Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Яшь йөрәкләр.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
126 Кб
Скачать
☆

1.Гомуми күзәтү, тарихи-мәдәни экскурс ясау.

Иң әүвәл, шушы текстны һәм өзекне сайлап алуның сәбәбен ачыклап китәбез. Галимҗан Ибраһимов иҗатының бай булуын, татар телен генә түгел, казак телен дә яхшы белүен ассызыклап, программада бирелгән “Казак кызы” романыннан тыш башка әсәрләр барлыгын искәртеп үтү зарури, алар арасында "Кызыл чәчәкләр", "Тирән тамырлар" романнары, “Алмачуар” һәм "Яңа кешеләр" повестьләре лаеклы урын тота һәм ул үзенең сәнгатьчә осталык белән язылуы һәм югары дәрәҗәдә эшләнелгән булуы белән үзенә тарта. Галимҗан Ибраһимовка яшь чагында Кустанай белән Төньяк Казахстанда укытучы булып эшләргә туры килде, шуңа күрә ул казак телен дә, гореф-гадәтләрен дә бик яхшы белә иде. Сыйнфый көрәш һәм әхлак, колониаль изү, дуслык һәм милләт бердәмлеге мәсьәләләрен күтәрүе; кеше һәм табигать мөнәсәбәте; натуралистик сурәтләрдә ачлык фаҗигасен тасвирлау; үткән тарих һәм яңа хакимияткә мөнәсәбәт; хатын-кыз язмышын, милли азатлык мәсьәләсен милли җирлектә ачу – барлык Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә хас әйбер. Аның иҗаты традицион реализмга нигезләнә, романтизм элементлары да күзәтелә.

Икенчедән, “Казак кызы” романының жанры эпик төргә карый; кешеләр язмышы хикәяләп бирелә, характерлар формалашу процессы өзлекле күрсәтелә; берничә сюжет сызыгы бар; чагыштырмача зур күләмле әсәр. Әлеге текстта бәян ителгән вакыйга-күренешләрнең ХХ гасыр башына караганын искәртү кирәк, ул чор өчен хас булган казакларның гореф-гадәтләрен, тормышларын, көн-күрешләрен сурәтли, колониаль изүне дә читләтеп үтми.

Филологик анализның күп элементлы һәм төгәл булу сәбәпле без өйрәнелә-тикшерелә торган текстның күләмен чикләргә тиеш булдык, шулай да әлеге өзек мәгънәви яктан бөтен (ягъни башлам, төп һәм бетем өлешләре бар). Биредә текст эчендә текст формасы урын ала, чөнки мәҗлес күренеше, андагы уен-көлке, кымыз эчү генә түгел, чаян, тапкыр сүз көрәштерү дә казак кабиләләренә хас. Казакъның күп адәмле ике ыруг Кара-айгыр һәм Сарман (чаллары) картларының эңгәмәсе бирелә. Шул кабиләләренең карты сүз башлап әйткәне һәм аның сүзе башкаларга хуш килгәне әсәр структурасын катлауландыра һәм тулыландыра.

Карала торган текстның мәгънәви-семантик кыры түбәндәге сүзләр белән белдерелә: Биремҗан аксакал – ил карты безнең алган өзектә бер мәртәбә табыла, ул күңеленә хуш килгән тапкырлы кинаяле (чалның) картның сүзләрен хуплый. Алар текстның үзәген тәшкил итәләр.

Сүзләрнең килеп чыгышы, этимологиясе

Текстның төп лексикасын төрки-татар чыгышлы сүзләр тәшкил итә, шулай да алынмалар табыла, аларның күбесе казак чыгышлы айгыр – ата җенесле ат атамасы, җылкы ана җенесле ат атамасы, куйлар татарча сарыклар,

бата кылырга – елын үткәрергә, чал – карт кеше, әкә – , өлкән яштәге кешегә әйтелә торган сүз, ага; кабиләләренең атамалары: найманнар, кара-айгырлар, сарманнар, дүрткаралар; маза – борчылу; куен – күңел, тукты – яш сарык бәрәне, үләң – җыр, кара – эре баш мал, җегет – егет (16; күп булу сәбәпле аларның мәгънәсен күрсәттек), өзектә башка телдәге сүзләр күзәтелмәде. Безнең фикеребезчә, аерым бер сүзләрнең фонетик тышчасына игътибар итәргә зарури: җылкы (елкы), җегет (егет). Болар – казак телендәге әйтелешен күрсәтә,

мондый очракта укытучы укучыларга мондый сүзләрнең үзенчәлекләрен аңлатып китәргә тиеш.