Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Янар тау. ШШ.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Бүре өнендә

(Повесть)

Татарстанның беренче чекистларына багышлана.

Урамнар буп-буш. Шәһәр өстен күптән инде төн караңгысы каплап алган. Тонык тәрәзәле биек-биек йортлар, чиркәү, мәчет манаралары, озын-озын таш диварлар, үз-үзләрен тыңлагандай сагаеп, сәер тынлыкка чумган. Авыр хезмәттән бушаган галиҗәнап эшче халык изрәп төнге йокыга талган. Кайсыдыр урам чатында март салкыныннан бөрешкән ялгыз каравылчы гына тукмагын ара-тирә шакылдатып ала да, иңнәрен җыерып, муенын иске тун якасына яшерә. Тагын тынлык урнаша. Салкын. Гаҗәп мартның хикмәтләре: көндезләрен ялтырап кояш чыга, бераз йомшартып җибәрә, әмма төннәрен аяусыз коры суык үзәккә үтә. Төнге салкынга түзалмый бүрәнәләр, такта коймалар шартлап-шартлап куя. Кай ара, нәрсәдәндер куркып качкан сыман тузган болыт ертыклары арасыннан, өшеп калтырагандай, сүлпән йолдызлар йөзеп уза. Ул да булмый, шәһәр читендәге сирәк куаклы ташландык чокырлар ягыннан, җанны өшетеп, ач бүреләр улавы ишетелеп китә: «У-у-у...»

Егерме бернең коточкыч ачлыгы, башлыча, егерме икенче ел өстенә ябырылды. Өйдәге мәчеләр генә түгел, тора-бара урамдагы этләр дә, ниндидер аерата куркыныч үләткә юлыккандай, күз алдында юкка чыга барды. Чат буйларында сөялеп, утырып каткан мәетләрнең саны артканнан-арта торды.

«У-у-у...»

Каравылчы картның кинәт чәч төпләре кымырҗып китте. Баш түбәсендәге колаксыз бүреге күтәрелә башлаган сыман тоелды.Ул, өшегән кулларын тун җиңнәренә яшереп, як-ягына карангалап алды. Аннары мыштым гына атлап озын, киң урамга борылды. Карашы ерактагы ике катлы таш йортның якты тәрәзәсенә текәлде. Әлеге ут – аның төнге сәгате. Ул аңа күптән ияләшкән иде инде. Салкын, шыксыз, караңгы төннәрдә шушы тәрәзәне күреп, аның каткан буыннары, өшегән тәне җылынгандай була. Ялгыз күңеленә ниндидер яктылык иңгән сыман тоела. Шуңа күрә ул әлеге утны, сыңар тәрәзә артында утыручы билгесез кешене ышанычлы маяк һәм якын дус урынына күрә иде. Менә хәзер дә сыек яктылыкка карап: «Уты тонык, димәк, таңга кадәр вакыты бар әле», – дип уйлады...

...Татчеканың бүлек башлыгы Хәй Габдуллин тәрәзә янына килде. Кызыша башлаган авыр башын салкынча пыялага терәде.. Күңеле тыныч түгел, эче поша иде аның. Ак пар булып сулыш беленеп торган бүлмәдәге суыктан бөтен эче белән калтыранып, ишекле-түрле йөренеп алды. Һаман җанын талаган борчулы уйларына бирелгән хәлә, иңендәге шинелен төзәтеп, яңадан өстәле артына килеп утырды. Төнозын янып корымланган лампа куыгына үрелгән генә иде, баш түбәсендә ялт итеп электр лампасы кабынды, янә сүнде, тагын кабынды. Ягулык җитмәгәнлектән шәһәр станцияләре бик киеренке эшлиләр иде. Корым исе сеңгән тонык бүлмә эче белән бергә Хәй Кәлимулловичның да йончуы, арык йөзе яктырып китте. Әмма күңелдәге авыр уйлар юшкыны таралмады.

Кичә Малтабардан чека башлыгы Якуб Бураев шылтыраткан иде. Телефоннан сүзләре бик үк яхшы ишетелмәсә дә, барысын да аңлады ул. Авыр фаҗига булганын йөрәге белән сизенде. Узган төнне Яшьбиби авыл Советы рәисен һәм укытучы кызны үтереп, Совет бинасын яндырганнар. Төнге урамда атыш тавышлары ишетелгән. Җинаятьчеләр атларга атланган булганнар...

Габдуллин авыр йодрыкларын өстәлгә куйды: «Кайчан туктар бу яндыру, үтерү, җимерүләр. Кайчангача дәвам итәр бу фаҗига?» Революциядән соң бер Казанда гына да ниләр булып бетмәде? Кемнәр генә таптамады аның таш урамнарын? Ак чехлар, акгвардиячеләр дисеңме, Колчак, комучлыларның кораллы көчләре дисеңме. Милләтчеләр, тагын әллә нинди фетнәчеләр, легионерлар, төрле юлбасарлар һәм контралар, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр... Әмма сынатмады чал Казан! Хәтәр зилзиләдә газиз баласы өстенә иелгән изге ана кебек, революциягә гадел, тугры булып калды ул.

Аннары шунысы да хак: ул чакта көрәш нинди генә канкойгыч, хәтәр булмасын, күп очракта дошманың белән якыннан торып, кара-каршы килеп чәйнәшә идең. Ә бүгенге дошман кача-поса төнлә йөри, аулактан, караңгыдан торып һөҗүм итә. Кайчак ул ерткычның сарык тиресе ябынып, яныңда ук әвәләнеп йөрүе дә бар. Малтабар төбәгендә кинәттән югалган тынычлык та фәкать шулар эше! Үткән атнада гына андагы кооперативка утлы һөҗүм ясалган иде. Ярый әле, корбаннар юк, фаҗигасе зур булмаган. Ә бит кооператив бинасы тирәсендә дә шундый ук дагалы ат эзләре ярылып-ярылып калган.

Бүген инде, әнә, Яшьбибидә...

Габдуллин, авыр көрсенеп, күзлеген киде. Сул як стенада гына эленеп торган республика картасына үрелде. Кызыл, зәңгәр ук-боҗралар белән чуарланган оператив картага текәлде: менә ул Яшьбиби... Малтабар... Әйе, янәшәдә үк диярлек. Аралары егерме-егерме биш чакрымнан да артык булмас. Икесе дә олы урман култыгында. Тирә-юне чокыр-чакырлы таш-тау арасы... Ихтимал, бу төбәктә тагын берәр шайка – «урман братиясы» барлыкка килгәндер. Бураевка янә тыныч йокы бетте, димәк. Уйлап баксаң, унсигезенче елдан алып бүгенге көнгә кадәр безнең якларда гына да баштанаяк коралланган ничәмә-ничә банда отряды юк ителде инде, югыйсә. Спасс, Чистай, Бөгелмә, Бозаулык, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Бондюг өязләре урманнары аша кораллы отрядларсыз узып йөрешле түгел иде бит. Бандитлар китергән кайгы-хәсрәтне, алар кулы белән эшләнгән талау, үтерү, көчләү-яндыруларны күз алына китерүдән генә дә чәчең агарыр... Кемнәр генә юк иде араларында. Отряд башлыклары, нигездә, һәр җирдә диярлек кулаклардан, рецидевистлардан, патша армиясенең түбән чинындагы куштаннарыннан тора иде.

Әнә, унтер Артемьев Зәй, Чаллы, Минзәлә урманнарында яшеренеп, котырган бүре кебек талап, кан коеп, көчләп йөрде, әмма халык үченнән барыбер котыла алмады. «Ала козгын» отрядының канлы сукмагы хурлыклы төстә киселде. Ә нинди генә ала-кола исемнәр тагып йөрмәде алар? «Азатлык карлыгачы», «Сәнәкчеләр», «Кара козгыннар», «Яшел әләмчеләр», «Күк күгәрченнәр»... Исемнәре төрле булса да, һәммәсе диярлек бер ниятне – эшче халыкка, советка, большевикларга каршы көрәшүне байрак иттеләр.

Соңгы җинаятьләрдә дә банда кулы уйнаган булса... Бездән ычкынган, без эзли торганнарның берәрсе түгелме? Тукта, әллә монда бүтән сәбәп, башка берәр кул уйныймы? Яшьбиби авыл Советы тирә-юньгә кара фанатиклыгы белән даны таралган Имаметдин ишан өендә урнашкан булган бит. Икенче өенә хәзер мәктәп иткәннәр, ди.

Кем ул Имаметдин? Карт кеше икәнлеге мәгълүм. Атларга менеп, ак сакалын җилфердәтеп, кылыч айкап, атышып йөри алмас. Әмма әтисенең көченнән килмәгәнне «эһ« тә итмичә башкарырлык җәллад йөрәкле улы бар, диләр аның. Әгәр урманнар аша шул эш йөртсә?

Әйе, Малтабар якларында хәлләр җиңелдән түгел... Их-х, әшнә, күрәзәлек итеп утырудан башка чараң калмады, дип үз-үзен битәрләде Габдуллин. Хәер, берни белән исәпләшмичә үзең дә киткән булыр идең, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, тагын бик мөһим икенче бер эш килеп чыкты. Ярый әле, Зиннәт Янчурин ышанычлы, төпле егет, кулыннан килгәннең бөтенесен эшләми торып, ярты юлда туктап калмаячак... Яшьбибидәге хәлләрне Якуб Бураевичка ачыклый торырга туры килер.

* * *

Якуб Бураев аны төнге урманның карамалы үзәненә кадәр озата килде. Тиргә батып бәсләнгән атын туктаткач:

– Ну, нәрсә, подпоручик Сәйяр Ходаяр улы Вәлияров әфәнде. Миңа борылырга вакыт, сиңа зур уңышлар! Байталың, ай һәм йолдызлар сиңа юлдаш, – диде. – Кием-салымың, кыяфәтең шик уятырлык түгел, барысы да үз урынында. Хәй Кәлимулловичтан соң төпченеп тору йомыркадан җөй эзләгәндәй тоелыр, рәхмәт, тырышкансыз. Беренче адымнарыңа урманчы Җамалетдин белән киңәшеп керешәсең. Сиңа ярдәм итәсе егетләр иртәгә иртән юлга кузгалыр.

– Рәхмәт, Якуб Бураевич. Сездәге шикле хезмәткәрне фаш итү гамәле турында сезнең вариантка тукталдыкмы инде?

– Әйе, нәкъ менә бүген ул дежурда. Мин хәзер кайтып, иртән таңда банданы юк итәргә чыгачагыбызны хәбәр итәм аңа. Атларга солы бирергә, составны коралландырырга кушам. Ә Җамалетдинны үзләренеке саныйлар әле алар. Яшертен йомыш белән аңа элек тә ниндидер шадра, симез мужик килгәләгән. Шуны исеңнән чыгарма берүк, – дип, икенче сүзгә күчте Бураев. – Акгвардияче Вәлияровның язмышы – синең бүгенге реаль тормышың, ә узган гомерең – легенда, – аны оныт! Хәтерлә, төнлә уятып сорасалар да ялгышырлык булмасын.

Чокыр-чакырлы калын урман эчендә, ара-тирә киекләр дә кораллы качкыннар гына йөргән төнге сукмакта, курку белмәс йөрәкле ике батыр саубуллаша. Менә алар кулларын нык кысышкан хәлдә бер-берсенең күзләренә карашып алдылар. Үткен, тәвәккәл бу карашларда алдагы бурычның никадәр катлаулы һәм хәтәр булуы да, аның уңышлы үтәләчәгенә нык ышану да, телдән әйтелмәгән, әмма икесе өчен дә ачык аңлаешлы башка мәгънә дә ярылып ята иде. «Хуш, иптәш, кем белә, бәлки бу безнең соңгы мәртәбә күрешүебез, кул кысышуыбыздыр».

Янчурин Бураев чанасыннан төшеп калгач тар юлдан байталын җитәкләп берәр сәгать чамасы җәяү узды. Хәрби тормышка өйрәнгән күндәм малкай хуҗасыннан бер адым да калышмый барды. Хуҗасы ешласа, ул да тизләде, йөгерсә, ул да юыртты. Тирә-юньдә ак кар катыш чиксез урман. Сыек кына түшәлгән чана юлы боргалана-сыргалана бер үргә менде, бер үзәнлеккә төште. Түгәрәк ай, ялгыз калмаска теләгәндәй, куак-агачлар арасыннан ашыгып йөгерә-йөгерә, әле юлчыларның каршыларына төште, әле яннарына чыкты, әле арткарак калып, көмешсу тар юлны яктыртып барды.

