- •Татар халык табышмаклары Яр Чаллы "Идел-йорт" нәшрияты
- •I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
- •II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары
- •III бүлек. Үсемлекләр, куаклар, агачлар
- •IV бүлек. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары
- •V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш
- •VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
- •VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары
- •VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары
- •IX бүлек. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар
- •X бүлек. Арифметик табышмаклар
- •XI бүлек. Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак
- •1. Табышмакларның халык педагогиясендә тоткан урыны.
- •2. Табышмакларның күңел ачу һәм эстетик зәвык бирү ягыннан әһәмияте.
- •3. Тел ягыннан әһәмияте.
- •4. Зиһен тизлеген һәм игътибарны үстерүе.
- •5. Этнографик әһәмияте...
- •6. Тарихи әһәмияте.
- •7. Табышмакның акыл-белем табу юлы булуы, логик фикерләүне үстерү ягыннан әһәмияте.
VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары
* Түбән өйдә дүрт бүре, Дүртесе дә күк бүре. (Өй нигезе, почмаклары)
* Йомрыдыр тыштан, Эчке ягы ешкан, Осталар шулай кушкан. (Стена бүрәнәсе)
* Тышта санадым − сигез, Өйдә санадым − дүрт. (Өй почмаклары)
* Ишектән кергән дә сузылып яткан. (Идән)
* Гәүдәсе өйдә, Башы тышта. (Матча)
* Атасы аркылы яткан, Балалары буй яткан. (Түшәм)
* Бер патша мең патшаны баш идергән. (Ишек)
* Кулын бирә, Кулың кысмый. (Ишек тоткасы)
* Аяксыз-кулсыз өй саклый. (Йозак)
* Кечкенә генә эт, Өрми дә, җибәрми дә. (Йозак)
* Йорт каравылчысы − бөкере карчык. (Йозак)
* Эт түгел − өрми, Кеше түгел − йөрми, Өйгә кеше кертми. (Йозак)
* Юаш ятар, Дәшми тотар. (Капкын)
* Акылы юк, ә хәйләкәр. (Капкын, тозак)
* Берсе:"Акны яратам", − ди, Берсе:"Караны яратам", − ди, Өченчесе: "Миңа икесе дә бер", − ди. (Чана, арба, ат)
* Ишекле-түрле йөри, эләккәнне сөйри. (Себерке)
* Бәләкәй генә углан Биленә каеш буган. (Себерке)
* Бәләкәй генә бичура Билен буып утыра. (Себерке)
* Йөз дә бер агай бергә торалар. (Себерке)
* Мең туган бер каеш буган. (Себерке)
* Яшел күлмәк кигән, Билен буган, Ишекле-түрле йөгерә. (Себерке)
* Җәй булса, ябылмый; кыш булса, ачылмый. (Тәрәзә)
* Ике туган караша, Килә алмый янәшә. (Тәрәзәләр)
* Өй түрендә дүрт табак, Дүртесе дә күк табак. (Тәрәзәләр)
* Өй тирәли ак тавык. (Тәрәзә пәрдәсе)
* Дүрт кешегә бер эшләпә. (Өстәл)
* Бер кешедә дүрт аяк, Дүртесе дә пар аяк. (Өстәл)
* Бер башлы, дүрт аяклы, Алай да күтәрмичә йөрми. (Өстәл)
* Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк. (Урындык)
* Үзе түгәрәк, утыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән дә кадерлерәк. (Икмәк)
* Сыек булса да су түгел, Ак булса да карт түгел, Йомшак булса да йон түгел. (Сөт)
