Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9кл билеты на парту.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
200 Кб
Скачать
☆

20 Билет

1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Мин җәйге һәм кышкы каникулларны бик нык яратам. Җәен мин мәктәп участогында эшлим. Әбиләргә кунакка кайтам. Дусларым белән авылда су коенам, кызынам. Бабам белән балыка йөрим. Әбиемә бакчада булышам. Алар белән урманга җиләккә, гөмбәгә йөрим. Әти - әни белән диңгез буена барам. Кышкы каникулларны да бик күңелле үткәрәм. Дусларым белән чана, чаңгы, тимераяк шуарга йөрим. Шулай ук мин каникулларда китаплар укырга, кинофильмнар карарга яратам. Төрле шәһәрләргә экскурсияләргә барам. Каникулларны бик файдалы, күңелле үткәрергә тырышам.

2. - Синең буш вакытың буламы?

- Нәрсә ул буш вакыт?

- Буш вакытны ничек үткәрәсең?

- Буш вакыңда әти - әниеңә булышасыңмы?

- Буш вакытыңда китаплар укырга, кино карарга яратасыңмы?

- Буш вакытыңны дусларың белән үткәрәсеңме?

- Буш вакытыңны дусларың белән ничек үткәрәсең?

3. Кем кая барды?

Дәрес башланды. Укытучыбыз:

- Балалар, бүген сезнең җәйге ялыгыз турында сөйләшәбез, - диде. - Җәй көне кем кая барды?

- Мин әти - әнием белән Кара диңгезгә бардым, - диде Коля.

- Мин Чиләбегә бардым, - диде Руслан.

- Ә мин Чаллыга, - диде Света.

- Мин авылга кунака кайттым, - дидем мин.

- Анда кемнәргә кайттың соң, Алия? – дип сорады укытучы.

- Бабам һәм әбиемә, -дидем мин.

- Китаплар укыдыңмы соң?

- Әйе. Авылда китапханә бар. Мин китапханәгә бардым һәм берничә китап алдым. Миңа «Том Сойер маҗаралары» бик ошады.

- Киләсе елга авылга кунака кайтасыңмы соң?

- Әйе, киләсе елга да авылга кайтам.

1 билет.

1. Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.

2. Әбиеңне Өлкәннәр көне белән котла.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.

2 билет

1. Якын дусларың турында сөйлә.

2. Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тәрҗемә ит.

3 билет

1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.

2.Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.

3.Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

4 билет

1. Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.

2. Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап һәм тәрҗемә ит.

5 билет

1. Яраткан ел фасылың турында сөйлә.

2. Дустыңа театрлар турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.

6 билет

1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

2. Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

7 билет

1. Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.

2. Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

8 билет

1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.

2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

9 билет

1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.

2. Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

10 билет

1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.

2. Югары уку йортында белем алучы апаңа (абыеңа, танышыңа, дустыңа һ. б.) бу уку йорты турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

11 билет

1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.

2. Дустыңны туган көне белән котла.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.

12 билет

1. Яраткан язучың турында сөйлә.

2.Дустыңа туганнарына кунака баруы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.

13билет

1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа спорт төрләре, Олимпия уеннары турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

14 билет

1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.

2. Энеңә зоопарка баруы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

15 билет

1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

2. Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

16 билет

1. Татар композиторларының берсе турында сөйлә.

2. Әниеңне (әбиеңне апаңны һ. б. Халыкара хатын – кызлар көне белән котла. туган авылы ( районы, шәһәре турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап, тәрҗемә ит.

17 билет

1. Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

18 билет

1. Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.

2. Авырган дустыңа шалтыратып, хәлен сораш.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

19 билет

1. Дусларың белән аралашу турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

20 билет

1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Күрше әби

Безнең күршедә бер әби яши. Ул ялгыз, һәм аңа 93 яшь. Аның ире сугышта үлгән. Аларның өч улары булган. Ләкин олы улы сугышта хәбәрсез югалган. Уртанчысы фронттан әйләнеп кайтмаган.

Әби кечкенә улын кадерләп үстергән, белем бирергә тырышкан, тәртипле, инсафлы, игелекле итеп тәрбияләгән.

