Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ПРИЧАСТИЕ - СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ - Нигүматуллина.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
232 Кб
Скачать
☆

50. Тәрҗемә итегез.

Минем әйткәнем дөрес булып чыкты. Синең әйткәнең дөрес булып чыкты. Аның әйткәне дөрес булып чыкты. Безнең әйткәнебез дөрес булып чыкты. Сезнең әйткәнегез дөрес булып чыкты. Аларның әйткәннәре дөрес булып чыкты.

51. Җөмләләрне 50 нче күнегү үрнәгендә төрләндерегез.

а) Минем шигырь укыганым укытучыбызга ошады, ә) Минем чыгыш ясаганым кичәгә аеруча бер күңеллелек өстәде.

52. Укыгыз. Тәрҗемә итегез.

Минем Казанга барганым бар (юк). Синең Казанга барганың бар (юк). Аның Казанга барганы бар (юк). Безнең Казанга барганыбыз бар (юк). Сезнең Казанга барганыгыз бар (юк). Аларның Казанга барганнары бар (юк).

53. Тәрҗемә итегез.

1) Аның беренче класста укыган сеңлесен минем мәктәптә бер тапкыр да очратканым юк. 2) Синең моңа кадәр ярышларда катнашканың бар идеме? 3) Минем бу яңа кара чалбарымны бүгенгә кадәр кигәнем юк иде. 4) Безнең бер-беребезгә беркайчан да авыр сүзләр әйткәнебез юк. 5) Аларның күптән инде бу иске җырларны җырлаганнары юк иде. 6) Сезнең бакчагызга дару үләннәре утыртканыгыз бармы?

Причастие прошедшего времени с аффиксами принадлежности может меняться по падежам.

54. Укыгыз. Тәржемә итегез.

Б. к. Минем бу йортка берничә тапкыр килгәнем (нишләгәнем?) бар.

И. к. Минем килгәнемнең (нишләгәнемнең?) нәтиҗәсе булмады

Ю. к. Минем килгәнемә (нишләгәнемә?) сөенмәдең бугай. 176

Т. к. Минем килгәнемне (нишләгәнемне?) беркем дә күрмәде.

Ч. к. Минем килгәнемнән (нишләгәнемнән?) син дә файдаланып кал.

У.-в.к. Минем килгәнемдә (нишләгәнемдә?) синең ни эшең бар?

55. Сүзтезмәләрне килешләр белән төрләндереп, җөмләләр төзегез.

а) Безнең очрашканыбыз, ә) Синең катнашканың.

56. Тәрҗемә итегез. Алар белән җөмләләр төзегез.

Аралашмаганыңа ачуланмыйм; танышмаганыма үкенмим; укымаганыгызда эшем юк; ышанмаганыбызның сәбәбе ачык; җыештырмаганыңны күрделәр; сөйләшмәгәнегезне яратмыйм; укырга керә алмаганына борчыла.

57. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Минем бу фатирда инде күптән яшәмәгәнемне син белмәдеңмени? 2) Синең чит телләр факультетына укырга кергәнеңә без бик шатландык. 3) Безнең шахмат түгәрәгенә йөргәнебезгә әниебез дә, әтиебез дә бик канәгать. 4) Синең немец телен өйрәнергә теләмәгәнеңне укытучыгыз беләме? 5) Аның шалтыратканын бик озак көтәргә туры килде. 6) Сезнең имтиханнарыгызны начар биргәнегезгә кем гаепле?

Үткән заман сыйфат фигыльнең баш килештә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в именительном падеже).

Если причастие прошедшего времени употреблено с частицей саен, то оно выражает:

а) каждый раз, как повторяется действие причастия, повторяется и действие следующего за ним глагола. Например: Мин аны күргән саен кунакка чакырам. (Я приглашаю его в гости при каждой встрече.)

б) чем долыпе продолжается действие причастия, тем все более и более усиливается действие следующего за ним глагола. Например: Йоклаган саен йоклыйсым килә. (Чем больше сплю, тем болыие хочется спать.)

58. Тәрҗемә итегез.

1) Мин Алсуны күргән саен кунакка чакырам, ләкин ул бер дә килми. 2) Айрат авылга кайткан саен, безгә кереп, хәл белмичә китми. 3) Бала елаган саен, аның янына шулай йөгереп килергә кирәкме? 4) Бу кызны очраткан саен, Рөстәмнең күңеленә шатлык тула иде. 5) Казанга барган саен, әнисе Раиләгә ниндидер күчтәнәч алып кайта. 6) Юган саен кием яңармый, ә искерә генә. 7) Балага сораган саен яңа уенчык сатып алмагыз.