Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Яшь йөрәкләр.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
126 Кб
Скачать
☆

2.Ономастик элементлар.

Антропонимнар: Чиңгиз, Тынычбай, Биремҗан әкә, Сарсымбай, Карлыгач, Калтай. Топонимнар: Сары-Арка

3. Синонимнар кулланышы

Галимҗан Ибраһимов художестволы сурәтләүгә матур үрнәкләр тәкъдим итә. Мондый төр текстлар гадәттә синонимнарга бай булалар, әлеге өзек тә искәрмә түгел. Беренчедән, биредә саф (абсолют) синонимнар табыла:

үләң – җыр әйтеп, казак җирендә яшәгән татарлар, казак сүзенең тәрҗемәсен бирү

...әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса – качарга, яшеренергә тиеш булалар.

Градация

Кымызның мул чагы, туктыларның* симез заманы – мәгънәне көчәйтү, бер үк сүзне ике тапкыр кабатламау ролен уйный.

ямьле – гаҗәеп аяз, матур – сөйкемле – җазибәле, акрын – тыныч, буй – сын; контекстуаль синонимнар ешрак очрый: мәҗлес халкы – әфәнделәр – господа, берсен – әүвәлгесен, кич – төн, якты – җылы – тыныч – хуш исле, вәкарь – тынычлык, күзләрем – күңелем – йөрәгем, кыскарак – йомрырак (буйлы), якты – нурлы; синтаксик синонимнар: күңелне кытыклау – ашкындыру, батырчылык җитми – көч юк, килешмәс – яхшы булмас, нур чәчеп тора – елмая, янга килү – (бер-беремезгә) каршы килешү.

Синонимнарны әдәби текстка кертеп җибәрү ике яклы күренеш, бер яктан караганда, алар телне, сурәтләү чараларын гаҗәеп баеталар һәм төрләндерәләр, икенче яктан, аның бер шартның үтәлүе мөһим – синонимнар урынлы булырга һәм әсәр тукымасында органик рәвештә урнашырга тиеш. Автор боларга ирешә, шуңа нисбәтле әсәрнең теле соклангыч матур һәм килешле. Контекстуаль синонимнар: ...меңләгән җылкылары, яхшы нәсел дөяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларьнда ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде.

Анафораны да күзәтергә була:

Шул далада, шул шатлыклы күченүләр...

...төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр.

4.Антонимнар кулланышы

Теләсә нинди матур әдәбият үрнәгендә антонимнар бик әһәмиятле урын тоталар, чөнки алар ярдәмендә образлы сурәтләү палитрасы тудырыла, язучы төрле төсләр белән бирелгән картиналарны хәтта ике сүз белән ясап бирә ала – антонимнар аша, чөнки алар бер үк күренешнең ике чиген билгелиләр, әлеге чикләр арасында нинди тирәнлектәге образ барлыкка киләчәге инде укучыдан, кабул итүчедән тора.

Саф антонимнар:

Яше – карты,

бүз баласы – сылу кызлары

кияү – калымлык

Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар

Әсәр теле бик үтемле, югары дәрәҗәдә иҗат ителгән, һәм монда фразеологик берәмлекләр керткән өлеш тә зур. Болардан:

5.Фразеологизмнар кулланылышы

Әсәр теле бик үтемле, югары дәрәҗәдә иҗат ителгән, һәм монда фразеологик берәмлекләр керткән өлеш тә зур. Болардан: тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде.;әңгәмә ачылды, сүз сүзне тартты,җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр, димчелек кылу, куәтләп алу, мазасын китәрәләр,дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр

Башка сүзгә урын калмаган иде инде; куенга сыймады,сүз куештылар,кул бирештеләр

Эпитетлар: Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде.

Сары-Арканың киң далаларьнда ак тирмәләр корып,

Чалның* тапкырлы кинаясе мәҗлеснең хушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә* моны куәтләп алды:

Кымызның мул чагы, туктыларның* симез заманы, йөгерекләрнең дә дер кайнап йөрәк суккан вакытлары иде.

Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң*, җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.

Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара*, дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр.

Яңадан-яңа җәйләүләргә күчәләр.

Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр.

Яшүсмер Калтай бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде...

Метафоралар һәм чагыштырулар:

Чалның* тапкырлы кинаясе мәҗлеснең хушына китте.

сүз сүзне тартты, картларның берсе, камчысын уйната биреп, әйтә салды:

җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр, – диде.

сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! – диде.

Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның* симез заманы, йөгерекләрнең дә дер кайнап йөрәк суккан вакытлары иде.

... ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.

Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле.