- •Балалар бакчасында рус һәм башка милләт балаларын татар теленә (татарча сөйләшергә) өйрәтү программасы.
- •Аңлатма язуы.
- •Программа принциплары.
- •Методик киңәшләр.
- •Сүзлек белән эшләү.
- •Тематик план.
- •Кушымта. Уртанчылар төркеменең «Минем өем» укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.
- •Зурлар төркеменең «Уйный-уйный үсәбез» укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.
- •Аудиоязмалар. (уртанчылар төркеме)
- •Мәктәпкә әзерлек төркеменең «Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар” укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.
- •36 Нчы кисәк (26 нчы тема).
- •37 Нче кисәк (26 нчы тема).
- •49 Нчы кисәк (41 нче тема).
- •50 Нче кисәк (43 нче тема).
- •51 Нче кисәк (44 нче тема).
- •64Нче кисәк (60 нче тема).
- •Аудиоязмалар. (зурлар төркеме)
- •1 Нче кисәк (1 нче тема).
- •7 Нче кисәк (10 нчы тема).
- •8 Нче кисәк (12 нче тема).
- •21 Нче кисәк (19 нчы тема).
- •21 Нче (а) кисәк (19 нчы тема).
- •22 Нче кисәк (23 нче тема).
- •22 Нче (а) кисәк (23 нче тема) - шушы уенга сүзсез генә фонограмма.
- •23 Нче кисәк (23 нче тема).
- •24 Нче кисәк (24 нче тема).
- •25 Нче кисәк (25 нче тема).
- •26 Нче кисәк (25 нче тема).
- •27 Нче кисәк (25 нче тема).
- •28 Нче кисәк (25 нче тема).
- •29 Нче кисәк (30 нче тема).
- •37 Нче кисәк (35 нче тема).
- •38 Нче кисәк (39 нчы тема).
- •39 Нчы кисәк (40 нчы тема).
- •Аудиоязмалар. (мәктәпкә әзерлек төркеме)
- •9 Нчы кисәк (7 нче тема).
- •10 Нчы кисәк (7 нче тема).
- •11 Нче кисәк (8 нче тема).
- •12 Нче кисәк (10 нчы тема).
- •13 Нче кисәк (11 нче тема).
- •14 Нче кисәк (11 нче тема).
- •15 Нче кисәк (13 нче тема).
- •16 Нчы кисәк (14 нче тема).
- •21 Нче кисәк (20 нче тема).
- •22 Нче кисәк (20 нче тема).
- •23 Нче кисәк (20 нче тема).
- •48 Нче кисәк (41 нче тема).
- •49 Нчы кисәк (41 нче тема).
- •50 Нче кисәк (43 нче тема).
- •51 Нче кисәк (44 нче тема).
- •52 Нче кисәк (44 нче тема).
- •53 Нче кисәк (44 нче тема) (телефоннан сөйләшү).
- •54 Нче кисәк (46 нчы тема).
- •55 Нче кисәк (46 нчы тема).
- •56 Нчы кисәк (46 нчы тема).
- •65 Нче кисәк (55 нче тема).
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның татар телендә сөйләшә (аралаша) белү күнекмәләрен тикшерү. Тикшерү үткәрү буенча киңәшләр.
- •Уку елы ахырында уртанчылар, уку елы башында зурлар төркеме балаларының
- •Балаларның татар телендә аралаша белү дәрәҗәсен тикшергәндә кулланырга мөмкин булган биремнәр.
- •Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул” , “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)
- •1.Ситуатив күнегүләр.
- •4.Тирә-юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.
- •5.Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).
- •4.Уен ситуациясе "Кунакларны сыйла".
- •6.Уен ситуациясе "Уенчыклар илендә"
- •4. Поменяйтесь игрушками. Попроси у друга игрушку, предложи ему свою .
- •Уку елы ахырында зурлар, уку елы башында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының
- •Үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.