Чираттагы озын үзәнлеккә төшеп берара узгач, Янчурин байталына менде. Тун изүләрен каптырды. Фуражкасын басыбрак киеп, портупеясын төзәтте, елтыр хром итекләрендәге шпораларын кыскалап, җиңел генә элдереп китте. «Сәйяр Вәлияров... купец малае». Зиннәт үзалдына елмаеп куйды. Хәй Кәлимуллович боерыгы белән комендант аны үз кабинетына чакыртып киендерде дә, ян-як иңбашларына төрткәләп, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, аның тирәли әйләнеп чыкты:

– Көяз хром итекләр. Бераз таушалган яшел габардин френч, галифе. Бәрән якалы, изүләре каймалы, башлыклы кыска тун, кокардалы фуражка, наган... Менә бусы – алтын. Разбойник поручик күн янчыксыз йөрмәс, – дип, тун кесәсенә бераз алтын тыкты. – Ә менә бусы инициаллары язылган көмеш портсигар – җисеменә тулсын. Шулай сөйләнә-сөйләнә ул битараф төстә сорап куйды:

– Бу киемнәр белән кая җыендыгыз соң, өйләнрергә түгелдер бит, әллә тиятергәме?

– Тиятергә.

– Бәлки кылыч та алырсыз?

– Анысын үзең тагып йөр, шулай да рәхмәт, дус, – дип көлде дә Янчурин, тәвәккәл адымнар белән ишеккә юнәлде.

– Әй-әй,– дип кычкырды комендант күзләрен тысрайтып. – Алтын өчен башта кулыңны куй, аннан дүрт ягың кыйбла.

Атның нигәдер борчылуы Янчуринны уйларыннан аралады. Ул байталының янтыгына шпорлары белән кагылгалап, малкайны ашыктырды. Тик ат, кечкенә яланны үтеп егерме-утыз адым китәргә дә өлгермәде, бөтен гәүдәсе белән калтыранып колакларын уйната, пошкырынып артка чигенә башлады.

– Нәрсә, туганкай, буш килеп тә арыдыңмы әллә? – дип сөйләнә-сөйләнә, Зиннәт ияреннән төште, атының муеныннан сыйпап-сөеп алды. Тик малкаен җитәкләп ун-унбиш адым ара узды микән, күзләре юлга төшеп, сискәнеп китте. Алдарак, юлның нәкъ уртасында, утлы күмердәй ике төрткеле соры бүкән утыра иде. Бүре! Янчуринның чәч төпләре кымырҗып, аркасы чымырдап китте. Ат та, башын артка каерып, авызлыгын чәйни-чәйни дер-дер калтыранып, артка чигә бирде. Кулдан ычкынып качарга ниятли иде бугай.

Байтал белән тарткалашып арада бүренең шыксыз аваы урманны яңгыратты. Зиннәт арт яктан да утлы бүкәннәр барлыгын шәйләп алды. Берәү, икәү, өчәү... Курыкканга – куш... Шайтан! Камалып калган бит ул! Аты ычкынып чаба калса? Шунда ук куып тотып «эһ» дигәнче ботарлап ташлаячаклар аны. Әнә бит зәһәр ялтыраучы утлар боҗрасы кысылганнан-кысыла бара.

Янчуринның тәненә эссе бәрде: «Коралың бар бит!» Ул үз-үзенә кискен боерык бирде. Колаклары зыңгылдаганчы бар гайрәте белән атына кычкырды: «Стоять! Тынычлан, туган...» Ул, өзәңгесенә басып, ияренә сикерде. Байтал, шпорларның кисәк өтеп алуларына түзә алмыйча, арт аякларына күтәрелде, урман ярып кыргый кешнәп җибәрде һәм бар куәтенә алга ташланды. Мондый дуамаллыкны көтмәгән бүреләр, юлдан көчкә тайпылып, артка тартылып калдылар. Байтал, сөлектәй сузыла-сузыла, алга очты. Тик бүре өере дә ызгышсыз гына калырга теләмәде. Алар тиз арада аңнарына килеп, җайдак артыннан куа чыктылар. Моны байтал да сизде, җан- фәрманга чапты.

Чакрым чамасы булдымы икән, ярышып чапканнан соң, җайдак белән ерткычлар арасы кыскарды. Янчуринның Җамалетдинга барып җитмичә урманда ату тавышы чыгарасы килмәгән иде дә... хәзер үк бер чарасын күрмәсә, хәле соң дәрәҗәдә мөшкел иде. Атының да чамасы бетә башлады. Хәзер үк корал кулланмаса, һәммәсенең җилгә очуы мөмкин. Ак-караны шәйләүдән узган ач бүре өере очып килгән уңайга атка ябышачак.

Ерткычлар якынлашудан шашынган байтал тигезлеген югалтты, як-якка чайкала башлады. Бу хәл исә төзәп атарга комачаулый иде. «Тынычлан, туганкай, без икәү бит», – диде Янчурин атының муеныннан кочып һәм, куакларга эләгеп калмас өчен, атына сарылды, револьверын сул терсәгенә куеп, алдан килүче ана бүренең маңгаена төбәде һәм курогын тартты. Көчле шартлау урман тынлыгын чәлпәрәмә китерде, өер башлыгы кинәт артка чүгеп, очлы казыктай өскә чөелде һәм юлга кадалып төште. Артыннан ияреп чабучылары, шуны гына көтеп килгән сыман, аңа ябырылдылар, ыргыла-чәйнәшә аны өзгәләргә керештеләр.

* * *

Җамалетдин уяу иде. Ул да ату тавышын ишеткән. Кулына корулы мылтыгын тотып, бозау хәтле койрыксыз этен иярткән хәлдә капка ачарга чыкты.

– Әссәламәгаләйкем! Бура сатасың икән, хуҗа. Карарга буламы?

– Вәгаләйкемәссәлам! Ошаса, карап карагыз. Тик юкә бура...

Җамалетдин, як-ягына карана-карана, ычкынып бугазга ябышырга торган этен оясына япты. Янчуринны өй артындагы җылы абзарга чакырды. Анда шахтер фонаре яна иде. Түрдәрәк сарык, кәҗә бәрәннәре йөри, яшь бозау почмакка аскан юкә яфракларын кыштырдата. Ишек катына элгән камыт, ыңгырчак, дилбегә, йөгән кебек нәрсәләр күренә. Ат тире исе, парлы сөт, яшь мал, коры печән һәм корымлы лампа исе Янчуринга яшьтән таныш иде. Ул хуҗа күрсәткән калын эскәмиягә утырды. Талган аркасын стенага терәп, аякларын сузды. Иярдә күптән йөрмәгәнгә, тез буыннары чүгәләп озак йөргән кешенекедәй сызлаулы оеган иде.

– Баярак сез аттыгызмы? – диде Җамалетдин.

– Мин. – Янчурин атуның сәбәбен бер-ике сүз белән генә аңлатты: – Бүре өере... – Аннары төп мәсьәләгә күчте. – Соңгы көннәрдә урман егетләре тирәсендә безне кызыксындырган кеше күренмәдеме?

– Кем ул, Леонидмы?

– Анысы башлыклары, минемчә, аларның. Якуб Бураевич сезгә кем фотосурәтен күрсәткән иде?

Җамалетдинның арпа башагыдай сары йөнтәс кашлары җыерылып, сусыл күзләре кысылыбрак торды.

– Ни дип алай бик җентеклисез әле? Теге чакта Бураев тәфсилләп торды, инде сез... Ә-ә, тукта әле, тукта! Өч-дүрт кенә көн элек Раббани ике колы белән миндә булды. Бик шәп чана көйләп йөрделәр. Очар кош төслесен. Бөтен җире дә ак каеннан. Дөлдөлдәй гайрәтле акбүз юртакка җигеп киттеләр. Бөтен сбруйларны, хәтта эшлияне дә чем-акка буядылар. Бәрән бүрек, ак толып алдылар. Дөлдөле ак кар өстеннән аккош кебек оча түлке, күреп калырлык та түгел...

«Ялгышмаганбыз, Раббани тәки монда булып чыкты», – дип уйланды Янчурин.

– Шайканың төп оясы еракмы әле моннан?

– Һе, шайтан белсен, кайсы аларның төп өннәредер бит. Бүген алар мәгарәдә, иртәгә – Лаф чокырында.

– Монда кайчаннан күренә башладылар?

– Беренче кат февраль башларында. Отрядларында утызлап кеше булырдыр. Барысы да тук чырайлылар. Азып-тузып йөргәннәрен күрмәдем. Нык тоталар бугай үзләрен. Леонидның булышчысы Раббани булырга охшый. Узган ел да кыш салкынында Лаф чокырында торып киткәннәр иде... Леониднымы? Нибары бер күрдем. Уртача буй-сынлы, культур күренә. Сыны төз, җитез, аз сүзле. Кырыс. Кырыклар чамасында булыр.

– Ничек булса да, Җамалетдин дус, без аларны йөгәнләргә тиешбез. Якуб Бураевич сезне рәхмәтеннән калдырмас. Ул да, Казандагы иптәшләр дә изге теләктә калдылар. Хаҗәте чыкса, сезнең ярдәмгә таяна аламмы мин?

– Кулдан килгәнне кызганмам. Әмма сез дә артыгын дауламагыз. Минем гаиләм бар. Яшь балалар. Урманны азаккача чистартып бетерергә ерак әле. Аларның һәр җирдә үз кешеләре. Моннан берсен алсаң, тегендә икесе калка.

– Борчылма, дус. Аларның көне бетеп бара. Халык каны бәрабәренә яшиләр бит алар. Шуңа озын гомерле була алмыйлар.

– Һе, дип куйды Җамалетдин, икеләнеп. – Сөйләү бер – эш башка. Ничегрәк?

– Хәзер аңлашырбыз. Мин тикмәгә генә...

Шулвакыт өйдәге стена сәгатенең «доң-доң» килеп өч тапкыр сукканы ишетелде.

– Тыңла, Җамалетдин туган... – Зиннәт йорт хуҗасының күзләренә текәлде, – һәр эшнең чарасын алдан күреп бетереп булмый. Шулай да тырышырга кирәк. Мин исән-сау барып урнаша алсам, мәгарәдән килерләр, иснәнерләр, сорашырлар. Хәтерлә, туган, сүз бер булсын. Мин – Сызрань сәүдәгәре малае подпоручик Сәйяр Вәлияров. Күптән түгел генә Самара урманнарында бик нык кыйналганнан соң, калган кешеләрем белән кача-поса бу якларга килеп чыктым. Синдә икене кундык инде. Иртәгә, юк, бүген иртүк Якуб Бураевичтан бер чана, өч ат белән биш кеше килер. Алар барысы да минем егетләр. Сиңа йөк булмаслар. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Атларына бераз печән бирсәң, шул җиткән. Мунчаңа урнаштырып тор. Без синең белән беренче күрешүебез. Безнең каян килеп чыкканны да белми калдың. Капкаңны өченче көн төнлә шакыдык. Безне монда тоту сиңа бик куркыныч. Озын юлда интегеп килгәч, без бер тәүлек йокладык. Бүген миңа сәлам хатыңны тоттырып, тизрәк Лаф чокырына озаттың. Безнең арада бернинди алыш-биреш, сөйләшү-килешенү булмады. Син мине тизрәк күзеңнән олактыру ягын гына карадың. Менә шул әлегә. Ә хәзер, әйдә, озат хәерле юл телә...

– Тукта, берәр кәнди шулпа эчеп ал юлга... – хуҗа ашыгып олы өенә чыкты.

Кечкенә келәт эче тынып калды. Кайдадыр еракта бер-бер артлы ике тапкыр аткан кебек булдылар.

Бәрән-бәтиләр, йомры-йомшак бүрекләрдәй бер-берсенә сыенып мич алдынарак тезелеп ятканнар да, татлы йокыга талганнар.

Таушалып-тузып беткән иске кап артында, мич арасында, күсе халкы нидер бүлешә алмыйча чи-чи килеп алды. Почмакка бәйләнгән бозау кемер-кемер яфрак кыштырдатуын белде.

Төрле уйлар йончытты Янчуринны. Алдагы билгесезлек, котылгысыз сынау да җанын кыйный аның. Менә Раббаниның ишан улы икәнлеге мәгълүм. Леонид дигәне кем? Сембердәге иптәшләр эзли торган подполковник Изотовмы, бүтәнме? Кайчаннан бирле бу төбәктә бөтерелә? Шулмы ул әле Идел буе урманнарында, әле башкорт далаларында, әле Жигули тауларында йөрүче? Мәкерле Бонапарт-Пантера? Урта буйлы, төньяк халыкларына тартым кыяфәтле мәкерле җан. Ат кылыдай каты кара чәч. Еланныкыдай салкын караш. Хәйләкәр, коточкыч саран, комсыз, аяусыз бәндә. Шайкасын учында тотар кодрәте бар үзенең, бар!..

