- •"Здравствуй, как тебя зовут?"
- •Даль в. Сказка о Георгии Храбром и о волке
- •1. Әлифба һәм татар теле фәлсәфәсе
- •3. "Әбиме", "дәү әниме", "Сезме", "синме"...?
- •6. Катнаш гаилә мәсьәләсе
- •8. Карап киткән мисаллар нигезендә без гарәп әлифбасыннан китеп, тел аңыбызның ни формада үзгәрүен һәм шуннан гореф-гадәтләребезне, халкыбызның холкы алмашынуын күрәбез.
- •2. Язу тарихы белән хәзерге заман сан билгеләре барлыкка килүе мәсьәләсенә карата
- •2.1. Саннар язылышын тәртипкә китерү мәсьәләсе
- •2.2. Урыс телендәге татар сүзләре
- •2.3. Күрше халыкларда сакланып калган татар сүзләре
- •2.4. Көнбатыш Европа телләрендә төрки-татар сүзләре
- •2.5. Гарәп-фарсы телләрдә төрки-татар сүзләре
- •3. Татар теле – гамәли тел
- •4. Татар һәм урыс алмашлыкларның чагыштырма анализы
- •5. Татар теленнән урыс теленә тәрҗемә мәсьәләсе
- •6. Информатика терминнары буенча фикерләр
- •7. Халык әкиятләре — халык язмышы
- •7.1. Җүләр Иван һәм Камыр Батыр фәлсәфәсе
- •7.2. Әкият тәрҗемәләре
- •7.3. Әкиятләр сере
- •Әкият-ашамлык
- •Әкияттәге кеше гомере
- •Әкият-туганлык
- •Әкият-картлык
- •Әкият – тарих
- •7.4. Грек мифологиясендә төркилек элементлары
- •7.5. Казан гербы
- •7.6.Татар сүзенең этимологиясе
- •8. Татар мәгарифе
- •8.1. Татарстан мәгарифе укыту ысуллары исәбе Укучылар холкын ачыклау
- •8.2.Татарстан һәм Рәсәй мәктәп проблемаларының тамыры
- •8. Шаян уймак Феррари һәм мәхәббәт
- •Феррари һәм Булатҗан
- •Гашыйк Васыйл
- •Гашыйк Вәсилә
- •Балачага
- •Абыстай
- •Бәхетле картлык
- •Тел бистәсе
- •Базардан рынокка
- •Хакимҗан белән Галимҗан
- •Миңтиле
- •Бута хан
- •Кара тәкә бәхете
- •Заманнар буталчыгы
- •9. Шигырьләр Татар бәхете129
- •Татар кадере130
- •Татар язмышы
- •12. Әбиләрнең яшь чаклары
- •11. Лыгырдау белән мыгырдау
- •12. Табышмаклар
- •13. Татар теленең иҗекләре
- •14. Татар сүзләре чит телләрдә
- •15. Татар исемнәре
- •Хатын-кыз исеме
- •Кушымта
- •Хәреф статистикасы
- •Әдәбият
8. Карап киткән мисаллар нигезендә без гарәп әлифбасыннан китеп, тел аңыбызның ни формада үзгәрүен һәм шуннан гореф-гадәтләребезне, халкыбызның холкы алмашынуын күрәбез.
Гарәп әлифбасыннан китүнең уңышсыз якларын морфемалар системасында да күзәтергә мөмкин.
"Төймә" дигән сүз, Каюм Насыйриның 1885 елдагы сүзлегендә күрсәтелгәнчә, "тимә" белән бер үк сүз булган. Икесе дә "ти"19 тамырына кайтып кала.
"Эскәтер" һәм "өстәл" дигән сүзләрнең борынгы төрки язмалардан "өс" дигән сүздән чыкканы күренеп тора20. "Вак", "ват", "ванна", «он» һәм «ун» сүзләре гарәп әлифбасында һәм яңалифтә "уак", "уат", "уына" һәм «уын» сүзләре көрәү, көрәк, көрәт, көрән соман дип язылган. Монда "у" дигән сүз тамыр булып тора. Шуңа күрә татар теленең морфема системасы латинга һәм кирилга күчү белән зәгыйфьләнде. Морфема системасы таркатылып бара, һәм саны үсә башлый. Телнең фәлсәфәсе йомшарып үзгәрә. Әйткәнне исәпләп карап алыйк.
Тел ике ысул – мантыйк һәм хәтер аша белемне үзләштерә.
Кытай телендә киң кулланышта булган морфема-иероглиф саны 2000-2500 чамасы21, татар телендә 5500, ә урыс телендә 17000 чамасы22. Бу саннар татар теленең мантыйгы урыс теле белән чагыштырганда икенче төрле булуын күрсәтә. Урыс теле сүз байлыгына, хәтергә таянып яши. Ә татар теле мантыйкка нигезләнгән. Әле татар телендәге куллануда булган морфемаларның яртысыннан артыгы тел зәгыйфьләнүеннән килеп кергән. Алар телнең мантыйк кечен киметеп, хәтерләү сыйфатын гына үстерә23.
Татар теленең загыйфләнү ысулларын барлап чыгыйк.
I. Алда каралган "эскәтер", "вак" һәм "ват", "виноград"-йөзем сүзләре татар теленә аерым алынма сүз итеп килеп керүгә әлифбага яңа хәрефләр өстәлүе сәбәп булды. Монда үзебезнең телебездә булган сүзләрне икенче телдән кергән дип уйлау тел дәрәҗәсен төшерүе күренә;
II. Баш хәрефләр килеп керү белән, кеше исемнәре аерым морфемалар төркемен билгели башлый. Күп кенә кеше, уйламыйча – балаларына телгә ятышлы булмаган исемне кушып, сөйләмдәге сингармонизм кагыйдәсен боза. Шуннан мәгънәсезләнгән исемнәр төркеменең куллану даирәсе киңәеп хайваннарга да күчә. Исем белән аталган хайваннар «кем» дип атала башлый;
III. 1898 елда галимнәр арасында булган чувалыштан соң урыс теленә алман теленнән «ё» хәрефе килеп керә, ә Хәсән татар теленә урыс теленең тыныш билгеләрен кертеп җибәрә24. Шуның белән татар теле язуына сорау билгесе кергәч, сорау кушымчасын төшереп калдыру мөмкинчелеге тудырылды. Нәтиҗәдә татар теленә урыс телендәге язу аша сорауны белдерә торган аһәң керә башлады. Шулай ук сүз төзелеше буенча да кайбер сүзләр өчен дефис аша язу шактый еш күзәтелә. Һәм бу тыныш билгеләре системасы җөмләнең төзелешен үзгәртә бара.
IV. Терминология булдырабыз дип, телчеләр телгә "көнбатышта" куллануда булган сүзләрне үзгәртмичә алуны дәвам итә. Мәсьәлән "елка"25 ("чыршы" бәйрәме дип Ф.Ганеевның аңлатмалы сүзлегендә бирелгән), "компьютер" (санау-санак. Соңгы утыз ел дәверендә санакның урыс телендәге исеме ЭЛВМ-ЭЦВМ-ЭВМ-компьютер сүзләре белән бер-берсен алмаштырып кулланылды. Тарихын ачыкламыйча, татар телчеләре соңгы «компьютер» исемен генә танып, шул сүзне генә халыкара сүз дип кабул итергә әзер. Ә урыс телендә сүз үзгәргән саен, артыннан ияреп без дә тагын үзгәртербезме?26).
Мәхсүс фәнни терминнар буенча әйтеп тә торасы юк. Каралган терминнарда һәр милләт үз мәгънәсен күрә.
Мәсәлән, "процесс" сүзен алыйк:
— Урыс телендәге "процесс" сүзе ниндидер хәрәкәт, үзгәреш башлануын белдерә. Шуңа күрә дә "эш башы – понедельник день тяжелый", "Процесс пошел" диләр;
— Латин телләрендә "pro+cess" сүзендә "pro" кушымчасы нәрсәнеңдер алдагы өлешен белдерә. Инглиз телендәге "cess-тауар", ә француз телендә "cess-продукт-ашамлык"ны белдерә. Бу телләрдә "process" сүзе ниндидер максатка китерә торган хәрәкәт итеп күренә.
Игътибар итсәк, авыл хуҗалыгында бу сүзнең төшенчәләре инглиз белән французлар холкына туры килә. Инглизләр хайван үстергәндә бозауларын бер-ике ел асрап, французларга саталар, ә французлар шул таналарны үстереп, симертеп, иткә суялар. Алар хайванны төркиләрдәгечә көтүдә асрамыйлар27. Төркиләрдә кайчан көтүлек дөньяга килгәне билгесез. Төркиләр кирәгенчә көтүдән мал алып, аны ашарга суялар, йә саталар. Көтүнең кайчан бетәсе дә билгеле түгел;
— Әйткәннәрне аңлаганнан соң, татар телендә кайсы телдәге "процесс" сүзенең кулланылган мәгънәсен алыйк микән, дигән сорау туа. Әллә үзебезнең "хәрәкәттә-бәрәкәт" мәгънәсендә калырга тиешме?
V. Татар теленә кайтабыз дип, еш кына элек динчеләрнең куллануында булган гарәп-фарсы сүзләрен халыкны аңграйтып бүгенге татар теленә кертергә тырышалар. Ләкин ул сүзләр элеккеге замандагы гамәле белән кайтмый. Ә бүгенге гарәп һәм урыс телендәге булган гамәле белән кертелә. Шулай итеп гарәп һәм урыс телләренең сыйфатлары үзгәртелгән гамәлле гарәп сүзләре аша татар теленә кереп бара. Мәсәлән:
— Элеке заманда Алла сүзе белән Тәңре сүзе бергә кулланылган. Хәзерге Тәңре сүзен тешереп калдырып, гарәп телендә куллануда булган Аллаһу гына калды. Хәзер «Тәңре» сүзе белән Алланы бергә атау ят итеп кабул ителә инде;
— Татар исемнәре ике төркемгә аерылып ир-ат белән хатын-кызга бирелгән (Гөлчәчәк, Бибиҗамал, Бибинур, Галиябану, Бәҗәтнур, Алсу һәм башкалар хатын-кыз исеме буларак, ә Рөстәм, Галиәсгар, Нургаяз, Газинур. Тимербай, Арыслангали, Гаптелһади, Әхмәтсабир һәм башкалар ир-ат исеме итеп). Бүгенге көндә урысларның исеме кыска булуына карап, татар да ияреп исемнәр кыскартып бирә башлады: Камил-Камилә, Рәүф-Рәүфә, Рәшид-Рәшидә, Рим-Рима, Риф-Рифә, Фәрит-Фәридә һәм башкалар, Монда инде гарәпкә ияреп "ә" хәрефе ир-ат исемен хатын кыз исеменнән аерып тора28. Шулай итеп татар теленә дә "род" дигән төшенчә килеп керергә маташа. Нәтиҗәдә мөгаллим-мөгаллимә, табиб-табибә кебек сүзләр гамәлгә керә башлады. Әмма егетләрне укыткан ир-ат укытучы мулла мөгалим булган булса да, кызларны мөгалимә түгел абыстай укыткан.
VI. урыс телендәге кыскартмаларны өлешчә тәрҗемә итү бара.
Мәсәлән:
«Колхоз-коллективное хозяйство – хәрефләрнең саны 6/21 элешкә кыскартыла» – «күмхуҗ-күмәк хуҗалык – 6/13» булып чыга. Бу кыскартма урыс телендә булган сүз төркемен өч ярым тапкыр кыскартып урыс телендәге сүз озынлыгы нормасына туры килеп, төшенчә формасына китерде29. Ә татар телендәге бу кыскартма тел нормасы кысаларына сыймаганга күрә, кыенлыклар гына тудырды. Чөнки татар телендә төшенчә буларак тамыр бик озын булып чыкты һәм ул сингармонизм кагыйдәсенә буйсынмый. Бу кыскартма урынына татар телендә сүзләрен тулысынча кулануы уңайрак булыр иде. Урыс телендәге кыскартмалар телне бозмый. Урыс телендәге сүзләр озын булганга, куллануда булган сүзгә амоним була алмый. Ә татар телендә сүзләр бик кыска булганга, яңа амонимнар барлыкка килүе һәм сингармонизм законы бозылуы мөмкин.
VII. Кайбер сүз-терминнар, "бозылган телефон" уенындагы сыман үзгәреп-бозылып, телдән-телгә күчәләр.
Мәсәлән:
— "мө+слим" – гарәпчә дин кешесе, "мусульман" – мөслим+ан фарсы һәм алман телендә дин кешесе, "мусульманин" (бусурманин) – мөслиман+ин урыс телендә ислам динен кабул иткән кеше була;
— "кабу", "капка", "каплы", "капкач", "капчык", "капкан", «кафтан-каптан/каптән/каптун» сүзләре "кабу" фигыленнән чыкканнар. Әммә инглиз, француз телләрендәге "cab" (каплы арба), "cap" (кепка), "cabe" (яулык), "cable" (каплы бау, каплы тимер чыбык), "cup/cube" (чынаяк), "capuchon" (покрышка), «capot» (арба капкачы), "cabin" (чикләнә торган бүлмә), "купе" (вагонның бүленеп алынган өлеше), “carbon” (кабына торган углерод); фарсы телендә «кафтан-кап тән» (тәнне каплый торган кием) үз телләрендә бер мантыйкка да сыймый торган сүзләр. Бу сүзләрнең төркиләрдән алынганлыгы күренеп тора. Инглизнең баш киеме куллануына карап, "cap" (кепка) исеме урыс теленә кереп урнашкан. 30 нчы елларда түбәтәебезне салдыртып, башыбызга "капкач" кигәч, аны башыбыздан чат саен салып-киеп йөрибез. Шуның белән "кепка" дигән сүз, кирегә әйләнеп, татар теленә «кепка-кәпәч» булып кайтып керде;
— "Басып уына" дигән, юыну өлкәсенә караган сүзләрне үзгәртеп "bath-басу", "sabun-сабын", "ванна-уына", «мыло-майлы» икенче телләргә күчкән. Хәзерге заманда да авазларын үзгәртеп, яңа сүз булып, шул сүзләр кире әйләнеп кайтырга «тырышалар».
VIII. Татар телендә булган сүзләрне барламыйча чит тел сүзләрен алып, йә шуларны үзгәртеп кабул итү дәвам ителә.
Мәсәлән:
— "Проблема" сүзен карап алыйк. Дөньяда булган мәсәләләрне ике төркемгә бүлергә була: чишелгәннәре һәм чишелмәгәннәре. Шулар арасында чишелмәгән мәсәләләр «проблема» сүзенең төшенчәсе булып тора. Латин телләренә игътибар итсәк, "pro" кушымчасы сүз тамырын белдерә торган алдагы-булачак мәгънәсен аңлата. Шуңа күрә "pro+blem"ны өлешләп тәрҗемә итсәк – "blem" алды дип әйтергә була. Латин телләрендәге "blem" һәм татар телендәге "белем" бер мәгънәле икән. Ләкин латин телендә "blem" дигән сүз юк. Бу мисалдан "problem" дигән сүзнең төркидән чыкканы аңлашыла. Моны күз алдында тотып "проблема" сүзе урынына "белем алды" дип әйтергә була.
— «Ацет» сүзе латин телендә әчелекне белдерә. Мишәрләр сөйләмендә дә «әчет» дигән сүз «әцет» ди яңгырый. «Ацетат» сүзе «уксус» дигән сүз. Татарча укып карасак «ацетат»–«әцетат»- «әче+тат» булып чыга. Уксус алмадан ясалган булгач әче татлы су булып чыга. Монда да «ч/ш/щ» авазлары «ц/с» авызларына күчешен чамаласак: «шайтан-сатан», «чана-сани», «чеби-цеби-ципленек», «шикәр-сахар», «шөгел-школ-school», «чыра-цара+пать», урыс телендәге «ш» хәреф гарәп язуында «с» итеп укыла30.