- •(Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)
- •2. Ягымлы сүзләр куллану.
- •3. Боерыкны бирә белү (кил, утыр, йокла, уйна, ю, аша, эч, ки, сал).
- •5. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).
- •1.Уен ситуациясе “Әйдәгез танышабыз”.
- •2.Уен ситуациясе “Кунак каршылыйбыз”.
- •3.Уен ситуациясе “Кибеттә”.
- •Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының
- •Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү. (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Нишлисең? (Син нишлисең?) Ничә яшь? (Сиңа ничә яшь?) Кая барасың?)
- •Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)
Методик киңәшләр.
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының “Мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар теле, рус, ана телләрен яхшырту чаралары турындагы” 2001 елның июнь аенда чыккан 463 номерлы карары нигезендә татар теле өйрәтү эшчәнлекләре атнага 3 тапкыр үткәрү каралган. Методик кулланмаларда 60ар белем бирү эшчәнлегенең конспектлары бирелгән. Тәрбияче ел дәвамында, үзе иҗади якын килеп, укыту методик кулланмада бирелгән тематик планга таянып, мультфильмнар, анимацион сюжетлар, “Әкият илендә” тапшыруын кулланып, индивидуаль эшне дә кертеп, кирәкле күләмдә (атнага 3 тапкыр исәбеннән) көндәлек план төзи.
Телгә өйрәтүнең төп формасы һәм чарасы булып белем бирү эшчәнлеге алына. Ул системалы рәвештә план буенча үткәрелә. Өйрәнелгән сүзләр, сүзтезмәләр, диалоглар эшчәнлектән тыш уен вакытларында активлаштырыла һәм ныгытыла, көндәлек аралашуда кулланыла.
Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне, ситуацияләрне балалар аңламаган очракта, тәрбияче рус телендә сөйли.
Пиктограммалар мәктәпкә әзерлек төркемендә, яңа сүзләр (фигыльләр) белән беренче тапкыр таныштырганда гына кулланыла.
Бала татар телендә сүзне дөрес әйтмәгән очракта, тәрбияче баланы тыңлап сүзнең дөрес үрнәген бирә. Балалардан авазларның дөрес әйтелешен катгый таләп итмәскә кирәк.
Тәрбияче сөйләмендә акцент, җирле диалект, аваз кимчелекләре булмаска тиеш.
Тәрбияче сүзлек белән эшләгәндә татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләргә таяна ала.
Тәрбияче үзенең эшенә иҗади якын килергә, төрле алымнар, чаралар эзләп, аларны кулланырга тиеш.
Укыту-методик комплекты кысаларында, лексик минимумны үзләштергән очракта, эшчәнлектә планлаштырылган уеннарның эчтәлеген үзгәртү, яңа алымнар кертү, баету хуплана.
Төркемнәрдә балаларның һәм тәрбиячеләрнең татар телендә аралашулары һәрдаим булырга тиеш. Эшчәнлектә өйрәнелгән тел материалы, режим моментларында, уен эшчәнлеге аша (ситуатив күнегүләр, сюжетлы рольле уеннар, үстерелешле диалоглар, сәхнәләштерү һ. б.) ныгытыла.
Рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләрнең бердәм позициядә булуы уңай нәтиҗә бирә.
Сүзлек белән эшләү.
Балаларны татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү билгеле бер күләмдәге сүз байлыгы булдырудан башлана.
Яңа сүзләр үзләштерү процессында махсус сайлап алынган күнегүләр төп чара булып тора. Юнәлеше һәм характеры ягыннан лексик күнегүләрне икегә бүлеп карыйлар: әзерлек күнегүләре һәм сөйләм күнегүләре.
Әзерлек күнегүләре балаларны яңа сүзләрне файдаланып сөйләргә әзерли. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр.
Сөйләм күнегүләре лексик күнегүләрнең бер төре буларак, үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.