Зиннәт хуҗаның Раббанига язган хатын алып кесәсенә тыкты, ә алдына куелган кайнар шулпаны капкаларга өлгермәде, йортта ду килеп эт өрә башлады. Җамалетдин, тын алырга да базмыйча, ишек ягына колак асты:

– Тс-с-с! – дип, уң кулының имән бармагын иреннәренә куйды. –Капкада кемдер бар. Нишлибез?

– Тыныч бул... – Янчурин, тегенең кабалануын күреп, сабыр булырга тырышты. Фонареңны моннан алып чык. Ишекне тыштан биклә. Урман кешеләре булса, өеңә алып кер, ничек тә юындыр, аннары күз күрер. Инде дә мосафирның икенче төрлесе икән, монда керт, мин мич арасында, чыпта артында булырмын. Без көткән шимбә түгелме? «Якуб Бураевич алачыгыннан», дигән уй чагылып үтте башыннан. Ул ялгышмый иде. Бер-ике минуттан, Җамалетдин кулындагы фонарь яктысында ишек төбендә кем дисәң, башына төлке бүрек, өстенә бүре тиресеннән тегелгән зур толып кигән шадра Шакирҗан Шугаев басып тора иде.

– Бүген үк Раббаниның үзенә җиткерергә, иртәгә соң булачак! – Аның тавышы кискен дә, сак-шүрләүчән дә иде. Ул йорт хуҗасына пакет сузды. Аннары бик тәвәкәллек итми генә:

– Мин хәзер үк кире китәм. Юлда бүре өеренә тап булдым, атарга туры килде, – дип, чыга башлады. Җамалетдинның да аңа иярми чамасы юк иде. Янә йорттагы этнең буыла-буыла өргәне, аннары ат тоягы дөпелдәве, ул тавышның акрынлап ерагая баруы ишетелеп сүнде. Чана табаннарының шыгырдавы тәмам тынгач, Җамалетдин Шакирҗан Шугаев китергән конвертны Янчуринга сузды:

– Элек тә шул килгән иде шикелле. Капка аша гына хәбәрләшкән идек, аны күрә алмадым. Ә тавышы шул. Инде нишләрбез, әллә икәү китәбезме соң? – Хуҗа үтә борчылып, тәмам хафага төшеп сөйләнде. – Безнең мәче- тычкан уенын сизсәләр, эшләр мөшкел бит минем – чебен иманы да юк бит боларда.

– Мин генә ала барырмын. Леонид белән гәп бәйләп җибәрер өчен дә бер сәбәп булыр, тик алай ук борчуга бирелмә син, туган...

– Ярар, – диде Җамалетдин йөнтәс кашларын сикертеп.Ул олы өенә чыгып китте.

Шул арада Янчурин, конвертны ертып, язуга күз йөртеп чыкты:

«Хөрмәтле галиҗәнап! Дүрт йөк җыйнадык. Бүген таңда сезнең янда булачакбыз, каршы алыгыз. Бавырсакларны һәр олауга тигез бүлдек, арпасы да җитәрлек. Галиҗәнап калкан! Ышанычыгызны һәрчак акларбыз дип ышандырып калабыз.»

Әлеге хатны китерүченең дошман элемтәчесе икәне көн кебек ачык иде хәзер. «Чекист», һичшиксез, Якуб Бураевич ташлаган «җим»не тулысы белән йоткан. Якуб Бураевич аңарга тулы состав белән дүрт олауда чыгабыз, һәр йөккә берәр пулемет куячакбыз, дип әйтергә тиеш иде. «Бавырсаклар» – «максимкалар», арпасы – шуларга җитәрлек патрон һәм гранаталар.

Менә дошманны ничек ялгыштыра алдылар! Теге хаин «чекист» та әлеге хәбәре белән үзен тулысынча фаш кылды. Җитәр. Шул сатлык җаннар аркасында Якуб Бураевич оештырган операцияләр бер-бер артлы уңышсызлыкка очрый барды. Кыска гына вакыт эчендә Бураев өч кешесен, дүрт атын, күпме коралын югалтты. Әйтүе генә ансат.

Чекистлар оештырачак һәр операция серен алдан чишүгә ирешкән банда аларның үзләренә тозак корып, бик хәтәр урында көтеп ала да искәрмәстән һөҗүм итә иде. Инде алай булмас!

Мондагы ачышларын кичекми хәбәр итү максатыннан, Янчурин үзе дә Якуб Бураевичка берничә сүз генә язып җибәрәсе итте:

«Я.Б.! Юлда бүре өеренә очравымны исәпкә алмаганда, имин килеп ирештем. Җ. иптәшкә рәхмәт. Күптән эзли торган токым вәкилен монда очраттым. Беренче әйтәсе килгән сүзем шул: без күптән эзли килгән эт токымын монда очраттым...»

...Янчурин, Пошый чокыры буйлап ике сәгать барганнан соң, урман чишмәсе янында тукталып, атын эчерде. Портсигарыннан алып тәмәке кабызды. Көмеш портсигарга матурлап язылган хәрефләргә карап торды. «С. Х. В.» – Сәйяр Ходаяр улы Вәлияров... Шуларына кадәр алдан хәзерләп җибәргән тынгысыз йөрәк Хәй Калимулловичны уйлап алды. Аннары, аякларында талчыгу сизеп, чишмә яныда яткан юан усакка утырып беразга күзләрен йомды. Тәмәке төтененнәнме, әллә иртәдән үк кичерелгән киеренкелектәнме, бөтен тәне йомшап, үзен йокыга талгандагыдай хис итте.

Янбызлары тирләп бәсләнгән көрән кашка, авызлыгын челтерәтә-челтерәтә, янәшәдәге куак-чыбыкны кемердәтергә кереште. Кар юрганы ай нурларыннан зәңгәрләнеп күренә иде. Урман йокыга талган. Тирә-юнь тып-тын.

Зиннәт аяклары өши башлавын, иске ярасының сызларга җыенуын тойды. Ул аякларын ышкыштыргалап-каккалап урыныннан торды. Ат менде. Моңсу ялгыз каен яныннан узганда Янчурин тагын Наҗияне исенә төшереп, үзалдына уйланып барды...

...Шул, кунак кызлары кайткан көн иде инде. Кичкә таба ул энесе Сәлимгәрәй белән болынга җыенды. Тик әтиләре: «Бүген барып йөрмәгез инде, Әхмәтвәли хәзрәт (Әхмәт солдат хәзер авыл картлары өчен Әхмәтвәли хәзрәткә әйләнде) мунча ягарга кушты», – дип, әлеге йомышын аларга йөкләде. – Мунчагызның идәннәрен юып чыгарыгыз, ишек төбенә яңа чыпта җәегез, утыныгызны каен әрдәнәсеннән алыгыз». Әле аны, әле моны эшләсеннәр дип туйдырып бетергән аксак Әхмәт өчен генә булса, бик пошынмаган да булыр иде дә, мунчада бүген кемнәр чабыначагын күз алдына ачык китергәнгә (хәзрәт кызы белән бергә калада укып кайткан кыз!), Зиннәт егет ике әйттереп тормады. Канатлангандай йөгереп-йөгереп эшләде. Каен яркалары тәмам янып, күмерләнеп беткәч кенә төтенлеген япты. Шомырт, мәтрүшкә сабаклары кушып бәйләгән хуш исле каен себеркесен кайнар суда парлап-пешекләп куйды. Бәбкә мамыгыдай күпереп киткән миннекнең сихәтле исе мунчага гына түгел, тирә йортларга да таралды. Себерке түтәсе белән кырып-кырып юган сап-сары идәнгә ап-ак йомшак чыпта җәйде. Тирләп-пешеп, эшен тәмамлап, чалбар балакларын төшереп тора иде, ишек катында ягымлы тавыш ишетелде: «Алла куәт бирсен!»

Дистәләрчә көмеш кыңгыраулар чыңладымыни! Алдында үтә дә газиз җан иясе елмаеп тора иде.

– Рәхим итегез!..

Зиннәт туткыл маңгаена боҗраланып төшкән чәчләрен сыпырып куйды. Кыз зәңгәр чәчәкне хәтерләткән җете зәңгәр күзләрен сирпеп бер елмайды да, кечкенә, әмма нык кулын сузды:

– Таныш булыйк, мин – Наҗия, ә сез Зиннәтулла, шулаймы?

«Минем исемне кайдан белеп алган соң әле?» Егет дулкынлануын сиздермәскә тырышты һәм, кулларын кая куярга белмичә:

– Шәһәр туташлары бездәй ачыгавыз булмыйлар шул, – дип сөйләнде.

Туташ аның тел төбен тиз төшенде.

– Без булачак мөгаллимәләр, кайда булсак та иң әүвәле балаларга игътибар итәбез, – диде.

Ике арадагы койма янында боларга карап хәйләкәр елмаеп торган Сәетгәрәйгә таба ымлады. Малай, үзенә дикъкать итүләрен сизеп, кыр кәҗәседәй артлы-аллы сикергәләп чабып китте, аның кара табаннары гына ялтырап калды.

– Тагын бер елдан мин аларны яңача укытырга керешәчәкмен, – диде кыз килешле елмаеп, – абыйсыннан да уздырыр әле.

Кызның үзен шулай иркен тотуы егетне бераз сәерсендерде дә, сокландырды да. Тик бу иркен тоту аның холкындагы сызыкларның бәләкәе генә булган икән әле. Көннәрдән бер көнне бу туташның кыюлыгы авыл халкының исен китәрде.

Әбиләре Фәтиха карчыкта яшәгән ике ятим – Шакир белән җиде яшьлек Кадыйрны күрше авыл чиркәвенең бакчасыннан алма чәлдергәндә тотканнар. Шул хәлне ачыклау-бәяләү өчен иртәгесен авылда мәхшәр купты. Сәгать уннарда бөтен авылны мәчет янына җыйдылар. Ике урыс Шакир белән Кадыйрны, кулларын бәйләп чиркәү подвалында кундырганнан соң, авылга кайтарганнар. Тегеләрнең өс-башлары эштән чыккан, аяк-куллары сыдырылып-тырналып беткән. Олырагы Шакирның күз төпләре күгәреп чыккан. Кулларында алма тутырган букчалары.

Әхмәтвәли хәзрәт, мәгълүм инде, шунда.

Менә шәмәхә борынлы берәү, кулындагы чыбыркысын баш очында хәтәр селтәп, каты аваз салды:

– Халык! Җәмәгать! – Мулла җыендагыларга мөрәҗәгать итте. – Һәр җинаять кечкенәдән башлана. Алма урлау, яшелчә бакчасын ботарлау, оядан күкәй чәлдерү... Аннары ат урлап качу, кибет басу, аннары да килеп, кеше үтерүгә барып җитәләр. Шантрапалар шулай үсә. Питерда, әнә, галиҗәнапка кул күтәргәннәр, бомба ташлаганнар. Адәм хурлыгы бит! Әнә, ул, Бөек Рәсәй күләмендә җинаять кылуга барып җитүчеләр дә эшне кечкенәдән башлаган булганнардыр... Андыйларның тамырын шытып чыкмас борын корытырга кирәк. Минем хөкемем – иллешәр чыбык боларга!

Әлеге хөкем карарын урядник әмер итеп кабатлады да, малайларның арык иңнәрендә асылынып торган сәләмә күлмәкләрен аерып атты. Ә теге ике таза урыс әзмәверләре, алмаш-тилмәш Шакир белән Кадыйрны ярырга тотындылар.

Беравыктан Шакир, әрнүенә чыдый алмыйча, үрсәләнеп аваз салды:

– Абзыйлар! Мине үтерегез, баланы кызганыгыз, миңа ияреп кенә керде ул бакчага...

Тик аның ялвару авазы җавапсыз иңрәү булып һавада эленеп калды. Чыбыклар чыжлый торды, балалар үрсәләнеп елады, йөзләре көл төсенә керде, тыннары бетте. Суккан саен җәрәхәтләреннән атылып чыккан кан тамчылары, кызыл чия бөртекләредәй тәгәрәп, ыштан билдәмәләренә, балак буйларына тәгәрәде. Янчура карт түзмәде, бар тавышына кычкырып җибәрде:

– Җәмәгать! Биш-алты черек алма өчен күрәләтә үтертәбезме ятимнәрне?! Кузгалыйк бердәм!

Мәйданның гүләве көчәя барды: «Бәйлә үзләрен баганага! Бир мөртәткә!» Багананы халык боҗралап алды. Урядник исә, билендәге кылычын тартып алып, күзләрен акайтты һәм яман үкерде:

– Ах, гололобые, бунт!

