Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
8 кл рус группа.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
314 Кб
Скачать
☆

Рус төркемендә татар теле укыту үзенчәлекләре.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәпләрендә укучы балаларының рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.

Уку-укыту методик комплексы

Уку-укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала: дәреслек, эш дәфтәре, аудиоматериал, контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы. Укытучының эшен җиңеләйтү өчен бар да каралган: тематик план да, дәрес эшкәртмәләре дә, методик кулланма да.

    Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган.

   Эш дәфтәре күнегүләр дәрестәге сөйләмнең нигезен тәшкил итә, лексик- грамматик материалны ныгытуга һәм өйдә эшләү өчен бирелгән лексик- грамматик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр һәм белемнәрне тикшерү өчен тестлар, өстәмә эш өчен ребуслар һәм кроссвордлар бар.

   Аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда һәр дәрестә эшләү өчен материал бирелә. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектә, интонация ярдәмендә ишетә.

   Контроль тестлар һәм текстлар җыентыгында һәр теманы йомгаклап тикшерү өчен биремнәр тәкъдим ителә. Алар БДИ системасында А, В, С вариантларында бирелә.

     “Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бер бөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

     Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик  хезмәтләдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырылган (адаптацияләнә), гадиләштерелгән.