Яңа сүз өйрәтү төп методик алымнарның берсе булып тора:
-яңа сүз тәрбияче тарафыннан ачык, төгәл итеп күрсәтмә рәсем ярдәмендә әйтелә;
-аудиоязмадан тыңлатыла, кабатлатыла;
-ишеткән сүзне бала рәсемннән табып күрсәтә һәм әйтә;
-сүзләр тизрәк истә калсын өчен сүз кат-кат әйттерелә, аңлашылмаган очракта, аның русча тәрҗемәсе бирелә;
-төрле эш формаларында (пышылдап, күмәкләп, төркемнәргә бүленеп, хәрәкәтләнеп әйтеп) өйрәтелә;
-уеннар кулланып (“Ватык телефон”, “Кайтаваз”...) ныгытыла;
-яңа сүз, таныш булган сүзләр белән грамматик конструкцияләрдә ныгытыла, мәсәлән: зур туп, чиста туп;
-аралашуда кулланыла (бала өйрәнгән яңа сүзләрне, конструкцияләрне бары аралашуда аңлап куллана).
-бала теге яки бу сүзне аның төгәл мәгънәсен аңлап үзләштереп калсын өчен телдән мондый күнегүләрне үткәрергә мөмкин: -Бу туп? - Әйе, бу туп.
-Бу песи? (туп күрсәтелә) - Юк, бу песи.
-өйрәнелгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан төрле уеннар оештырырга була: “Исемен әйтсәң бирәм”, “Мин күрсәтәм, син әйт”, “Сорап ал”, “Серле кәрзин” һ.б..
Баланың сөйләмен оештыру өчен исемнең алмашлык (мин, син, бу), сан (1 дән 10 га), сыйфат (тәм, күләм, төс, эчке сыйфатлар) һәм фигыль белән бәйләү грамматик конструкцияләре кулланыла.
Фигыль белән таныштыру боерык фигыльләрдән башлана (бар, сикер, аша һ.б.).
Уртанчылар төркемендә балаларга боерык фигыльләрне аңлап үтәүләрен тәлап ителә.
Зурлар төркемендә балалар кайбер боерыкларны үзләре бирә (сикер, аша, уйна) һәм аңлап үтиләр.
Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар үзлектән Нишли? Син нишлисең? сорауларын бирәләр һәм аңлап җавап кайтаралар.
Укыту методик комплектының төп асылы булып аралашуга чыгу тора. Аралашуга чыгу өчен диалогик сөйләмнең әһәмияте бик зур. Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә гадидән катлаулыга дигән дидактик принципка таянып эшләү кулай.
Диалогик сөйләмдә иң отышлы алым – сорау-җавап рәвешендә (сорау-информация алу берәмлеге) һәм теләк белдерә торган: теләк, үтенү, тәкъдим итү, ризасызлык төсмере булырга мөмкин. Еш кына сораудан соң, әңгәмәдәшнең җавап репликасы; килә: Бу кем?- Бу әти; раслау рәвешендә: Бу әти?- Әти; инкарь рәвешендә: Бу әни?- Юк, бу әти. Реплика- җавап сорау рәвешендә дә булырга мөмкин: Нинди әти? Бу вакытта әңгәмәдәшнең җавабы тулы да, ким дә булырга мөмкин: Матур әти; яисә: Матур.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ситуатив - тематик принцип нигезендә, диалогик сөйләмне үстерү буенча түбәндәге типтагы күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:
- уен ситуацияләрендә катнашу;
- тәкъдим ителгән үрнәк буенча кечкенә диалоглар төзү;
- тематик диалоглар төзү;
- сәхнәләштерүдә катнашу;
- рольләргә бүлеп сөйләү.
Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш. Тәрбияче аларның балалар сөйләменә керерлек кирәкле формаларын эшләргә һәм төрле шартларда куллану мөмкинлеген исәпкә алырга тиеш. Тәрбияче, сөйләмгә эмоциональ бизәлеш өстәү өчен, төрле формаларны кулланырга; эш эчтәлегенә туры килә торган интонация, ишарәләр, мимикалардан файдаланырга һ.б. өйрәтергә тиеш.
Шул ук вакытта, диалогны сорау бирү һәм аңа җавап алу дип кенә уйларга ярамый. Балаларны диалогик сөйләмгә хас булган башка (сорау һәм җаваплардан тыш) ситуацияләр, репликалар, көндәлек аралашу формаларына да өйрәтергә кирәк.
Диалог үрнәкләре:
Исәнләшү: Исәнме, Оля! – Исәнме Коля.
Саубуллашу: Сау бул, Оля. – Сау бул Коля.
Танышу: Мин Оля. – Мин Коля.
Чакыру: Оля, кил монда.
Рәхмәт белдерү: Мә, курчак. – Рәхмәт.
Сорау- уңай җавап: Син малай? – Әйе, мин малай.
Сорау – кире җавап: Син малай? – Юк, мин кыз.
Ачыклый торган сорау: Мин кафега барам. – Нинди кафега?
Аралашуга чыгу өчен нәтиҗәле чаралар булып аудиоязмалар, эш дәфтәрләре, анимацион сюжетлар тора.
Аудиоязмалар яңа сүз өйрәтү, сөйләм үрнәкләре үзләштерү, уеннар, кыска җырлар өйрәтү, өстәл театры күрсәтү вакытларында куллану өчен төзелде. Аларны һәр эшчәнлектә куллану мөһим түгел.
Эш дәфтәрләре эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелде. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр, тәрбияче белән аралашалар. Балалар үзләренең эш дәфтәрләрен өйгә алып кайтып өйрәнелгән материалны кабатлый алалар. Бу дәфтәрләр белән әти-әниләр дә, төркем тәрбиячеләре дә эшли ала, чөнки биремнәр рус телендә язылды.
Дәфтәрдәге эшнең нәтиҗәсе уртанчылар төркемендә сүзне ишетеп, аңлап, предметларны табып, парлаштырып, чагыштырып, аларның сыйфатын, санын билгеләүгә китерсә, зурлар төркемендә балаларны үзара аралашуга этәрә һәм бу мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә дәвам итә. Иң катлаулы биремнәр мәктәпкә әзерлек төркеме өчен төзелгән. Бу төркемдә хәрәкәтне белдерүче сүзләр, яки фигыльләр күп кулланыла. Балаларны ситуацияләргә куеп, сораулар биреп диалогка этәрәбез. Берүк вакытта, фигыльләр боерык формада (утыр, уйна һ.б.), 3-нче зат алмашлыгына тәңгәл формада (яки утыра, укый, шуа, ашый һ.б.), һәм дә инде үзе турында 1-нче зат алмашлыгын кулланып өйрәтелә (уйныйм, утырам, барам, эчәм һ.б.). Балалар бер-берсенә, өлкәннәргә сораулар бирергә өйрәнәләр: бу нәрсә, нишли, син нишлисең, нәрсә кирәк, нинди һ.б. Җөмләләр төзү баланың уйлавын таләп итә, чөнки алар 3-4 сүздән торалар. Мәсәлән: Аю караватта йоклый. Куян чана шуа. Песи бит юа һ.б.. Мәктәпкә әзерлек төркемендә өченче бирем җыр формасында бирелә.Бу биремнәрне интерактив такта һәм экраннарда эшләп була.
Анимацион сюжетлар балаларның белгән сүз байлыгына, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Сюжетны караганнан соң, балалар белән әңгәмәләр үткәрелә, алда өйрәнелгән уен ситуацияләрен кабатларга тәкъдим ителә.
“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнгән “Әкият илендә” телевизион тапшыруын балаларны татар теленә өйрәткәндә карарга тәкъдим ителә.