Мәйдан тынды. Шулвакыт һич көтмәгән хәл булды. Урядник алдына, күктән очып төшкән аккош сыман, Наҗия килеп басты. Ул:

– Прекратите, изверги! – дип ачыргаланды. Шул рәвешле, мәйдан халкын гына түгел, Әхмәт хәзрәт белән урядникны да өнсез итте. – Тикшерүсез, судсыз балалар җәзаларга сезгә кем хокук бирде?

Бер мәлгә күзен тозландырып, авыз ачып калган урядник икенче мизгелдә аңына килде. Кылычын хәтәр селтәп, авызыннан күбекләр чәчә-чәчә акырып салды:

– Мо-л-чать, ш-шлюха!

Зиннәт шул чакта үз-үзен белештермичә урядникка ташланды. Учы киселсә киселде, тегенең кулыннан кылычын каерып алмый торып чигенмәде. Аннан соң көр, шактый дорфа тавыш белән әйтте:

– Вы пьяны, господин урядник! – Һәм кылычын аяк астына ташлап, өстенә төкерде. Коты алынган Әхмәт солдат шул хәлләрдән соң байтак вакыт Зиннәтнең күзенә чалынмыйча йөрде...

Ә Яшьбиби фаҗигасен ул юлда, үзен көтеп торган Якуб Бураевич чанасына күчеп утыргач кына ачыграк белде. Бу аяныч хәбәр аны башына күсәк белән сугып миңгерәткәндәй итте. Якуб Бураевич бу аяныч хәбәрен нинди генә оста нәзәкатьлелек, зур түземлелек белән җиткерсә дә, кызның хәле авырлыгын йөрәге белән тойды ул.

– Мондагы исәп анда ярамый, голова, сине өйрәтеп торасы юк, берүк ирләрчә нык, түземле бул, – дип юкка гына юатып тормаган аны Хәй Калимуллович. – Иң зур теләгем шул – исән бул, сау булсаң бары да булыр, – дип, уйланып, икеләнеп торды, – соңыннан ачынып, – хуш, калган үгет-нәсихәтне Якуб Бураевич төгәлләр, ул сине көтә, – диде. Киң, кайнар учы белән кулын нык итеп кысты. Ә Яшьбиби турында ник бер хәбәр әйтсен, Димәк, Наҗиянең хәле чынлап та авыр. Әмма хәтәр юл, алда торган гаять җаваплы бурыч уйланырга мәҗбүр итте. «Йөрәк ярасына түзәргә, ачу куеруга ирек куймаска! Анда салкын канлылык белән генә эш итмәсәң, бөтен операцияне суга салуың мөмкин, – дип үз-үзен юатырга тырышты. Аның кичерешләрен яхшы күзаллаган Бураев та:

– Язмышка баглыйбыз инде өметне, Зиннәт, яшь организм терелер, шәт, – дип куйган иде...

...Юлчыларны озата барган көмеш табактай ай юлның уң ягыннан нур сибә башлады. Ялгыз җайдакның сагышын уртаклашырга теләгәндәй, алардан бер адым да калышмыйча йөгерде. Зәңгәрсу сукмак өсте тора-бара агара башлады. Көн туар тарафтан ак сыек тасма булып таң атып килә иде. Шуңа мөнәсәбәтен белдергән сыман, төне буе ачыгып ялыккан мәчебашлы ябалак ухылдап куйды.

Зиннәт инде кара тиргә баткан Кашкасын ашыктырды. Иярендә җай гына калкына биреп, усаклар ешлыгын узды. Баш өстендәге аркылы-торкылы ботакларны иелеп үтә-үтә, уйсулыкка килеп чыкты.

Җамалетдин өйрәтүе буенча, шул түбәнлекнең аргы читендә юан куш имән буласы. Ул шуның төбендә учак кабызырга тиеш иде.

Ниһаять, менә шул имән. Янчурин байталын ылыс исе аңкып торган карт наратка бәйләде. Тирә-юньнән коры-сары җыеп, учак дөрләтте. Өшегән кулларын чатыр-чотыр килеп яна башлаган учак җылысына сузып чүгәләгән генә иде, аты никтер урынында таптанып куйды. Янчурин калын нарат ышыгыннан мылтыклы ике кеше чыгып килүен шәйләде, һәм, шул мизгелдә аның колак төбендә кискен тавыш яңгырады: «Встать! Руки вверх!»

Янчурин, кулларын күтәреп, чүгәләгән җиреннән әкрен генә күтәрелде. Ул бу кешеләрнең кайдан, кем булуларын чамалый иде. Шунлыктан тегеләрнең боерыкларына сүзсез буйсынды һәм шактый базу итеп:

– Мин атаман Вәлияров булам, хәзер үк хуҗагыз янына илтегез, – диде.

– Кабалана, нашатырьга утырганмыни! – дип хихылдады карлыккан тавышлысы. Ул мышный-мышный тупас брезент белән аның күзләрен бәйләде. Кулларын артка каерып богау салдылар. Кесәсеннән папирос алып кабыздылар, наганын чишеп алдылар. Карлыккан тавышлысы, тагын нинди коралларың бар, дип, күкрәк кесәләрен актарды, култык астына яшерелгән «алтын запас»ына җитә язды. Әмма Зиннәт үзенең атаман, ниһаять, бай сәүдәгәр улы дәрәҗәсен азаккача расларга тели иде. Бу ике киекнең тупас комсызлыгы аның ачуын нык кабартты. Түзмәде, сүгенә-сүгенә култык астындагы алтын янчыгын кубарып маташучының тын юлына тезе белән җилле генә кагылып алды. Бандит мондый дөмбәсләүне көтмәгән иде бугай, лык итеп карга утырды. Авызыннан очып киткән утлы папиросы Янчуринның чигәсен пешереп үтте.

– Син нәрсә, анаңның кабер тактасын... – карлыккан тавышлы әшәке сүгенде, әмма Янчуринга башка кагылмады.

– Алтын әйберләргә тиясе булсагыз, карагыз аны, җилпуч корсаклар, икегезнең дә яңак сөякләрегезне күчереп куям, наганны алдыгыз – җитте, алтын – отрядныкы, – диде, каушап калган юлбасарларны ачу белән кисәтеп. Тегеләрнең тыны-тавышлары чыкмады.

Куллары, күзләре бәйләнеп, ияр өстенә корсагы белән яткан хәлдә бәргәләнә-төртелә утыз-кырык минутлар чамасы барганнан соң, ниндидер тайгак ярдан төшеп туктадылар. Зиннәтнең борынына абзар, тирес исе килеп бәрелде. Якында гына ат кешнәп куйды. Мыдыр-мыдыр кешеләр сөйләшкәне ишетелде.

Аны ияреннән тартып төшерделәр. Күзен бәйләгән брезентны чиштеләр. Кинәт бәргән яктыдан Янчурин берни күрә алмый торды.

Күзләре бераз ияләшкәннән соң кызарып чыгып килүче кояшның тәүге нурларын күрде. Ул кулларын да чишүен сорады. Әмма тегеләр аның гозерен җавапсыз калдырдылар. Карлыккан тавышлысы Зиннәтнең муен төбенә төртеп, алга барырга боерды. Янчурин як-ягына күз төшерде. Каршы яктагы текә яр эчкә казылып, төз бүрәнәләр белән түшәлгән. Ачык ишекләрдән атлар күренә. Абзарның аргы башындагы калай морҗалардан сыек төтен саркып тора. «Менә бүре оясы кайда!»

Землянкалар алдындагы мәйданчыкта тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән буш чаналар тора. Янчурин унҗиде чана санады. «Бөтенесе дә түгелдер. Кайдадыр җиңел чаналар да булырга тиеш. Атлары көр, фуражлары иркен, күрәсең», дигән нәтиҗәгә килде.

Зиннәтне кырый землянка янына китерделәр. Әлеге куышның ишеге калганнарыныкы кебек елга ягыннан түгел, ә тау ягыннан казып ясалган иде. «Хуҗалар торагына аерым юл». – Әсир шулай фикер йөртте. Җир баскычтан төшкәннән соң тар коридорда аларны аркаларына винтовка аскан кеше туктатты. Янчурин әлеге винтовкалыларны күздән кичергәч, сәерсенеп, карашын үзен озата килүчеләргә текәде... Һәм шаккаттып калды. Күз алдында кайнашучы дүрт бандит та өр-яңа шинельдән, кызыл йолдызлы яңа бүрекләрдән иде.

Землянка ишеге төбендә аларны яшел гимнастерка, шундый ук галифе, яңа күн итекләр кигән озын буйлы, тар җилкәле, озынча күксел битле берәү каршы алды.

– Менә, иптәш Раббани, урманда тоттык. Атаман дигән була үзен. – Шулай дигәч, карлыккан тавышлы адәм Раббани дигәненең колагына тагын нидер пышылдады. Раббани тар маңгае өстенә салынып төшкән куе кара чәчләрен сыпырып, яссы күкрәген кашып алды һәм, шешенке кабаклы күзләре белән текәлеп берара карап торды да, теш арасыннан гына ачулы сөйләнде:

– Йөзеннән күреп торам, кызыл эт бу. Җамалетдиннан алган кәгазең кая, сволочь?

Янчуринның аркасы чымырдап куйды. Җамалетдин искәртүенә караганда, Раббани, шайка башлыгының ярдәмчесе буларак, бандада контрразведчик вазифасын да алып баручы. Акылы бик мулдан булмаса да, кансызлыгы хәттин ашканга охшый, Советларны, илдәге яңа тәртипне җанының һәммә җепселләре белән күралмаучы җәлладтыр мөгаен.

Менә ул Янчуринга мыскыллы караш ташлап, алдына ук килеп басты:

– Ну? – Аның сүзе сөяккә кадалган этнең тын алуы сыман буылып чыкты. – Пароль, падонок!

– Френчның сул як кесәсендә.

Янчурин тыныч, түзем булырга тырышты.

Раббаниның ым кагуы булды, ак халатлы бандитлар Зиннәтнең тун кесәләрен, френчын кабат актарырга керештеләр. Кечкенә күн янчыктагы алтын тәңкәләрен, сәгатен, портсигарын табып алдылар, ә Җамалетдин биргән язу бер кесәдән дә чыкмады. Раббаниның кысык күзләрен кан басты.

– Ну, сволочь?!

Янчурин: «Атаманнары кайда икән соң? Язуны учак янында күзне бәйләп, кесәләрне актарганда төшергәннәр, күрәсең», дип уйларга да өлгермәде, карлыккан тавышлы бәндә кычкырып сорады:

– Чыннан да, кызыл заразамы соң бу? Ниндидер чекист приемы белән минем эчкә нык төртте ул.

Әңгәмәгә катнашмый гына Янчурин артында басып торган икенче юлбасар искәрмәстән бар көченә Зиннәтнең кабыргасына типте. Янчурин йөзе белән землянка ишегенә килеп бәрелде. Ишек ачылып китеп, ул эчке якка ауды һәм каты җир стенага сыланды.

– Күрсәтәм мин ул большевик этенә Җамалетдинның кәгазен... – дип хатын-кыз тавышы белән чәрелдәде Раббани.

Землянка эчендә кинәт каты шартлау яңгырады һәм ут көлтәсе бөркелде. Аннары тып-тын булып калды.

– Не стрелять? – Кискен яңгыраган әлеге көчле тавыштан землянка түшәменнән шыбырдап туфрак коелды. «Песи күзе» пыскып торган бүлмәнең түр почмагында шыңшыган хатын-кыз тавышы да кинәт өзелде. Тынлыкны бозып, землянка ишегендә киң җилкәле берәү күренде. Кулындагы фонаре белән землянканы яктыртып, нык адымнар белән түргә узды. Раббани кулындагы наганны алды.

– Тагын эчкәнсең, янә шул идән чүпрәгеңне яныңа салгансың, тфү, – диде җирәнүле кыяфәт белән. Аннары почмактагы такта сәке өстендә ярым ялангач килеш күкрәкләрен кочып утырган хатын-кыз өстенә шинель ташлады. – Боецларның җаваплы заданиегә китәр алдыннан бирелә торган паекларын чөмереп ятасың. Балда! Убрать!

Ишек түрендә үрә катып торган ике сугышчы килеп, шинель ябынган шәрә хатынны һәм почмакта торган кыршаулы биек агач тәпәнне алып чыгып киттеләр.

Фонарьлы кисәк кенә Янчуринга табан борылды. Үткен, кысык күзләрен аңа текәде:

– Син кем, браток?

