Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HAD_TAT_20_6_13.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
30 Мб
Скачать
☆

6. Катнаш гаилә мәсьәләсе

1989 ел статистикасы буенча татар арасында 42% катнаш гаилә төркәлде. Ә студентлар арасында, минем күзәтүемчә, 70тән артты. Моңа ничек карарга соң?

Катнаш гаилә нык түгел һәм бу хәлнең үз фәлсәфи нигезе бар.

Гаилә корганда фамилия сайлау мәсьәләсе килеп туа. Мәсәлән, берәр авылдан килгән Мәхмүт кызы Зөлфиянең кияве Чирков, Щукин, Богов, Боков, Чумкин йә Батьков булсын ди. Шул ханым белән беренче танышканда, исеменә карап, фамилиясе татардан чыккан дип, татарча мәгънә эзли башлаулары һәм ямьсез хәл килеп чыгуы мөмкин. Монда инде ул ханым үз исемен Зоягамы, Зосягамы үзгәртергә мәҗбүр була. Ә инде кызның исеме Рәзинә булса яңа гаиләдә бик тиз күңеле төшер…

Менә тагын бер мисал. Яңа кияүгә чыккан ханым эшендә шатланып игълан итә: "Поздравьте меня!... Я теперь Татьяна Сергеевна Мерзаева (Морза)", "...Гадеева (Һади)", "...Насриева (Насыйри)" йә "...Марданова". Ләкин аның бу шатлыгы озак булмас, кире үз фамилиясенә кайтыр бу ханым.

Өченче мәсьәлә: никах укытыргамы, чиркәүгә барып "венчание уздырыргамы"?

Дүртенче мәсьәлә: туйны ничек үткәрергә – татарчамы, урысчамы?

Бала тугач, бишенче мәсьәлә килеп туа: нинди исем бирергә – татарныкынмы, урысныкынмы әллә заманча европачамы? Нурмөхәммәт кызына моңлы исем бирә: Ди-а-ана – ләкин татарча килеп чыга дивана. Балага крещение уздырыргамы? Ир баланы сөннәткә утыртыргамы? Бишек җырын кайсы телдә җырларга? Татар телендә җырлап җибәрсәң, икенчесе: "Ты чего воешь?" - дип җырны туктатмасмы? Шуның белән бала бишек җырыннан мәхрүм калмасмы?

Балаларны кайсы телдә тәрбияләргә? Нинди әкиятләр укырга микән? Җүләр Иван турында әкият укып татар гаиләсе тапкан балаларына бәхетле язмыш теләп, баласыз калган.

Туганнар белән кайсы телдә аралашырга? Татар гаиләсенә кунакка баргач, икенче милләттән булган ир-хатын аңламыйча шикләнеп кала. Урыс гаиләсендә генә кунак иткәндә татар үзенең туганнарын кимсетелгән итеп хис итә һәм нәтиҗәдә туганнар белән аралашу эзелә.

Бала паспорт алганда да шундый хәлләр килеп чыга иде18.

Әнисе баласына әйтә:

- Света, кызым үзең кара...

- Әни, әтием Иван, фамилиям Петрова булгач, урыс дип язылам инде"...

- Әни мин синең милләтеңне язырмын...

- Какой же Вы татарин, Валера да еще Пшеничный!"...

Тормышның соңгы көннәрендә дә әле кайсы зиратка күмергә дигән мәсьәлә килеп туа. Тормышны авырлыклар белән бергә үткәрсәләр дә, соңгы юллары төрле зиратларга китә.

Әле гаилә мәсьәләсенә милләтне саклап калу мәсьәләсе дә килеп тоташа. Кристина Альбертовна Мухтарова нинди милләт кешесе микән ул?

…Бер заман тимер юлда барам. Күршедә бер гаилә – бабай, яшь хатын һәм онык бергә бара. Бабай ничектер сәер генә читләшеп бер кырыйда утырып тора иде. Соңыннан минем өчен бөтенесе дә ачыкланды. Бу бабай казах булып чыкты. Бабай оныгы белән кызын кунакка Казахстанга алып кайта икән. Ул 50-нче елларда, даланы сукалаганда, бер хахул кызына өйләнгән. Шуның белән үз кызы урыс телле булган. Соңыннан кызы Литвага китеп, тормышка чыккан. Баласы литва телле булган. Шул онык урысча сөйләшә белми икән поездда үзенең әнисе белән литвача сөйләшеп бара. Шуңа күрә бабай аның белән аралаша алмыйча, уңайсызланып бара… Катнаш гаиләдә шундый фаҗигалар да булгалый.

Каралган мәсьәләләрдән башка да гаиләдә чишәсе мәсьәләләр җитәрлек. Шуңа күрә катнаш гаиләләрнең язмышы бик аяныч. Гомумән, гаилә тормышы бихисап (күп очраклы катлаулы) мәсьәләләрдән тора. Аны өстәмә проблемалар белән тагын катлауландыруы гаиләнең ныклыгына ярдәм итми. Ата-анага бала язмышына битараф булмыйча, милли тәрбия биреп, үз гаилә тәҗрибәсенә таянып тормышны җиңеләйтергә кирәк. Һәр милләтнең узган тарихында җыелган үз яшәү тәртибе бар. Адәм балаларының изге бурычы Алланың шушы гамәлен бозмаска, үз өстенә, җенси хисләргә бирелеп, гөнаһлар алмаска кирәк.

Исемнәрне татарча бирсәк кенә үз миләтебездән ятсынмабыз, дин дә безне бүлмәс, телебездә яратып сөйләшербез, әби-бабабызны/ата-анабызны танып хөрмәт итеп, балаларыбызны күңелле үстерербез.

7. Латин хәрефе керүе белән төрки дөньяны мәдәни мирасыннан арындырып уртак, теленнән аеруга китерде. Гарәп язуында «у/а/и» сузык авазлар хәрефләре генә булган. Төркиләрнең гарәп хәрефле язуны дингә бәйләп коммунистлар яндырып бөтерде. Олы буын куркып, сакланып калган язуларны яшьләргә укырга өйрәтмәде. Гади халык укый алмыйча үз мирасын югалтты. Төрле төрки кабиләләрдә булган орфоэпиягә таянып, гарәп язуында булмаган яңа латин хәрефләрен кертеп әлифбалар төзелде. Аларны төрлечә куллануга көртеп кабиләләр арасында аңламаучанлыкны тудырды һәм күп кенә уртак булган морфемаларны бозды. Мәсьәлән: «ит/эт», «ун/он», «уч/оч», «айлан/әйлән» сүзләре гарәп язуында татар белән-төректә бер төрле кулланылган булса да, хәзер алар икегә аерылып һәр телдә үзенчә аерылып төрле морфемалар булып кулланыла. Татар теленнән төрек теленә тәрҗемә иткәндә «ит-эт», «эт-ит», «ун-он», «он-ун» дип баралар. Урыс теле үзенә «ан/он» сүзен алып, татар белән төрек телләрендә уртак булган «ан» алмашлыкны татар «ул» сүзенә алмаштырып куйды. «Әйлән» сүзендә татар телендә булмаган «әй» тамыры килеп чыга.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]