Бервакыт улы укудан кайтып килә икән… Егетне бик нык кыйнаганнар. Хастаханәгә илткәндә, инде соң булган. Әби ялгыз калган.

Әби күп авырлыклар кичергән, ләкин ул кешелеклеген югалтмаган. Ул һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле.Әбине һәркем ихтирам итә, һәм күршеләре дә аңа ярдәм итәргә тырышалар.

Исәнме, мәктәп!

Менә көз дә килеп җитте. Мәктәләрдә укулар башлана. Без мәктәпкә җыелдык. Мәктәп безне матур, чиста булып каршы алды.

Беренче сентябрь көнне без үзебезнең сыйныф бүлмәсендә очраштык. Укытучылар белән таныштык. Татар телен Галия апа Сафина укытачак. Математиканы Венера Максимовна укытачак. География укытучысы яңа икән. Бу предметны, университет тәмамлаган яшь укытучы алып барачак.. Сызымны без яраткан Василий Петрович өйрәтәчәк. Инглиз телен Англиядән килгән Джон Рик өйрәтәчәк, диделәр. Менә кызык! Без аның белән ничек сөйләшербез икән?!

Без иртән укыячакбыз. Дәресләр 8 сәгать 30 минутта башланачак

Бүләкләр бирү – бик матур гадәт

Без туганнарыбызга, якын дусларыбызга бүләкләр бирәбез. Бу – бик матур гадәт. Яңа ел, 8нче Март бәйрәмнәренә һәрвакыт бүләк әзерлибез. Чит илгә барсак, истәлекле әйберләр алып кайтабыз. Кунака барсак та, буш кул белән йөрмибез. Татар халкында бер мәкаль бар: « Дөя дә бүләк,төймә дә бүләк». Димәк, бүләкнең зурлыгы аның бәясендә түгел. Бүләк ул – игътибар, дуслык, ихтирам итү, ярату билгесе.

Әгәр сез теге яки бу кешене аз белсәгез, бүләк бирергә ашыкмагыз. Ул моңа гаҗәпләнергә мөмкин. Туган көн яки мәктәпне тәмамлау уңаеннан бүләк тапшыру бик урынлы. Бүләк урынына акча тәкъдим итү әйбәт түгел. Бүләк серле, көтелмәгән әйбер булырга тиеш. Анны вакытында тапшыру күңелле. Бүләкне ничек сайларга соң? Иң яхшы бүләк - чәчәк. Чәчәкне һәркемгә бирергә була. Китап бүләк итү дә яхшы гадәт.

Гүзәл апа.

Без авырганда, өебезгә табибә килә. Аның исеме - Гүзәл. Ул уртача буйлы, кара кашлы, кара чәчле. Һәрвакыт елмаеп сөйләшә. Авыруны игътибар белән тыңлый, файдалы киңәшләр бирә.

Олы яшьтә инде, әмма Гүзәл апа җиңел йөри, шат күңелле. Авырулар да канәгать, чөнки Гүзәл апа кешеләрне тыңлый белә, аңлый белә. Аның да үз мәшәкатьләре, борчулары буладыр инде, ләкин ул бөтен күңелен эшенә биргән.

Гүзәл апа кебек табибәләр күбрәк булсын иде.

Кыш көне иде. Көннәр салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт – шарт итә. Урамга чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашау табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә бер песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

- Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.

- Күрәсең бит урамда нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, - диде әнисе.

- Алайса, мин аны ашатыйм, диде Әнисә. Ул форточканы ачты да бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап бетерде. Шул көннән бирле песнәк бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Аннары ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

Казан – зур һәм матур шәһәр. Ул – Татарстанның башкаласы.

Анда бер милионнан артык кеше яши. Татарстан халкы дус – тату гомер итә. Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл – Кремль урнашкан. Аның каршындагы мәйданда герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган. Казандагы иң матур биналарының берсендә Татарстан Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында -1804нче елда ачылган Казан университеты. Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. Университет – республиканбыз горурлыгы. Башкалабызда тарихи биналар шактый күп. Алар арасында Сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее, шәһәр хакимияте бинасы һәм башкалар.

Казан - фән үзәге. Биредә күпсанлы фәнни – тикшеренү институтлары урнашкан. Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка һәм сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен яхшы белгечләр әзерли.

