Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Эк. билеты 9 кл. тат.яз.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
347 Кб
Скачать
☆

Билет №9

1.Бәйрәмнәр турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит.”Көзне җәнлекләр дә сизә.”

3. Биремнәрне үтәгез.

2. Көзне җәнлекләр дә сизә.

Көзне инде җәнлекләр дә сизә. Тиеннәр кышка әзерләнәләр, кызгылт йоннарын коялар. Күп итеп запас ясыйлар. Чикләвек җыялар, корт төшкәнен алып та тормыйлар. Тапкан берен агач тамырлары астына, агач куышына яшерә бирәләр. Имән чикләвеген дә кире какмыйлар. Ботакка гөмбәләр дә кадыйлар. Аларның бөтеннәрен генә алалар. Ярым-йортыларын күреп тә күрми узалар. Яннарында яшь балалары мәш килә. Алар җәй уртасында гына туганнар, шунлыктан әле зәгыйфьләр. Сикергән ботакларына да җитмичә, кайвакыт җиргә дә егылышалар.

Яшь куянчыклар күренде. Ә язгылары зур үскән. Алар инде нәкъ әниләре кадәр булганнар, үз көннәрен үзләре күрәләр.Яшьләре әле ярдәм көтә.

Көзне аюлар да сизгән. Шулкадәр симергән: юанаеп, түгәрәкләнеп киткән, йөргәндә алпан-тилпән киләләр. Аларга шулай Август-матур май биргән: җиләген, чикләвеген ашаткан, гөмбәсен авыз иттергән. Төннәрен аюлар солы кырларына чыгалар.

Җәй белән көз икесе бергә очрашты. Күңелле җәй үз урынын калдырды, ә алтын көз бусаганы атлады.

3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) бәйрәме а) 7, 1, 3, 6, 2, 5, 4.

2) ел б) 7, 5, 6, 2, 1, 4, 3.

3) котлады в) 6, 3, 2, 5, 4, 1, 7.

4) белән

5) дусларын

6) Яңа

7) Миша

2.Кирәкле кушымчаларны языгыз, тәрҗемәләрен күрсәтегез.

Нишли? Коткар_______ если спасет

Нишләсә? Коткар_______ спасает

Нишләүче? Коткар_______ если даже спасет

Нишләсә дә? Коткар_______ спасающий

Нишләячәк? Коткар_______ будет спасать

3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Степа Гранов мәктәптән _______ . Кинәт кемдер бик каты _______ . Тавыш елгадан _____.

Степа елгага таба _______ һәм анда кечкенә Сережаны ______ . Сережа боз өстендә ____ .

Боз ярылган (раскололся), малай суга ______ . Сережа ______. Степа кечкенә Сережаны ______ .

Сүзләр: 1) уйнаган, 2) йөгерде, 3) кычкырды, 4) кайта иде, 5) коткарды, 6) күрде, 7) бата башлаган, 8) ишетелде, 9) егылып төшкән.

Билет №10

1.Сәламәтлек турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит.”Казан”.

3. Биремнәрне үтәгез.

2. Казан — зур һәм матур шәһәр. Ул — Татарстанның башкаласы. Анда бер миллионнан артык кеше яши. Татарстан халкы дус-тату гомер итә.

Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл — Кремль урнашкан. Аның каршындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган. Казандагы иң матур биналарның берсендә Татарстан Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында — 1804 елда ачылган Казан университеты. Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. Университет — республикабыз горурлыгы. Башкалабызда тарихи биналар шактый куп. Алар арасында Сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее, шәһәр хакимияте бинасы һәм башкалар.

Казан — фән үзәге. Биредә күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка һәм сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәклере өчен яхшы белгечләр әзерли. Казан — танылган мәдәни үзәк. Биредә җиде театр эшли, халыкара фестивальлар үткәрелө. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына соклана.

3. 1.Кирәкле сүзне языгыз.

Балалар табибының ____________ вакыты иртәнге сәгать сигездән кичке өчкә кадәр.

а) кабул итәргә б) кабул итү в) кабул итә

2.Алмашлыкларның төрләрен һәм тәрҗемәсен күрсәтегез.

а)кем ___________юклык алмашлыгы __________ кто-то

б) кемдер ___________ билгеләү алмашлыгы __________ кто

в)беркем ____________ билгесезлек алмашлыгы __________ каждый

г)һәркем ____________ сорау алмашлыгы ___________ никто.

3.Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.

Менә _____________ дә килеп җитте . _____________ алмалар өлгерде. Бакчачы ба-

бай _______________ зур һәм сап-сары ранет алмасы бирде.Ул алма шундый _________,

шундый _________________ һәм _________________ иде.

Чулпан ______________ бик озак сокланып карап торды. “Бу алма белән нишләргә икән ?Ашаргамы, юкмы?-дип уйлады ул.-Юк,ашамыйм , бигрәк матур___________ бит!”

_______________ул мәктәпкә китте.Мәктәптә ул шул матур алманы____________күр-

сәтте.

Сүзләр: 1)дусларына, 2)иртән, 3)көз, 4)Чулпанга ,5) бакчаларда,6) матур,7)хуш исле,

8)тәмле,9)алмага,10)алма.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]