* Су түгел − сыек, Кар түгел − ак. (Сөт)
* Кисмәк таптым кыршаусыз, Ул да булды капкачсыз. (Йомырка)
* Бер кисмәктә ике төрле бал. (Йомырка)
* Бер чүлмәктә ике төрле май. (Йомырка)
* Бәләкәй генә ак келәт, Эче тулы сары май. (Йомырка)
* Эче сары, тышы ак, Ул ни булыр? − Әйтеп бак! (Йомырка)
* Ак толып җөйсез генә тегелгән. (Йомырка)
* Үзе кием, үзе тун, Үзе тегелмәгән. (Сарык тиресе)
* Үзе җансыз, Көн бара, төн бара, Бер карыш җир бара. (Сәгать)
* Гел йөрим дип мактана, Бер урында таптана. (Сәгать)
* Башы бер, күзе унике. (Сәгать)
* Атламый − йөри. (Сәгать)
* Аяксыз йөри, Кулсыз күрсәтә. (Сәгать)
* Аягы юк − йөри, Авызы юк − сөйли, Иртәсен дә, кичен дә Һаман да үз эшендә. (Сәгать)
* Көн-төн йөри, Урыныннан китә алмый. (Сәгать)
* Ай түгел, көн түгел, Үзе вакытны белдерә. (Сәгать)
* Ап-ак йөзле, Унике күзле, Ике телле, Өйрәтә һәркемне. (Сәгать)
* Ашамый-эчми. Көне-төне эшли. (Сәгать)
* Җансыз җанлыны уята. (Будильник сәгать)
* Ач булса − ята, тук булса − торып утыра. (Капчык)
* Кечкенә генә кыз бала Йөрәгенә ут сала. (Самавыр)
* Башы да тишек, Төбе дә тишек, Уртасында ут, Читендә су. (Самавыр)
* Эчендә су да бар, ут та бар, Ул үзе һәр йортта бар. (Самавыр)
* Карынында − ут, Корсагында − су, Башында − төпсез эшләпә, Менә дөнья нишләтә. (Самавыр)
* Бәләкәй генә ак тана Борыным бар дип мактана. (Чәйнек)
* Эче куыш, тышы таш, Түбәтәе орчыкбаш. (Чәйнек)
* Эче кайнар, Борыныннан агар, Бер кулы бар, − Ул да аркасында. (Чәйнек)
* Шар чаклы күзе бар, Йодрык чаклы үзе бар. (Чынаяк)
* Табышмагымның табы кара, Тапмаганның йөзе кара. (Таба)
* Бәләкәй генә тай, Төбе чеп-чи май. (Таба)
* Авызы юк, тешле. (Пычкы)
* Аягы юк, кулы бар, Авызы юк, теше бар, Таш тегермән булмаса да, Ярма ярыр эше бар. (Пычкы)
* Җырлый-җырлый әйбер кисә, Әйтеп бирче, бу нәрсә? (Пычкы)
* Тиз ашый, вак чәйни, Үзе йотмый, башкага бирми. (Пычкы)
* Эләктергеч, каптыргыч, Мичтән бәлеш тарттыргыч. (Табагач)
* Табышмак әйтәм тап: Коймаклы табаны кап. (Табагач)
* Өй эчендә түгәрәк күл. (Тәлинкә)
* Үзе бер дә ашамый, Ашаганда бушамый. (Кашык)
* Ашаганда бик кирәк, Ашамаганда ник кирәк? (Кашык)
* Үрдәк чума китәр, Койрыгы чыга китәр. (Чүмеч)
* Башы суда, койрыгы чөйдә. (Чүмеч)
* Бер саплы да бер төпле, Үзе куыш. (Чүмеч)
* Аркасы бар, эче юк, Муены бар, башы юк. (Чүмеч)
* Үзе йомры, үзендә су тора. (Чиләк)
* Ике агай-эне су коенырга баралар. (Ике чиләк белән суга бару)
* Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара. (Чиләкләр)
* Ике агай су коена: Берсе чума, берсе көтеп тора. (Чиләкләр)
* Кырык төштән билен буган, Утыз чиләк аш ашый. (Кисмәк)
* Борыны борсак, Карыны корсак, Җәяү дә йөрмәс, Тик тә тормас. (Комган)
* Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җылы ул. (Җылыткыч батарея)
* Багана яна, күмере-көле юк. (Шәм)
