- •"Здравствуй, как тебя зовут?"
- •Даль в. Сказка о Георгии Храбром и о волке
- •1. Әлифба һәм татар теле фәлсәфәсе
- •3. "Әбиме", "дәү әниме", "Сезме", "синме"...?
- •6. Катнаш гаилә мәсьәләсе
- •8. Карап киткән мисаллар нигезендә без гарәп әлифбасыннан китеп, тел аңыбызның ни формада үзгәрүен һәм шуннан гореф-гадәтләребезне, халкыбызның холкы алмашынуын күрәбез.
- •2. Язу тарихы белән хәзерге заман сан билгеләре барлыкка килүе мәсьәләсенә карата
- •2.1. Саннар язылышын тәртипкә китерү мәсьәләсе
- •2.2. Урыс телендәге татар сүзләре
- •2.3. Күрше халыкларда сакланып калган татар сүзләре
- •2.4. Көнбатыш Европа телләрендә төрки-татар сүзләре
- •2.5. Гарәп-фарсы телләрдә төрки-татар сүзләре
- •3. Татар теле – гамәли тел
- •4. Татар һәм урыс алмашлыкларның чагыштырма анализы
- •5. Татар теленнән урыс теленә тәрҗемә мәсьәләсе
- •6. Информатика терминнары буенча фикерләр
- •7. Халык әкиятләре — халык язмышы
- •7.1. Җүләр Иван һәм Камыр Батыр фәлсәфәсе
- •7.2. Әкият тәрҗемәләре
- •7.3. Әкиятләр сере
- •Әкият-ашамлык
- •Әкияттәге кеше гомере
- •Әкият-туганлык
- •Әкият-картлык
- •Әкият – тарих
- •7.4. Грек мифологиясендә төркилек элементлары
- •7.5. Казан гербы
- •7.6.Татар сүзенең этимологиясе
- •8. Татар мәгарифе
- •8.1. Татарстан мәгарифе укыту ысуллары исәбе Укучылар холкын ачыклау
- •8.2.Татарстан һәм Рәсәй мәктәп проблемаларының тамыры
- •8. Шаян уймак Феррари һәм мәхәббәт
- •Феррари һәм Булатҗан
- •Гашыйк Васыйл
- •Гашыйк Вәсилә
- •Балачага
- •Абыстай
- •Бәхетле картлык
- •Тел бистәсе
- •Базардан рынокка
- •Хакимҗан белән Галимҗан
- •Миңтиле
- •Бута хан
- •Кара тәкә бәхете
- •Заманнар буталчыгы
- •9. Шигырьләр Татар бәхете129
- •Татар кадере130
- •Татар язмышы
- •12. Әбиләрнең яшь чаклары
- •11. Лыгырдау белән мыгырдау
- •12. Табышмаклар
- •13. Татар теленең иҗекләре
- •14. Татар сүзләре чит телләрдә
- •15. Татар исемнәре
- •Хатын-кыз исеме
- •Кушымта
- •Хәреф статистикасы
- •Әдәбият
7. Халык әкиятләре — халык язмышы
"
Сказка
ложь, да в ней намек!
Добрым молодцам урок."
А.С.Пушкин
1990 елда "Техника молодежи" журналының бер санында кешенең аңнан тыш эшчәнлеге турында "Роботлар безнең арада" исемле мәкалә басылып чыккан иде. Әлеге мәкалә минем моңа кадәр әкиятләр һәм тормыш модельләре турындагы фикерләремне бер җепкә тезергә этәргеч булды. Кешенең аңнан тыш эшчәнлегенә нигез ана карынында һәм нәни чакта салына. Социологларның раславынча, шәхес 5 яшькә кадәр формалаша. Билгеле булганча, бу чорда аны тәрбияләүнең киң таралган гарасы – әкиятләр. Нәкъ менә шулар аша без үзебездән соң килгән буынга тормыш мәсьәләләрен чишү алгоритмнарын (язмышларын-алымнарын) тапшырабыз. Мин үзем, мәсәлән, "Камыр Батыр", "Гөлчәчәк", "Василиса Премудрая", "Конек-Горбунок" әкиятләре белән тәрбияләнеп үстем. Аларны аңлый һәм күңелем белән кабул итә идем. Ә менә Х.Андерсенның "Дюймовочка", "Оловянный солдатик", К.Чуковскийның "Телефон", «Федорино горе» әкиятләре сәер булып тоелды.
