Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Нәкый Исәнбәт - Татар халык табышмаклары.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
298 Кб
Скачать
☆

V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш

* Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар. (Суган)

* Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе. (Суган)

* Кечкенә генә сары карт,- Кигән туны тугыз кат. (Суган)

* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

* Бер кисмәктә мең егет. (Кыяр)

* Тәрәзәсе юк, ишеге юк, Эче тулы халык. (Кыяр)

* Кечкенә генә йорт, Эче тулы корт. (Кыяр)

* Ишеге-тәрәзәсе юк, Өй эче тулы кунаклар. (Кыяр)

* Җир астында алтын казык. (Кишер)

* Кызыл кызы җир эчендә, Чәчләре җир өстендә. (Кишер)

* Үзе кызыл, үзе буямаган. (Кишер)

* Кызыл кызы җир өстендә, Чәчләре җир өстендә. (Кишер)

* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек, Башы − җирдә, койрыгы − коймада. (Кабак)

* Бер күтәрәм йорт, Эче тулы яссы корт. (Кабак)

* Келәте бар, малы юк, Баласының саны юк. (Кабак)

* Эсселәгән саен, Кат-кат тун кия. (Кәбестә)

* Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

* Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән. (Кәбестә)

* Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)

* Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле. (Карбыз)

* Яшел сарай эчеңдә Кызыл бояр утыра. (Карбыз)

* Үзе кып-кызыл, Күлмәге ям-яшел. (Карбыз)

* Җир астында җиз бүкән, − Ул ни икән? (Бәрәңге)

* Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

* Төбе алмалы, Башы чалмалы. (Бәрәңге)

* Җир астында җиз бүкән. (Торма)

* Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт. (Помидор)

* Түгәрәк − ай түгел, Сары − май түгел, Койрыгы бар − тычкан түгел. (Шалкан)

* Җир астында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

* Гәүдәсе бар − җаны юк, Үзе эшләпә кигән − башы юк. (Гөмбә)

* Бикле келәт эчендә кара ком. (Мәк)

* Бер ботак, Бер ботакта бер мең борчак. (Мәк)

* Таяк, Таяк өстендә маяк; Маяк өстендә кибет, Кибет эчендә дүрт мең егет. (Мәк)

VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош

* Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Сарыклар эзли. (Бүре)

* Асрамый да умарта, Балны бик-бик ярата. Кышын сөя йокыны, Язгача тормый ята. (Аю)

* Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. (Аю)

* Урманнан чыгар, корсак асты чуар; Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. (Төлке)

* Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

* Әдэпле генә кодача Тавыкларны ярата. (Төлке)

* Бер йомгакта мең энә, Сиңа тими, син тимә. (Керпе)

* Яланда энәле йомгак ятыр. (Керпе)

* Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми. (Керпе)

* Өстенә шау энәле күлмәк кия, Шулай да аны әнисе "йомшагым" дип сөя. (Керпе)

* Йомры-йомры туп кебек, Бөтен тәне шырт кебек. (Керпе)

* Бәләкәй генә карчык, Тәне тулы шырпы. (Керпе)

* Әлем, әлем, әлем күк, Бөгәрләнгән мәче күк; Аны кеше тоталмый, Тәпиләрен күралмый. (Керпе)

* Җиз камчысын тотып булмый, Җиз атына утырып булмый. (Елан һәм бүре)

* Әнә бара хан, Авызы-борыны кан. (Бүре)

* Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. (Куян)

* Урманнан чыгар, үзе чабар. (Куян)

* Әйтим бер йомак: Җәен соры, кышын ак, Төймә койрык, шеш колак. (Куян)

* Аягын-башын яшерә Таш күлмәге эченә. (Ташбака)

* Озын эчәк, Бер очы төенчек. (Елан)

* Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз. (Кош)

* Төнлә йөрергә ярата, Көндез йөрми, йокыга ята. (Ярканат)

* Ияре дә, дугасы да үзендә. (Дөя)

* Чылт-чылт күзле, Адәм төсле йөзле, Үчекләшер үзе, Ходайның боерыгы, Бардыр койрыгы. (Маймыл)

* Җәй буе акыл сата, Кышын боз булып ката. (Бака)

* Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңрата. (Тиен)

* Җир астында җирән атым, Яр астында бурлы атым. (Тычкан, балык)

* Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка. (Тычкан)

* Кечкенә генә йомры шар, Аннан явыз нәрсә бар? (Тычкан)

* Эргәдәдер өйләре, Бал-май ашар үзләре, Елт-елт итәр күзләре. (Тычкан)

* Койрыгы бар − бутый алмый, Аягы бар − йөри алмый. (Ярканат)

* Канаты бар − очмыйдыр, Күккә карамыйдыр, Аяклары юк − йөридер, Җирдә тормыйдыр, Кешеләрне белмидер. (Балык)

* Канаты бар − очалмый, Күккә таба карамый, Йолдызларны да санамый, Коры җирдә торалмый. (Балык)

* Башы бар, чәче юк, Күзе бар, кашы юк. Авызы бар, теле юк. Гәүдәсе бар, муены юк, Суыкта туңмый, Эсседә көйми, Аягы юк, үзе йөри. (Балык)

* Яр астыннан яу уза, − Кылычлы да мылтыклы. (Балык)

* Урманнан чыгар, Койрык асты чуар, Түше белән шуар, Кеше күрсә − куар, Алты аяклы, Алтын сыртлы. (Елан)