Билет №10
1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.
XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.
Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.
2. Мифтахеддин Акмулланың гомер юлы шактый катлаулы һәм авыр. Булачак шагыйрь 1831 елның 14 декабрендә элеккеге Бәләбәй өязендәге авылларның берсендә хәлфә гаиләсендә дөньяга килгән. Ул, нәкъ Утыз Имәни кебек, бик яшьли әти-әнисез кала һәм ятимлекнең бөтен авырлыгын күреп үсә.
Акмулла әүвәл үз тирәләрендәге, аннан Эстәрлебаштагы һәм Троицкидагы мәдрәсәләрдә белем ала. Эстәрлебашта ул атаклы шагыйрь Шәмседдин Зәкидә укый.
Казакъ далаларына китеп муллалык кылу, анда мәгариф һәм мәдәният эшләре белән шөгыльләнү – Октябрьгә кадәрге татар дөньясында киң таралган күренеш. Казакъ телен, фольклорын һәм гореф – гадштлшрен бик яхшы үзләштерә.
Ул төрле урыннарда яши йәм эшли.
Акмулла, - шәхси яктан күп бәла-казаларга, бәхетсезлекләргә тарыса да, шагыйрь буларак, бәхетле кеше. Аны исән вакытта да, вафат булгач та татарлар гына түгел, казакълар һәм башкортлар да үз җырчылары итеп хисаплыйлар. Өч халыкның яраткан шагыйре булу – иҗат кешесе өчен, әлбәттә, зур бәхет һәм олы дәрәҗә.
Билет №11
1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.
XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.
Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.
2. Габделкаюм Габденнасыйр углы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя өязе Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньга килә.
Габделкаюм башлангыч белемне әтисеннән ала. Алга таба ул, Мәрҗани кебек, Бохарада да укымый, Садрый Максудый шикелле, Сорбоннада да белем алмый, ә Казанның бер мәдрәсәсенә килә. Биредә аның 1842 – 1855 елларда укуы мәгълүм.
К. Насыйри халыкның телен, гореф-гадәтләрен, фольклорын һәм тарихын өйрәнү максаты белән еш кына Казан һәм Зөя тирәсендәге авылларда була.
Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була.
К. Насыйри Казан университеты белән шактый тыгыз мөнәсәбәттә яши. Духовное училищеда эшләү вакытында университетка ирекле тыңлаучы буларак та йөри. 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең гыйльми әгъзасы итеп сайлана.
Каюм Насыйри 1902 елның 2 сентябрендә вафат була. Кабере – Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында.
