- •Татар халык табышмаклары Яр Чаллы "Идел-йорт" нәшрияты
- •I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
- •II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары
- •III бүлек. Үсемлекләр, куаклар, агачлар
- •IV бүлек. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары
- •V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш
- •VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
- •VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары
- •VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары
- •IX бүлек. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар
- •X бүлек. Арифметик табышмаклар
- •XI бүлек. Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак
- •1. Табышмакларның халык педагогиясендә тоткан урыны.
- •2. Табышмакларның күңел ачу һәм эстетик зәвык бирү ягыннан әһәмияте.
- •3. Тел ягыннан әһәмияте.
- •4. Зиһен тизлеген һәм игътибарны үстерүе.
- •5. Этнографик әһәмияте...
- •6. Тарихи әһәмияте.
- •7. Табышмакның акыл-белем табу юлы булуы, логик фикерләүне үстерү ягыннан әһәмияте.
VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары
* Зур мичкә. Зур мичкә өстендә кечкенә мичкә, Кечкенә мичкә өстендә кара урман. (Кеше гәүдәсе)
* Бер бүкәндә җиде тишек. (Баш)
* Кары күренмәгән кара урман. (Чәч)
* Ике агай суга бара, Берсен берсе уза бара. (Аяклар)
* Өй түбәсендә чаңгы юлы. (Чәч юлы)
* Кечкенә генә сарай, Эчендә бии утыз ике малай. (Авыз һәм тешләр)
* "Ач!" − дисәң, ачыла, "Яп!" − дисәң, ябыла. (Авыз, иреннәр)
* Кечкенә генә җилкапка, Ачыла да ябыла. (Авыз, иреннәр)
* "Ти", − дисәң, тими, "Тимә", − дисәң, тия. (Авыз, иреннәр)
* Кечкенә генә мич астында кызыл ут яна. (Авыз һәм тел)
* Оясыннан чыгып өрә дә кереп кача. (Авыз, тел)
* Үзе сөяксез, Сөйләгән сүзе хисапсыз. (Тел)
* Сөйдергән дә шул, Биздергән дә шул, Иң татлы да шул. Иң ачы да шул. (Гел)
* Ике туган игез, Икесе дә тигез. (Ике кул)
* Ике учымда ун бала. (Ике кулдагы бармаклар)
* Ике ананың ун баласы, Бар да бер исемле. (Ике кул, бармаклар)
* Бер ананың биш баласы, Кайсын тешләсәң, шунсы авырта. (Кул һәм бармаклар)
* Багана башында биш такыя. (Кул, бармаклар)
* Биш туган бергә яши, Берсеннән-берсе кечерәк. (Бармаклар)
* Без − ун агай, Уныбызга бер исем. (Ике кулдагы бармаклар)
* Өй эчендә биш бала, Билгесендә биш тана. (Кул, бармаклар, тырнаклар)
* Таралгач − биш, Җыелгач − бер. (Бармаклар, йодрык)
* Үлгәнче үзең белән, Күрмисең күзең белән. (Иңсә)
* Җәрәхәте юк − авырта, Төтене юк − яна. (Йөрәк)
* Икәү карап тора, Икәү тыңлап тора, Берәү сайрап тора. (Күзләр, колаклар, тел)
* Сөяге юк, ние юк, сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)
* Кечкенә генә җилкапка ачыла да ябыла. (Авыз)
* Тия-тия дисәң, тимидер, Тими-тими дисәң, тиядер. (Иреннәр)
* Бер анада биш бала. (Кул)
* Бер агачта ике яфрак. (Гәүдә һәм колаклар)
* Яр буенда ярты алачык. (Колак)
* Бер тау тирәли ике тишек чүмеч эленгән. (Колак)
* Тау битендә бер амбар, Аның ике ишеге бар, - Бервакытта ябылмый, Көне-төне җил уйный. (Борын)
* Йоклаганда бүрәнә тарталар. (Борын тишекләре)
* Ансыз дөнья сансыз. (Тешләр)
* Кечкенә генә келәттә утыз ике капчык. (Авыз һәм тешләр)
* Кечкенә генә абзарымның Эче тулы ак тавык. (Авыз, тешләр)
* Кечкенә генә сарай, Эчендә бии утыз ике малай. (Авыз, тешләр)
* Түгәрәк күлдә алтын таш, Ау салсаң да алынмас. (Авыз, тешләр)
* Сөяк келәт, ит бастырык. (Тешләр һәм тел)
* Утыз ике ак ат, Бер чыгымчы җирән ат. (Тешләр, тел)
* Көмеш сарай эчендә Чаптар айгырым кешнидер. (Тешләр, тел)
* Сөяк абзар, кабык ишек. (Тешләр, иреннәр)
* Койма коелган, Каплап куелган, Әмма җил тормый. (Тешләр, иреннәр, сөйләшү)
* Тирән күл − суы акмый. (Күз)
* Кечкенә генә чүлмәктә Елтыр-елтыр май кайный. (Күз)
* Абыйсы белән сенлесе Күпер аркылы яшиләр, Берсен берсе күрмиләр. (Күзләр)
* Ике агай рәттән торсалар да, Бер-берсен күрмиләр. (Күзләр)
* Тәртәсе бар, аты юк, Күзләре бар, башы юк. (Күзлек)
* Бик күп укый, бер дә белеме юк. (Күзлек)
* Ике батыр. Аяк юлы ятыр. (Каш)
* Елтыр-елтыр ике таш, Уртасында кара таш. (Ике күз)
* Йөзлек астында йөз энә. (Керфекләр)
* Ялт-йолт ябыла, − Йозаксыз бикләнә. (Керфекләр)
* Түгәрәк күлем ташый. (Күз яше)
* Тау битендә бер амбар, Аның ике ишеге бар, − Бервакытта да ябылмый, Көне-төне җил улый. (Борын)
* Алтын сандык эчендә Ачылмаган хатым бар. (Ми, хәтер)