Казан – танылган мәдәни үзәк. Биредә җиде театр эшли, халыкара фестивальләр үткәрелә. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына соклана.

Кем кая барды?

Дәрес башланды. Укытучыбыз:

- Балалар, бүген сезнең җәйге ялыгыз турында сөйләшәбез, - диде. - Җәй көне кем кая барды?

- Мин әти - әнием белән Кара диңгезгә бардым, - диде Коля.

- Мин Чиләбегә бардым, - диде Руслан.

- Ә мин Чаллыга, - диде Света.

- Мин авылга кунака кайттым, - дидем мин.

- Анда кемнәргә кайттың соң, Алия? – дип сорады укытучы.

- Бабам һәм әбиемә, -дидем мин.

- Китаплар укыдыңмы соң?

- Әйе. Авылда китапханә бар. Мин китапханәгә бардым һәм берничә китап алдым. Миңа «Том Сойер маҗаралары» бик ошады.

- Киләсе елга авылга кунака кайтасыңмы соң?

- Әйе, киләсе елга да авылга кайтам.

Бабам сугышта булган

Бабама 75 яшь. Ул сугышта булган. Хәтта Германиягә кадәр барып җиткән. Ул күпне күргән, ул күп бәлаләргә очраган…

Бервакыт, атакага барганда, ул яраланган. Аягына пуля тигән. Аны бер шәфкать туташы сугыш кырыннан алып чыккан, ярасын бәйләгән, аннары ул бабайны медсанбата дәвалаган. Бабай аның исемен яхшы хәтерли: Вера Самойлова. Ул күп сугышчыларны үлемнән коткарган. Шәфкать туташы кемнәрне коткарган, шулар аңа күп еллар хат язганнар.

Бабайның дуслары 9нчы Май көнне бергә җыелалар. Бу көнне сугыш беткән!... Кешеләр хәтерендә ул мәңге сакланыр!

Без тыныч, яхшы күңелле кешеләр белән аралашырга яратабыз. Психологлар күңелсезлекләр турында кешеләргә сөйләмәскә, начар кәефне сиздермәскә киңәш бирә. Ачулану кешеләргә начар тәэсир итә. Без шуны беләбез: елмаюга – елмаю белән, яхшы мөнәсәбәткә яхшы мөнәсәбәт белән җавап бирәләр. Елмаю, аның сере, көче турында күп язалар. Елмаю – аралашуда бик әһәмиятле чара. Елмаю - дөнья матур дигән сүз. Елмаю - сезгә бу кешене күрү шатлык дигән сүз. Мәсәлән, сатучылар ешрак елмайсалар, сату итү күпкә арта икән. Елмайган кешене яраталар. Аның эше дә яхшы бара.

Психологлар хәрәкәтләр кәефкә бәйле, диләр. Көзге каршына басыгыз. Кашыгызны җыерыгыз һәм моңсу итеп карагыз. Ике - өч минуттан башыгызга күңелсез уйлар килер. Ә менә елмаеп куегыз әле. Кеше өчен түгел, үзегез өчен генә. Үзегездә көч сизәрсез, кәефегез күтәрелер.

Агач яфракларны нигә коя?

Юкәләр, каеннар Сары кием киде, шомырт һәм миләш агачлары кызарды, ялкынга охшады. Усаклар кызгылт - сарыга әйләнде.

Яфраклар ник агачлардан коелды? Алар ник туган агачларын ташлады?

Һәр агач җирдән тамырлары белән су ала, кирәкле тозларны да суыра. Аларны үзләренә калдыра. Аннары суны парга әйләндерә һәм һавага очыра. Бер каен биш-алты тонна су очыра. Яфраклар кышка калмый. Чөнки кышын җирдә ул чаклы су булмый. Агач корыр, һәлак булыр идее.

Чыршы һәм наратлар ылысларын кыш көне дә коймыйлар. Шуңа күрә ул агачлар салкыннан зыян күрмиләр.

Агач – җимеше белән, адәм – эше белән

Ниһаять, әбәткә туктаганнар болар. Әти кеше нәни улын күкләргә чөеп мактый икән:

- Агач – җимеше белән, адәм – эше белән, дигәннәр борынгылар. Кулың эшкә ябыша икән, улым. Болай булгач, дөньям түгәрәкләнде.