* Караңгы өйдә ак кына бер кыз, Авызы тулы балавыз, − Борынын сөртсәң, ялт итә. (Шәм)
* Сыңар күзле ябалак Төне буе ялтырый. (Шәм)
* Өстәлемдә бер гөмбә, Яктыртып тора төнлә. (Өстәл лампасы)
* Үзе яна − яндырмый. (Электр лампасы)
* Төймәсе челт итә, Үзе гөлт итә. (Электр лампасы)
* Гәүдәсе өйдә, Муены тышта. (Мич һәм морҗа)
* Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән, Аягы җиргә тигән. (Мич)
* Үзе өйдә, чәче урамда. (Мич, төтен)
* Өй эчендә базым бар, Баз эчендә бозым бар, Керер идем, сыялмыйм, Бозларында шуалмыйм. (Суыткыч)
* Кечкенә генә өй, Эче тулы көй. (Магнитофон)
* Үзе сөйли, үзе җырлый, Ә үзенең теле юк. (Радиоалгыч)
* Бер көзгегә дөнья сыйган. (Телевизор)
* Бер пыяла эчендә мең кеше. (Телевизор)
* Ак ашъяулык яптык, Эченә бактык. Бер минутта кышын да таптык, Язын да таптык. (Телевизор экраны)
* Тирән күлдә балык юк. (Кое)
* Сыңар аяк бер торна Коега сузылып су эчә. (Коедан су алу)
* Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара. (Ике чиләк белән суга бару)
* Өйдән чыкканда җип-җиңел булалар, Өйгә кергәндә, мөлдерәп тулалар; Парлашып-җырлашып баралар, Елашып, ыңгырашып кайталар. (Сусыз һәм сулы чиләкләр)
* Сыңар аяк саескан Суга төшеп су эчкән. (Чүмеч)
* Аттан биек, эттән тәбәнәк. (Ияр)
* Алты аяклы, ике куллы, Ике башлы, бер койрыклы. (Җайдак (атка атланган кеше))
* Бер авызлы, мең күзле. (Иләк)
* Үзе яңа, үзе тишек. (Иләк)
* Урманга барып бөктем, Өйгә кайтып тектем, Уртасында иһа-һай. (Иләк)
* Урманда бөгелгән, Өйдә тегелгән, Өр-яңа савыт, − Төбе тишелгән. (Иләк)
* Болытсыз көнне яңгыр ява. (Он иләү)
* Озын идем − киселдем, Юан идем − ярылдым, Иңде утка тарыдым. (Утын)
* Дәшми ятар, дәшми тотар. (Капкын)
* Чәчен-башын туздырган, Атасыннан уздырган. (Пумала)
* Мич артында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз. (Пумала)
* Урманнан килгән, Яшел күлмәген кигән; Уңга-сулга селтәли, Кешеләрне шелтәли. (Мунча себеркесе)
* Армый-талмый, ат артыннан калмый. (Арба)
* Бар бер чана, Утырасы юк, бассаң − үзе чаба. (Чаңгы)
* Җәй буе ял итәрләр, Кыш тәпиләп китәрләр. (Чаңгы)
* Күзе дә юк, колагы да юк; Үзе сукырны җитәкли. (Таяк)
* Атласам − атлый, Туктасам − туктый, Барып керсәм өйгә, Сөялә дә тик тора. (Таяк)
* Бер түгәрәктә дүрт тишек. (Төймә)
* Үзе бара, эзе юк, маңгаенда күзе юк. (Көймә)
* Миннән ничаклы алсалар. Шулкадәр зурая барам. (Чокыр казу)
* Үзе бер дә ашамый, ашаганда бушамый. (Кашык)
* Ике оч, ике балдак, Уртасында бер кадак. (Кайчы)
* Ике кулча, уртасында бер төймә. (Кайчы)
* Җиңги куш бармагын ачса, Абзый авызын ача, Җиңги йомса − йома. (Кайчы)
* Агасы турый, энесе ялгый. (Кайчы һәм энә)
* Килеп керде бер кеше, маңгаенда бер күзе. (Энә)
* Бөтен дөньяны киендерә, үзе ялангач. (Энә, җеп)
* Үзе бер карыш, Сакалы биш карыш. (Энә, җеп)
* Тимер тычкан, сүс койрык. (Энә, җеп)
