Билет №8
1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.
XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.
Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.
2. Габделҗәббар Кандалый 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе мәгълүм. Шагыйрьнең әдәби кушаматы да шуңа мөнәсәбәттә алынган.
Габделҗәббарның тәүге укытучысы әтисе була. Аннары ул Мораса, Кизләү, Кышкар һәм Идел-йорттагы кайбер башка мәдрәсәләрдә белем ала, шәкертлекнең күп кенә баскычларын үтә.
Г. Кандалый 1824 елда туган авылында мулла булып тора, балалар укыта.
Кандалыйның, үз туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, рус, чуаш телләрен дә белүе, татар әдәбиятыннан һәм фольклорыннан, Шәрык мәдәниятеннән яхшы хәбәрдар булуы мәгълүм.
Г. Кандалый 1860 елда 63 яшендә вафат була. Кабере – туган авылында.
Билет №9
1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.
XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.
Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.
2. Шиһабеддин Баһаведдин углы 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә райны Ябынчы авылында рухани гаиләсендә дөнҗяга килә. Аның бабалары – Мәрҗан авылы кешеләре. Мәрҗәни кушаматы шуңа мөсәбәттә алына. Шиһабеддинең әби-бабалары укымышлы, билгеле кешеләр була. Әтисе, улы туып бераз таргач, Ташкичү авылына күчеп килә, анда атаклы мәдрәсә тота. Шиһабеддин, 19 яшьләренә кадәр шушы авылында яшәп, атасы мәдрәсендә белем ала, соңгы ике елда укыту эшләре белән дә шөгылҗләнә. 1838 – 1849 елларда Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укып, күп төрле чыганаклар, китаплар белән таныша. 1849 елда туган якларына әйләнеп кайтаа, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта.
Казан университетында уздырыла торган төрле гыйлҗми чараларда катнаша.
1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенеросия корылтае уздыра.
1879 – 1880 елларда ул Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга бара. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” исемен белән Р. Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.
Шиһабеддин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында.
