Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
HAD_TAT_20_6_13.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
30 Мб
Скачать
☆

3. "Әбиме", "дәү әниме", "Сезме", "синме"...?

Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана...

Татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, йә сораша:

“Барып кайттыңмы?”, “Килеп китте”, “Ашап алды”, “Эшләп куйды”, “Сугып екты” – дип әйтә.

Очрашып аерылышканда элек: “Исән-саумы?”, “Исән-сау бул!” – дип сөйләштеләр8.

Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: “Здравствуй!”, йә “До свидания!”9.

Урыс теле йогынтысы белән татар да: “Исәнме”, йә “Сәлам” белән “Сау бул” – диеп, кыскартып куллана башлады. Бу үзгреш ике бозыклыкка китерде:

  1. “Исәнме?” – сорауын биреп, еш кына җавабын кетеп тырмыйча китеп тә баралар. Очрашып алай сорашуның мәгънәсе юк.

  2. “Исәнме” сүзенең тамыры “ис” “хәтер” сүзенә туры килә. Татар телендәге “исәнме” сүзен бозып “В здравом ли уме?” урынына урыс теленә “жив ли” дип тәрҗемә итәләр. Татар телен өйрәнүчеләр кайвакыт бу төгәл булмаган тәрҗемәгә игътибар итеп мыскыллап: “Что, татарам и так не видно что ли?...” – дип әйтәләр.

Бу гаделсезлекне ачыклап алыйк.

“Исән саумы?” – дигән сорауда кеше арадашчыдан нинди хәлендә булуын сораша.

“Исән” сүзе “жив” дигән сүз түгел. Кешенең үлгән-үлмәгәнлеге болай да күренә. Монда “исән” сүзе истәлек турында сорашуга туры килә. Әгәр дә кешенең хәтере булмаса, сөйләшүнең мәгънәсе юк. Бу кешенең хәтере булмаса, аңа теләкләр генә әйтергә була, сорашуның мәгънәсе юк. Кеше авыру булса, монда хәлен белешеп киңәшләр бирергә, йә бу авырудан сакланып дәвалану буенча тәҗрибә җыерга була. Ә инде исән-сау булса үзара уртаклашып, киңәшләшеп, килешеп була...

Татар арасында аралашу соңгы чорда чикләнгәнгә бу бозыклык килеп керде дә...

“Сәлам” сүзенә дә игътибар итик. Гасырлар буе төркиләр гарәпләр белән идәрә иткән. Шуңа күрә гарәп теленә күп кенә төрки сүзләр сөйләмнән гамәлгә кергән. “Исән-саумы?” дигәнне “Исән-саулымы?” дип тә әйтергә була. “Исән” сүзе гарәп теленә ятышлы булмаганга бу әйтемне гарәпләр куллана алмый10. “Саулымы” сүзе яңгырашы буенча да, өч тартык булуы да (с-л-м) гарәп теленә якын. Гарәп теленә күчкәндә гарәп теленең орфоэпиясенә яраклашып үзгәрә. Шулай итеп, татар сүзе “саулымы” гарәп теленә “сәлам” булып килеп керә алган. Ә хәзер без ислам диненә бик мавыгып, гарәп телен татар теленнән өстен күреп, үз сүзләребезне бозып гарәпчә әйтәбез.

"Әбиме", "дәү әниме"?

Кечкенә чакта төрле якта, авылларда кунакта булырга туры килде: Казан артында, Чаллы ягында, Пермь өлкәсендә. Анда яшьләр өлкән яшьтәге апаларга һәм ата-аналарының әниләренә "әби/әбекәй" дип кенә дәшәләр иде. Ләкин 70 еллардан алып татар теленә "әби" мәгънәсендә "дәү әни" сүзе керә башлады.

XX гасыр башында әбигә "дәү әни" дип дәшкән булсак, аны мыскыл итү булыр иде. Чөнки төрки дөньясында ир-ат саны азрак булган. Шуңа күрә еш кына гаилә башлыгы ир-ат үлгәч, аның гаиләсе якын бер туганының гаиләсенә кушылып, балалар ятим калмаган. Малы да югалмаган. Шулай ук, безнең төбәктә бик таралмаса да, Бай татарлар берничә хатынга өйләнгән. Икенче, өченче хатыннар корьән буенча беренче хатынның ризалыгы белән, кайвакыт аннан соралмыйча да тормышка алынган. Андый күпхатынлы гаиләдә балалар өчен беренче хатын иң хөрмәтлесе булган. Шуңа күрә әтисенең иң хөрмәтле булган беренче хатынына балалар “дәү әни” дип дәшкәннәр.

