Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ответы на билеты по татарской литературе.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
46 Кб
Скачать
☆

Билет №20

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. С. Рәмиев 1880 елның 12 февралендә Оренбург өязенең Акман авылында урта хәлле сәүдәгәр гаиләсендә дөняга килә. Аның әтисе сал агызу, агач сату-алу һәм гомумән сәүдә эшләре белән шөгылҗләнә, күченеп йөри. Башта ул Иләк шәхәрендә белем ала. Ә инде 1890-1902 елларда Сәгыйт – Оренбургтагы “Хөясәния” мәдршсе шәкерте.

1902 – 1902 елларда С. Рәмиев “Хөсәения” мәдрәсәсендә фарсы теле һәм математика укыта.

1910 елның җәеннән 1914 елның мартына кадәр С. Рәмиев Әстерхандагы “Идел” газитендә җаваплы секретарҗ булып эшли.

Күренекле шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе С. Рәмиев 1926 елның 17 мартында Уфада үпкә авыруыннан вафат була.

Билет №21

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. Г. Камал 1879 елның 6 гыйнварында Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. Аның атасы Галиәкбәр, унике яшҗләредә Казанга килеп, бер байда һөнәргә өйрәнә, шунда торып кала. Аны “камчатчы Галиәкбәр” дип йөрткәннәр.

1894 елда галиәсгар Казанның алдынгы мәдрәсәләреннән берсе булган “Мөхәммәдия” дә укый башлый. Монда ул гарәп-фарсы телләрен өйрәнә.

1900 елда Г. Камал төрек язучысының “Кызганыч бала” драмасын тәрҗемә итеп бастыра. Шул ук елны “Өч бәдбәхет” әсәре дә дөнья күрә.

Г Камал – татар әдәбиятын һәм театрын тәрңемә әсәрләре белән баетуда зур эшчәнлек күрсәкән әдип. А. Островскийның “Яшенле яңгыр”, Н. Гоголҗның “Ревезор” һәм башка әсәрләрен тәрҗемә итеп, татар тамашачысына җиткерүче дә Г. Камал булды.

Г. Камал 1933 елның 16 июлендә Казанда вафат булды.