Зиннәт төз буена сыланып торган офицер киемле, урта яшьләрдәге шома битле бу адәмгә кан сауган күзләрен күтәрде:

– Подпоручик Вәлияров. Калган кадәр отрядым белән көчкә котылып, Җамалетдин кордонына килеп егылдым. Сезнең янга киңәшкә килгән идем, ялгышмасам, сез Леонид әфәнде буласыз. Җамалетдиннан сәлам.

Атаман ярдәмчеләренә карап илтифатсыз гына боерды:

– Чишегез кулларын. Бирегез наганын. Ә Җамалетдин миңа бернәрсә дә җибәрмәдемени?

– Урманда минем күзләремне бәйләп, кесәләрне актардылар, шул чакта юкка чыкты, мөгаен. Югыйсә хат җибәргән иде. Аннан соң, Леонид әфәнде, сезнең кешеләрегез кулына минем шәхси әйберләрем, шул уңайдан отрядның алтыны эләкте.

– Борчылмагыз, подпоручик. Монда сезнең шырпыгыз да югалмас. Әйдәгез, минем бүлмәгә, анда сөйләшербез. Ә минем ярдәмчене кичерегез, – диде ул, ишек катында тукталып, – контрразведчик буларак сизгер, тәҗрибәле булышчы. Кайчагында кызып китеп, артыгын бөгә төшә ул. Үзең аңла, барысына да ышанырга да ярамый бит, бигрәк тә безнең хәлдә.

– Зыян юк, – диде Янчурин, сыдырылган куллары белән күз төбендәге шешен уа-уа, Леонидка иярде. Шундый четерекле хәлендә хуҗаның бик вакытында килеп керүенә шатланып бетә алмады. Землянка ишеге төбендәге кораллы сакчылар яныннан үтеп, тезеп куйган чаналар буйлап киттеләр. Тышта аяз, тыныч иртә иде. Яр өстендәге яшь каеннарда чыпчык һәм песнәкләр чыркылдаша. Сукмак буендагы куш каенда талпына-талпына саескан чүкерди. Өй тирәсендә бу кош тавышы ишетелсә, әнисе гел: саескан хәбәр бирә, кунак килер, боерган булса, ди торган иде. Әтисенә сарылып, әкият сөйлә әле, әти, дисә: «Борын-борын заманда булган ди бер карт, ә ызба башын салам белән түгел, сумала эретеп япкан бу», дип, ялындырмый гына сөйләп китә иде әтисе. – Беркөнне сумалага саескан килеп ябышкан. Койрыкны ычкындырыйм дип сузылган, борыны береккән. Борынын ычкындырган, койрыгы ябышкан. Әле һаман сумаладан ычкына алмый шулай талпынып тора икән, – дип, әкиятен тиз генә төгәлләп тә куя иде карт.

Атаман землянкасының ишеге төбендә дә винтовкалар аскан ике «кызылармеец» тора иде. Эчтә исә ишек төбенә таза гәүдәле, кара сакаллы, сыңар күзле янә бер өрәк баскан. Хуҗа бүлмәсе бөтенләй башкача җиһазланган. Такта идәнгә йомшак яңа келәм җәелгән. Келәм өстендә өстәл һәм дүрт урындык. Җылы, якты. Миче дә кирпечтән салынган. Өстәл янына утыруга, Леонид бизәкле шкатулкадан алып сигара тәкьдим итте. Бер күзен кара тасма белән бәйләгән сакчы, мышный-мышный ишек катында фарфор чәйнеккә сыекча агызырга кереште. «Спирт, – дип уйлап алды Янчурин. – Эчәргә туры киләчәк, сынау башланды, димәк». Төньяк халыкларына тартым, имеш, ышан базарда сөйләгән портретка. Сергей Сергеевич Изотов шул булса... Хәер, чәче кара, күзләре кысыграк, анысы, тик төньяклыларга бөтенләй охшамаган. Килеш-килбәте дә ярыйсы гына. Сирәк тешләре алгарак чыгып тора, зур авыз, юка иреннәр. Әмма, ничектер, үзен иркен хис итте Янчурин. Рольгә шулай ансат кына кереп китә алуы ышанычын тагын да арттырды. Атаман, аның әңгәмәсен дикъкать белән тыңлый-тыңлый, чәйнектән кружкаларга чишмә суыдай чиста спирт агызды. Вәлияровның якын туганнарын, адресын язып алды. Күпме коралы, фуражы, кешесе барлыгын сорашты. Монда кай тарафтан, кайсы юлдан килеп чыгуын төпченде. «Ике-өч көн түзәрсең. Сызраньда ышанычлы кешеләрем бар, обязательно тикшерәчәкбез», диде. Йөзендә шикле киеренкелек, икеләнү галәмәте юк. Әйтерсең, бер полк офицерлары маневрдан кайтканнар да, юк-бар хезмәт мәсьәләләре хакында үзара гәпләшеп утыралар. Ләкин, Янчурин бу явыз дошманның «кунак» игътибарын йомшартып, уяулыгын югалтуга юнәлткән мәкерле алымы икәнлеген бер секундка да исеннән чыгармады.

– Хасан, – дип кычкырды кинәт башлык.

Хәсән дигәне диңгез пираты сурәтендәге шул сыңар күз икән. Ул, аяк очларына гына басып, бер агач табакта кабыклы кайнар бәрәңге, зур кисәк салкын ит китереп куйды. Билендәге кынысыннан үткен пычак чыгарып, итне кәбестә тураган кебек, кисәкләргә бүлгәләде. Пиратның тырнаклары җентекләп киселгән, куллары чисталап юылган иде. «Леонидның җан сакчысыдыр», – дип уйларга өлгермәде, аның уйларын сизгәндәй, өлкән хуҗа ялчысыннан сорап куйды:

– Син теге большевичка сучкага да шул пычагыңны батырдыңмы?

Сыңар күз Хәсәннең тавышы чыкмады, эре сирәк тешләрен генә ыржайтты. Янчуринның арка сөяге өшеп китте, кымырҗып алды. Йөнтәс юан бармаклы кулга йомарланган бакыр саплы хәнҗәрне, тәндәге канлы җәрәхәтне күз алдына китерде. Ихтыярсыздан авыр йодрыклары төенләнде.

Кружкаларына салганнарны эчеп куйгач, атаман аның каршына ук күчеп утырды, салкын карашлы күзләрен аңардан алмый сөйләнә-сөйләнә бәрәңге чистартырга кереште.

– Менә шулай яшәп ятабыз, подпоручик, ә син атаң Ходаяр Вәлияров белән элемтәдә торасыңмы соң?

– Юк. Картлач мине үлгәнгә саныйдыр инде, мөгаен.

– Революция сине кайда эләктерде?

– Йөз дә икенче Оренбургский полкта. Батальон командиры урынбасары. Полк командиры подполковник Архип Архипович Комаровский.

– Урман братиясы белән күптәнме?

– Так... – Янчурин бераз уйланып торгандай итте, – мең тугыз йөз унтугызынчы елның июленнән. Башта Самара хөкүмәте кораллы көчләрендә, аннан соң Халык армиясе сафларында Бәләбәй-Уфа юнәлешендәге Медведь командалыгындагы Өченче армиядә идем. Шуннан качтык та без.

– Соңгы тапкыр кайда дөмбәсләделәр соң шулай йолкынырлык итеп?

– Белая үзәнендәге кордонда засадага эләктек. Югыйсә, лачыннар да гайрәтле, корал да җитәрлек иде. Шуннан Агыйдел буйлап тизрәк монда...

– Офицерлыкка кайда укыдың?

– Башта Казанда юнкерлар училищесын тәмамладым.

– Казан юнкерлар училищесын? – Леонид, күзләрен тагын да кыса төшеп, аңа якынрак тартылды. – Ә ничек мин сине күрмәгәнмен соң анда? Ул чакта училище начальнигы кем иде?

– Генерал-майор Богданович.

«Шантаж белән бутамакчы. Әгәр бу албасты Изотов булса, ул Казанда беркайчан укымаган, хезмәттә дә булмаган. Саратов училищесын тәмамлаганнан соң академиягә керә, ә сугыш башлану сәбәпле бетерә алмый кала», дип фикер йөртте Янчурин.

Шул вакыт ишектә Раббани күренде. Өстәл янына килеп, шайка башлыгын читкәрәк чакырды. Беркадәр пышылдашып тордылар. Аннан Леонид: «Молодец, сынар өчен моңардан да кулайрак вакытны тагы кайчан туры китерер идең әле», диде зур канәгатьләнү белән учларын ышкып.

– Менә, подпоручик, фортуна сезгә елмаеп тора икән. Бүген бер җирдә сучканы күмәчәкләр. Эт туена җыелган кебек, анда волостьның кайбер көчекләре дә булачак. Мондый да уңай форсатны кулдан ычкындырырга ярамый. Егет кешегә чүп тә түгел бу. Ике сунарчыга дүрт бүре. Секретарь, исполком башлыгы, чека һәм милиция начальниклары, – дип, кулларын ышкый-ышкый сөйләнде атаман. – Информация тикшерелгән, төгәл. Күмү төштән соңга билгеләнгән. Ну, подпоручик, хәрәкәтлән, карталар кулыңда, юлың ачык – марш!

– Ышанычыгыз өчен рәхмәт. – Бандитның мәкереннән җен ачулары кузгалып, тыны буылганлыктан, Янчурин тавышын көчкә чыгарды. – Бәлки, мин анда үз егетләремне генә җибәрермен, – дип, ныклабрак уйлар өчен вакытны бераз сузарга ниятләде ул, – начармы-яхшымы, мин үзем дә отряд җитәкчесе бит әле. Ярый, киттем дә ди, кайтмасам, аларның язмышы кемгә кала?

Раббани белән Леонид бер-берсенә карашып алдылар. Леонид болай да зур авызын киң ачып, шаркылдап көлеп җибәрде. Кружкаларга янә спирт койды. Үз кружкасын авызына каплады да салкын нурсыз күзләре белән Янчуринга кадалды һәм кырыс тавыш белән теш арасыннан сыккандай ысылдады:

– Куркаклыкмы бу, әллә берәр маневрмы, подпоручик әфәнде? Сезнең атыгызны иярлиләр инде, янә утыз минуттан юлга, ә отряд өчен борчылмагыз, галиҗәнап. Сез кайтканчы бөркетләреңне без урынбасар белән берәмтекләп капшый, тикшерә торырбыз. Хәерле сәфәр!

– Раббани, тиешенчә киендерегез аны, документларын, алтын әйберләрен монда кертегез.

– Есть!

– Мин әзер, Леонид әфәнде, тик минем вазифамны төгәлрәк аңлатыгыз.

– Менә монысы башка мәсьәлә. Синең бәхетеңә чекист Бураев белән милиция начальнигы Мәхмүтов калды. Но хәтерлә, сез ялгызыгыз гына түгел. Бер башкаручыбыз анда инде. Икенчесе – сез. Атыгызны каберлектән икенче йортка куеп, пычак белән эш итсәгез, минемчә, хәерлерәк булыр, сыналган алым. Шуны да белегез, минем иң ышанычлы кешем сезнең ничек эш итүегезне сынап-күзәтеп торачак. Алдау-йолдауга урын булмаячак монда: или – или... – Бандит күзләрен хәтәр очкынландырып, кул сырты белән һаваны турап алды.

– Икеләнү, шикләнүләр газапламасын сезне, әфәндем, аның ише туйлардан болайракларында да сыртны җиргә тидермәдек без. Мин әзер, кайсы тарафка юл?

– Яшьбибигә... – Дошман, йә, сиңа ничек тәэсир итә бу? – дигәндәй, аны утта яндырып сынарга теләгән сыман, күзләренә кадалды,– моннан нибары алтмыш биш чакрым юл, шәбрәк барсаң, ике сәгать ярымнан анда буласыз...

Янчуринның аяк буыннары, кинәт китереп суккан кебек, кылтаеп куйды. Ул, чайкалып китеп, сул кулы белән урындык артына ябышты. Уңына өстәлдәге кружканы алып, көчкә авызына китерде. Ихтыярсыздан күзләрен йомды. Кайнар ит шулпасы йоткандай, тамагын көйдереп спирт эчәргә кереште. Бу вакыт аңа дөнья убылгандай тоелды, миен ярып фәкать бер уй узды: «Наҗия». Икенче мизгелдә үк ул үз хәленә кайтты, спирт яндырып төшкән күкрәген ышкып торды да, кузгалды. Ни генә булса да, китәргә кирәк иде.

– Моның ишене күптән авызга алган юк иде, тәмам бизелгән, – дип сөйләнде, күзендәге яшьләрен сөртте. «Бүген күмелгәч, кичә үлгән бит инде ул. Их-х, язмыш, язмыш...» Зиннәт йөрәге әрнүдән җиңелчә ыңгырашып куйды.

