Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билетлар.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
167 Кб
Скачать
☆

Билет № 13

  1. “Минем дустым” темасына хикәя сөйләгез.

  2. Текстны укыгыз. Күрше апа соравына сез ничек җавап бирерсез?

Эштән кайтканда, мине күрше апа туктатты. Эскәмиядә яшьләр тәмәке тартып утыралар иде. Күрше апа болай диде. Күрше апа болай диде: “Менә бу малайлар көнозын шушында утыралар, тәмәке тарталар, кычкырып-кычкырып көләләр, тирә-якка төкерәләр. Аларның эшләре юкмы әллә? Күпме вакытлары тәмәке тартып кына уза. “Минемчә, бу бер дә әйбәт түгел, ә синеңчә?

  1. Диалогка төшеп калган репликаларны өстәгез.

  • Саша, син Оля белән кайда дуслаштың?

  • ....

  • ....

  • Әлбәттә, мин аңа хат язачакмын.

  1. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез, төрләрен билгеләгез.

  • Минем фикерем шундый: без татар телен яхшы белергә тиешбез.

  • Әйтәсе килгән сүзем шул: үз сүзендә торырга кирәк.

  • Проблема такова: не хватает книг.

  • Мой совет таков: здоровье надо беречь с малых лет.

  1. Как ты скажешь о том, что:

а) – у тебя есть друг;

- он к тебе внимателен;

- он справедлив;

- ты его ждешь;

б) спроси друга о том, разрешила ли ему мама:

- пойти в гости к подруге;

- сходить на рыбалку.

Билет № 14

  1. Ф. Яруллин турында сез нәрсәләр беләсез? “Ике кояшым бар, Илсөя” дигән өзекнең эчтәлеген сөйләгез.

  2. Тәрҗемә итегез.

Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр.

Әңгәмәдәшне тыңлый белергә дә кирәк. Безне тыңлыйлар икән, димәк, без кызыклы, әйбәт кешеләр. Тыңлый белү – үзе сәнгать ул.

Кайчак сөйләшүчеләр арасында контакт бөтенләй булмый. Кызыклы факт: ирләр 10-15 секунд кына игътибар белән тыңлыйлар, аннары нинди сүз өстәргә, нәрсә дип җавап бирергә дип уйлыйлар. Эчтәлеккә күбрәк игътибар итәләр. Хатын-кызлар, киресенчә, әңгәмәдәшләрен тыңлаганда, сөйләүченең хисләрен аңлыйлар, аны шәхес буларак күрәләр.

Тыңларга өйрәнергә кирәк. Тыңлау – сөйләшми тору гына түгел. Тыңлау – актив процесс, ул кешедән игътибар сорый, әңгәмәдәшнең рухи хәлен аңлауны таләп итә.

  1. Схема буенча диалог төзегез.

Тема “Дустыңны дискотекага чакыру”.

  • Сорау

  • каршы сорау

  • аңлату

  • ризалашмау

  1. Хикәя фигыльнең заман формалары турында сөйләгез, мисаллар белән аңлатыгыз.

  2. Как скажешь о том, что:

  • увидев друзей, ты удивился;

  • прочитав книгу, ты задумался;

  • открыв форточку, ты проветрил комнату.

Билет № 15

  1. Татарстан республикасы турында сөйләгез.

  2. Тәрҗемә итегез.

Казан – тарихи башкала

Шәһәрләрнең зурлары, кечкенәләре, яңалары, борынгылары бар.

Башкалабыз Казан – бай тарихлы зур шәһәр. Күптән түгел Казан шәһәренең меңъеллыгын бәйрәм иттек.

Казан Кремле – иң истәлекле урын. Ул Казансу елгасы буена салынган. Кремльнең төп биналарының берсе – Спас башнясы. Аның биеклеге – 46 метр.

Сөембикә манарасы – борынгы архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы төзелгән. Аның биеклеге – 58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете – башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланмаган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Мәчетнең исеме атаклы шәхес Кол Шәриф белән бәйле. Ул күренекле дин башлыгы, шагыйрь, илче булган.

  1. Г. Тукайның үзенең яраткан бер шигырен яттан сөйләгез.

  2. Хәл фигыль турында сөйләгез, мисаллар белән аңлатыгыз.

  3. Сообщите другу о том, что:

  • Татарстан – суверенное государство;

  • Татарстан имеет собственную символику;

  • В Татарстане развиты машиностроительная, легкая, химическая и пищевая промышленность.