Мәсәлән, Мустай Кәримнең әнисе икенче хатын булып тормышка чыккан. Алар әтисенең беренче хатынын “зур әни” дип атаган. Ул балаларны тәрбияләгән, гаиләнең рухи төрәге булган. Шуңа күрә балалар аны бик хөрмәтләгән. Мустай Кәрим истәлегендә зур әнисе үлгәндә “безнең өчен бик кайгылы көн булды” дип сөйләде.

Совет чорында алып барылган интернациональ сәясәт татарның динен бетергән. Шул дингә бәйләп, урыс мохитенә туры китереп, татар гаиләдә бер генә хатын белән калган. Хәзер кызлар егетләрдән күбрәк булгач, егетләр икеләнеп, кызлар сайлап өйләнмичә дә вакыт уздыра. Ә кызлар өметен югалтып, катнаш гаиләгә, чит илгә тырмышка чыгып китә. Шуның белән татарның гомере мәгънәсез узып та бара.

30нчы елларда татар телендәге «дәү әни» сүзенең куллану даирәсе юкка чыккач, милләттәшләребез өч тапкыр алфавит алмаштырып, үз тарихын онытып, Европа аңына таяна башлаган. «Дәү әни» сүзенә алман, француз һәм инглиз телләрендәге әби сүзенә тиңдәш булган «grand mother/ grossmuter» (дәү+әни) сүзләренең мәгънәсен күчерә башлаган.

Кечкенә чактан безнең «әби-бабаларыбыз үз әбисенә «әби/әбекәй» дип дәшеп, урыслардан «бабуля» дигән сүзне ишетеп йөргән. Кайбер әбиләр «дәү әни» сүзен кабул итә алмыйча, татарча начар сөйләшкән оныкларының урыс телендәге «бабуля»ны кулланып сөйләшүләренә күнегә баралар. Әмма болай дәшү алар күңеленә ятмый, кыенсыну тудыра.

Ахырда шуңа ияреп татар телендә бабай сүзен кимсетеп, куллануда булмаган «дәү әти» сүзе дә килеп чыкты… (Монда әнинең беренче ире турында сүз барамы әллә? 11...)

Әле XX гасыр уртасында гына Аллага да татар "син" дип дәшкән... Бүген каладагы татар халкы, хөрмәтләп, олы йә дәрәҗәле кешегә "Сез" дип дәшеп йөри. Нигә хәзер "син" дигән сүзнең куллану даирәсе кимеде соң?

Элек аерым бер шәхескә "Сез" дип дәшмәгәннәр. Татар телендә гамәлдә булган рун-төрки белән гарәп әлифбаларында баш хәреф дигән төшенчә булмаган. Шуңа күрә "Сез" «сез»дән бер ягы белән дә аерыла алмаган… Татар дөньясында ыругларны берләштереп түрәлектә берничә бәк утыруы мөмкин булган. Түрә белән аралашканда инде татар "сез" дип дәшкән. Ә урыс дөньясында бер генә кеше идарә итә. Әле XVI-XVIII гасырларда урыс дәүләтендә татар теле дәүләт теле дәрәҗәсендә сакланган. Шуннан чыгып түрәгә мөрәҗәгать иткәндә, урыс түрәсендә булган аерым кешегә генә татар телендәге "сез/Сез" дип дәшелгән.

XVIII-XIX гасырларда алман-француз телләре дәүләт теле булгач, күп кенә алман-француз сүзләре урыс теленә килеп кергән. Анда зур хәреф дигән төшенчә дә бар. Русия түрәлегендә “Сез/сез” урынына француздан алынган “vous” сүзе кулланыла башланган. Соңыннан XIX гасыр уртасында, урыс теле дәүләт теле булгач, сөйләмдәге "сез" сүзе урынына француз теленнән алынган "vous-вы" куллануга кертелгән. Түрә булган кешегә мөрәҗәгатъ итү төшенчәсендә йөргән «Сез-Вы» дигән сүз язуда зур хәреф белән күплек мәгънәсендә булган «вы» сүзеннән аерып языла башланган. Шулай итеп хөрмәт итү йөзеннән урыс телендә кешегә "Вы" дип мөрәҗәгать итү гамәлгә кергән.

Урыс дөньяви карашында шәхесне җәмгыятьтән аеру һәм аның күңелен күрер өчен түрәлеккә күтәрүләр гадәткә кергән. Хәтта алар үз ата-аналарына да "Иван Иваныч”, “Анна Ивановна" дип дәшәләр.