—Ислам дине гарәп теле нигезендә иңдерелгәнгә күп кенә сүзләр гарәп сүзләре белән алмаштырылып татар теле гамәленнән төшеп йә төшерелеп калдырылды, ә урыс, грек, латин һәм ауропа телләрендә алар сакланып калган. Шуларны танып кире куллануга кайтарырга кирәк. Шуны дәлилләр өчен әйтелеше, мәгънәсе белән төрки сүзләргә ошаган берничә төркем сүзгә игътибар итик:
Программа, граммофон, грамматика, грамм, кремль, храм, кремний, корма, крыша. Бу сүзләрдә «кыру» тамырын куллансак, алар бер системага керә башлый: про+кырма, кырма+фон-кырма тавыш, тел кырмасы, кырма үлчәм, кырмалы кала31. Христиан динендә булган кеше яудан кырмада/храмда сакланган32, каты ташны кырып ут тапкан, зур көймә өстенә кырма кырган, түбәне йорт өстена кырган;
Транспорт сүзләре: лошадь – «алаша ат» татарча; телега – «атлыга» татарча; бык-бугай – «быг-быгай» төркичә, «bika» маҗарча; т-р-р – «тыр» татарча; узда-уста – «авызда» татарча; улица-околица-станица – «аулица – авыл иясе – авыл урамы» татарча. Урыс телендәге «станица» сүзе стан тирәсен белдерә һәм төркиләр аша фарсыдан кергән. «Околица» сүзе авыл тирәсен белдерә. Монда, тулы система буларак, шул кагыйдәгә буйсынган авыл сүзе дә булырга тиеш. Бу сүзне таныр өчен ике сүзгә игътибар итик. Украин-хохол телендәге «вулица-wулица»га һәм урыс телендәге «улица»га. Урыс теленә төрки телләрдән килеп кергән сүз башындагы "а" хәрефе үзгәрә йә төшеп кала. Бу кагыйдәгә игътибар итсәк, украин телендәге «а+wулица» белән урыс телендәге «а+улица» мәгънәсе белән дә «а+wыл» сүзенә туры килә. Әле «ул+ица» сүзе ясалма сүз булгач, «ул» сүзен аерып карыйк. Ләкин урыс телендә ул сүз юк. Шуннан шулай ук «авылдан чыкканы аңлашыла. «Авыл-улица» сүзенә парлы «околица» сүзен дә тикшереп карыйк. Бу сүз, әйткәнчә, авыл тирәсен белдерә. Авыл читәнеме, әллә авыл хуҗалыгына керә торган тирә якмы? Бәлки "около" сүзе "око-күз" сүзеннән килеп чыккандыр? Алайса "около" сүзе күз күргән җирне белдерергә тиеш. Ләкин мәгънәсенә туры килмәгән "около него" дигән әйтем шул кеше янындагы бер-ике метр тирәсен генә белдерә. Мәгънәсен аңлар өчен «улица» сүзе шикелле "около" дигән сүзнең дә төрки версиясен ачыклап алыйк. Бу сүз тирә-якка өндәү даирәсенә тәңгәл килә. Шуңа күрә "около" дигән сүз "акаулы-акырулы-кычкырулы-чакрулы" дигән сүзгә тәңгәл була. Шул рәткә «заулок-закаулок» кереп, тавыш җитми торган җирне белдерә; даруга – ясак җыя торган кала (манголча); бровка – «brow» инглизчә: арба – «арба-араба-арама» татарча; тащить-тачка – «ташый» татарча; ямщик – «ямьче» татарча: кочевник – «күчү» татарча; кучер – «күчерүче» татарча, «kutscher-kutsche-арба» алманчага «kocci» төрки-маҗар теленнән күчкән. Күчерләр Буда белән Вена арасында арбада кеше йертүчеләр; вьюк – «йөк» татарча; багаж – «bag+aj» төрекчә (bag – бау), йөкне арбага багайлап-богаулап куйганнар; «кузов» – «кузау» татарча; вагон – «van, waggon» инглизчә, «vagon» алманча, ләкин инглиз бер мәгънә белән ике сүзне төрле кагыйдәләр белән яза һәм алман телендә киң таралган булса да үз сүзе дип аны кабул итми, әвен татарча (төрек телендәге "өгүн" һәм татар телендәге "әвен" сүзе икенче телләрдә "чуен" сүзе "чугун"га күчкән сыман урыс һәм алман теленә "вагон" сүзе итеп күчә алган һәм шул ук инглиз теленә алман теленән "waggon" булып кергән, ә турыдан туры төрки-татардан кергәне "van" сүзе итеп күчә алган (бүген "mini+van" дип кечкенә автобуслар атала); «фура, фургон» алман телендә – «йөрә, йөргән» татар теленнән «й» «ф»га күчеп кергән; инглиз телендә транспорт җихазлары да «vehicle-йөкле» дип атала, шулай ук каптырылган арба/ прицеп –«couple» дип атала). Әвеннәрне ташып йөргән loco+motivi «урынны күчерүче» була; автобус, трамвай – "bus" инглизчә, "omni+bus" инглизчә ("omni-бөтенесе" дип тәрҗемә ителә, ә "bus" дигән төшенчәсен аңлар өчен аның куллану даирәсенә игътибар итик, бу сүз белән тагын басып торган савыт-саба юучы кешене әйтәләр. "Bus" дигән сүзнең даирәсен күз алдына китергәч, "bus" дигән сүзнең төшенчәсе төрки телләрендәге "басып тору" мәгънәсенә туры килә33. Француз телендәге "auto+bus" сүзе дә шул версияне дәлилләп тора. Монда "auto+bus" "үзе+басып" тыруны аңлата); "tram"-"tram+way" инглизчә (way-юл) – торам татарча. Инглиз телендә бу сүзнең куллану даирәсе шуның белән чикләнә. Шуңа күрә иңглиз теленә чит телдән кергәнен әйтергә мөмкин. Монда да “трамвай” сүзе “басып торам”га килеп тоташа. Шул арбаларда йөргән кеше “басып йөрүче” (баса йөри – баса җөри – паса җөри – пассажир) булган; трак – "track" инглизчә тимер юл астында терәк булып яткан шпаланы, йә танк һәм тракторның тәгәрмәч астына салынган терәген аңлата, "терәк" татарча. Бу сүзләр төркидән чыгуына да дәлилләр бар: төрки-татар җир астыннан күмерне иң элек терәк салып соңыннан тимер юлдан атлы арбада ташыган һәм җир астына төшкәндә-менгәндә шул арбада басып торып йөргән. Әле бу гасыр башында арба-чана белән ташыган йөк ташучылар басып йөргәннәр34. Соңыннан шул тимер юлны зур калаларда җир өстенә чыгарып кешене генә йөртә торган транспорт төрен ясаганнар һәм басып торып йөргәннәр. Мотор уйлап чыгарып, шул арбаны тимер юлдан гади юлга да күчерделәр, Шуңа күрә кеше йөртә торган транспортның ике төренә исемнәре икегә аерылып бирелде. Берсе bus, икенчесе tram булды. Шул ук "терәк" сүзе трактор-"терәк-терә"-гә нигез булганы күренә; билет – бәяләт татарча;
Төрки телләр Тын океаннан алып Карпат тауларына кадәр куллануда булгач сөйләм белән бәйле сүзләргә игътибар итергә кирәк. Шуларның берсе «сөй+ләү-сөйләве-слово-say». Бу сүзләр мәгънәсе буенча да, яңгыраш белән дә охшаган. Урыс телендәге «слово», инглиз телендәге «say» да алынма сүзләр. Ә татар телендәге «сөйлә-сөй+лә» сүзе – ясалма. Татар теле белгечләре аның тамырын «сүс/сүз» дип әйтәләр: «сөй+лә»-«сүс+лә/сүз+лә». Монда инде бу сүзләр каян килеп чыкканы аңлашыла.