- Эшләрмен дип әйткән идем ич! - дигән малай, масая төшеп.

- Әйттең дә, эшләдең дә, улым. Егет сүзе бер булла ди бит.

- Әти, әтием, мин егетме?

- Синме? Егетнең дә егете син, улым.

Исәнме, дустым Гөлназ!

Мин сине бик сагындым. Авылда бергә үткәргән көннәрне һәрвакыт искә төшерәм. Анда шундый күңелле булган икән!

Мин авылдан шәһәргә кайттым. Аннары без гаиләбез белән Кара диңгез буена бардык. Мин анда уйчан кызга әйләндем. Диңгезгә карыйм да авылның күлен, сине искә төшерәм. Көньякта ял иткәндә, Карина исемле кыз белән таныштым. Ләкин ул үзсүзле кыз булып чыкты. Шунлыктан аның белән дуслашмадым.

Гөлназ, мин сиңа хат язып торырмын. Син дә җавап яз. Соңгы сүзем шул: мине көзге каникулларга көт! Авылга кайтасым килә.

Сау бул! Әти - әниеңә һәм энеңә миннән күп сәлам әйт.

Сине сагынып, дустың Света!

Кыш көне иде. Көннәр салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт – шарт итә. Урамга чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашау табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә бер песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

- Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.

- Күрәсең бит урамда нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, - диде әнисе.

- Алайса, мин аны ашатыйм, диде Әнисә. Ул форточканы ачты да бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап бетерде. Шул көннән бирле песнәк бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Аннары ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

Габделәхәт бабай авыл читендә яши, бал кортлары белән мәш килә. Бабайның оныгы Әхәт, ике көннең берендә, бабасы янына килә. Бал ашарга. Ипигә ягып, ипигә якмыйча, чәйгә салып, чәйгә салмыйча… Бабай, Әхәтне күргәч, кулларын сузып күрешә.

- Кара, кара, кем килгән. Әхәт килгән. Мактап кына йөрисең икән, әле генә җып- җылы бал суырттым…. Утыр, утыр, чит кешедә түгелсең бит- бабаеңда кунакта. Шулай булгач, куркак булма, кунак бул.

Шулай дия-дия, Габделәхәт бабай Әхәтне өстәл янына чакыра. Аннары өстәл астыннан артсыз урындыклар чыгара….

Әхәт, бал сүзен ишетүгә, иреннәрен ялый башлый.

- Мин теге… юл өсте генә…

- Юл өсте шул, - ди бабай. – Юл өсте булмаса, кермәгән булыр идең. Утыр әйдә, утыр.

Бабай урындыкның тузаннарын сөртеп ала. Һәрвакыт шулай…

Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга кайсы җәяү, кайсы машина белән килә. Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда яшүсмерләр, егетләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8километр ераклыктан чабып килә. Ат чабышында җиңүчегә иң зур бүләкләрнең берсе бирелә. Иң арттан килгән атка да бүләк бирәләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла. Артистлар да чыгыш ясый. Балалар да күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

Кеше гомер - гомергә табигать белән көрәшкән, табигатьтән курыккан. Хәзер исә табигать үзе кешедән курка бугай…

Соңгы өч йөз илле ел дәвамында җәнлек – хайваннарның алтмыш төре һәм кошларның йөзгә якын төре юкка чыгарылган. Шуларның өчтән бере – соңгы илле ел эчендә. Африка филләренең озын ак тешләре бильярд шарлары ясарга әйбәт икән. Аларны шул тешләре өчен аулаганнар.

Һинд океаны утрауларында дронт дигән кошлар яшәгән. Дошманнары булмаганга күрә, алар очу сәләтен бөтенләй югалтканнар. Утрауга кешеләр килгәч, алар йөгереп качарга теләгәннәр, әмма котыла алмаганнар.

Америка даллаларында бизоннар көтүләп йөргән. Яңа дөньяны яулаганда, алар юкка чыккан. Кем тели, шул үтергән бизоннарны. Шунлыктан миллионлаган кыргый үгезләрдән хәзер берничә йөз бизон гына калган. Алары да тыюлыкларда гына әле.