Татар фәлсәфәсендә исә кешегә акыл иясе буларак бөтен сыйфатларына һәм җәмгыятьтәге урынына бергә игътибар ителә. Мәсәлән, "көтүчесез хан була алмый", – ягъни, алар үзенчә бер дәрәҗәдә бер-берсен тулыландырган. Шуңа күрә алмашлыклар аша үзара аерманы билгеләп булмый. Татар дөньясында "Сез" дигән сүзнең мәгънәсе юк. Ләкин калада урыс теле аңы басымы белән урыс мәгърифәте аша "Сез" дигән сүз "Вы" төшенчәсе булып керә бара. Нәтиҗәдә, татар дөньясында булган шәхес һәм җәмгыять (гаилә) әгъзалары арасындагы җылы мөнәсәбәт зәгыйфьләнә бара.

"Туташ, мөмкинме?"... Патша вакытында татар хатыны өйдә яшәп гаилә тормышын алып барган. Совет чорында хатын-кызны бала караудан аерып өйдән иҗтимагый эшкә тартып чыгардылар. Совет чырында үз-ара аралашу терминологиясе “иптәш-товарищ” дигән сүзләре ярдәмендә кырылды.

Хәзерге заманда базар мөнәсәбәтенә күчкәч “иптәш-товарищ” сүзе кире кагылды. Ә алмашка урыс телендә патша заманындагы кулланылган “господин-сударь” сүзләре архаизм дип кире кайта алмады – заманы узды. Шуңа күрә урыс телендә чит кеше белән аралашу көйләнмәгән...

Еш кына кибеттәме, иҗтимагый урыннардамы олы яштәге апага “Туташ, мөмкинме?...” йәки “Девушка, можно?...” дип әйтелгән ят сүзләрне ишетергә туры килә.

Пенсия яшендәге апага “девушка” дип дәшү – утыз еллап эшләгән хатын-кыз тормышка чыга алмаганны белдерә. Ләкин алар бөтенесе диярлек тормышка чыгып бала тәрбияләп яши. Ничек моны аңларга соң? Монда өндәшуче аңа – “Син тормышка яраксыз кеше” дип, мыскыллау булып чыга. Ә шул апай шуның белән килешеп яши.

Соңгы вакытта татар телендә кызларга урыс телендәге “девушка” сүзенә туры китереп “туташ” дип дәшәләр. Ләкин татар телендә кечкенә бала белән аралашканда “бала” диләр. Әзрәк олырак балага “малай”, “кыз бала” диләр. Өлгергән яшьләргә “егет” йә “кыз” дип дәшәләр. Гасырлар буе төрки дөньясында егет бергә йөргән кызга гына “туташ/тотыш” дип әйткән.

Хәзер бу сүзне кулланганда төрле уңайсыз хәлләр килеп чыга:

  • Бер хатын-кыз икенче хатын-кызга “туташ” дип дәшсә оятсызлык булып чыга;

  • Кызга теләсә нинди ир-атка “туташ” дип әйттерү аның җиңел хылыклы булуын белдерә;

  • Хатын үзенә теләсә нинди ир-атка “туташ” дип дәштерсә, ул үз гаиләсен онытып йөргәнен белдерә.

“Монда ничек аралашырга?”, – дигән сорау туа.

Эш тәҗрибәсен белдерергә теләсәң яшенә карап “апа-сеңел” дип дәшергә кирәк. Яшьрәк булса “матуркай-чибәркәй” диергә була...

4. Эш ише. Кешенең берничә төрле хәрәкәте бар. Шуларны эш төре буенча бүлеп чыгырга була:

  1. Эш булмаган хәрәкәт. XIX гасырга кадәр татар язуында “э/ы/ә/е/ү/о” хәрефләре булмаган. Кайбер очракта сүзбашындагы “и” хәрефе “э” хәрефенә алмаштырылган. “Эш” сүзе XIX гасырда “иш” дип аталган. Төрек телендә бу сүз бүген дә “иш” дип сакланган. Шуннан чыгып. Үзең эчен генә булган хәрәкәт эш була алмый. Мәсәлән: “cулау”, “ашау” хәрәкәтләре эш-иш булмый. Кешенең калган уртак булган хәрәкәтләре ишле була. Шуңа күрә, алар “эш/иш” дип атала. Аларны да бер-ничә төргә бүлеп чыгырга була;

  2. Үзеңә кирәк булган эш. Гаиләгә, туганнарга, күршеләргә, дусларга кирәк булган, йә бергәләшеп эшләнә торган эш. Мәсәлән: савыт-саба юу, өйне җыештыру, йорт салу, көтү куу. Шуның белән бәйле урыс телендәге «общий/ап-иш» сүзенең тамыры татар теленнән алынган “иш” булып тыра.

