Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Яшь йөрәкләр.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
126 Кб
Скачать
☆

2.1. Г.Ибраһимов әсәрләрендә геройның эчке дөньясын бирү алымы буларак монологлар

«Яшь йөрәкләр»‒ Г.Ибраһимовның иҗат методы, нигездә, романтизм принципларында торган хәлдә, реалистик сурәтләү алымнары белән баюын күрсәткән әсәр. Язучының «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәяләрендә чагылган романтизмы монда дәвам итсә дә, җитди үзгәрешләргә дучар була. Бу үзгәрешләр иҗат методында гаять әһәмиятле булган характер мәсьәләсендә, образларны иҗат итүдә кулланылган сәнгатьчәлек алымнарында ачык чагыла.

Ул хикәяләрдә романтик шәхеснең эчке кичерешләре, рухи дөньясы озын бер монолог аркылы ачыла иде. Геройларның эчке кичерешләрен ачуда, аларның рухи дөньясын сурәтләүдә «Яшь йөрәкләр» дә дә эчке монологның роле зур. Әмма романда геройларның чын тормышына, үзара мөнәсәбәтләренә дә зур урын бирелгән, аларның характер сыйфатлары табигыйлыкка якын вакыйгалар аша ачылган.

Бу хәл язучыны образлар иҗат итүдә яңа алымнар эзләүгә китергән, «Яшь йөрәкләр» дә баштагы хикәяләрдә очрамаган портрет һәм һәртөрле психологик анализ алымнары барлыкка килә. Әсәрдә геройлар яшәгән мохитне, социаль шартларны сурәтләүгә шактый зур урын бирелә. Язучы төп образларны иҗат иткәндә типик һәм шәхси сыйфатларның берлегенә ирешергә тырыша. Кыскасы, «Яшь йөрәкләр» романында романтизм иҗат методы өстенлек итсә дә, ул реализмга хас сурәтләү чаралары белән нык аралаша.

«Яшь йөрәкләр» ‒ жанры ягыннан психологик роман. Анда иҗтимагый әһәмиятле мәсьәлә геройларның тирән, психологик кичерешләре аша сурәтләнгән. Әдипнең роман жанрына мөрәҗәгать итүе, бердән, XX гасыр башында матур әдәбият алдында торган бурычларның артуы белән аңлатылса, икенчедән, моңа Ибраһимовның әдәби осталыгы үсүе дә сәбәп булды. Язучының сурәтләү чараларына килгәндә исә әсәрдә иң зур урынны геройлар һәм алар катнашкан вакыйгалар хаккында авторның үз сөйләме алып тора.

Геройларның эчке дөньясын, аларның психологик кичерешләрен ачуда эчке монологның – күңел монологының роле зур. Бу әдәби алым романда барыннан да бигрәк Зыя белән Мәрьям образларын иҗат итүдә кулланыла. Бу табигый да. Чөнки алар ‒ хис кешеләре, рухи кичерешләр белән яши торган шәхесләр. Шуның өстенә алар – әсәрнең идея-эстетик мәгънәсен гәүдәләндергән үзәк образлар да. Аларның уйлары һәм тойгылары аша еш кына авторның үзенең идеаллары әйтелә.

Ибраһимов геройлары аеруча авыр хәлләргә калаган, җитди сынаулар алдына куелган вакытта күңел монологына мөрәҗәгать итүчән булалар. Андый чакта аларның психологиясе, эчке дөньясы гадәттәгечә караганда тулырак, тирәнрәк ачыла. Ә тискәре образларны характерлау өчен әдип күңел монологын сирәк куллана. Фәхри образын иҗат итүдә ул, мәсәлән, бөтенләй юк. Аның эчке дөньясы күрсәтелми. Бугеройны рухи тормыштан мәхрүм итүдә үк авторның тәнкыйтьләве, кире кагуы сизелә.

Әсәрдә геройларның характерларын, эчке дөньясын ачуда уңышлы кулланылган чараларның тагын берсе – төш. Г. Ибраһимов аны геройларның билгеле бер психологик хәлен тирәнрәк күрсәтү өчен файдалана. Алар кешенең тормышында яңа гына булып үткән бер вакыйганы, шул вакыйганың герой психологиясенә ясаган тәэсирен аңлаталар. Төшләр еш кына геройларның зур сынау, хәлиткеч вакыйга алдыннан булган эчке кичерешләрен күрсәтәләр. Мондый очракта алар геройның рухи дөньясын ачып кына калмыйлар, алдагы вакыйгаларның нинди юнәлештә булачагын да хәбәр итәләр.

Әсәр Мәрьямнең төш күрүе белән башланып китә. Анда романда сурәтләнәчәк вакыйгаларга алдан ук ишарә ясала. Бу алымны А.С. Пушкин әсәрләрендә («Евгений Онегин» да Татьяна, «Борис Годунов» та Григорий төшләре) очратырга мөмкин. Аеруча, «Капитан кызы» романының башында ук, Гриневның буран көнне күргән төшеннән Гринев белән Пугачев арасында нинди мөнәсәбәт урнашачагын алдан ук сизәсең. Л.Н.Толстойның «Анна Каренина» сында Аннаның беренче төшендә дә шулай ук героиняның язмышына ишарә ясала. «Яшь йөрәкләр» дәге Мәрьям төше дә шундый вазифаны үти.

Ниһаять, геройларның эчке дөньясын ачуда пейзажның роле зур. Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр» дә табигать күренешләренең гүзәл тасвирларын бирде. Алар авторга геройларның күңелендә теге яки бу халәтне тудыруга хезмәт итә. Әсәрдә пейзаж геройларның кичерешләренә янәшә яки капма-каршы куеп сурәтләнә. Һәр ике очракта да ул аларның эчке дөньясын тирәнрәк ачарга ярдәм итә.

Г. Ибраһимов әсәрләрендә табигать тасвирлары баш геройларның язмышына һәм әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга язучы тарафыннан бирелгән әхлакый-фәлсәфи шәрехләү рәвешендә дә килергә мөмкин. Мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» нең эпилогындагы пейзаж. Биредә табигать күреншләре Зыяның туганнары һәм дусларының эчке кичерешләре, авторның үз фәлсәфи уйланулары белән аралаштырып сурәтләнгән. Ул Зыя кебек сәләтле шәхесләрне һәлакәткә дучар иткән тормыштан ризасызлыкны чагылдыра. Бу пейзажда шул чорның социаль тәртипләренә читләтелгән протест яңгырый.

Язучы бу романы белән татар әдәбиятында психологик анализ чараларының күп кенә төрләренә (күңел монологы, төшләр, монолог-хат, психологик портрет, лирик пейзаж һ.б.) тулы хокук бирде. «Яшь йөрәкләр» милли әдәбиятта романтизмның күп кенә уңай сыйфатларын урнаштырды. Ул татар прозасының, дидактизмнан һәм примитивлыктан арына барып, прогрессив романтизм элементларын үзләштергән хәлдә, чын реализмга юл алуын раслады. Г. Ибраһимов тәнкыйди реализм дип аталган иҗат методын романтизмның сурәтләү чаралары белән баетты.

«Яшь йөрәкләр» романы татар прозасының эстетик тәэсир итү көче артуына, сурәтләү чараларының баюына һәм камилләшүенә ярдәм итте. Ибраһимовның бу чор иҗатында чагылган прогрессив романтизм һәм реализм элементлары язучының киләчәктә реализм юлыннан үсүенә ныклы җирлек хәзерләделәр.