Татарның теле ике төрле: дәшү-сөйләм белән язма-язык. Татар язма теле исеме урыс телендә гомуми тел төшенчәсе «язык» итеп килеп кергән. Шулай ук, урыс телендәге мәгънәсез сөйләмне «балакаешь» дип атыйлар. Бу татар телендәге мәгънәсе буенча буш сүз – бала-чага сүзе булып чыга. Инглиз телендәге «text» сүзе этималогиясе белән «тег»үгә бәйле булып «текмә-язма35» сүзе булып чыга. Шуңа күрә бугенге татар теленә ятышлы булмаган «текстны/текмәне укып чыгу» урынына «язманы укып чыгу» дип әйтүе уңайрак булыр;
Тагын бер сүз төркеменә игътибар итик: интуиция, интеллект, интеллигенция, интонация, интим, интерес, инстанция, инициация һәм инерция. Бу сүзләр Ауропа өчен килмешәк сүзләр. Алдында бер «ин-in/im/en/em/il/el/ir/er» дигән кушымча булгач, чыганагы да бер телдәнрәк булырга тиеш. Каралган сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итсәк, аларны «мәгънә» төшенчәсе берләштерә: «интуиция» – мәгънә тыю, «интеллект» – мәгънәне белдерә белү, «интеллигенция» – мәгънәне аңлау, «интонация» – мәгънәсе тонда, «интим» – мәгънәне тыемлау, «интерес» – мәгънәне белү, «инстанция» – мәгънә үзәге, «инициация-init» – мәгънәсен кузгату һәм «инерция» – мәгънәсе йөреш. Татар телендә «мәгънә»гә «өн» дигән сүз – туры килә. Хәзер бу сүзләр татарча: «интуиция» – өне тыю иясе, «интеллект» – өне теллектә, «интеллигенция» – өне теләгән иясе, «интонация» – өне тонында, «интим» – өне тыем+лау, «интерес» – өне дөрес, «инстанция» – өн стан иясе, «init» – өнне+этү, «инквизиция/inquisitio» – өнне-күзәтү һәм «инерция» – өне йөреш иясе килеп чыга.
Бу күзаллау дөрес булса, инглиз телендәге «in» кушымчасы «im-il-ir-en-em-el-er»36 дип төрләнә. Монда тагын бер төркем төрки сүзләре ачыклана: «emblem» – өне белем, «empire» – өне бер ия, «embitter» – өне бетте, «empty» – өне буш, өне бетте, «embryo» – өне берәү, «emend-emendate» – өнен өндәп үзгәртү, «emit» – өмет, «enceinte» – өн сөенте, йөкле булу, «encircle» – өне чикле, «enclave» – сырып алу, өнне кыллау, «encroach» – өне кырыш, җимерү, «engine» – өне җен, күренми, «enucleate» – ачыклау, өнне юклату, «enigma» – өне юкма, табышмак, «impeachment» – өнен печү, «import» – өнен берәт, «invest» – өне+өстәү, «instinct» – өне өстеннек итә, «insert» – өне сыет. Тагын бер төркем татарча укыла торган сүзләр бар: «en+da» – өндә; «appendix» – ап+өн+дәгесе, «en+gird-en+girt» – өне кот, «en+grail» – өне кырыла, «en+join» – өне җыен, «en+per+sone» – өне бер сын, «en+ema» – клизма, өнемә, «en+ergy» – өне ыргу; «enquete-анкета» – өн күәте; «image» – өн ише, имеш; «imitate» – өнен итет, рәвеш китерү; эмоция – өне ачыла; «placent» – баласы өнендә. Бу закончалыкка якын булган сүзләр дә бар. Мәсәлән, «ориентация» – араөнен тыю, «амбулатория» – ам+була+тора эшләнә – аяк-ура эшләнә, «инцидент» – өне цитендә / өне читендә, «аметист» – өмет+ис, «анфилат» – өн+җилләт, «инквизиция» – өнне күзәтү, «имә/name» – өнемә/onyma –. Кай бер төркиләрдә куллануда булган гарәп сүзләре дә шунда кушыла; «индикатор» – өне диккат.
Грек телендәге «paradeigma» сүзе «парадигма-бер+тек+мә-бар+дык+ма», йәки бер җепкә төзелеп куйган сүз мәгънәсен белдерә. Монда «пар»га башланган һәм «ма»га тәмамланган сүзләргә игътибар итәбез. «Parade» – барыт-барлау, «para» янәшә-бару, «диафрагма-diapragma» – ике ара йарыкма, «dogma» «дөрес итеп кабул ителгән сүз – дога», «синтагма» – сын+тек+мә/сын+так_ма, йәки яңа сынга бәйләп кую;
"Врач" урынына гарәп телендәге "табиб" сүзен куллануга кертергә тырышалар. Ләкин бу сүз урыс теленә яраштырган татар телендәге "а+выручы" сүзе. "Сызу-сызык-сызучы", "көрәү-көрәк-көрәүче", "карау-карак-караучы", "язу-язык-язучы" сүзләренә игътибар итсәк, "авыру-авырык-авыручы" сүзләренең мәгънәсен тел мантыйгына туры китереп камилләштерергә була. "Авырык" – авырган кеше була, "авыручы" – авыруны караучы табиб була.
