- •Балалар бакчасында рус һәм башка милләт балаларын татар теленә (татарча сөйләшергә) өйрәтү программасы.
- •Аңлатма язуы.
- •Программа принциплары.
- •Методик киңәшләр.
- •Сүзлек белән эшләү.
- •Тематик план.
- •Кушымта. Уртанчылар төркеменең «Минем өем» укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.
- •Зурлар төркеменең «Уйный-уйный үсәбез» укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.
- •Аудиоязмалар. (уртанчылар төркеме)
- •Мәктәпкә әзерлек төркеменең «Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар” укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.
- •36 Нчы кисәк (26 нчы тема).
- •37 Нче кисәк (26 нчы тема).
- •49 Нчы кисәк (41 нче тема).
- •50 Нче кисәк (43 нче тема).
- •51 Нче кисәк (44 нче тема).
- •64Нче кисәк (60 нче тема).
- •Аудиоязмалар. (зурлар төркеме)
- •1 Нче кисәк (1 нче тема).
- •7 Нче кисәк (10 нчы тема).
- •8 Нче кисәк (12 нче тема).
- •21 Нче кисәк (19 нчы тема).
- •21 Нче (а) кисәк (19 нчы тема).
- •22 Нче кисәк (23 нче тема).
- •22 Нче (а) кисәк (23 нче тема) - шушы уенга сүзсез генә фонограмма.
- •23 Нче кисәк (23 нче тема).
- •24 Нче кисәк (24 нче тема).
- •25 Нче кисәк (25 нче тема).
- •26 Нче кисәк (25 нче тема).
- •27 Нче кисәк (25 нче тема).
- •28 Нче кисәк (25 нче тема).
- •29 Нче кисәк (30 нче тема).
- •37 Нче кисәк (35 нче тема).
- •38 Нче кисәк (39 нчы тема).
- •39 Нчы кисәк (40 нчы тема).
- •Аудиоязмалар. (мәктәпкә әзерлек төркеме)
- •9 Нчы кисәк (7 нче тема).
- •10 Нчы кисәк (7 нче тема).
- •11 Нче кисәк (8 нче тема).
- •12 Нче кисәк (10 нчы тема).
- •13 Нче кисәк (11 нче тема).
- •14 Нче кисәк (11 нче тема).
- •15 Нче кисәк (13 нче тема).
- •16 Нчы кисәк (14 нче тема).
- •21 Нче кисәк (20 нче тема).
- •22 Нче кисәк (20 нче тема).
- •23 Нче кисәк (20 нче тема).
- •48 Нче кисәк (41 нче тема).
- •49 Нчы кисәк (41 нче тема).
- •50 Нче кисәк (43 нче тема).
- •51 Нче кисәк (44 нче тема).
- •52 Нче кисәк (44 нче тема).
- •53 Нче кисәк (44 нче тема) (телефоннан сөйләшү).
- •54 Нче кисәк (46 нчы тема).
- •55 Нче кисәк (46 нчы тема).
- •56 Нчы кисәк (46 нчы тема).
- •65 Нче кисәк (55 нче тема).
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның татар телендә сөйләшә (аралаша) белү күнекмәләрен тикшерү. Тикшерү үткәрү буенча киңәшләр.
- •Уку елы ахырында уртанчылар, уку елы башында зурлар төркеме балаларының
- •Балаларның татар телендә аралаша белү дәрәҗәсен тикшергәндә кулланырга мөмкин булган биремнәр.
- •Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул” , “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)
- •1.Ситуатив күнегүләр.
- •4.Тирә-юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.
- •5.Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).
- •4.Уен ситуациясе "Кунакларны сыйла".
- •6.Уен ситуациясе "Уенчыклар илендә"
- •4. Поменяйтесь игрушками. Попроси у друга игрушку, предложи ему свою .
- •Уку елы ахырында зурлар, уку елы башында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының
- •Үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.
- •(Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)
- •2. Ягымлы сүзләр куллану.
- •3. Боерыкны бирә белү (кил, утыр, йокла, уйна, ю, аша, эч, ки, сал).
- •5. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).
- •1.Уен ситуациясе “Әйдәгез танышабыз”.
- •2.Уен ситуациясе “Кунак каршылыйбыз”.
- •3.Уен ситуациясе “Кибеттә”.
- •Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының
- •Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү. (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Нишлисең? (Син нишлисең?) Ничә яшь? (Сиңа ничә яшь?) Кая барасың?)
- •Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)
Программа принциплары.
Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү;
Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;
Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;
Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.
Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.
Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;
Интеграция принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү.
Программаның максаты һәм бурычлары:
Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.
Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.
Балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Бурычлар: 1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, активлаштыру һәм камилләштерү, сөйләмне аралашу чарасы буларак файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.
2. Диалогта катнаша белү, көндәлек яшәештә аралашу, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту, хәтер, зиһен үстерү.
3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.
Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар.
Эшчәнлек эшкәртмәләре, диагностик материаллар.
Тавышлы күрсәтмәлелек (һәр проект өчен аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, мультфильмнар).
Картиналы һәм картиналы-дидактик күрсәтмәлелек (таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр, җырлы-биюле уеннар, театр эшчәнлеге өчен материаллар.
Символик, график күрсәтмәлелек (пиктограммалар).
Күләмле күрсәтмәлелек (макетлар, муляжлар, уенчыклар)
Интерактив уеннар.
Эш дәфтәрләре.
Эш төрләре һәм формалары.
Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:
Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.
Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.
Сюжетлы-рольле уеннар.
Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).
Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).
Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.
Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.
Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.
Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).
Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.
Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.
Интерактив уеннар.
Минимум бурычлар.
Программа өч проектны һәм аларның төп максатларын һәм бурычларын үз эченә ала:
“Минем өем” проекты (4-5 яшь).
Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар: 1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.
2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.
3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.
“Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь).
Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.
Бурычлар: 1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.
2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.
3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.
“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь).
Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Бурычлар: 1.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.
2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.
3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.
Укыту методик комплектының эчтәлеге.
Һәр проект түбәндәгеләрне үз эченә ала:
тематик план;
эшчәнлек конспектлары;
балалар һәм әти-әниләр өчен эш дәфтәрләре;
аудиоязмалар;
анимацион күренешләр;
күрсәтмә, таратма материаллар;
диагностик материаллар.