Мавыктыргыч "Маугли" әкиятен укыганда, анда булган исемнәр игътибарны җәлеп итә. Бу әкиятне Р.Киплинг төркиләрнең Бөек Могол – Бабур дәүләте җирлегендә язган86. Шуңа күрә әкияттә кулланылган исемнәрнең төрки-татарча мәгънәләренә игътибар итик, "Маугли" – мавыклы, мавыгучан егет булып чыга, "Акела" – акыллы, акбүре, бүреләрнең аксакалы, акыл иясе була, "Балу" – баллау, бал яратучы аю, "Боа" – буа, буар елан була, "Коа" – куучы, "Багира" – бәгер, мавыклы малайны саклап йөрүче, бәгерләүче каракаплан, "Шерхан" – шәрә хан, юлбарыс көчле куәтле булып, җирсез һәм халыксыз йөри. Әлеге әкияттә исемнәр аша хайваннарның һәм кешенең холкы, язмышы күзаллана. Йә "Алиса в стране чудес – Халисә могҗизалар илендә" әкиятендә Халисә генә чын күңелле, чын барлыкны чагылдыра торган кеше. Шуңа күрә аңа Халисә исеме бирелгән. Чөнки гарәп-иврит телендә "хәлисә" сүзе "чынбарлык"ны аңлата. Монда да кеше исеме аның әкияттәге хәлен белдереп тора.
Бу мисалларда халык тормыш тәҗрибәсен йомак87 итеп әкиятләргә салып барганы аңлашыла. Шуңа күрә элеке заманда әкиятләр төркиләрдә “йомак-хикәя” дип тә аталган. «Әкият» сүзе «ака-әкә», «ана-әни», «ата-әти» сүзләре сыман «акыят88» сүзенә дә туры килә. Шуннан чыгып әкият акыннар сөйләгән сүз булган. Бу фаразны дәлилләп торучы ике мисал да китереп була:
— урыс телендәге «сказки» сүзе «сөйләм-акыят» кә туры килә;
— элекке заманда «әкият» сүзе белән бергә «хикәя» дә, «йомак» сүзләре дә кулланылган (Акыннар да хикәя сөйләгән).
«Әкият, йомак, хикәя» сүзләре синоним буларак, әкиятләрнең тулы төшенчәсенә аңлатма бирәләр. Кечкенә бала могҗизалы әкият тыңлап, соңыннан аңлый башлаган бала йомак-табышмакта мәгънәсен ачкан. Табышмагы чишелгәч олайган бала хикәясенә төшенгән89.
Бүгенге көндә әкиятнең кечкенә балага сөйләнгән дәрәҗәсендә генә калган. Халыкның әкияттә сакланып калган тормыш тәҗрибәсе, тарихы югалып калган.
7.1. Җүләр Иван һәм Камыр Батыр фәлсәфәсе
...Бервакыт кулга "Эдикан һәм Удикан" дигән чуваш халык әкияте кулга килеп керде. Ул болай башлана: "Элек солдат хезмәте бик озак булган: 20-25 ел. Эдиканга хәрби хезмәт бер дә ошамады. Тотты да хезмәтне ташлап китте бу...". Бу әкият нәрсәгә өйрәтә соң? Дезертирлыкка түгелме?..
«Әкиятләр тормышның нинди яшәү гадәтләрен пропагандалый, социаль мәсьәләләрне хәл итүнең нинди ысулларын-алгоритмын тәкъдим итә соң әле?», дип уйлану – менә шушы сәер кызыксынудан башланган иде кебек. Әйдәгез, өч халыкның –урыс, татар, алман халыкларының киң таралган һәм кечкенә балаларга укыла торган берничә әкиятен тикшереп карыйк.