* Койрыгы − башында, Колагы − күзендә. (Энә, җеп)
* Тек-тек итәр, Текмештән китәр. (Тегү машинасы)
* Ай киттем, ел киттем, Инә буе җир киттем. (Тегү)
* Ялгыз гына ашалмый, Аннан башка аш бармый. (Тоз)
* Читтән карасам − аклы, Татып карасам − татлы. (Шикәр)
* Икесе дә ак, икесе дә вак, Аерыйм дисәң − кап. (Тоз һәм шикәр комы)
* Бәләкәй генә оя, җитмеш биш кеше сыя. (Шырпы кабы)
* Бер өйдә җитмеш кеше, - Барысы да чалмалы. (Каплы шырпы)
* Каравыл өендә алтмыш янгынчы. (Каплы шырпы)
* Күрергә күркәм, Тотарга куркам. (Ут)
* Нәрсә ашый авызсыз? (Ут)
* Ашатсаң − яши, Эчертсәң − үлә. (Ут)
* Ялт-йолт итәр, Ялмап китәр. (Ут)
*Аягы юк, кулы юк, Тиз йөгерә, тиз җиңә. (Ут)
* Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра. (Янгын)
* Мич эчендә кара мәче. (Төтен)
* Йөгереп чыга, җилгә оча. (Төтен)
* Аягы юк − качадыр, Канаты юк − очадыр. (Төтен)
* Өй башында аю тузан туздыра. (Төтен)
* Син аны тота барасың, ул синнән кача бара. (Акча)
* Күзе юк, тезе юк, Йөрмәгән җире юк, Кермәгән кулы юк. (Акча)
* Сырлы-сырлы, сырлы ул,
* Безнең белән җырлый ул. (Гармун)
* Телләре бар − сөйләми, Көйләре бар − теләмәсә, көйләми. (Гармун)
* Тәне җыерчыклы, күзе юк, Үзе телле, ләкин сүзе юк; Бармагы күп тә, аз да, Кызыга аңа яшь тә, карт та, Егет тә, кыз да. (Гармун)
* Сары сандык сатып алдым, − Үзе нәни генә, Төрле тавышка җырлый белә. (Скрипка)
* Авызы бар − теле юк, Тавышы бар − сүзе юк. (Курай)
* Авызы юк − кычкыра, Теле юк − чакыра. (Быргы)
* Җебенә тисәң − елаган, Колагын тотсаң − чыңлаган; Өстендә бар эчәге, Астында бар түшәге. (Думбра)
* Бер чокырда мең чокыр. (Уймак)
* Үзе бер, күзе мең. (Уймак)
* Алтын башлы, көмеш күзле. (Уймак)
* Гәүдәсеннән койрыгы озын. (Камчы)
* Бара-бара, эзе юк; кисә-кисә, каны юк. (Көймэ. ишкәк ишү)
* Авызы юк, теше бар, Ашаганын йоталмый, Кулы белән тоталмый. (Пычкы)
* Авызы − йон, борыны − бармакча. (Йон бияләй)
* Һичкайчан да ул кешедән калмыйдыр, Һәм кеше дә аннан үзе калмыйдыр. (Кием)
* Җиңе бар − күлмәк түгел, Бавы бар − алъяпкыч түгел. (Халат)
* Биле бормалы, Чите укалы, Үзе бәһале. (Камзул)
* Баш-аяксыз − буе бар, Гәүдәсе юк − кулы бар. (Күлмәк)
* Бер ягы кыр, бер ягы урман. (Тун)
* Тәкә тунын салдырдым, Шуны үзем ябындым. (Тун)
* Аеры ике, төбе бер. (Чалбар)
* Ике тавык бер төптә, Аерылмыйлар бөртек тә. (Чалбар)
* Бер кеше ике юлдан бара. (Чалбар)
* Алды да койрык, Арты да койрык. (Шарф)
* Кара тавык кар ера. (Киез итек)
* Җәй көне чоланда ята, Кыш көне бездән калмый. (Киез итек)
* Башы бар − мие юк, Биле бар − бавы юк, Гәүдәсе бар − эче юк. (Итек)
* Башы бар, авызы юк, Җылысы бар, миче юк. (Итек)
* Ике агай тездән, Калышмыйлар бездән. (Пар итек)
* Биш агайга бер күлмәк. (Йон бияләй)
* Эче мамык, тышы кабык. (Тире бияләй)
* Бер агачта биш тармак, Тармагы саен бармак. (Пирчәткә)
* Җәеп тотсаң ‑ табактай, Җыеп тотсаң − таяктай. (Кулчатыр (3онтик))
