- •Татар халык табышмаклары Яр Чаллы "Идел-йорт" нәшрияты
- •I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
- •II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары
- •III бүлек. Үсемлекләр, куаклар, агачлар
- •IV бүлек. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары
- •V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш
- •VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
- •VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары
- •VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары
- •IX бүлек. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар
- •X бүлек. Арифметик табышмаклар
- •XI бүлек. Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак
- •1. Табышмакларның халык педагогиясендә тоткан урыны.
- •2. Табышмакларның күңел ачу һәм эстетик зәвык бирү ягыннан әһәмияте.
- •3. Тел ягыннан әһәмияте.
- •4. Зиһен тизлеген һәм игътибарны үстерүе.
- •5. Этнографик әһәмияте...
- •6. Тарихи әһәмияте.
- •7. Табышмакның акыл-белем табу юлы булуы, логик фикерләүне үстерү ягыннан әһәмияте.
II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары
* Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш)
* Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була. (Кояш)
* Лампа түгел − яктырта, Мич түгел − җылыта. (Кояш)
* Тау башында җәүһәр таш, Аңа туры караган кешенең күзе яшь, Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь. (Кояш)
* Егет егетлеген итә, Елмаеп боз эретә. (Кояш)
* Зур палас, Төбендә − йомры калач. (Күк, ай)
* Нәрсә төнне яктырта, Нәрсә яна − яндырмый? (Кояш, ай)
* Иртән чыга, Кичен югала, Аның урынына Энесе кала. (Кояш, ай)
* Алтын китте, көмеш килде. (Кояш, ай)
* Өй өстеңдә ярты күмәч. (Ай)
* Үзе урак, үзенең теше юк. (Ай)
* Өй артында − ак калач. (Ай)
* Төнлә калка, көндез ята. (Ай)
* Мич тулы пәрәмәч, Уртасында − бер калач. (Ай, йолдызлар)
* Мең шырпыга бер лампа. (Ай)
* Ярты телем ипи Бөтен дөньяга җиткән. (Ай)
* Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай, йолдызлар)
* Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы. (Кояш, ай һәм йолдызлар)
* Атамның бер туны бар. Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, Санап булмый. (Күк һәм йолдызлар)
* Кич булганда күренер, Таң булдымы − күмелер. (Йолдыз)
* Актыр үзе, югары, Җем-җем итеп ул тора; Бүген таңда килмәсәң. Китәмен дип утыра. (Йолдыз)
* Өй түбәмдә − җиз кадак. (Йолдыз)
* Үзе ялтырый, үзе калтырый. (Йолдыз)
* Ай белән килә, Көн белән китә, Алтын башлы, Көмеш чәчле, Мең дә бер йәшле. (Йолдыз)
* Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар)
* Күл тулы алтын балык. (Йолдызлар)
* Өй башында − җиз иләк. (Йолдызлар)
* Төнлә баксам, күк тулган, Иртән баксам, юк булган. (Йолдызлар)
* Атайдан калган зур коштабак, Коштабак тулы җиз кадак. (Йолдызлар)
* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми, Алыйм дисәм, буем җитми. (Йолдызлар)
* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (Болыт, җир, үлән)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)
* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (Суык)
* Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый. (Суык)
* Үзе шушында, үзе беленми; Тынга беленә, күзгә күренми. (Һава)
* Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)
* Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр. (Төтен)
* Мич эчендә кара мәче. (Төтен)
* Алтын капка ябыла, Көмеш капка ачыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кеше терелә. (Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора)
* Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым. (Йолдыз атылу)
* Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере)
* Урманда урынсыз, Кырда койрыксыз. (Җил)
* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага. (Җил)
* Аягы юк, кулы юк, Сөйләшергә теле юк, Кояш кебек нуры юк, Күрергә күзе юк, Һич җитмәгән җире юк. (Җил)
* Үзе ямьсез ыжгыра, Кар буранын туздыра. (Буран)
* Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды. (Буран)
* Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра. (Буран)
* У-у, улыйдыр, Йоннан бура бурыйдыр, Койма белән урыйдыр. (Буран)
* Кышын ята таштай, Язын чаба аттай. (Боз)
* Көзен туа, язын үлә. (Боз)
* Утта янмый, Суда батмый. (Боз)
* Тышка куйдым − таш булды, Өйгә керттем − су булды. Инде нихәл итәем, Утка куйсам − бу булды. (Боз)
* Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык. (Кар)
* Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була. (Кар)
* Элек үзе судан туды, Хәзер үзе су тудыра; Ак мамык кебек, Ялтырый алмаз кебек. (Кар)
* Ак ябалак ак киезгә ятыр. (Кар)
* Мамык түшәгем Җиргә түшәдем. (Кар)
* Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык. (Кар)
* Канатсыз оча, Аяксыз чаба. Тышта өелә, Өйдә җәелә. (Кар)
* Ятты-ятты да елгага карап чапты. (Кар)
* Суык булса тик ята, Һичбер сүз дәшми, Каты салкын кышларда да Сабыр итә. Яз башында көн җылынгач Йөгерә башлый, Бик эсседә канатлана, Очып китә. (Кар)
* Чит-чите − таллык, Уртасы − сазлык; Керсәң − батарсың, Чыгалмый ятарсың. (Күл)
* Башы тауда, аягы диңгездә. (Елга)
* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар. (Яңгыр)
* Күктән килде, җиргә китте. (Яңгыр)
* Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла. (Яшен, яңгыр)
* Атамның бер туны бар, − Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, − Санап булмый. (Күк һәм йолдызлар)
* Зур палас төбеңдә йомры калач. (Күк һәм ай)
* Төнлә баксам − күк тулган, Иртән баксам − юк булган. (Йолдызлар)
* Мең тәңкә, уртасында бер тәңкә. (Ай һәм йолдызлар)
* Елмый агай елмаеп боз эретә. (Кояш)
* Шундый зур − бөтен җирне әйләндереп ала, Шундый кечкенә − иң кечкенә ярыкка да сыя. (Җил-давыл)
* Үзе күренми, үзе сызгыра, Үзе бар нәрсәне пыр туздыра. (Җил-давыл)
* Тәрәзәдән сыя, − Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, − Салып бикләп булмый. (Кояш нуры)
* Өй артында озын агай Энә белән кое казый. (Тамчы)
* Үзе туңа, өйгә керми, Үзе җылый да җылый. (Тамчы)
* Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
* Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый. (Кәрнизгә каткан боз сөнгесе)
* Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана. (Боз сөнгесе)
* Тәнсез тора, телсез сөйләшә, Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә. (Кайтаваз)
* Сөйләгәнне үзеңә кайтара. Ул нәрсә? (Яңгыравык, кайтаваз)
* Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү)
* Ала-сыер ятып кала, Ак сыер торып китә. (Яз)
* Ак сыер − торыйк, ди, Кара сыер − ятыйк, ди. (Яз көне кар белән җир)
* Кигән киеменең бизәге Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй)
* Аты юк, тәртәсе юк, Көне-төне бара, юлы кала. (Елга, чишмә)
* Аты бара, тәртәсе кала. (Елга белән яр)
* Уты юк, төтене бар. (Томан)
* Көн туганчы көн итә, Үлән башын су итә. (Томан)
* Тау куенында анасы, Чыгып кача баласы. (Чишмә)
* Төнлә тәрәзәсе бикләнә, Көндез ачыла. (Бәке)
* Сыр-сыр сыргалан, Уртасында бер табак. (Бәке)
* Торналар торып китте, Агыйдел агып калды. (Боз китү, елга ачылу)
* Кара куйның тиресен әйләндереп капладым. (Игенчелек)
* Диңгез түгел − дулкынлана. (Иген кыры)