Төп герое Җүләр Иван булган әкиятләрне искә төшерсәк, без аларның нигезенә бер үк социаль модель салынганлыгын күрербез:
әкиятләрдә өч бертуган катнаша;
аларның һәрберсе үз мәнфәгатьләре белән яши һәм, каршылыклы хәл килеп чыкканда, үз мәнфәгатен туганының тормышыннан да өстенрәк куя;
иң бәхетлесе юләр туган булып чыга.
Бу әкиятләрдән без дөньяда иң якын кешеләр булырга тиешле бертуганнар арасында да үзара якын мөнәсәбәт булмаганын аңлыйбыз.
Б
у
әлеге әкиятләрдә урнашкан мөнәсәбәтләр
математикада "Өчле дуэль" дигән
модельгә туры килә.
Бу мәсьәлә өч дуэльчының каршылыгын күрсәтә һәм шул көрәштә көчсезнең җиңүен аңларга ярдәм итә. Әйтик, өчәү – А,В,С түбәндәге кагыйдәләр буенча дуэльгә чыгарга җыеналар:
Җирәбә салып, катнашучылар кемнең беренче, икенче, өченче булып атачагын ачыклыйлар;
Тигез янлы өчпочмакның түбәләренә басалар;
Җирәбә күрсәткән тәртиптә икесе үлгәнче атышалар;
Атырга чираты җиткән кеше исән калганнарның берсенә ата.
Билгеле булганча, өч дуэльчының берсе А – төз атучы тиерү сәләте 100% (акыллы). В ның мишеньгә тидерү сәләте 80% (урта акыллы), ә С ның тидерү ихтималы 50% (җүләр). Шулай итеп, ике көчле бер-берсен юк итергә омтылып, көчләрен сарыф иткәч, исән калучысын җиңергә җүләрнең дә көче җитә. Нәтиҗәдә җүләрнең исән калу ихтималы иң зурысы булып чыга (52%). Акыллының исән калу ихтималы 35%, ә урта акыллының – 13%.
Җүләр Иван сериясен тәшкил иткән барлык әкиятләр менә шушы схема буенча төзелгән һәм низаг булганда алар җүләрнең бәхетле булуын, уңышка ирешүен аңлата.
Рәсәйдә урыс милләте идарә итүче һәм дәүләтне тотучы халык. Үзе өчен генә яшәүчеләрне бердәм системага нәрсә берләштерә соң? Бу соpауга җавап табу өчен "Чуртан кушуы буенча" дигән әкиятне искә төшерергә кирәк. Биредә Емеля, Чуртанның гомеpен саклап калган өчен, аннан әҗер ала: тормышта муллыкка, иркенлеккә ирешә. Шуның белән үзеннән акыллыраклардан өстен чыга. Ул инде дөньяга хуҗа булырга омтыла. Бу принцип урыс теле лексикасында да чагыла. Әйтик, җәмгыятьнең иң кечкенә күзәнәге – гаилә. Биредәге терминнар да парлы мөнәсәбәтләрне күрсәтеп тора. "Выйти замуж", ягъни ир кеше белән үз-ара мөнәсәбәткә керү. "Жениться" – хатын-кыз белән мөнәсәбәткә керү. «Сноха-сын+ныкы», егетнеке – туганнарына катнашы юк мәгънәсендә була. «Невеста-невесть кто» — таныш булмаган, билгесез кеше була. Бу гаилә үзенең тормышын хатын җирлегендә башлап китә. Хатынның анасы кызын яклап кына, кияүнең көен аңламыйча үзара каршылыклар килеп чыга. Шуңа күрә урыс халкының аваз иҗатында «теща» кияүгә дошман буларак сурәтләнә. Бу терминология туганнар булуына карамастан гаиләләр арасында җылы мөнәсәбәтне тыя.
