Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дббият.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
4 Мб
Скачать
☆

10 Сорау: м.Акъегет “Хисаметдин менла”

Әсәрнең кыскача сюжеты: 200 ләп йортлы татар авылы. Андагы төзек кенә бер йортта әнисе Зөлхия абыстай белән 25 яшьләрендәге Хисаметдин исемле бер егет яши. Ул – менла, ягъни укымышлы кеше, Төркиядә укып кайткан.Үз авылында балалар укыта. Игенчелек, сәүдә бн шөгыльләнә. Шушы ук авылның Бикбулат исемле карт мулласы аннан көнләшә, һәрдаим көлкегә калдырырга тырыша. Ләкин Хисаметдинны акыллылыгы, сабырлыгы коткара.

Хисаметдин шәһәргә барып йөри. Биредә аның Әбүзәр Дәүләтгилдиев (18 яшь,гимназист) һәм Гайса Зурколаков (26 яшь) исемле фикердәшләре була.

Бервакыт, шәһәргә килгәч, Хисаметдин гостиница хуҗасы Габбасның Хәнифә исемле кызы бн таныша, ике арада мәхәббәт кабына.

Хисаметдин авылындагы Гали Җаватов исемле бай сәүдәгәр узенең улы Сибгатулланы шул Хәнифәгә өйләндерергә тели. Кызның әти-әнисен байның дәрәҗәсе кызыктыра, алар кызларын бирергә риза булалар.

Менә Гали бай яшәгән авылда зур туй мәҗлесе. Анда катнашучылардан зур төркем кызны алырга шәһәргә юнәлә. Әмма юлдаХәнифәнең атасы йортыннан качуы турында хәбәр алына. Бар да аптырашта кала. Тиз арада Хәнифә бн Хисаметдин гаилә коралар. Кызның әти-әнисе дә моңа риза, шат. Шулай итеп, гаделлек тантана итә.

Әсәрнең жанры: МИЛЛИ РОМАН (М.Акъегет билгеләвенчә). Төрек, рус, Кб Европа романнарын белгән автор үз әсәренең татар әдәбиятындагы яңалыгын үзе дә аңлый.

Әсәр, күләме ягыннан зур булмаса да, эчтәлеге, образлар системасы, сюжет – композициясе бн роман исеменә лаек. Ул урын-вакыт ягыннан гына түгел, вакыйгаларның, сюжет сызыклары, персонажларның бирелеше ягыннан да чагыштырмача катлаулы.

Романның идея – сәнгатьчә үзенчәлекләре: Әсәр идея – проблематикасы белән дә роман исеменә лаек. Андагы каһарманнарның эш-гамәлләре иҗтимагый мәсьәләләр бн турыдан-туры керешеп китә. АВТОР ФИКЕРЕНЧӘ, гаилә кору мәхәббәткә, егет һәм кызның шәхси ирегенә нигезләнергә тиеш. Кеше үз бәхете өчен узе тырышырга тиеш. Романда Мөхәммәд пәйгамбәрнең “Кем иҗтиһад итәр, шул табар” гыйбарәсе юкка китерелми.

Әсәрдә төп мәсьәләләрнең берсе – милләт язмышы мәсьәләсе. АВТОР ФИКЕРЕНЧӘ, милләтне үстерү өчен, кешеләрнең инициативалы, белемле, һөнәрле, әхлаклы булуы шарт. Хисаметдин, Әбүзәр, Гайса, Хәнифә – шундыйлардан.

Мохтар образы әсәрдә үзенчәлекле урын алып тора. Тырышлыгы аркасында, ул теләнчелектән сәүдәгәр булуга кадәр ирешә.

Автор белем – мәгърифәт, әхлак мәсьәләләрен җанлы вакыйгаларда, тормышчан ситуацияләрдә, реалистик образларда тасвирлый.

М.Акъегет тирә юньне, вакыйгалар бара торган мохитне сыйфатларга ярата. Бу очраклы түгел. АВТОР ФИКЕРЕНЧӘ, кеше тирәлек, иҗтимагый мөнәсәбәтләр бн тыгыз бәйләнешле, шәхесне чынбарлык формалаштыра. Шулай ук әсәрдә каһарманнарның тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирелә. Аларның рухи халәтен табигать күренешләре ярдәмендә бирергә тырыша.

Автор урыны бн әсәр тукымасына хәдисләр (пәйгамбәрләр сүзләре) кертеп җибәрә. Алар ярдәмендә персонажлар үз фикерләрен төрлечә дәлиллиләр, ныгыталар.

Романның теле бүгенге укучы өчен авыр. Авторга госманлы, ягъни иске төрек әдәби теленең тәэсире көчле. (Истанбулның да йогынтысы) . Гарәп, фарсы сүзләре күп. Әсәрдә мәкаль-әйтемнәр дә күп очрый.

Милләт язмышын, искелек һәм яңалык көрәшен, мәгърифәтчелек фикерләрен үзәккә куйган “Хисаметдин менла” әсәре үзенең тормышчанлыгы, яңа тип каһарманнары, тәнкыйди рухы белән татар әдәбиятында яңа сәхифә ачып җибәрде. Дөрес, әле анда, бүгенге көн эстетик үсеш ноктасыннан караганда, сәнгати кимчелекләр, тел – стиль җитешсезлекләре бар. Әмма шуңа да карамастан, М.Акъегетнең бу романы татар әдәбиятынын реалистик үсешендә мөһим бер вакыйга, этәргеч көч булды.