  3. Үзеңә кирәкмәгән файдалы эш. Кемдер җитештерә алмаган, кулыннан килгән эшне ялланып эшләү. Монда яллану дигәндә буш вакыт булганда эшләү. Шулай ук, ниндидер файдасын көтеп эшләү. Бу эш кирәкмәгән булгач “айырып-айрп/айырык-айрк” эшләнгән эш була. “Айрп” сүзенең борынгы төрки-рун язуында “а” авазы язылмаган, шулай ук, “й” авазы чит телләргә күчкәндә йә “һ/w/g/f” хәрефләре белән белдерелгән, йә юкка чыккан. Шунда язудагы “айырып-айрп” сүзе урыс теленә кулланышка күчкәндә язудан “рап/раб” дип кергән. Европа телләрендә, шулай ук, “айырык-айрк” “а” хәрефе югалып, “й” “w”га күчеп “work” булып кергән. “Работа/work” сүзләренең төшенчәсе “айырып/айырык” эшләнгән эш булып чыга.

  4. Үзенә кирәкмәгән файдалы булмаган эш. Мәсәлән: кечләп эшләтү. Монда инде кешене изеп эшләтү “измә” була. Фарсы телендә төрки телләрдән килеп кергән сузык аваздан башланган сүзләрдә африката булып сүз башында “г/һ/х” авазлары кушыла һәм. Шуңа күрә бу эш төре үз теленә яраклаштырып “измәт/хезмәт” дип атала.

Өченче төр эше белән бәйле чит кешене яллап эшләтүнең терминалогия системасын татарлар дөньяда булдырган. Мәсәлән: алда каралганча “работа/work”; “тәнкә-деньги”; “тамга-таможня”; акча йәки кыйбат әйберләрне саклау буенча җиһаз исемнәре: “сандык-сундук”, “кача/качыру-касса”12.

Кабатлана тырган эшне истә тотырга кирәк. Шул истәлек “мәсәлә/мисал” итеп яшь үсмерләргә бирелә. Бу ике сүзнең тамыр татар телендәге “ис” сүзе. “Ре+ме+ис+ло”да да тамыры “ис” булып тора.

Транспорт системасында юлны “бәяләтү-билет”.

Хуҗа эш беткәч эшчегә калган акчасын биреп бетергәндә инглизләр “аерыну-айырын-earn” сүзен куллана.

Гасырлар буе җыелган тормыш тәҗрибәсеннән чыгып татар халкы эшләү системасын булдырган. Бу система бүгенге көндә төрле телләрдә сакланганын күрәбез. Шул сүзләрнең төшенчәсен истә тотып татар кешесе бүген дә һәрбер эшкә дөрес бәя биреп мөнәсәбәтен белдерә ала.

Мәсәлән, спортны алыйк. Физкультура белән спорт эш булмаган хәрәкәт төре булып чыга. Физкультура күнегүләре белән кеше үзенең тәнен ныгыта, чыныктыра, йә осталыгын үстерә. Бәйрәмнәрдә, йарышларда яшьләр элеке заманда үзенең сәләтен күрсәткән. Олылар сәләтен танып аңа туры килгән эш тәкъдим иткән, йә ул яшьтәшләрен ияртеп үзе кирәк булган эшне оештырган.

Ә бүгенге көндә без спорт дип, көне буе эшләгән акчаны түләп, бушка вакыт уздырып ятабыз. Шул ук, “Рубин”га 2011 елны 55 000 000 $ акча бүленеп бирелде, ә 2012 елда 120 000 000 $. Әле шундый ук “Ак барс”, “УНИКС”, “Зенит”, “Ракета”лар бар. Һәрбер гаиләдән сорап тырмыйча чит илләрдән кешеләрне яллап бер елда 10 000 сумнан артык акча спортка бирелә. Бу акчага без коммуналь хуҗалыкка акча түләмичә яшәргә, йә авыл мәктәпләрен яптыртмыйча мәгарифне үстерергә булыр иде... Бу бер баланың мәктәптә еллык укыту акчасы.

Һәр кеше эчен гасырлар аша җыелган тәрбия, тел аша иңдерелгән тәҗрибә беренче урында үзенә кирәк булганын акчасыз эшли. Аннары икенче урында файдага эшләү карала. Соңыннан гына хезмәте карала.