Урыс телендәге "Незваный гость хуже татарина" дигән мәкаль дә алдагы күзәтүләрне дәлилләп тора. Урыс аваз иҗатында татар дошман мәгънәсендә йөри. Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бу мәкальдә урыс халкы кемне дошманнан да яманрак күрә микән? – дигән сорау туа. Әлбәттә, үзара булган тәртипне бозучы кеше. Бу очракта кунак үзара хуҗа белән килешмичә парлы мөнәсәбәткә керергә каршы торучы булып чыга. Димәк, бу мәкальдә әкияттәге тормыш законы: "мин-сиңа, син-миңа" дигән принцибы бозылуы карала. һәм нигездә булган канунны бозучыны дошманнан да яманрак күрә.
Сүз уңаеннан әйтеп үтик: Рәсәйнең хәрби системасында да шул ук хәл, үзара төркемләшү бу законга туры килә.
Шуннан чыгып, югарыда искә алынган әкиятләрдә урыс телендәге "счастье-доля-удача" сүзләре синоним булса да, «счастье» сүзенең төшенчәсе ике арадагы мөнәсәбәт аша нәрсәнедер (әйтик, ярты патшалыкны) җиңел генә кулга төшеренүне белдерә, «удача» сүзе шул бүлү-таркаулык җирен белдерә, «доля» сүзе үзең сайлап алмаган, кыры калган элеш.
Әгәр җитәкчелеккә акыллыраклар килмәгән икән, иҗтимагый мәсьәләләрне нинди юл белән хәл итәргә була соң? Киң таралган урыс әкиятләрендә без моның "көч өсти барып кабатлау" ысулы (итерация) аша хәл ителүен күрәбез. Әйтик, "Шалкан" әкияте. Мәсьәләне хәл иткәндә, ягъни шалканны җирдән тартып чыгарганда бу нәкъ шулай эшләнә: бабай тарта-чыкмый, әби кушылып тарта-чыкмый. Фәкать тычкан килеп кушылгач кына шалкан йолкынып чыга. Нәкъ шул ук итерация ысулы "Чуар тавык" әкиятендә дә чагыла. Юкка гына урыс педагогикасының нигезенә "кабатлау – өйрәнүнең анасы" дигән принцип салынган.
Югарыда күзәтелгәннәрдән әлеге әкиятләргә салынган иҗтимагый модель менә нинди булып чыга:
Һәркем үзе өчен (эгоизм, индивидуализм);
"Син-миңа, мин-сиңа" – берләштерүче механизм;
Итератив, ягъни яңа көч өсти барып кабатлау – социаль мәсьәләләрне хәл итү алымы.
Инде килеп, татар әкиятләрен – "Камыр Батыр"ны һәм "Гөлчәчәк"не искә төшерик. Камыр Батыр башкалардан җитезрәк, кечлерәк булып, аерылып чыккач, яшьтәшләре аны үз арасына алмыйлар. Яшь батыр үз авылын, ягъни коллективны ташлап китергә мәҗбүр була. Сәфәр барышында үзе кебек үк могҗизалы шәхесләргә тап булып, яңа коллектив төзелә. Алар бергәләп мәсьәләләрне хәл итүнең хикмәтле юлларын табалар, һәм соңыннан шул рәвешле яңа коллектив (гаилә, җәмгыять) оешып җитә.
"Гөлчәчәк" әкиятендә дә шул ук хәл. Яшь килен убырлы карчык гаиләсендә (системада) яши. Гөлчәчәк, шул системага сыя алмыйча, аннан котылырга ниятли. Табигать көчләре (урман, күл, алмагач) аңа бергәләп бу омтылышында ярдәм итә. Татар халкының аеруча күңелгә ятышлы шушы ике әкиятеннән чыгып, аларда тәкъдим ителгән тормыш моделен күз алдына китереп була:
Тирә-юндәге шәхесләрдән яңа төркем (система) оештыру.
Мәсьәләне төркемдә булган аркадашларның сыйфатларына таянып хәл итү.
Бу әкиятләрдән күренгәнчә, ниндидер сәләткә ия булган, тапкыр, җитез шәхесләр мәсьәләне бергәләп чишү нигезендә уңышка ирешәләр. Моның өчен аларга "мин – сиңа, син – миңа" ысулына таянып, парлы мөнәсәбәтләрне үстерү кирәк түгел. Шуңа күрә татар телендә "пожалуйста"90 дигән сүзгә тәңгәл килә торган сүз дә юк.
