Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ответы на билеты по татарской литературе.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
46 Кб
Скачать
☆

Билет №12

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. Муса Мөхәммәдҗан углы Акъегет 1864 елның4 декабрендә Пенза губернасының Чембар каласында урта хәлле дворян гаиләсендә дөнҗяга килә.

Булачак әдипнең әтисе һәм бабасы чыгышлары белән Чембар төбендәге Мачали авылыннан. Биредә янә берниче татар авылы бар. Аларны еш кына “Алтавыл” дип тә йөртәләр.

Мусаның балалык вакыты Чембарда һәм әтиләренең туган авылы Мачалмдә уза. Әүвәл авлында татарча укый, аннан туган каласында рус мәктәбендә белем ала. 1878-1884 елларда ул – Пенза гимназиясе укучысы. Бредә аның тырышып укуы, рус, Көнбатыш Европа әдәбиятларын, франөуз телен ныклап өйрәнүе мәгълҗм.

1887 елда Муса Акъегет Төркиягә юнәлә һәм Истанбулдагы “Мөгаллими Шаһания” исемле югары уку йортына керә.

Муса Акъегет 1923 елның 24 сентябрендә Истанбулда вафат була.

Билет №13

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. Мөхәмәдзаһир Ярулла углы Бигиев 1870 елда Ростов-Дон шәһәрендә рухани гаиләсендә туа. Аның әтисе әүвәл Чембар төбәгендәге Кикин авылында яши.

60 нчы еллар урталарында ул Ростов-Донга ахун итеп билгеләнә. Бигиевләрнең бу калага күчеп китүләре очраклы түгел. Чөнки чебарлылар Ростов-Дон белән элек-электән сәүдә багланышларында торганнар. Бу шәһәрдә хәзер дә Пенза төбәге кешеләре шактый яши.

Укымышлы, зыялы даирәдә, чагыштырмача мул тормышлы гаиләдә яшәгән Заһир һәм рус, һәм татар мәктәпләрендә белем ала. Аның кечкенәдән үк татар, рус, франөуз, төрек, гарәп, фарсы әдәбиятларын күпләп укуы хакында да мәгълүматлар бар.

З. Бигиевнең “Мавәраәннәһердә сәяхат” язмасы тәүге мәртәбә 1908 елда дөнҗя күрә. Ул Г. Тукайның “Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә” шигыре белән ачыла.