телен тырышып өйрәнәсез. 6) Сез үләннәр белән дәваланасызмы?

64. Допишите глаголы в прошедшем определенном времени.

1) Без бүген урамда бик туң... , ә сез туң... ? 2) Сез кичә урамда кичкә кадәр уйна... , ә без иртәрәк кер... . 3) Сез кон­цертка соңга кал... , ә без вакытында кил... . 4) Сез Мәскәүгә кышкы каникулларда бар... , ә без анда җәй көне бул... .

5) Сез бәйрәмдә бие... , ә без җыр җырла... .

65. Ответьте на вопросы.

1) Сез Яңа елны өйдә гаилә белән каршыладыгызмы? 2) Сез бәйрәмгә кунаклар чакырдыгызмы? 3) Табынны кем әзерләде? 4) Әниегезгә булыштыгызмы? 5) Әтиегез нишләде? 6) Өйне кем җыештырды? 7) Яңа елда күңелле булдымы? Нишләдегез? 8) Сез сәгать ничәдә йокларга яттыгыз? 9) Икенче көнне сәгать ничәдә йокыдан тордыгыз? 10) Яңа елда бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?