Әлеге кагыйдәләр татарның холкында да чагылыш табырга тиеш. Аны без "җен-җан" сүзләрендә табабыз. Бу ике пар сүз татар телендә кешенең эчке һәм тышкы ягын күрсәтә («җенем сөйми», «аның җене котыра»). Монда җан кешенең рухи эчтәлеге булса, җен – җанны саклый торган кабы. Алда атап чыккан татар әкиятләрендә камилләшү ысуллары чагыла («Үз урынын кеше үзе бизи» дип әйтергә була). Урыс телендәге «җен» белән «җан» сүзләренең мәгънәсе капма-каршы булып, аерылып тора. Монда да "Һәркем үзе өчен" кануны эшли һәм эченә салынган каршылык рухын тарката. Әкиятләрендә дә эчендәге каршылык белән бара – кешенең камилләшүе аның яшәү даирәсе белән бәйле булып чыга (Урыс әкиятендә кеше йә урлап, йә түрәлеккә утырып кына бәхеткә ирешә. «Кешене урын бизи» дип әйтергә була).
Бу әкияттә чагылган милли үзенчәлекләр шулай ук гаилә төзү терминнарына да тәэсир иткән. Урыс телендәге "любить"91 дигән сүздә "жалеть" төшенчәсе дә күренә. Татар телендәге "ярату" (яра-т-у) сүзе ярашу гамәлен белдерә. Монда "кызгану"ның эзе дә юк. Бер-берсен яраткач – бер-берсенә туры килгәч кенә яшьләр өйләнү турында уйлый башлый. Безнең халыкта гаилә корганда егет өйләнә. «Өйләнү» сүзе — өйле булуны, ягъни ир, хатын һәм өй булдырып балаларны табып, гаилә корып яшәвен аңлата. Татар кызы «кияүгә чыга», йә "тормышка чыга" дип әйтәләр92. «Кияүгә чыгу"га караганда "тормышка чыгу" татар сөйләмендә ешрак кулланылган. Бу шулай ук ир-ат һәм хатынның, парлы мөнәсәбәтләре белән генә чикләнмичә, гомер итүнең яңа, киң, мөстәкыйль тормыш баскычы башлануын күрсәтә. Шуңа күрә тормышка чыккан татар кызы «хатын-катын» дип атала – ул калада «хата-ката-өй» иясе, хуҗабикә була. Бу әкиятләрдә ниндидер сәләткә ия, уйлап табучан, тәвәккәл шәхесләр мәсьәләләрне бергәләп чишү нигезендә уңышка ирешә. Моның өчен аларга, "мин–сиңа, син–миңа" ысулына таянып, парлы мөнәсәбәтләрне үстерү кирәк түгел. Кияү гаиләсендә кызны "килен" диләр, чөнки ул яңа тормыш корырга килгән. "Кияү" төшенчәсе ике сүздән тора "көйгә ияү". Татар дөньясы гаиләне көйләүче итеп ир-атны күрә93. Гаиләдә аралашуга игътибар итсәк, монда да каралган кануннарны күрәбез. Мәсәлән, ата-ана арасында "атасы/әтисе", "анасы/әнисе" дип аралашалар, чөнки монда балаларны истә тотып, аларны сөйләшүдә катнаштырып баралар. Балаларга ата-ананың вазыйфасын күз алдында күрсәтеп тәрбия бара. Бала да шул әңгәмәдән читләштерелми. Урыс гаиләсендә якын мөнәсәбәтне хөрмәт итеп, үз-арада ата-анасына да «по имени отчеству» гына дәшәләр. Монда инде ата-ана белән бала арасы ераграк.
Әкиятләргә салынган тормыш принциплары аралашуда да үзен сиздерми калмый. Без ничек сәламләшәбез: "Исән-саумы", "Исән-сау бул". Бу ритуалда очрашучылар, система буларак, бер-берсенә исәнлек-саулыгын белешеп, аралашып, шул ук теләкне белдереп озаталар. Монда вакыт белән чикләнү юк. Ә шул ук вакытта урыс "До свидания", дип алдагы элемтәгә кадәр аерылып торуын белдерә.
