- •Билет №1
- •Билет №2
- •Билет №3
- •Текстны тәрҗемә итегез.
- •Билет № 4
- •Билет № 5
- •Заболела сестренка. Узнайте,
- •Билет № 6
- •Билет № 7
- •Аналитик иярченле кушма җөмләләрне бәйләүче чараларны аңлатыгыз, мисаллар китерегез.
- •Билет № 8
- •Үзегезгә ошаган шигырьне яттан сөйләгез.
- •Тәрҗемә итегез. Нинди һөнәр сайларга?
- •Синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чараларын аңлатыгыз, мисаллар китерегез.
- •Әйтик, сез эшкә керергә килдегез. Сезнең белән эшкә алучы арасында нинди сөйләшү булыр? Эш урыннары: мәктәп, банк, завод, ресторан. Билет № 9
- •Тәрҗемә итегез. Урман суы төшкәндә
- •Шигырьнең эчтәлеген сөйләгез.
- •Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:
- •Билет № 10
- •Тәрҗемә итегез.
- •Билет № 11
- •Билет № 12
- •Билет № 13
- •Билет № 14
- •Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр.
- •Билет № 15
- •Казан – тарихи башкала
- •Билет № 16
- •Сабантуй
- •Билет № 17
- •Билет № 18
- •Билет № 19
- •Хикәя фигыльнең заман формалары турында сөйләгез, мисаллар белән аңлатыгыз.
- •Как скажешь о том, что:
- •Билет № 20
- •Тәрҗемә итегез. Казан – тарихи башкала
- •Билет № 21
- •Хәл фигыль турында сөйләгез, мисаллар белән аңлатыгыз.
- •Допустим, твой друг отказывается идти на праздник. Убеди его, что это праздник и бывает там очень интересно. Билет № 22
- •Түбән Кама шәһәре турында сөйләгез.
- •Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
- •1. Без Айсылу ... Елга ... Киттек.
- •2. Башта күпер ... Чыктык.
- •3. Без елга ... Бик озак бардык.
- •Билет №23
- •Билет № 24
- •Татар халкының китап басу турында сөйләгез.
- •Кушма җөмлә төрләрен әйтегез. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр белән өч җөмлә төзегез.
- •Заболела сестренка. Узнайте,
- •Билет № 25
- •Татар театр сәнгате үсеше турында сөйләгез.
- •Текстны тәрҗемә итегез.
- •Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәгез:
- •Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрләрен билгеләгез.
- •5. Как вы скажете, что:
Билет № 8
“Минем яраткан һөнәремнең кешеләр тормышында роле” дигән темага сөйләргә өйрәнегез.
Үзегезгә ошаган шигырьне яттан сөйләгез.
Тәрҗемә итегез. Нинди һөнәр сайларга?
Безнең сыйныфта 23 укучы укый. “Нинди һөнәр сайларга?” дигән кичә үткәрдек. Кичәгә әтиләр һәм әниләр килде, һәм алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.
Ленаның әтисе – инженер, әнисе – укытучы, ул инглиз теле укыта.
Сашаның әнисе компьютерда эшли, ә әтисе – поездда машинист.
Коляның әтисе заводта тимерче булып эшләгәнлектән, хезмәте бик авыр. Әнисе – шәфкать туташы.
Валяның әнисе ашханәдә официант булып эшли. Бу ашханәдә татар халкының милли ашларын бик тәмле пешерәләр икән. Әтисе – елга портында эшли, ул – капитан.
Костяның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әтисе – спортчы.
Раяның әнисе генә бар. Ул институтта химия фәнен укыта.
Катяның әтисе – профессор. Ул университетта биология укыта.
Безгә әтиләр, әниләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Һөнәрне дөрес сайлау бик җаваплы, бик әһәмиятле икән. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш.
Синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чараларын аңлатыгыз, мисаллар китерегез.
Әйтик, сез эшкә керергә килдегез. Сезнең белән эшкә алучы арасында нинди сөйләшү булыр? Эш урыннары: мәктәп, банк, завод, ресторан. Билет № 9
“Зирәк карт” әкиятенең эчтәлеген сөйләгез.
Тәрҗемә итегез. Урман суы төшкәндә
Улым, бер эш кушыйм әле, - диде Зифа әби оныгы Рәҗәпкә. Бүген бабаңның туган көне. Бәлеш салам, аш пешерергә телим. Баздан суган белән кишер генә алып мен әле.
Вакытым юк, әби. Вазихлар белән тауга менәбез.
Рәҗәпнең ишекне шап итеп япкан тавышы гына ишетелеп калды.
Урамда аның каршысына Вазих килә иде. Урамда көчле ташу. Бу – урам суы.
Тауга менәбезме? – диде Рәҗәп.
Минем әби апаларга кунакка киткән иде. Иртә белән үк. Хәзер ничек кайта инде ул? Башта әбиемне алып кайтыйм, Рәҗәп. Аннан соң уйнарбыз. Вазих, ике дә уйламыйча, түбән очка йөгерде. Рәҗәп тә аңа иярде. Маһинур әби, чынлап та, ничек кайтырга белми аптырап тора иде. Оныгын күргәч, сөенеп туя алмады.
Шигырьнең эчтәлеген сөйләгез.
Әни кирәк
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә –
Әни димәк.
Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрен билгеләгез:
- Когда я пришел домой, мама сидела у окна.
- Когда выучите стихотворение, тогда мне расскажете.
- Казанга баргач, без төрле музейлар белән таныштык.
- Имтиханнар беткәч, безгә аттестатлар тапшырдылар.
5. Как скажешь другу о том, что:
- ты пойдешь на дискотеку, если разрешит мама;
- если он хочет, ты поможешь решить задачу;
- если к вам придут гости, то не пойдешь кататься на лыжах.