«Работа» сүзе «эш» сүзенә туры килми. «Эш» сүзенең куллану даирәсе «работа» сүзеннән кирәк. Өй эше «работа» дип кулланылмый. Бу мисалдан «работа» сүзендәге мәгънәсе табигый булмаган аерылып эшләнгән эш кенә була ала. «Работа» – «Айырып» эшләнгән эш була. «Работа – Айы+рып-раб» булып чыга. «Раб»ота – «Айы+рып» алынган кеше. Төрләнештәге «рабочий» - «айырып эшче/айы+рып ише».
"Ан" (анда, аныкы, аңа, аны, анлар) дигән сүз урынына көн чыгышта торучы татарларда куллануда булган "ул" (улда, улныкы) сүзен гамәлгә керткән, ә урыс теле шул ук сүзне "он" дип үзләштергән;
Дингә кагылышлы сүзләргә игътибар итик.
Нурихан Фәттах хезмәтләрендә «Алла», «Аппалон – ап-алла», «Альпы-Алып» тавы сүзләре төрки икәне күрсәтелгән. Шулай ук «Мулла-му+алла» алла кешесе мәгънәсендә төркиләрдә генә кулланыла. Калган телләрдә «мулла» урнына «имам-хатиб» сүзләре кулланыла. Төркиләрнең дин тәгълимәтендә «Алла» һәм «Тәңре» сүзләре синоним булып барган. Бу очракта Коръәндә Алланың 99 сыйфатын белдерә торган исеме бар дип иңдерелә. Алла дигән сүзне Тәңре янында төрки телендәге аның сыйфаты итеп күрергә мөмкин. Аллы (Алла) Тәңре дип аңларга була. "Ал Тәңре" сүзе махсус мәгънә белдерә. Таң атканда һәм кояш баеганда ал төстәге кояш алдагы көннең һава торышын төркиләргә яхшы булуын белдерә. Кешеләр, үзләренчә, таң атканчы торып, таң атканын карап, алдагы көннең һава торышына анализ үткәреп (прогноз), алдагы көннең язмышын күз алдына китерә алган. Шуңа күрә төрки халыклар Тәңрене ал төстә көткәннәр һәм аны таң атканчы торып, ашап алып, өндәгәннәр. Шуннан чыгып, төркиләр генә уразадагы сәхәр ашын да таң атканчы ике сәгать алдан ашап куялар37 һәм таң атканны күзәтәләр.
Бу тагълимәт америка индианнарында да күзәтелә. Америка индианнары Алланы Тәңре рәвешендә күрәләр, «Танатау» дип атыйлар.
Ш
улай
ук, Тон дәрьясендәге Океания утрауларында
яшәүче
маори
халкы
диңгез алласын Тангароа, ә урман алласын
Тане дип атыйлар38.
Ранги=Папа |
|||||
Ата-күк |
Җир-ана |
||||
Тане – урман алласы |
Хаумна – кыр үләне алласы |
Тангароа – диңгез алласы |
Ту – сугыш алласы |
Таухири – давыл алласы |
Ронго – үстерелгән үлән алласы |
Маори халкы Тангароаны дөньяны яратучы баш Алла дип таныйлар.
Грек мифологиясеннән күренгәнчә, алар кентаврлар һәм амазонкалар белән аралашкан. Кентавр – грек мифологиясендә кушылып бердәм булган «ир вә ат». Кентаврлар хатын кыздан аерым йөргән. Төрки телләрдә дә «ир-ат» сүзе грек телендәге «кентавр» сүзенә туры килә. Ир-ат далада кирәк булганда аерым тормыш итәрлек, җитлеккән, атка атланып йөргән егет булып чыга. Шуннан чыгып греклар истәлегендә аларның татар белән аралашуы кентавр рәвешендә тасвирлаган39.
Төрки-татар хатыны хуҗабикә булып күбрәк калада яшәгән. Тәңрелек динендәге ханбикәләрнең үз янына ир-атны кертмәгән хатын-кыз сакчылары булган40. Алар арасында азынганнары да булган41. Ханбикә сакчылары ам-азынганнары булып, «амазонка» итеп грекларның истәлегендә калган.
Троя каласы белән бәйле атның мәгънәсе бик зур. Алда китерелгән әкиятләр анализыннан чыгып ат, төркиләрнең тотемы булганына игътибар итсәк, «троя» сүзен анализлап алыйк. Борынгы төрки язуында сүз башында «а» хәрефе язылмаганга «троя» «атроя/атирөя/ат-ир ия/ир-ат ия»гә туры булып чыга. Шулай ук румлылар истәлеге буенча «троя» халкы Рум каласын төзегән дип әйтәләр. Бу анализдан чыгып Рум дәүләтен төрки халык оештырган булып чыга.
Шулай итеп, грек иле загыйфләнгәч төркиләр грек җире аша үтеп румлыларга барып җиткән. Тарихта билгеле булганча, румлылар дәүлетен читтән килгән этрусклар төзегән. Римны бүре белән каз саклаганы билгеле. Этрусклардан калган сыннар һәм савыт-саба арасында ат рәвеше бик еш очрый. Этрускларның тотемнары ат, каз, бүре – төрки тотемнарга туры килә. Шулай ук, Альпа тауларында иң текә тауның исеме «Айгыр». Шунда Европаның иң көчле альпинистлары үзара ярышалар.