Татар һәм урыс халкы янәшә аралашып яши. Бу аралашу әкиятләрдә ничек чагыла соң?
Татар әкиятләрендә аерым урыс халкына бәйле урыс холкы чагылмый, чөнки үзенең тормышында татарлар төркемнәргә оеша да, тарала да. Шуңа күрә "Һәркем үзе өчен" дигән канун да чагылып китә.
Урыс әкиятендә татар белән урыс арасындагы мөнәсәбәткә бик зур әһәмият бирелә.
1) Ике ир-ат ике холыктан булса. "Сказка о сером волке" һәм "Конек-Горбунок" әкиятләрендә бүре белән ат татар холкы белән яши торган хайваннар (тотем) булып, урысны татар белән аралашырга һәм татар сыйфатларыннан файдаланырга өйрәтә94;
2) Беренче холыклы ир-ат белән икенче холыклы хатын турындагы әкиятләр дә чагыла. Мәсәлән, Василиса турындагы әкиятләрдә татар кызы Вәсилә турында сүз бара. Вәсилә гарәп теленнән "аерылмас дус", "көтә белүче", "кавышкан" дигәнне аңлата. Әкиятләрдә Җүләр Иванның өеннән тирә-якка китеп йөрүе сурәтләнә. Вәсилә аны көтеп, акыл өйрәтеп, язмышын хәл итеп ята. Аннан соң, йош кына Иван үз ысуллары белән мәсьәлә чишә алмаганда Вәсилә икенче модель кануннарына таянып аларны чишә. Мәсәлән, Юләр Иван йоклап ятканда, Вәсилә барлык балта осталарын җыеп, бер төндә патша сараен төзеп бирә.
3) Беренче холыклы хатын белән икенче холыклы ир-ат аралашканы "Финист-Ясный сокол" әкиятендә күрсәтелә. Монда Финист урыс телендә мәгьнәсез булган исем. Татар исемнәре ике кисәктән булганын истә тотып, «Фәнис»-маяк һәм «Фәнит»-белемгә омтылучы дигән исемнәрдән торганын күреп була. "Ясный сокол" дигәне дә шул исемнәргә якын. Әкияттә Финист белем алып, өенә кайтып китә. Кыз аны артыннан эзләп китә. Табып, икенче гаиләдән аерып, үзенә ияртеп алып кайта. Бу әкияттә әле кызның өйләнгән Финистны гаиләдән аерып үзенә алып кайтуы шикле булып тоела. Ләкин татар күзлегеннән карасак, икенче мәгънә күрәбез:
Тәңречелек һәм ислам дине буенча татар белемгә омтылган.
Аның икенче өченче хатыны булуы мөмкин:
Никәх буенча икенче диндә булган хатынны алырга рөхсәт ителә...
4) Хатыннар үз калаларындә яшәгәч, алда атап кителгән ике холыклы хатыннарның үзара аралашу булмаганга араларындагы мөнәсәбәт әкиятләрдә каралмый.
Урыс әкиятләренең карап узылган өч төрендә кайбер мәсьәләләр итерация ысуллары белән чишелә алмаганы күренә. Йә бүрене, йә атны, йә Вәсиләне чакырып, «волшебный»-тылсымлы95, системалы ысул белән, йә үзендә булмаган белем кулланып, шул мәсьәләне чишә. Ләкин беренче холыклы Юләр-Иван үз кануннарыннан чыкмый, яңа ысулларны өйрәнми, йокларга ята.
Беренче холыклы кеше икенче холыклы кешенең гамәленнән шикләнә, чөнки икенче модельнең җылылык мөнәсәбәтләрен әҗәт итеп кайтаруын күз алдында тота. Шул шик урыс телендә "хитрый татарин" дигән әйтемдә чагылып тора.