Ә янындагы дошманнары моны да чиста спиртның зәһәрлегенә юрадылар.

* * *

Бүре өненнән чыгып, күзләре бәйле килеш тагы шул сакчылар озатуында килеп, таныш куш имән янында алардан аерылганнан соң, байталын жәлләмәде, куды да куды. Яшьбиби авылына бүген нинди авыр һәлакәт янавын һәм аның нинди бәхетсезлекләр китерү мөмкинлеген ачык күзаллау бар көченә ашыгырга мәҗбүр итте Янчуринны. Ә үзе билгесезлектән кыйналды. Ничек икән? Леонид тарафыннан куелган күз-колак аның артыннан чыгасымы? Әллә Яшьбибидә көтәме ул аны? Җамалетдинга кереп, егетләрен күрергә дә рөхсәт ителмәде аңа. Хәзер бер генә минутка аңа сугылса, анда махсус куелган албастыга юлыкмасмы? Җамалетдин аша Якуб Бураевичны кисәтәм, дип, банданы тоткарлау планын шушы ялгыш адымы белән юк итмәсме?

Их, шайтан алгыры! Кем уйлаган, кем башына килгән соң аларның шундый ук вәхшилеккә барып җитәселәре? Көтелмәгән йомышлары белән бөтен планнарны бутадылар бит. Ләкин нәрсә генә булса да, бер минутка тукталып, урман хуҗасы аша егетләргә җиткерергә кирәк. Банда башлыклары аңардан башка килеп, ни генә сорашып, нәрсә генә эшләсәләр дә, «үз атаманыбыздан башка бер сүз дә әйтмибез», дисеннәр. Югыйсә, буташтырып бөтен эшне харап итеп куюлары бар.

Сары тун, мескен бүрек кигән Янчуринны урман каравылчысы көчкә таныды. Оперативникның бәхетенә, Җамалетдин тирәсендә чит-ят кеше күренмәгән. Юлда да, аңардан алдан узган яңа эз-мазар шәйләнмәде.

Җамалетдин Янчуринның кая, ни өчен ашыгуын ишеткәч, аптырап, коелып төште:

– Нишлибез, әллә олы малайны чаптырыйммы Бураев янына?

– Кирәкмәс, – диде Янчурин төгәл карарга килеп, – читтән карап торулары бар, син бернинди шик астында булмаска тиеш. Әгәр килеп минем хакта төпченә башласалар, дөресен әйт: егетләрен кисәтүемне үтенде, борчылмасыннар, бүген кичен кайтам, дип әйтте диярсең.

Җамалетдин тирән көрсенеп куйды:

– Йә, хәерле юлга, исәнлектә күрешергә язсын, алайса...

Зиннәт олы юлга чыгып кушыла килгән һәрбер тар юлны, сукмакны игътибарлап күзәтә барды. Поши, бүре, куяндай җәнлек эзләреннән башка, үзен кызыксындырган икенче эзләр тапмады ул анда. Үзәк юлда да дагалы ат эзләре күренмәде. Бу галәмәт аны бераз тынычландырса да, малкаен ул ялсыз әйдәде. Иярендә җайлап кына калкына биреп, туктаусыз юыртты. Урман буйларында урнашкан берничә авылны үтеп, ераклардан башланган Яшьбиби үзәнлегенә килеп җиткәнче кояш шактый югары күтәрелде. Җылытты. Зиннәт колаксыз бүреген иңсәсенәрәк этәрде. Тунының төймәләрен ычкындырып, билендәге хәнҗәрен артка шудырды. Наганын күкрәк кесәсенә яшерде. Тирә-юньдәге ап-ак карны каплап торган яшел нарат-чыршылар өстенә очсыз-кырыйсыз зәңгәр җәймә ябылган. Әмма әйләнә-тирәдәге бу саф гүзәллекне күреп ләззәтләнер чак түгел иде. Ул Яшьбибидә әзерләнә торган фаҗига серен ачыкларга тырышу белән мәшгуль булды. Икенче җәллад вазыйфасы кемгә йөкләнгән икән? Волость башлыкларының гомерен чикләү гамәленә кем алынган? Күз алдыннан Наҗия табуты китмәде.

* * *

...Комач тукымалы табут класс түрендәге өстәлгә куелган. Баш очында кара тасма белән каймаланган кызыл әләм баш игән. Ике ягында үзе укыткан балалары рәткә тезелеп басканнар. Класс эче, мәктәп йорты, урам тулы халык матәм кичерә.

Мәктәп янына кара кошёвкага җигелгән кара туры ат килеп туктады. Чанадан өч кеше төште. Болар волостьтан килүчеләр иде. Волость җитәкчеләре, халык төркемен аралап, класска юнәлделәр. Якуб Бураевич, Габдуллин киңәше белән, волость җитәкчеләреннән алдарак килеп җиткән иде. Үзе белән алып килгән штатски киемле ярдәмчеләрен кирәк урыннарга урнаштырып йөрде. Бераздан алар зиратка, яңа казылган кабер янына бардылар. Ләхет алучыларга булышырга янә ике кеше өстәлде.

Бу вакытта зират янәшәсендәге кечкенә өйнең чарлагында, көпшәсен зиратка төбәгән тимер тәгәрмәчле зур пулемет тора иде. Олы толыпка төренеп пулемет артына яткан адәм яңа кабер янында басып торган Бураевның маңгаен прицелга алып, патрон тасмасын җайлап куйды.

* * *

Зиннәт, Яшьбибигә илтә торган тирән чокырга төшәр алдыннан мәһабәт чыршы астына кереп, беравык тукталып торасы итте. Тезгенен куакка элеп, тун җиңе белән пар бөркеп торган байталының янбызларын, тирен сөртте. Өс-башын рәтләп, оеган аякларын язар өчен, арлы-бирле йөреп алды. Килгән юлын игътибардан ычкындырмыйча, чыршы ботаклары арасыннан Яшьбиби ягына күз салды. Ул инде урманлы тау ягыннан уч төбендәгедәй ачык күренә иде. Авыл шактый зур. Башлыча йортлар Яшьбиби елгасының аргы ярына, сөзәк тау битенә тезелгән. Өйлә якынлаша. Морҗалардан чыккан зәңгәр төтен тын һавада кымшанмый да югары үрмәли. Авылның бирге очындагы тау башына зур чана өстерәп өч-дүрт бала менеп бара.

Янчурин авыл читендәге каберлекне, шуның яныннан башланып киткән тар урамны, андагы салам түбәле тәбәнәк өйләрне, ихата тирәләрен күзеннән кичерде. Зираттан икенче йортка карап торды. Гадәти өй: түбәсе салам, абзар-куралары яртылаш кар эчендә, киртәсез бакчасы яр астына кадәр сузылган. Кырыйдагы өй белән ике арада – печән кибәне. Леонид тәкъдиме буенча ул менә шушы йортта тукталырга тиеш. Кем, нәрсә анда? Әллә теге дошманнар да шунда посканмы?

Зират өстендә яңа гына казылган кабер. Янында кызыл йолдызлы агач чардуган. Шулар тирәсендә, кабер казучылар булса кирәк, биш-алты кеше мәтәвәләнә. Каберлектән бераз өстәрәк зур бакча. Бакчаның дүрт почмагында яшел түбәле зур-зур агач өйләр. Шуларның өске урамга карап торганының алдында – җигүле атлар. Халык төркеме. Капка баганасына комач өлгесен түбән иелдереп, кызыл әләм беркетелгән. Бусы Имаметдин бакчасы. Мәктәп. Анда – Наҗия. Зиннәт калтыранган учын кайнар маңгаена куйды. Ихтыярсыздан күзләрен йомды. Бу авыр фаҗиганең чынлыгына аның һаман ышанасы килми иде. Әле кайчан гына янәшә басып сөйләшеп торганнар иде алар. Ул очрашудан соң олы бәхет тоеп яши башлаган иде бит ул. Менә ул бәхет юкка чыкты.

Ә ике куллы ерткыч Яшьбибинең кайсы өендә яшеренгән? Тоткарлый алырмы ул аны? Аларның ничек эш итүен күзәтеп торырга тиешле сынаучылары кайда булып чыгар? Аның Яшьбибидә булуына юл буена икеләнеп килде Янчурин. Аның монда икенче җәллад булып килүен кайдан, ничек белергә тиеш соң алар? Хәбәр килеп өлгерерлек ара булдымы соң? Банда белән Яшьбиби арасында телеграф юк лабаса. Мәкерле дошман үтә киеренкелек белән аның җанын кыйнап, рухи әсирлектә тотар өчен психологик тозак кына түгелме соң бу? Әгәр килсә дә, йә Малтабар аша чыгар, йә аның артыннан, аның эзеннән килеп төшәр ул... Чү! Уйлаганы рас килде дигәндәй, шулвакыт, кырык-илле адым арырак, урманнан чыгып килүче сөлектәй зифа, иярләнгән яшь ат күренде. Танавыннан пар бөркелә. Ерактан, тиз килгән, димәк. Тезгене ияр сыртына эленгән. Күзгә күркәм бахбай, башын селки-селки көяз басып килде дә, авыл җәяүлеләре һәм сунарчылар гына йөри торган тар тирән сукмактан яр астына төшеп, куаклы чокырда күздән югалды. Күрәсең, малкайның бу сукмактан беренче генә йөрүе түгел иде.

Иярле ат артыннан юлда җәяүле ир кеше пәйда булды. Озын буйлы, солдат киеменнән. Башында иске бүрек. Өстендә таушалган шинель, аягында каткан итекләр. Үзе чатанлый. Җилкәсенә коры-сары бәйләме күтәргән. «Бусы тагын нинди маскарад?» Зиннәт күңеленә ачык бер фикер килде: бу бит, чынлап та, театр. Банда кешесенең аның эзеннән авыл агае кыяфәтендә урманнан чыгып килүе ләбаса! Янчурин, ни эшләргә кирәклеген әле ачык күзаллап өлгермәсә дә, наганын бияләенә тыгып, ике кулы белән дә эчен тоткан килеш, дугадай бөгелеп төште. Аягы астында шартлап коры ботак сынды, кызганыч тавыш белән ыңгырашып куйды. Юлаучы кинәт тукталды, Янчурин ягына борылды. Иңендәге бәйләмен ташлап, як-ягына сагаеп карана-карана, Янчуринга таба кузгалды. Уң кулын куенына тыккан. Наганы әзер, дип уйлап алды Янчурин. Ул агайга күтәрелебрәк караган иде, үзен кинәт кайнар суга төшкәндәй хис итте. Аның алдында, озын сыйракларын аерып, Раббани үзе басып тора иде. Менә ул «авыру»га таба бераз иелә төште. Күзләрендә сагаю катыш гаҗәпләнү белән нәфрәтле ачу берьюлы чагылды: бу нинди фокус, янәсе?

– Подпоручик Вәлияров? – дип сыкты ул сүзләрен теш арасыннан, мәкерле күзләре киң ачылды.

– Ы-ы-ы... Спирт. Үләм... үтерә бу... – Подпоручик тагын да кызганычрак ыңгырашты. Бер авыз күбек төкерде.

Раббани ышанырга да, ышанмаска да белмичә, иреннәрен ялап кабат як-ягына каранып алды, тагы якынрак иелә төште. Янчурин өчен шуңардан да кулайрак вакытны көтәсе юк иде инде. Киек җитезлегендә дошманына сикерде. Наганлы бияләй кигән кулы белән «эһ» дигәнче тегенең колак төбенә менеп төште. Бандитның мескен бүреге – бер тарафка, үзе икенче якка әйләнеп китте.

«Ка-ар-р-р!..» – Якында гына карга тавышы яңгырады.

