- •1 Сорау.19 гасыр эдэбияты.
- •2 Сорау. Әбелманих Каргалый( 1782-1833)
- •3. Һ. Салихов “Дөрелл кәлам” һ.Б., “Тәндә җаным” шигырен аңлатырга.
- •6. Гали чокрый (1826-1889)
- •7) Г.Кандалый ,эдэби роле, 'сэхибжамал' поэмасы.
- •8) К.Насыйри '40 вэзир','эбугплисина'. Тарихы ,эдэби роле
- •9 Сорау: исмагиль гаспринский – “дар-ур-рәхәт мөселманнары”, “арслан кыз”
- •10 Сорау: м.Акъегет “Хисаметдин менла”
- •11. Заһир Бигиев "Зур гөнаһлар", "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә", "Мавәра ән-нәһердә сәяхәт"
- •11.Меңнэр, яки гузэл кыз хэдичэ.
- •12. Әхмәт кормаши (уразаев-комаши) (якынча 1855-1883)
- •16. Ильяси
- •22) Шакир Мөхәммәдев
8) К.Насыйри '40 вэзир','эбугплисина'. Тарихы ,эдэби роле
Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән "иҗтиһат заманы монкариз" («Иҗади фикер йөртү заманы үтте») дигән реакцион карашка каршы булган. "Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш", – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, шундый мәдәниятле гаиләдә, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.
1855 елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.
Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Русия мөселманнары арасында беренче кеше», – дип бәяләп уза.
Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елда Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрен дә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», – ди. Монда мөгаллим дип Каюм Насыйри үзен атый.
“Әбүгалисина”
1872 елда К.Н. төрекчәдән янә бер әсәрне – “Әбүгалисина” әсәрен тәрҗемә итә. 980-1037 елларда яшәгән атаклы таҗик галиме Әбүгалисина турында Көнчыгыш халыкларында күп санлы фантастик хикәятләр, риваятьләр барлыкка килгән. Төрек язучылары аларны бергә җыеп,эшкәртеп аерым бер китап итеп төзегәннәр.Зыяддин Сәед Яхъя язган вариант татарлар арасында кулъязмада да укылып йөргән.1864 елда Казанда басылып чыга.Ләкин К.Н.ны әсәрнең гарәп-фарсы гыйбарәләре белән чуарланган теле,сәнгатьчә эшчәнлеге канәгатьләндерми.Ул аны “халык аңларлык итеп” яза.
Әсәрнң үзәгенә баш герой буларак мәгърифәтле зур галим кеше алынган. Әйтик,Әбүгалисинага табигать көчләре, җилләр буйсына. Бу образ укучыда мәгърифәткә,аң-белемгә,һөнәргә омтылыш,мәхәббәт тәрбияли.
Бер ата,бер анадан туган игзәк ике бала бер мәктәптә укыйлар.Әбелхарис “авыррак зиһенле” була, Әбүгалисина “үткенлеге белән кылны кырыкка ярыр иде” диләр.Аны сурәтләүдә гиперболик алымнар кулланыла.Көнбатыш илендәге бер шәһәрдә елга бер тапкыр гына ачыла торган, Фисагурис (Пифагор)дигән борынгы галимнең әсәрләре сакланган мәгарәгә кереп,белем алалар.
Мәгарәдән чыккач аларның юллары аерыла.Әбелхарис Багдад шәһәренә барып, әфсен көче белән гаҗәеп гүзәл мунча салдыра. Аннан соң аның эш-гамәлләре патшаларга хезмәт итү белән бәйле булып китә. Әбүгалисина, Мисырга барып чыгып, фәкыйрь хәлвәфрүшкә ярдәм итә башлый, патшалар белән конфликтка керә.Әбүгалисина белән Әбелхарис әхлакый сыйфатлары белән дә аерылалар.Әбүгалисина кешелекле,ярдәмчел, гади халыкка ярдәм итә.Мин-минлеге көчле булган Әбелхарис исә, хуҗаларына ярарга торышып, туганына каршы көрәш алып бара.Еш кына аның үзен дә кимсетәләр, булдыксыз дип хурлыйлар. Ахыр чиктә ул Әбүгалисинаның патшага дип җибәрелгән агулы чәчәген иснәп үлә.
“Кырык вәзир кыйссасы”ннан аермалы буларак, “Әбүгалисина” әсәре фантастик планда иҗат ителгән. Анда, реалҗ тормыш эпизодларын сурәтләгән кайбер урыннар булуы белән бергә,нигездә, фантастик әкиятләр стиле өстенлек итә.
“Әбүгалисина” әсәренең шактый өлешен диалоглар алып тора. Әсәрдә шулай ук хат белән мөрәҗәгать итү дә кулланыла. “Әбүгалисина” әсәре күп тапкыр басылып чыга.
К. Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы» (1868) да генетик яктан «1001кичә» җыентыгына барып тоташа.