Икенче төрле әкиятләр дә бар. Мәсәлән, күкулы-украинның "Оча торган караб"ы "Камыр Батыр" әкиятенә охшаган. Ләкин шул әкият могҗизалары алдан бер аксакал билгеләгән язмыш буенча бара.
Инде килеп, тормыш фәлсәфәсенең алман әкиятләрендә ничек чагылуына игътибар итик. "Камбала балыгы турында әкият"не карасак, (ул А.С.Пушкинның "Алтын балыгына" ошаган) анда Емеляга хезмәт иткән шикелле, балык хезмәт итә. Ләкин үзен буйсындырырга теләгәндә балык булышудан баш тарта. Бу әкияттә "мин–сиңа, син–миңа" кануны чагылыш таба. Бу канунның куллануы даими түгел. "Бремен музыкантлары" әкиятен алсак, анда "Камыр Батыр"дагы кебек үк, яңа төркем җыела. Әмма алар очраклы рәвештә тупланмыйлар, баштан ук ансамбль төзибез, дип уйлап җыелалар. Алманнарда әкият герое бармак башы кадәр малай (мальчик с пальчик), яки дәү кешеләр (великан) турында әкиятләр сериясе бар. Аларның һәрберсе көндәшләре белән көрәштә дөрес, логик фикер йөртү нәтиҗәсендә җиңеп чыга. Мин бу модельне югарыда каралган ике модельнең уртасында тора, дип саныйм.
Алманда булган великаннар турындагы әкиятләр урыс һәм татар халкында туа алмаган, чөнки бу әкиятләрдә кешенең төрле сыйфатларын чагыштыруы карала. Урыс халкында каралганча, кешенең камил булуы каралмаган. Татарда төркемдә җыелган шәхесләр арасында кирәк булган сыйфатлысы табыла.
Соңгы вакытта матбугат чаралары, бер-берсен уздырып, алманнардагы тәртип сөюне пропагандалап баралар. Берәүләр аларда, үз тәрбиясеннән чыгып, "мин–сиңа, син–миңа", икенчеләр "коллективизм-төркемчелек" принцибын күрергә тели. Алманнарда икесе дә бар. Әмма без күнеккән, без теләгән рәвештә түгел. 1989 елда Алманиядә булганда мин "Ни өчен биредә чисталык һәм тәртип?", дигән сорауга җавап эзләдем. Әйтик, алманның квартал уртасында урамны аркылы чыгасы булса, ул һич тә светофор эзләп, урам чатына кадәр бармый. Әмма ул урам чатында басып торса, беркайчан да кызыл утка каршы китми. Әгәр тәмәке тартучы тирәсендә чүп савыты булса, ул төпчекне чүп савытыннан читкә ташламый. Әгәр булмаса, чүп савытын эзләп йөгерми. Аларның яшәү принцибы безнекеннән үзгәрәк: чистартып торган җирдә чисталык була. Менә шулай без үз-үзебезгә чит культураны тагарга тырышабыз. Нәтиҗәдә коралама юрган шикелле – эклектик (төрле стильләрне бергә кушу) тәрбия килеп чыга. Шуңа күрә яшь буынның киләчәктәге тәртибе нинди буласын алдан күреп булмый.
Хәзер милли тәрбия системасы турында күп сөйләнелә, күп языла. Һәр халыкның үз милли тәрбия системасы булуы бәхәссез. Әкиятләргә анализ ясау да моңа ышандыра. Әмма без совет чорында моны санга сукмыйча, барысын да бутап бетердек. Чынлыкта исә безнең балалар интернационалистлар да, космополитлар да булып үсмәделәр. Яңа буын маргиналларга96 әйләнде. Чөнки бөтен кешенең дә барлык халыкларның культурасын үзләштерү, ярату мөмкин түгел. Ә менә үз халкының мәдәниятын, холкын үзләштерү аңа буыннан-буынга нәсел җебе аша салынган.
Шуңа күрә бүгенге көндә милли мәктәпләр, балалар бакчалары, милли тәрбия учакларын сүндермәү һәм үстерү кичектергесез максатка әйләнде.