* * *

Подпоручик Вәлияровның Җамалетдин мунчасында калган егетләрен тикшерергә Леонид үзе килде. Гранаталарга кадәр коралланып, үзен озата килгән унбиш сакчысын өч җирдә засадада калдырганнан соң, мунчаны «ә» дигәнче үлем утына тотарга әзер пулеметлар белән урап алгач кына эчкә узды. Подпоручик кешеләрен берәм-берәм аерым бүлмәгә чакыртып, мең төрле сорау биреп карады, әмма бер җавап та ала алмады. Егетләр хәтта исемнәрен атаудан да баш тарттылар. Һәрберсе үз атаманын таләп итте. Болай эш барып чыкмагач, ул тупаслыкка, янауга кереште. Ике күндәмен чакыртып, ишек төбенә пулемет куйдыртты. Тегеләрнең кынындагы кылычларын, куенда йөри-йөри шомарып беткән кисек көпшәле мылтыкларын, наганнарын үзе җыйды. Каешланып беткән эчке киемнәрен, йомшак күнгә төреп муеннарына аскан бөтиләренә кадәр сүтеп, үзе барлады. Болай да уңышка ирешә алмагач, яхшы атлы мәкерлеккә кереште. Җамалетдиннан итле бәрәңге пешертеп китертте, һәммәсенә яртышар кружка спирт салып бирде. Ачлы-туклы килеш шул турыда хыялланып утырган яшь халыкка ни кирәк тагын? Җилдән килгән спиртны эчеп, күктән иңгән «алла ризыгы» белән лыкындылар да янә күзле бүкән сыман мышнап утыруларын белделәр. Кунак булсаң – тыйнак булырга тиешләрнең мондый гамьсезлеге өрәкләрнең тәмам ачуын китерде, диңгезчеләр бушлаты һәм бескозырка кигән берәү ишек төбендәге корулы пулемет артына ташланып, кисәтми-нитми, ярсып-ярсып атарга тотынды. Егетләр тараканнар сыман почмакларга качып өлгерделәр. Бәхеткә күрә, бу шашыну да корбансыз, кансыз узды.

Әлеге вакыйгадан соң Якуб Бураевичның иң ышанычлы, сыналган булышчысы, теләсә нинди судан да коры чыга ала торган тапкыр егет – Михаил Сазонов, вакытны сузар өчен, хәйләгә кереште, дошманнарга бераз җим ташлады.

– Сорагыз, кайбер сорауларга җавап бирәм, – диде.

Леонид янә ниндидер этлек уйлап челемен суырып утырган җиреннән Сазоновка борылды (Яшьбибидә үлем «туе» тәмамланмас борын, болар белән артык каты кыланырга батырлыгы җитми иде бугай аның).

– Барлыгы ничә кеше отрядыгызда?

– Атаман белән кырык.

– Ничәгезне юк иттеләр?

– Утыз икесен, галиҗәнап.

– Әтиегез кем, кайда яши?

– Без аның белән адашлар. Үги әти ул миңа. Михаил Илларионович Цветков. Үзем Михаил Артамонович Солодовников, кушаматым – Гроб. Лизаветинский өязе, Приволье авылы. Ит бае идек – кызыл этләр талады, галиҗәнап.

– Сәер кушамат такканнар үзеңә, Гроб.

– Кызыл заразаны теге дөньяга артык күп олактырганга, галиҗәнап.

– Кара аны,– диде Леонид янаулы төстә,– без бит моны тикшерәчәкбез. Үзеңә кабер казымыйсыңмы, Гроб?

– Сөйләгәннәремнең тырнак очы кадәре генәсе расланмаса да, мин анда үзем кереп ятачакмын, әфәндем. Ымм-м, әнә ул тәпәнегездән янә ярты кружка өстәсәгез, бөтенләй дә...

Бөтенесе дәррәү көлеп җибәрделәр.

Әлеге тамашаны күреп, ишетеп торган Җамалетдинның эченә бераз җылы керде. «Ярый әле, малайны анда-монда җибәрмәдек, шуңа баш җитте. Ерткычтан да хуже бу, бала дип тә тормас, тотар да атар»,– дип уйланды. Мондагы көтелмәгән хәлләрне Бураевка үз вакытында җиткерә алмавына хафаланды.

* * *

Зиратта халык ишәйгәннән-ишәя барды. Төшкә таба Яшьбибинең яше-карты, бала-чагасы шунда агылды. Мәрхүмәне гүргә иңдерү минутлары якынлашты.

Янчурин, «кунагын» итәгенә яткырган килеш, җәһәт кенә таллы инеш чокыры буйлап кырыйдагы урамга күтәрелде. Зират ягыннан өченче йортка тукталды. Өйдә дөм сукыр карчык белән үсмер кыздан башка кеше-кара күренмәде. Зиннәт, ашыгыч язу тоттырып, кызны Бураевны эзләп табарга чаптырды. Үзе кунагы белән мәшәкатьләнүендә булды. Аны өйгә кертеп чишендерде. Муен, маңгайларын чылатты, яңакларын кар белән ышкып карады. Ләкин әсир күзләрен ачмады. Янчурин аптырауга төште. Әллә бияләе белән урманда чамасызрак селтәнде, әллә инде «кунак» мәкергә кереште, аңлавы кыен иде. Ул, солы тутырган зур капчык кебек, буынсыз-хәрәкәтсез кала бирде. Ә зират өстендәгеләргә янап торган куркынычны алдан белеп, ул фаҗигане булдырмас өчен, аның күзләрен тизрәк ачтырып, әлеге явызлыкның төгәл урынын, кешеләрен белергә бик кирәк иде.

Тиздән, ике ярдәмчесен ияртеп, Якуб Бураевич килеп керде. Беравык, үз күзләренә үзе ышанмагандай, Янчуринга карап торды да аңа ташланды. Озын-озак мавыгырга вакыт юк иде, Зиннәт аның колагына үрелеп, чыш-пышлап алды.

Якуб Бураевичның артлы чанасын Имаметдин белән остабикәне алып килергә кудылар, ә ярдәмчеләре авыл активистлары белән бергәләп зират тирәсендәге өйләрне барларга кереште. Кайдандыр бер флакон спиртлы нашатырь табып китерделәр. Зиннәт аны Раббаниның чигәләренә сөртте, борын төбенә үк китереп иснәтте. Бераздан теге тартылып куеп күзләрен ачты. Кабаланып торып утырды. Әйләнә-тирәсенә күз йөртеп чыкты да, эшнең асылын аңлап, лач иттереп төкерде, әшәке сүгенеп куйды. Чырае качты, авызы кыйшайды:

– Подпоручик Вәлияров! Их-х, теге көнне ник атып үтермәдем мин сине? Ә, син, Бураев, миннән берәр сүз көтәсеңдер инде, эт җан!..– Ул шулай бәргәләнеп, бәйләүле кул-аяклары белән идәнне кыйнарга кереште. – Менә сиңа. Син, сез, этләр, ут камалышында. Хәзер барыбер мәхшәр башланачак монда. Сез кызыл хәшәрәтләрне ничек итеп калҗаларга турауны карап тору миңа бәхет булачак. Тфү, ха-ха-ха!

Раббани, тешләрен ыржайтып, кыргыйларча көлә башлады. Шулвакыт кемдер тәрәзә какты. Янчурин ишегалдына чыкты. Капка төбендә Якуб Бураевичның ярдәмчеләре тора. Яннарында корулы пулемет, ә аяк очларында толыпка төреп бәйләнгән кемдер ята.

– Кырый өйнең чарлагыннан алдык. Кем икәнлеген әйтми,– диде егетләрнең өлкәнрәге.

Янчурин толыпның якасын чиште. Аннан иреннәре канга буялган шадра симез бит күренде. Зиннәт ихтыярсыздан артка тартылып куйды:

– Шакирҗан? Монда да син, сатлык!

Янчуринның җан ачулары кабарып, нишләргә дә белмәстән, наганын тартып чыгарды. Затворын тартып, көпшәсен тегенең чигәсенә терәде. Шакирҗан күзләрен акайтып, кабартма иреннәрен кәмит әйләндереп куйды:

– Үтермәгез генә, мин барын да әйтәм.

Капка төбенә берән-сәрән узынчылар җыела башлады. Шакирҗанны абзарга кертеп салдылар.

– Пулемет белән анда менәргә кем кушты?

– Леонид тапшырды ул эшне миңа. Зиратка барысы да җыелып беткәч, мәктәп капкасы төбендәге яшел чыршы яныннан кызыл яулык селтәнү белән мин халыкка ут ачарга тиеш идем.

– Ут ачарга? – Янчуринның иреннәре кипшенеп чыкты. – Пулеметны кайчан меңгердең анда?

– Мин килгәндә ул шунда иде...

– Кайда да булса янә шундый берәр нәрсә бармы? Пулемет-мазар дим?

– Белмим.

Янчурин ашыгып Якуб Бураевичны чакыртты. Бураев киң ачылган күзләре белән бер Янчуринга, бер пулеметка, бер Шугаевка карап торды да, «Эһе-е», диюдән башка сүз тапмады.

Бик тиз хәрәкәт итәргә кирәк иде. Кем белсен, бәлки, бүтән өй түбәсендә шундый «максимка»ны әзер тотып тагын берәрсе утыра торгандыр. Якуб Бураевич ярдәмчеләренең берсен зиратка йөгертте. Аннан халыкны тизрәк зираттан чыгарырга кирәк иде. Икенче ярдәмчесен Янчурин янында калдырып, үзе мәгариф бүлеге мөдирен эзләп китте.

Әйләнә-тирәсендәге манзара, хәл-әхвәлләр Янчурин күзенә хәзер генә чалына башлады. Җил капка төбендә, ябагалы арык аркасын кояшка куеп, кола сыер күшәп тора. Өй алдындагы шомыртта чыпчыклар чыркылдый, яшел камзулларын кигән көяз песнәкләр сайраша.

Янчурин, абзар янында кеше калдырып, Раббани янына керде. Ярдәмчесеннән пулеметның затворын, корылган лентасын китертте. Әсирнең кулындагы богауын бушайтты. Затворларны күреп, Раббани бер мәлгә коелып катты. Теле бушый төште. Бераздан: «Ни кирәк?» – дип хырылдады. Янчурин үзенә күптән тынгылык бирмәгән беренче соравын куйды:

– Наҗияне кайсыгыз чәнечте?

– Аның гомере хәл кылынган иде инде. Шобагасы карта уенында сыңар күз Хәсәнгә чыкты.

– Шугаевлар мәсьәләсе ачык. Шакирҗаннан башка халыкка янаучы янә берәрсе бармы?

– Юк.

– Леонид миңа кабер янында пычак белән эш итәргә кушкан иде. Әллә ул вариант үзгәрергә тиеш идеме?

– Юк, син дә шунда бетәргә тиеш идең. Эх, ник мин сине теге көнне дөмектермәдем? Моңарчы шундый хата җибәргәнем юк иде...

– Шулай, Раббани. Оттырдың син. Һәрнәрсәнең чиге бар. Мәгәр бездән шәфкать көтәрлегең юк, җаның бик пычрак, кулларың канлы синең. Бу төбәккә генә дә күпме фаҗига китердегез. Кооператив. Сәгыйтов. Ижау хәрби кием складлары, корал базасы. Кызыл Октябрь шифаханәсе. Буа кассасы. Наҗия... Авыл советы башлыгының аркасына чалгы батырып качканың өчен дә түләнмәгән әле. Шулай да хәлеңне җиңеләйтерлек җаең бар. Леонид Саратовтанмы? Офицермы ул?

– Булса ни? Хәрби белемле. Дәрәҗәсе подполковник.

– Муравьев штабы хезмәткәре. Сергей Сергеевич Изотов, кушаматлары – Бонапарт, Пантера. Кытай белән Маньчжурия арасында банклар басып, шунда ирекле рус дәүләте төзим дип шашынып йөргән авантюрист, шулаймы?

– ...

– Бүген волость җитәкчеләре белән берлектә бөтен Яшьбиби халкы укытучы кыз Наҗия Әхмәтованы күмде. Халык аны онытмас. Ул бүген дә үз үлеме белән дистәләрчә кешенең гомерен саклап калды. Ә синең, Раббани, кайда, кайчан үлгәнеңне дә белмәячәкләр.

– Кем син? Миннән ни кирәк сиңа? – Раббаниның кечкенә күзләрендә яшен чаткылары чагылып узды.

– Мин Татчека хезмәткәре Зиннәт Хамматович Янчурин. Син Изотовны шайкасы белән кулга алганда миңа булышырга тиешсең. Бүген Җамалетдинда алар. Уйла, синең башка чараң юк.

– Нет, нет, никогда! – Раббани богаулы аяк-куллары белән бәргәләнеп урындыгыннан авып төште. Өйгә шул вакыт ишан белән остабикәне керттеләр. Раббанины шул хәлендә күргәч, карчык чайкалып китте дә ишек катында торган карават башына тотынып калды:

– И-и, бала! – дип, хәлсез ыңгырашты ул.

Ишан караватка утырды, ак сакалын сәлперәйтеп дога кылырга кереште.

* * *

Ярдәмчесе Раббани белән подпоручик Вәлияровны шайка башлыгы Җамалетдин утарында каршылады. Ул бүген алтын кысалы күзлектән, өр-яңа френч, шундый ук яшел галифедән, ялт итеп шомартылган черкез итекләрдән иде.

– Андагы эшләр тәртиптә, чәйләп алсак та була, – диде Раббани, тегенең кулын кысып.

– Молодцы, услужили царю и отечеству, господа, – дип үкчәләрен бәреп, башын кагып алды атаман.

– Рад стараться!

Леонид Раббанины читкәрәк әйдәп, бераз пышылдашып алды:

– Бу ничек котылды соң?

– Шугай команданы ашыгыбрак бирде. Подпоручик барып керешкәнче, шадра бөтен кабер өстен кисеп тә алды. Күрәсең, гомере бар икән. О-о, нинди тамаша купты анда! Мәхшәр, ахырзаман. “Эһ” дигәнче зират өсте тәмугка әйләнде. Без кеше-кара күз ачканчы чокыр буйлап сыпырдык. Табаннарны шәм белән майларга кирәк, атаман, алар хәзер монда кузгалачак. Капчыкка олагуыбыз да бар, Казанның куллары озайганнан-озая бара.

Атаманның күзләре ялтырап, тавышы күтәрелеп китте:

– Һичшиксез, Раббани! Но хәтерлә, – диде ул борын тишекләрен усал киереп, – Леонид неуловим. Ни-как неуловим!.. Нинди титаннар – Николашкалар, Савинковлар, Муравьевлар харап булды, ә Леонид һаман атаман! Ни өчен? – Ул, бармагын өскә чөеп, чайкалып куйды.

Янчурин хәзер генә атаманның шактый исерек икәнлеген абайлап алды.

Шулвакыт болдыр ишегендә атаманның җан сакчысы сыңар күз Хәсән күренде.

– Лачын-гражданнар, рәхим итегез, хуҗабикә бик тә уңган икән, самавыры кайнаганчы итәге менде, сумсасы төште, – диде, хатын-кыз тавышы белән чәрелдәп.

Шунда тәмәке тартып торган ике-өч кеше, шайка әгъзалары, бертавыштан гыргылдап көлешеп тордылар.

Ризык тулы өстәл артына утырышкач, Җамалетдинның олы малае өстәлгә чирекле шешәләр куеп йөргән арада, хуҗа үзе кайтып керде. Чырае агарынган, йөзендә каушау-борчылу галәмәте. Бик ашыккан, тәмам тынына капкан.

– Анда Яшьбибине атканнар, – диде ул көчкә сулыш алып. Каберләр өстенә бикләп, пулеметтан суйганнар... Делянка яручылар янына хәбәрче җайдак килде... Безнекеләр нәрсә, исәннәрме икән инде, әй аллаһ...

... Каберлектәге халык таралып бетәр-бетмәс, Якуб Бураевич киңәше белән, пулеметтагы ярты лентаны һавага атып бетергәннәр иде. Янчурин юл уңаенда урман каравылчысын делянка кисүчеләр янында очратып, бу турыда искәртергә дә онытмады. Егет Җамалетдин! Сәхнәдәге артисттан ким уйнамады.

Атаман:

– Җәһәннәмгә олаксыннар. Кызыллар үзара чәйнәшергә тотынганнар, күрәсең, – дип сөйләнде. – Ул Яшьбиби вакыйгаларыннан бик канәгать иде.– Котлыйм, подпоручик, инде братлашсак та була.

Леонид кордон хуҗасы белән якыннарын да өстәл янына утыртты. Стаканнарга аракыны үзе койды.

Салганнарны эчеп, капкалап алганнан соң, шайкадагыларның әңгәмәсе тагы да җанлана төште. Ирен-борыннары гына түгел, күзләре дә майланды. Күренә, алар Янчуриннар кайтканчы да сыйлана, капкалый торганнар. Сүз җаен туры китереп, Янчурин атаманнан үзенең дә «җан сакчыларын» табынга чакыруын үтенде. Леонидның авызы мәсхәрәле чалшайды:

– Ә-ә... Гробны давай, давай Гробны.

Миша Сазоновтан да битәррәк, аҗдаһаны капчыкка тыгу гамәленә керешкәнче, унбиш яшеннән Алафузовта авыр чүкеч белән тимерче сандалын кыйнаган, кадактан бау ишеп дага турайтырлык һиммәте булган «Кендек» кушаматлы Галимулланың хәзер үз янында булуы бик кирәк иде Зиннәт Хамматовичка. «Гроб» белән «Кендек»не штраф белән «чыбыркылап» алгач, Леонид, инде шактый исерек килеш, ерактан урап, масаеп башлады:

– Менә ни өчен сине, подпоручик, утыз ике кешеңне расходка чыгарып, шакшы эт урынына дөмбәсләп җибәргәннәр? Стратегия, тактикаң, Вәлияров әфәнде, сай булганга. Уй, акыл йөртү сәләтенең сыеклык билгесе бу, әфәнделәр. Мин Муравьев штабында махсус элемтә бүлеге белән идарә иттем. Армия, корпус, берләшмәләр димим, Самара, Бөгелмә, Пермь, Казаннан башлап Владивостокка сузылган Көнчыгыш фронты серләре миндә иде. Муравьевны бөтенләй ахмак дисәң дөрес булмас, юк. Үзе кирәк санаган бөтен җиргә үз кешеләрен утырта алды. Хәтта Кремль белән дә тыгыз элемтәдә идек. Атаклы совет дошманы була торып, өстенә сарык тиресе бөркәнгән килеш ул большевикларның атаманнары һәм ВЦИК белән әйбәт мөнәсәбәттә яши алды, моның өчен дә баш кирәк. Ә Дзержинский аңа ышанмады. Әле унсигезнең маенда ук ВЦИК президиумына ул болай дип язды: «Елан так елан». – Бандит ачуыннан айнып киткәндәй булды, борын яфраклары киерелеп, күзләре зәһәр кысылды. – Күр ничек язды! «Холкы белән авантюрист Муравьев»,– ә Михаил Артьемевич үзен, билгеле, подполковник түгел, генерал саный иде инде, әйе...»,– астыртын, икейөзле явыз ана бүре. Көнчыгыш фронты командующие буларак, бу вазыйфага ул дусты Троцкий ярдәме белән иреште. Хәрби көчләрне берләштерүгә караганда таркалу гамәлләрен күбрәк алып бара. Дошманнан азат иткән шәһәр, авылларны исерек погромнарга, көчләү, талауларга дучар итеп, өчәр тәүлек буена зина кылудан һәм аракыдан шашынган солдатлар карамагына тапшыра. Моңа каршы булган большевик командирларны һәм аңлы солдатларны вәхшиләр ысулы белән отрядларга тезеп, шундук юк итү чарасына керешә. Иң куркынычы шул, бу әшәкелеген ул Совет власте исеменнән башкара». Во-о, менә ул полк еврее нәрсә язды. Да-а...

Леонидның күзләре бер ноктага текәлеп калайланган, әйтерсең лә ул Дзержинский хатындагы сүзләрне шуннан җыеп укый иде.

– О, о! – Леонид, майлы иреннәрен ялап, бармагын югары күтәрде. –Тел, тел бик шәп эшли иде Мишка Артемьичның. Корпусынмы, берләшмәнеме янына туплап, трибунага менеп басар. Таза. Тавыш көр: «Герой солдатлар, минем белән булсагыз, сезгә беркайчан да үлем янамас. Алда алтын-көмеш, чибәр туташлар көтә сезне. Кемдер тырнак очы кадәре генә яраланса да, ул биш йөз сум ярдәм алачак. Изге көрәш юлында ятып калучы була икән, аның гаиләсе гомерлеккә тәэмин ителәчәк. Алга, бөек җиңүләргә, дусларым!» Да-а, шундый иде ул батыр полководец. Әмма үз-үзенә артык ышана иде шул. Ул сул эсерларның җитәкчесе Мария Спиридонова кулы астында «Азат Идел буе республикасы» төзергә хыялланып йөрде. Республиканың башкаласы, аныңча, йә Сембер, йә Казан булырга тиеш иде. Астыртын гына Казанда фетнә күтәрү, властьны кулга төшерү максатыннан, шәһәргә чыш-пыш кына шактый күп көчләр туплады. «Ирекле Россия» атлы бронепоездны китертте. Ләкин берни чыгара алмады, ник дигәндә, фетнә башланмас борын Казан чекасы моның койрыгына басты. Ә Мишада бит корал, ох, корал, күп иде... армия! Сары тимер... Эх!

Леонид, тешләрен кысып, бар көче белән өстәлгә сукты. Таба-савытлар сикерешеп, бушап калган чирекле шешәләр зеңгелдәшеп куйдылар. Атаман су төсенә кергән тонык күзләре белән өстәл тирәсендәгеләрне сөзеп чыкты да, тулы стаканын зур авызына каплады. Иярченнәре дә сүзсез-өнсез аның хәрәкәтен кабатладылар.

Зиннәт Хамматович ян тәрәзә аша зәңгәр күккә, якты кояш нурларында коенган түгәрәк аланга, шуның тирәсендә үскән ак каеннарга карады. Алан читендәрәк куш каен төбендә печән чүмәләсе. Чүмәләнең яртысы диярлек актарып ташланган, арырак өч-дүрт иярле ат чемченеп тора. Чүмәлә төбендә корулы пулемет. Печән өстендә дүрт-биш кешедән торган шайка дозоры. Алар төрлесе төрле кыяфәттә. Шулар яныннан, әнә, буш чиреген алмаштырып, Җамалетдин малае китеп барды. Дозорның өлкәне, карт алашаныкыдай зур башлы, җирән сакал-мыеклысы торып басып, чирекнең бугазыннан эчә башлады. Тик, чайкалып китеп, кулындагы шешәсе икенче дозорның шәрә күкрәгенә килеп төште, ә үзе баштүбән тәгәрәде. Шулвакыт аның янында ике егет пәйда булды. Бу, һичшиксез, Бураев кешеләре иде. «Димәк, ул монда инде. Ә Җамалетдинның чиста спирт кушкан әче балы тегеләрнең акылын алган иде. Вакыт! Калганнары ничек, ни хәлдә икән? Монда бит алар егерме кеше», – дип борчылды Янчурин. Аның күз кысуын аңлап, Галимулла алдан ук әзерләнгән бер тәпән бал белән агач кружкалар кертте. Барысының да алларындагы кружкаларына тутырып куйды.

– Атаман! Төкер ул Савинков, Муравьевларга, алар хатасыннан башың авыртмасын, үзебез махы бирмик!

– О-о, подпоручик! – Атаман башын күтәреп тонык күзләре белән Янчуринга текәлде.

– Браво, атаман!

– Ну, господа, за союз, за братство! – диде Леонид,- чайкала-чайкала урыныннан торып кружкасын алды.

Өзек-өзек кенә «Ур-ра!» яңгырады. Салганын йотып куйгач, Зиннәт атаман янына килде. Кесәсеннән көмеш портсигар чыгарды.

– Яңа сугышчыларыгыз исеменнән, – дип, Леонидка сузды. Тегесе Янчуринны кочаклады, аны битеннән өч тапкыр үбеп алды:

– Молодцы, братья, ура!

– Ур-ра!

– Ну, подпоручик, күпме көч-куәтегез бар, нәрсә белән кушыласыз, мактанырлыгыгыз бармы? Минем хоть кырык ике баш атым, ике йөк коралым. Тонналап ит-май, капчык-капчык бодай, ике миллионга якын акча, сары тимер дә байтак кына, ә сезнең?

– Безнең дүрт капчык арышлы бодай , – диде Янчурин. – Байтак кына корал, беркадәр алтын, аннан соң... – Ул муенын кашып алды.

– Аннан соң ике дистә йомырка да, бер капчык юган кишер, – диде Миша Сазонов, ләкин сүзен төгәлләргә өлгермәде, өйалдында гауга купты. Кемдер йорт яктагы тәрәзәне күсәк белән сугып ватты. Галимулла, шуны гына көткәндәй, урыныннан торып, атаманның җан сакчыларын эләктерде, стакан чәкештергәндәй бер-берсенә чәкәләп ташлады. Янчуринның терсәкләп бууыннан атаманның күзләре маңгаена менде.

Бусагада Якуб Бураевич күренде.

– Ни с места! Кузгалмаска!

Әмма шулчак Бураевның артында ук сыңар күз Хәсәннең әче тавышы яңгырады:

– Получай, гады-ы! – Һәм ишегалдында гөрселдәп граната шартлады. Чылтырап тәрәзә пыялалары коелды. Аннары авыр тынлык урнашты.

* * *

...Ул төндә дә Татчеканың бер тәрәзәсендә бик озак ут янды. Хәй Габдуллин әле ишектән, әле өстәлендәге телефоннан күзен алмыйча бүлмә буйлап йөренде. Ул Янчуриннан хәбәр көтә иде.

II.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]