Ләкин бүгенге көндә дәүләт үзенекен истә тотып, хезмәтне калган хәрәкәтләрдән өстен тытырга кешене кимсетергә тырыша. Һәм шуны мәгърифәт аша иңдереп тә бара...

5. Кирилл-латин әлифбасы татар теленә баш хәрефләрне кертте. Шуның белән урысларга хас булган тел аңын (языковое сознание) татарларга сеңдерү мөмкинлекләре ачылды.

Мисал өчен кеше исемнәренә күз салыйк. Элекке заманда кеше исеме аксакал-мулла тарафыннан Алла исеме белән баланы шәхес итеп формалаштыруны, язмышын билгеләүне истә тотып бирелгән. Бүгенге көндә исә кеше исеме аның "таныгы" булып кына бара. Мәсәлән: Крестина Артуровна Мөхәммәтова нинди милләттән?, Нинди дин кешесе? Ничек аның белән аралашырга микән? дигән сораулар туа...

Элек асраган хайванны "сарыбай" йә "мырауҗан" дип, бер-берсеннән ниндидер төсмере белән кеше аерган. Язмага баш хәреф килеп керү белән шул хайваннарга кеше исемен биреп (мәсәлән: Мухтар, Васька, Джек), аларны кеше рәтенә кертә башлаганнар. Гаиләдә дә мәчеләр белән этләр үз исемнәре белән гаилә әгъзасы булып баралар. Шулай итеп, этне татарча «нәрсә» дип әйтү бәхәсле була башлый. Чөнки баласыз эт хуҗалар тумаган бала урнына шуңа "улым" дип дәшеп, куйнына алып сөеп йөри, кунакка да, эшкә дә үзләре белән бергә йөртә, өстәл өстенә менгезеп ашата, йокларга да бергә яткыза. Каршы сүз әйтә алмаган эт-"бала"ны җаны-тәне, бөтен күңел тыйгылары белән бирелеп ярата. Хәзер инде сөт бирүче сыер да "кем" рәтенә кереп бара. Нигә дисәгез, татар балалар әдәбиятында да сөйләшә торган хайваннар аша тәрбия алып барыла башланды...

…Этләр урамга чыгып, балалар комлыгын пычратып, өрә-өрә балага ташланып, ишек алдында уйнарга урын да калдырмый. Шуңа күрә кайбер татар балалар урынына телсез-җавапсыз, әмма «ата-анасын» тыңлаган хайванны гаиләдә тәрбияләп яши. Шул «бала» белән аралашып торган сөйләм теленең дәрәҗәсе дә кими, «ата-анасы» ит ашаудан да баш тарта һәм икенче дингә күчә. Шунсы кызганыч, шул «бала»ның гомере генә кыска. Хуҗасы инде үзен мәңгегә бу дөньяга килгәненә ошана башлагач картлык та килеп җитә. Шул песи-эт «ата-анасын» картайган көнендә карый алмыйча үлеп тә китә, ә инде исән булган «оныклары» «әби-бабасын» ашатып карый да алмас.

Шулай итеп, җитлеккән яшьләр үз күңелен тоеп, бала тапмыйча яшәп, мал җыеп татар гаиләсендә бала санын киметеп бара13. Аз балалы гаиләдә бездә тигезлек дип, ата-ана аермыйча һәр балага кыз-бала белән ир-бала тәрбиясен бирә. Балалар үзара аралашып уйнап үсү тәҗрибәсеннән мәхрүм булып кала14. Аралашу җитмәгәнгә балалар вакыт уздырып телевизор каршында утырып тәрбия ала15. Теливизорда һәм уйчак-журналларда хәбәр буларак гадәттән тыш булган хәлне генә җиткерәләр. Бала анда гаиләдән аерылып оригиналь тәрбия ала. Шул кимсетелеп үскән бала төрле җөнси бозыклыкларга ия була. Милли тәрбия дә җитешми. Сай гына уйландырмый торган әсәрләр укып, йә карап, тормыш турында уйламыйлар. Алар иҗтимагый тормышка әзерлексез булып үсә һәм аларда җәмгыятьтә үз урынын таба алмаганга күрәсең төрле каршылыклар туа. Нәтиҗәдә балалар гаиләдә ир-хатын булып яшәүгә әзерлексез булып чыгалар, гаилә тормышын алып бара алмыйлар16. Тәрбия җитмәгән, артык шук булган, ата-анасын тыңламаган балалар еш кына ятимнәр йортына да озатыла. Ә инде үзенең нәселен дәвам итәм дип, клонирование нигезендә мәмлүклар17 үстерү көн тәртибенә торып та басты...

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]