Урыс тарихында язылганча, Рум империясен оештырган һәм соңыннан юкка чыккан халык исемен, «этруск» сүзенең мәгънәсен ачыклап алыйк. Бу сүзнең тамыры «этр». Бу халыкның тотемы төрки булгач, төрки язуында тешеп калган «а» хәрефен сүз башына кушып җибәреп «эт-р – эт-ир – а+т-ир – ир-ат» булып чыга. Рим империясендә латин теле кулланганы билгеле. Нәрсә соң ул «латин»? Бу сүзне ике өлешкә таркатып карыйк – «ла-тин». «Тин» сүзе Римда «Тәңрене» белдергәнен алда атап чыккан идек. Бу версия буенча «ла» дигән сүзне «А+лла» дип карарга мөмкин. Һәм «латин» сүзе «алла дине/алла тәңре» дип укырга кирәк. Без бер төркем латин телләрендә куллангән төрки сүзләрне ачыклап чыктык инде. Тагын өч сүзне ачыклап алабыз. «Кач-кач» уены француз телендә дә «cach-cach» дип әйтелә. «Касса» сүзе дә «качу» сүзенә туры килеп тора. Ауда эткә французлар «a tout»-«тот» дип кычкыралар. Франция җирендә яшәгән «һалл» халкы XIII-XV гасырда «хохуллар-күк улы» сыман чәч үстергән. Билгеле булганча, Рим империясе җирлегендә ул чорда төркиләр идәрә иткән, «мәмлүкләр» һәм «госманлылар-асмани-күкуллары» дәүләтләре булган. Моннан чыгып галлар – «һал-алла»лар «күк уллары» була.
«Җомга» сүзе гарәп телендә җыелыш мәгънәсен белдерә. Шулай ук төркиләрдә дә шул ук «җыймага-җыемга-җыенга» йөриләр. Элеке заманда төркиләрдә атна биш көннән торган – дүшәмбедән алып җомгага кадәр. Көн исемнәре дә дүшәмбе «атна башы» дип аталган, чәршәмбе – «атна уртасы», пәнҗешәмбе – «атна кич», Җомгасы соңгы көн булган. «Җомга» сүзе төрки булганын янында булган сүзләр дә дәлилләп тора: «Маҗит» сүзе гарәп телендә данлы кешене белдерә, йәки «Мөхәммәт» сүзенә туры килә. «Җит» сүзе гарәп телендә юк, аны төркичә «җыет» дип кулланырга була. «Ма+җит» — «җоймага җыючы» кеше була. Андый кеше данлы була. «Мө+хамм+ат» сүзе «мәчет-мәҗыет» сүзенең тәрҗемәсе булып чыга. Бу төркемгә «мәчет» сүзе дә килеп тоташа. «Мә+чет-мә+җет-мә+сҗет-мә+җыет» –җыелу урны булып чыга.
Нигә Исхак, Исмагил, Иса белән Мусага Алла шундый исемнәр биргән?
«Без пәйгамбәрләрне хәбәрчеләр йәки дингә өндәүчеләр итеп җибәрдек, дип әйтергә кушты».
(Коръән, «Нәхел» сүрәсе, 39нчы аять; «Җинн» сүрәсе, 21нче аять; «Бәни Исраиль» сүрәсе, 56нчы аять; «Кәһәф» сүрәсе, 54нче аять) Г.Гобай. Коръән серләре.
«Ис+хак», «Исмагил-Ис+мак+ил», «Иса» белән «Муса-Му+са-Му+иса» исемнәре гарәп телендә мәгънәсез. Янында булган төрки телдә гарәпчә язылган «Иса» сүзе «Исә» дип тә укыла. «Исә» төрки телдә Коръәндә әйтелгәнчә «истә тотуны» белдерә. «Исхак» исе хак, йәки дөрес дип аңларга була. «Исмагил» исетәлек иле дип аңларга була. «Муса» исемен дә «Му+Исә» дип аңларга була. Монда гарәп телендәге «му» кушымчасы «Муса»га – «искә төшерүче» дигән мәгънә бирә, һәм Коръәндә әйтелгәнчә пәйгамбәр, вазыйфаларына туры килә.
Грек телендәге «Һауа/Йава» сүзе төрки телләрдән кергән булса «а» хәрефен югалтып «Һауа-Йэва» дип яңгрый, ә гарәп телендә сөйләмнән кергәнгә «й» хәрефен югалтып «Һауа». Татар телендә кызларны димләүчеләр «йаучылар» дип атала. Бу мисаллардан алар төрки икәне күренеп тора.
«Мөшрик-мәгриб» сүзләре «көнчыгыш-көнбатыш» сүзләренә туры килә. Бу сүзләрдә «мө» белән «мә» кушымчалар. Сүз тамырлары «шәрык» белән «гарәп». «Мәгриб» сүзе мәгънәсеннән чыгып, гарәпләр көнбатышта яшәгәнен күрәбез. Мөшрикләрне көнчыгыштан табып була һәм «шаригать» тә шунан килә. Мәккә белән Иерусалимнан көнчыгышка игътибар итик: Анда фарсы белән төркиләр генә яши. Тарихта билгеле булганча – гарәпләр белән фарсылар үзара кенләшеп яшәгәннәр. Шулай ук, төркиләр яшәгән җирләренең чиген дүрт төсле диңгез билгели: Кара диңгез – төнъяк диңгез (төркиләрдә төсләр кара-төнъяк, сары-көнчыгыш, ак-көнъяк, кызыл-көнбатышны белдергән)42; Ак диңгез – көнъяк диңгез, Кызыл диңгез – көнбатыш диңгез. Кызыл диңгезнең аръягы аерык булып, Африка җирләре Айырык-Afric дип аталган. Балкан ярымутравында таулар артында һәм Эгей диңгезендәге утрауларда «аерык-агрык-грек» эллиннар яшәгән. Төн яктагы Карпат таулары белән Балтика тирәсендәге сазлыклар аерып торган җирне «А+йырып-Йырып-Юрып-Europ43» дип атаганнар. Бу фикерне куәтләп, «гарәп» сүзенә игътибар итик. «Гарәп» сүзендәге «г» хәрефе казан татарларына хас булган африкатаны «г» хәрефе белән белдерү. Калган телләрдә бу сүз «арәп-арип» дип яңгырый. Бу очракта, «арип» белән «аурып» сүзләре якынлашып, мәгънәсе белән «аерып» сүзенә туры килә. Семит телләрендә дә бу ике сүз «арип-көнбатыш»ны белдерә. Шулай ук бер тамырдан чыкканын исбатлый.