Үсемлекләр дөньясы да күп кыенлыклар күрә. Кайбер үләннәр, агачлар юкка чыккан. Үсемлек, хайван, кошларның бетә баруы- табигать өчен зур югалту. Шуңа күрә җирдәге терлекне сакларга кирәк.

Авылда.

Минем әбием шәһәр кебек авылда яши. Авыл шәһәрдән ерак түгел. Без каникулда әбием янына кунака кайтабыз.

Авыл тау астында урнашкан. Тауда калын урман үсә. Җәй көне урманда Кызыл төймәләр шикелле җиләкләр пешә. Тау астында чишмә ага. Аның суы чиста, салкын боз кебек.

Авыл янында тирән елга да бар, анда балык күп. Без җәй буе елгада су коенабыз, балык тотабыз. Әбиемнең өе агачтан салынган. Өй янында зур бакча бар. Анда алма, чия, карлыганнар үсә.

Җәй көне авылда әби өчен эш бик күп. Шуның өчен мин әбиемә һәрвакыт булышам: су китерәм, яшелчәләргә су сибәм, утын ярам.

Сез минем әбиемне беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа.

Минем әбием җитез куллы булган. Аның кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде. Аларны юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән…

Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланган. Шулай булса да, әбием башымнан сыйпаганда, ул куллар иң йомшак, иң җылы булып тоела. Аның шул кечкенә генә кулларын үбәсем килә. Әгәр дә: «Дөньяда кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?» - дип сорасалар, мин әбиемнең шул кечкенә кулларын күрсәтер идем.

Әйе, әбием зур тормыш юлы үткән. Аңа инде быел 72 яшь тула. Әгәр дә әбием туган көнне җиргә каен агачы утырткан булсалар, ул каеннан коелган орлыклардан зур урман үскән булыр иде…

Яз. Кояшлы көн… Казанда ел саен апрель ахырында шигырь бәйрәме үткәрелә. Ул Тукайның туган көнендә уздырыла. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, җырлар җырлана.

Тукай яшәгән Кырлай авылында да бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үтәләр. Бу авыл Казаннан алтмыш чакрым чамасы ераклыкта урнашкан, һәм ул Арча районына керә.

Габдулла Тукай Кушлавыч авылында туа. Әмма, кызганыч, яшьли әтисез һәм әнисез кала. Шуннан соң төрле кешеләрдә яши. Кечкенә Габдулла, ниһаять, Кырлайда яши башлый. Монда аның тормышы бәхетле була. Шушы матур авылда ул укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәмнәренә йөри. Бу авылда һәрнәрсә Тукайны хәтерли кебек… Бер сукмак музейга алып килә.

Музей 1976нчы елда ачылган. Бу ике катлы мәһабәт агач йорт ерактан күренеп тора, ә аның янында Тукай һәйкәле урнашкан.

Без барыбыз да трамвайны бик яхшы беләбез. Ә ни өчен «трамвай»? Кайдан килә бу исем? Дөньяда беренче трамвай юлы Германиянең Берлин каласында ачыла. Аны салу эшләре белән Англиядән килгән инженер О. Трэм җитәкчелек итә, шуңа күрә бу юлны трамвай дип атыйлар. Аннары буи сем шул юлдан йөргән вагоннарга да күчә.

Россиядә беренче трамвай юлын Киевта төзиләр. Аннары трамвайлар Казанда, Орелда һәм башка шәһәрләрдә йөри башлый, ә Мәскәүдә трамвай юллары соңрак салына. Трамвай вагоннары Германия һәм Англиядән кертелә. Беренче вагоннар хәзергеләрдән шактый аерыла. Алар барысы агачтан эшләнә. Рамнары гына тимердән ясала. Шулай да бу вагоннар нык була. Алар пассажирларны да күп сыйдыра. Ә хәзер инде иркен һәм йомшак утыргычлы вагоннар йөри. Трамвайлар уңайлы һәм гади транспорт булганга күрә, алар кешеләргә озак еллар хезмәт итә. Аларның арзанга төшүе дә бик мөһим.