Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Эк. билеты 9 кл. тат.яз.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
347 Кб
Скачать
☆

Билет №15

1.Коллективта аралашу кагыйдәләре турында сөйлә.

2.Нәби Дәүлинең әсәреннән өзекне тәрҗемә ит.

3. Биремнәрне үтәгез.

2. Сез минем әбине беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа.

Минем әбием җитез куллы булган. Аның кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде. Аларны юл итеп сузсаң, аны узар­га бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән....

Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланган. Шулай булса да, әбием башымнан сыйпаганда, ул куллар иң йомшак, иң җылы булып тоела. Аның шул кечкенә генә кулларын үбәсем килә. Әгәр дә: «Дөньяда кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?» —дип сорасалар, мин әбиемнең шул кечкенә кулларын күрсәтер идем.

Әйе, әбием зур тормыш юлы уткән. Аңа инде быел җитмеш ике яшь тула. Әгәр дә әбием туган көнне җиргә каен агачы утырткан булсалар, ул каеннан коелган орлыклардан зур урман үскән булыр иде... (Нәби Дәүлидән)

3.

    1. Бу җөмлә кайсы сорауга җавап бирә?

Әйе, без мәктәптә инглиз телен өйрәнәбез.

а) Сез мәктәптә инглиз телен өйрәнәсезме?

б) Сез мәктәптә нинди тел өйрәнәсез?

в) Сез мәктәптә ничә тел өйрәнәсез?

    1. Җавапларын күрсәтегез.

а)Нинди? _____________кеше _________сыйфат

б)Нишли?_____________ песи_________фигыль

в)Кем? _____________ дүрт_________исем

г) Нәрсә? _____________белү _________сан

д)Нишләү?____________намуслы______исем

е)Ничә? _____________җырлый ______исем фигыль

    1. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

____________ без яңа тема үттек .Галия Нуровна аңлатканда , Камил аңа күп

төрле сораулар _____________. Камил -бик башлы _________________. Кайберәү-

ләр аны шуның өчен дә _______________ . Ә мин Камилне ______________

булганы өчен __________________.

Сүзләр :

  1. хөрмәт итәм , 2) бүген ,3) яратмый, 4) яхшы дус, 5) бирде, 6) малай.

Билет №16

  1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.

  2. Габдулла Тукай турындагы текстны тәрҗемә ит.

3. Биремнәрне үтәгез.

(2)

Яз. Кояшлы көн ... Казанда ел саен апрель ахырында шигырь бәйрәме үткәрелә. Ул Тукайның туган көнендә уздырыла. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, җырлар җырлана.

Тукай яшәгән Кырлай авылында да бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үтәләр. Бу авыл Казаннан алтмыш чакрым чамасы ераклыкта урнашкан, һәм ул Арча районына керә.

Габдулла Тукай Кушлавыч авылында туа. Әмма, кызганыч, яшьли әтисез һәм әнисез кала. Шуннан соң төрле кешеләрдә яши. Кечкенә Габдулла, ниһаять, Кырлайда яши башлый. Монда аның тормышы бәхетле була. Шушы матур авылда ул укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәмнәренә йөри. Бу авылда һәрнәрсә Тукайны хәтерли кебек .... Бер сукмак музейга алып килә.

Музей 1976 нчы елда ачылган. Бу ике катлы мәһабәт агач йорт ерактан күренеп тора, ә аның янында Тукай һәйкәле урнашкан.

3.

  1. Сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә булырга тиеш ?Дөрес вариантны табыгыз.

  1. Рамилә а)6,2,1,3,5,4,7

  2. Икенче б)7,1,2,5,3,4,6

  3. Күчереп в) 2,7,4,1,5,3,6

  4. Фәрит

  5. Янына

  6. Утырды

  7. Көнне

2.Сүзләрне язып бетерегез, тәрҗемәләрен күрсәтегез .

Нишләүче? Кем?

а)телләрне өйрән _______ __укыту _________ ___ воспитатель

б)балаларны укыт _______ ________ язу __________ ________ историк

в) хикәя яз ________ ________ тарих ___________ ________ писатель

г) тарихны өйрән ___ ________ тел ____________ ________ языковед

д)балаларны тәрбиялә ___ _______ тәрбия____________ _________ учитель

3. Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.

“Сәләт” лагере – балаларның зур _____________ дәүләте ул. Монда фәннәр буенча

олимпиадаларда__________ , конкурсларда _______________ акыллы һәм сәләтле бала-

лар ял итә. Алар төрле _____________ өйрәнәләр . Кызыклы ____________ белән шө-

гыльләнәләр . Һәр бала татарча _____________ белергә тиеш. Лагерьда ял итүчеләр та-

тар телендә генә _______________.

Сүзләр: 1) катнашучы, 2) һөнәрләргә, 3) фәннәр, 4) сөйләшә, 5) җиңүче, 6) аралашалар,

  1. мөстәкыйль.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]