* Өстән су ага, Астан кеше бара. (Зонтик)
* Тамчылары ялтырый, Тамалмыйча калтырый. (Алка)
* Аяксыз-кулсыз күлмәк кияр. (Мендәр)
* Кызу табанлы чана, − Ат җигелмәгән аңа, − Бер чигенә, бер бара, Юлы шомарып кала. (Үтүк)
* Кораб йөзә килә, Күлне көйдерә килә. (Үтүк)
* Тимер тәкә боз шуа. (Үтүк)
* Колагы бар, башы юк, Ашамаган ашы юк. (Миски)
* Үземне пешерәләр − ашамыйлар. (Сөяк)
* Кайчысыз киселә, җепсез тегелә. (Пилмән ясау)
* Әйләнгән саен калыная. (Йомгак)
* Койрыгыннан тартсаң, эчәге чыгып бетә. (Йомгак)
* Бәләкәй генә әби Йөгерә-йөгерә йон җыяр. (Орчык)
* Йөгерә-йөгерә йөк җыяр. (Орчык)
* Үзе йөри − атламый. Өерелүдән туктамый. (Орчык)
* Бер әйләнсә һаман әйләнә, Әйләнгән саен байый һәм калыная. (Орчык)
* Дүрт татар читән үрә, Берсе арада йөри. (Оек-бияләй бәйләү)
* Ун оста, биш бармак Арканнан бура бурыйлар. (Оек-бияләй бәйләү)
* Биш агай бер-берсен тота алмыйлар. (Оек-бияләй бәйләү)
* Кечкенә генә үзе, Маңгаенда күзе, Күрсә, онытмый үзе. (Фотоаппарат)
* Кешесе бар, җаны юк. (Фоторәсем)
* Үзе миңа карап тора, Үзе мине күрми. (Фоторәсем)
* Үзе сукыр, кешегә юл күрсәтергә оста. (Компас)
* Сөйләп бирә тел белән, Сүзе китә юл белән, - Юлы агач башыңда. (Телефон)
* Үзе монда утыра, Сүзне тегендә тутыра. (Телефон)
* Колагы юк − ишетә, Авызы юк − сөйли. (Телефон һәм радио)
* Акылы бар, җаны юк. (Үлчәү)
* Күрергә күзе юк, Сөйләргә теле юк, Үзе саный. (Үлчәү)
* Үзе күрми, кешегә күрсәтә, Үзе өйрәнми, кешегә өйрәтә. (Үлчәү)
* Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)
* Арбасы бар, аты юк, Тәртә-мазар заты юк; Тоткасына кулың тисә, Атны да узып китә. (Автомобиль)
* Тавышлана − җил түгел, Канаты бар − кош түгел; Һавада оча, Болытлар коча. (Самолет)
* Канаты бар, йоны юк; Үзе бара, юлы юк. (Самолет)
* Аккош оча, Эзе кала, Үзе китеп югала. (Самолет)
* Кош та түгел, ат та түгел, Үзе оча, йөк ташый. (Самолет)
* Кешеләрне очырта, Үзе кошка охшамый; Зонтик кебек җәелсә дә, Җил-яңгырдан сакламый. (Парашют)
* Баш очымда чатырым, Очтым алты чакырым, Очып төшкәч кайтырым. (Парашют)
* Тигез җирдән киталмый, Үргә таба меналмый, Түбән таба тукталмый. (Туп)
* Йөгерә белми, сикерә белә. (Туп)
* Җәй буе сикерә, Кыш буе тик тора. (Уенчык туп)
* Үзе кеп-кечкенә, Үзе миннән биек сикерә. (Уенчык туп)
* Миннән бик күп тәбәнәк, Үзе йөри тәгәрәп. (Туп)
* Күтәреп җиргә бәрдем, Күктән, тотып алдым. (Туп)
* Минем белән уйныйлар, Кулларыннан куймыйлар, Иркәлиләр, сөяләр, Йокла, иркәм, дияләр. Үсә төшкәч, балалар Мине онытып калалар. (Курчак)
* Барасың, барасың, Башына чыгалмыйсың. (Юл)
* Алда да бар, артта да бар, Борылган да сырылган, Озын булып сузылган. (Юл)
* Тап табышмак: табага ябышмак. (Коймак пешерү)
* Аягы йөрми, таягы йөри. (Чалгы, печән чабу)
* Инәсеннән элек баласы туар. (Чүмәлә белән кибән)
