Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ответы на билеты по татарской литературе.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
46 Кб
Скачать
☆

Билет №16

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Парау авылында укытучы гаиләсендә туа. Туган якларында белем алганнан соң, 1938 елда Казанга килеп, мех техникумында укый башлый. 1941 елның октябрендә үзе теләп сугышка китә. Башта ул Мәскәүдә хәрби хезмәт үтә, аннары Сталинград фронтына җибәрелә, анда каты яралана. Елга якын дәваланып ятканнан соң, хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителә. Авылга кайтып укытучы булып эшли. 1945 елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә.

Университетны тәмамлагач, аспирантурада укый. Фән кандидаты, фәннәр докторы дәрәҗәсенә күтәрелә.

И. Нуруллин балалар өчен дә күп кенә хикәяләр яза, драматургия өлкәсендә дә үзен сынап карый. Аның бу әсәрләре “Тукай Петербургта” (1965), “Тукай турында хикәяләр” (1971), “Аның йолдызы” (1973) җыентыкларында тупланган. Күп кенә әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

Билет №17

1. XIX йөз – феодализмнан, крепостнойлыктан капитализмга кучу дәвере. 1861 елгы реформалар аны тагын да тизләтте. Сыйнфый катлаулану, соөиалҗ төлелек көчәйде. Дөрес, татарларның күпчелек өлеше крестьян хезмәте белән көн күрүен дәвам итте. Әмма эшчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәләр катламы, чиновниклар һәм гаскәриләр саны күбәя барды. Бу чорда хәтта полковник, генерал дәрәҗәсенә җиткән татарлар да күзгә ташлана.

XIX йөздә дә патша хакимиятенең мили-колониаль сәясәте дәвам иттерелде. Көчләп чукындырырга, руслаштыруга омтылу, төрле эзәрлекләүләр, хокукларны кысу, гадәттән тыш күп салымнар түләтү, мәҗбүри күчешләр бу чор өчен дә хас.

Бу гасырда Россия империясе яңадан-яңа җирләр яулады. Урта Азия Басып алынды, Кавказ Буйсындырылды. Патша хөкүмәтенең милли-колониалҗ һәм соөиалҗ изүенә каршы төрле кузгалышлар, баш күтәрүләр булып торды. Әмма алар элеккечә ут һәм кылыч алдау һәм сатып алу юл белән бастырылып килде.

2. Безнең халкыбыз талантларга бик бай. Композитор Нәҗип Гаяз улы Җиһанов, һичшиксез, шундый талантларның берсе. Композиторның Тукай иҗатына багышлап иҗат ителгән “Кырлай” дигән зур күләмле симфоник әсәре үзе генә дә аның музыкада олы шәхес, талант икәнен билгели.

Тукай шагыйрь булып җитешкән Җаекта җуып, ятимнәр йортында үсеп, таланты һәм тырышлыгы белән Казан, Мәскәү калаларын таң калдырып, татар музыкасы вәкиле буларак, үз иҗатын Европага, Азия киңлекләренә яңгырата алган Нәҗип Гаяз улы Җиһанов ак роялендә уйнап иҗат итә иде. Дөньяда ак рояльләр күптер ул. Әмма аларда бөтен дөнья тыңларлык әсәрләр иҗат итүчеләр генә сирәк...