Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дббият.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
4 Мб
Скачать
☆

9 Сорау: исмагиль гаспринский – “дар-ур-рәхәт мөселманнары”, “арслан кыз”

Төрки халыкларның яңа заман рухы, мәдәни тормышларында Исмәгыйль бәк Гаспринский (1851-1914) эшчәнлеге һәм мирасы үзенә аерым урын биләп тора.

Исмәгыйль Гаспринский 1851 елның 8 мартында Кырымдагы Улу Сала авылында (бүгенге исеме Синапное) патша прапорщигы Мостафа Гаспринский (Гаспралы) белән Фатыйма-Солтан Тимер-Гази-кызы(Кантакузова) гаиләсендә туа. Бабасы Гаспра авылында туганы өчен үзенә Гаспринский фамилиясен алган.

Башлангыч белемне Бакчасарайда мәдрәсәдә ала, Aкмәчеттә рус гимназиясендә укый. Атасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, Мәскәүнең хәрби гимназиясенә укырга керә. Биредә ул нәшир Михаил Катковның улы белән дуслаша, еш кына аларның өендә була. Исмәгыйль рус мәдәниятен өйрәнә, Катковның славянофил карашлары белән таныша. Әмма ул бу уй-фикерләрне “киресенчә” кабул итә: төркиләрне берләштерү нияте белән яши башлый. 1868-1871 елларда ул Бакчасарайдагы “Зынҗырлы” мәдрәсәсендә укыта. 1871-1873 елларда Парижда яши, рус язучысы И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873-1875 елларда Истанбулда яши. И.Гаспринский Европа һәм Төркиядәге конституцион идеяләр, иҗтимагый тормыш белән таныша, үз милләтен дә көнбатыш цивилизациясенә якынайту теләге яңадан көчәя төшә. И.Гаспринский Кырымга кайта, 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәренең башлыгы булып эшли.

И.Гаспринский бөтен төрки дөньясына мәшһүр мәгърифәтче булып таныла. Ул татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Аның бу программасы “Ысулы җәдит” дип атала һәм бераздан җәдитчелек хәрәкәте бөтен төрки-татар дөньясына тарала. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла. Бер үк вакытта Гаспралы китап нәшер итү белән дә шөгыльләнә. Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, ул чыгарган “Тәрҗеман” газетасы (1883-1918). Гадәттә, И. Гаспралы һәм төрки – татар вакытлы матбугатның башлангычы хакында сүз чыкса, безнең хәтергә иң элек “Тәрҗеман” гәзите килеп төшә. Исмәгыйль төрки-татар телендә сүзнең чын мәгънәсендәге төпле гәзит чыгару эшенә шактый озакка сузылган әзерлек нәтиҗәсендә ирешә.

Бу газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный. Атаклы “Тәрҗеман” гәзите чыга башлаганчы И.Гаспралы зур гәзитнең элгәрлеләре – тәҗрибә үрнәкләре сыйфатларында “Тонгыч”, “Шәфакъ” ”Камәр” ” ХАКЫЙКАТЬ” шулар ише берәр санлы сәхифәләр чыгарып карый.

“Тәрҗеман” гәзитенең беренче саны 1883 елның 10 апрелендә Бакчасарайда чыга.

Хатын-кыз тәрбиясен үзәккә куйган яңа басма чыгару хыялы белән дә яши башлый.

Озакламый, 1910 елга кадәр “Галәм –и нисван” (“Хатыннар дөньясы”) дигән журнал чыга башлый.

Гаспралы – мөселман “Иттифак” партиясенең Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Русия мөселманнары турында язган китаплары да бар.1887 елда И.Гаспралының беренче әдәби әсәре - «Франкистан мәктүпләре» романы басыла. «Франкистан мәктүпләре», «Дар-әл-Рәхәт мөселманнары», «Африка мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе» әсәрләрен берләштергән «Мулла-Габбас» роман-эпопеясы бар. 1905 елда «Көн туды» романы басыла. 1910 елда,сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм мәдәният, мәгърифәт өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, "Revue du monde musulman" («Мөселман дөньясына күзәтү ») журналы (Франция) И.Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә

И. Гаспралы 1914 елның 11(24) сентябрендә вафат була.

ДАР-УР-РӘХӘТ МӨСЕЛМАННАРЫ

1891 елда Мулла габбас Франсави псевдонимы белән нәшер ителгән “ДАР-УР-РӘХӘТ МӨСЕЛМАННАРЫ” исемле фантастик – хыялый романында Гаспралының үз дөньясы киләчәген ничегрәк күзааллавы (дөресрәге өмет итүе) тасвирлана. Әсәр җәмәгатьчелектә киң популярлык таба (фарсы теленә дә тәрҗемә ителә)

АРСЛАН КЫЗ ПОВЕСТЕ (бу кыз уктан яхшы аткан, атта йоргэн)

В произведении "Кунь догъды" ("Солнце взошло") он использует реализм, пытается выразить правду и справедливость, которые, как горькая степная полынь, как холодный кинжал, заставляют тебя задуматься над самым сокровенным чувством - чувством национального достоинства, пытается дать определение степени святости национальной чистоты. То же самое мы видим и в другом, полным приключений и героизма произведении "Арслан-кыз" ("Девушка-львица"), которое было написано в форме легенды. Исмаил Гаспринский в этом произведении повествует о разгоревшейся ожесточенной битве нового и устаревшего, хорошего и плохого, добра и зла, о похороненной в древних легендах седой истории тюркских народов. Героиня романтического рассказа «Храбрая девушка» Гюльджамал — единственная дочь шейха Иззет Ата, наравне с мужчинами встает на защиту родины, когда китайцы нападают на Восточный Туркестан. И. Гаспринский делает попытку показать нам то, что может сделать человек ради Родины, чего д остоин человек, у которого в сердце живут слова: "Хуб-уль Ватан мин эль-иман" (Любовь к Родине - в вере). Такие люди, будь то женщина или юноша, мужчина в расцвете сил или старик, всегда являются именно той Полярной звездой, которая выводит свой народ к свету, в сад справедливости через дремучие леса истории.