- •1.1.Г. Ибраһимовның тормыш юлы
- •2.1. Г.Ибраһимов әсәрләрендә геройның эчке дөньясын бирү алымы буларак монологлар
- •2.2. “Казакъ кызы” романына лингвистик анализ
- •1.Гомуми күзәтү, тарихи-мәдәни экскурс ясау.
- •2.Ономастик элементлар.
- •3. Синонимнар кулланышы
- •4.Антонимнар кулланышы
- •5.Фразеологизмнар кулланылышы
- •4. Синтаксик үзенчәлекләр
- •5.Пунктацион үзенчәлекләр
- •3.Морфологик үзенчәлекләр
- •Кулланылган әдәбият исемлеге
3.Морфологик үзенчәлекләр
Әдәби текстны тикшергәндә аның морфологик төзелеш үзенчәлекләренә тукталып узу бик мөһим, чөнки шулар аша авторның фикерләрен җиткерү рәвеше аныклана һәм укучының кабул итеп алу мөмкинлекләре ачыла. Тиңдәш кисәкләрне еш очратырга була.
Исем, фигыль, сыйфат, рәвеш, алмышлык сүз төркемнәре бик актив кулланыла, бигрәк тә парлы сүзләр еш кулланыла: болар меңләгән җылкылары, яхшы нәсел дөяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларьнда ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде.
Мәгәр «канымыз Чиңгиздән* килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар.
Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, бата кылырга* дип илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җәфасыннан зарланып, әңгәмә ачылды.
Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар.
Яңадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса – качарга, яшеренергә тиеш булалар.
Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр.
4. Синтаксик үзенчәлекләр
Галимҗан Ибраһимовның төп максаты – матур, шул ук вакытта җиңел сурәт тудыру. Шуңа нисбәтле, әлеге өзектән күренгәнчә, ул гади җөмләләргә ешрак мөрәҗәгать итә, казак халкының сүзгә тапкырлыгын, сөйләү осталыклары, сүзләрен, фикерләрен турыдан-туры, ачыктан-ачык әйтмичә, метафоралар, үзенчәлекле сөйләүләрен, фикерләрен озакка сузулары турында оста итеп күрсәтә:
– Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Әгәр бу дөрес булса, җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр, – диде.
Бу сүз күңелдәге теләкне хәбәр рәвешендә сөйләп, димчелек кылу иде. Чалның* тапкырлы кинаясе мәҗлеснең хушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә* моны куәтләп алды:
– Найманнар белән дүрткаралар һәр ике йортның мазасын китәрәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! – диде.
5.Пунктацион үзенчәлекләр
Әдипнең таланты, тоемлау мөмкинлекләре шулай ук аның тыныш билгеләрне ничек куллануында күренә. Текстның тормыш-көнкүрешне тасвирлау өзегендә күбесенчә хикәяләү җөмләләр кулланыла.
ЙОМГАК
Галимҗан Ибраһимов мирасының иң күп һәм яхшы өлеше үзен аямыйча халыкка хезмәт итү максатына багышланган. Аның иҗат байлыгыннан татар совет әдәбиятының дистәләгән беренче яшь талантлары үрнәк алдылар, әдәби осталыкка өйрәнделәр. Ш. Госман, А. Шамов, К. Нәҗми, Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хөсни һәм башка язучыларның хикәячелек жанрындагы осталыгы, стиле һәм теле формалашуын Ибраһимов мирасыннан аерып карау бик кыен. Татар әдәби теленең бай, халыкчан катлауларын күтәрүе, әдәби осталыкның серен һәм художник булуның төп максатын армас-талмас эзләнүләр аша табып, барлык каләм көчен реализмга багышлавы, чынбарлыкны дәртләнеп сурәтләве, сәнгатьнең югары, якты теләкләргә хезмәт итәргә тиешлеген яклавы белән, Галимҗан Ибраһимов татар әдәбияты вәкилләренең югалмас исемнәре арасында хаклы рәвештә калачак.
Г. Ибраһимовның совет чоры мирасының мөһим өлешен тәнкыйть һәм әдәбият фәненә караган хезмәтләре тәшкил итә. Болар инде күпмедер өйрәнелгән, шул ук вакытта бу өлкәдә тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеге дә сизелә. Бердән, әлеге мирасны, "ак тап"ларны бетереп, тулырак күзаллыйсы бар. Икенчедән, Ибраһимовның бу чордагы тәнкыйди һәм фәнни карашларын объективрак өйрәнү дә сорала. Аларда, бигрәк тә әдәбият тарихына мөнәсәбәттә без әле һаман да искә алып бетермәгән, әмма фәнни яктан әһәмиятле фикерләрдән тыш заман идеологиясенә генә бәйлеләре, ягъни фәннилектән читтә торганнары да очрый.
Г. Ибраһимов ‒ киң колачлы язучы. Аның бу сыйфаты әдәби-гыйльми иҗатында һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегендә бик ачык күренә. Г. Ибраһимов иҗаты бер Татарстанда гына түгел, башка халыклар арасында дә мәхәббәт казанды. Аның әсәрләре рус, украин, азербайҗан, башкорт, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш һ.б. телләргә тәрҗемә ителделәр. Аларны бик күп милләт кешеләре укыйлар, яраталар.