IX. Сүз ясалышында татар теленең кагыйдәләр системасына буйсынмаган күренешләр дә байтак:
мәгънәви яктан – мәгънә ягыннан, урмани яктан – урман ягыннан;
унбер – ун бер, егермебер – егерме бер.
Кагыйдәләр буталчыгы төрле кошлар һәм хайваннар төркемнәре исемнәренә дә килеп керә.
Мәсәлән:
сукыр тычкан (крот), мөгезборын (носорог), озынборын,
тутый кош (попугай), аккош (лебедь)...
- орфография кагыйдәләре буенча "о" хәрефе беренче иҗектә генә була ала. Әлеге мисалда бу кагыйдә бозыла.
сүзләрне кайчан бергә язырга? – дигән сорау туа.
Әлифба исәбе
Безнең исәбебез буенча бүгенге татар телен тәэмин итү өчен 28 хәреф җитә:
1. «а»;
2. «б»;
«в» урынына «у,ү» хәрефләре;
3. «г»;
4. «д»;
«е» хәрефе урнына – ел-йыл, сөлге-сөлгө, егет-йэгэт;
«ё» бөтенләй юк;
«ж» бөтенләй юк;
5. «з»;
6. «и»;
7. «й»;
8. «к»;
9. «л»;
10. «м»;
11. «н»;
12. «о» (Гарәп әлифбасында кулланылмаган. 1928 елда гамәлгә кергән);
13. «п»;
14. «р»;
15. «с»;
16. «т»;
17. «у»;
18. «ф» хәрефенең кулланышы да шикле («керфек-кэрпэк», «яфрак-йапрак»);
19. «х,һ» сөйләмдә аерылмаганга бер хәреф булырга тиеш;
«ц» бөтенләй юк;
20. «ч»; «щ» бөтенләй юк;
21. «ш»;
«ь» калган хәрефләр төшеп калса кирәкми («яшь-йәш»);
22. «ы» (Гарәп әлифбасында кулланылмаган. 1928 елда гамәлгә кергән);
«ъ» калган хәрефләр төшеп калса кирәкми;
23. «э» (Гарәп әлифбасында кулланылмаган. 1928 елда гамәлгә кергән);
«ю» хәрефе урнына – юл-йул, юнь-йүн, Люция-Лүцийә;
«я» хәрефе урнына – ямь-йәм, ял-йал, Вася-Васә;
24. «ә» (XIX гасырда гарәп әлифбасында кулланылмаган. 1913 елда гамәлгә кергән);
25. «ө» (Гарәп әлифбасында кулланылмаган. 1928 елда гамәлгә кергән);
26. «ү»;
27. «җ»;
28. «ң»).
Азакта китерелгән татар алфавитында булган хәреф статистикасы да шуны ук күрсәтә:
«в», «ё», «ж», «щ», «ц» хәрефләренең бергә очрау ешлыгы 1% тан ким, алынма сүзләрдә генә, йә омонимияне бетерү мәгънәсендә кулланыла;
«ъ», «ь» шулай ук язуда 1% тан ким очрый. Алар алынма гарәп сүзләрендә.
«е», «я», «ю», беренче иҗектә дифтонглы «я», «ю» хәрефләреннән соң «йе», «е», «ө», «йа», «ә», «йә», «йу», «ү», «йү» авазлар укылышын белдерүче билге булып кулланыла. Бу анализдан чыгып «е», «я», «ю» хәрефләрен татар сүзләрендә тешереп калдырсак «ъ», «ь» билгеләре алынма сүзләрдә генә кала. Шуннан чыгып «е», «я», «ю» алынма сүзләрдә генә калдырырга кирәк. Аларның ешлыгы шулай ук 1% тан ким була;
«х», «һ» хәрефләрен дә аеруы авыр. «һ», «ф» хәрефе алынма гарәп-фарсы сүзләрендә кулланыла. «х» хәреф еш кына «к» хәрефе урнына, «ф» хәреф еш кына «п» хәрефе урнына омонимияне бетерү өчен кулланыла.
Ә инде XX гасыр башында булган телгә камилләштереп кайтабыз дисәк «ф», «о», «ө» хәрефләрен төшереп калдырып, 25 хәрефле алфавит белән чикләнеп була.
Әлифбаны кималләштерү ике ысулы бар:
Бу әлифбаның бер өлешен аерып алынма сүзләре кушымтасы әлифбасы итеп атарга. «в», «е», «ё», «ж», «ф», «ц», «щ», «ь», «ъ», «я», «ю», «һ»;
Омонимияны кайтарып әлифбаның «в», «е», «ё», «ж», «з», «о», «ө», «ф», «х», «ц», «щ», «ь», «ъ», «я», «ю», «һ» хәрефләрен яңадан бәяләп чыгырга кирәк;
Күренә ки, куллануда булган кирилл алфавитына нигезләнгән язу системасы орфография кагыйдәләренең камиллеген генә түгел, татар халкының холкын да боза. 1995 ел.
