Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билетлар.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
167 Кб
Скачать
☆

Билет № 19

  1. “Минем яраткан һөнәремнең кешеләр тормышында роле” дигән темага сөйләргә өйрәнегез.

  2. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

Китаплар озын гомерле булсын өчен нәрсәләр эшләргә ярамый:

  • Китапны урталай бөкләргә ярамый.

  • Аның битләрен бөкләп куярга ярамый.

  • Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.

  • Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.

  • Ашаганда китап укып утырырга ярамый.

  • Китапны теләсә кая куярга ярамый.

  • Китапны ачканда бармакларны төкерекләргә ярамый.

  1. Схема буенча диалог төзегез. Тема: “Урманга походка бару”.

  • сорау

  • җавап

  • тәкъдим

  • килешү

  1. Хикәя фигыльнең заман формалары турында сөйләгез, мисаллар белән аңлатыгыз.

  2. Как скажешь о том, что:

  • увидев друзей, ты удивился;

  • прочитав книгу, ты задумался;

Билет № 20

  1. “Зирәк карт” әкиятенең эчтәлеген сөйләгез.

  2. Тәрҗемә итегез. Казан – тарихи башкала

Шәһәрләрнең зурлары, кечкенәләре, яңалары, борынгылары бар.

Башкалабыз Казан – бай тарихлы зур шәһәр. Күптән түгел Казан шәһәренең меңъеллыгын бәйрәм иттек.

Казан Кремле – иң истәлекле урын. Ул Казансу елгасы буена салынган. Кремльнең төп биналарының берсе – Спас башнясы. Аның биеклеге – 46 метр.

Сөембикә манарасы – борынгы архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы төзелгән. Аның биеклеге – 58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете – башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланмаган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Мәчетнең исеме атаклы шәхес Кол Шәриф белән бәйле. Ул күренекле дин башлыгы, шагыйрь, илче булган.

  1. Г. Тукайның үзенең яраткан бер шигырен яттан сөйләгез.

  2. Хәл фигыль турында сөйләгез, мисаллар белән аңлатыгыз.

  3. Сообщите другу о том, что:

  • Татарстан – суверенное государство;

  • Татарстан имеет собственную символику;

  • В Татарстане развиты машиностроительная, легкая, химическая и пищевая промышленность.

Билет № 21

  1. Гаиләң турында сөйлә.

  2. Тәрҗемә итегез.

Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кешеләр киләчәк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешләр. Җир шарында барлык кешеләр дә гасырлар буе уртак бер максат белән яшиләр: ул – табигатьне саклау!

Кызганычка каршы, бүген кешелек зур куркыныч алдында тора. Табигать төрле зарарлы радиоактив матдәләр белән агулана, суларыбыз пычрана, үсемлекләр, җәнлекләр кимегәннән – кими. Табигать пычрату – гасыр чире ул. Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү – һәркемнең изге бурычы.

  1. Схема буенча диалог төзегез.

  • сорау

  • җавап

  • тәкъдим

  • килешү

  1. Хәл фигыль турында сөйләгез, мисаллар белән аңлатыгыз.

  2. Допустим, твой друг отказывается идти на праздник. Убеди его, что это праздник и бывает там очень интересно. Билет № 22