Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ПРИЧАСТИЕ - СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ - Нигүматуллина.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
232 Кб
Скачать
☆

66. Тәрҗемә итегез.

1) Мин моны син сораган өчен генә эшлим, башкалар сораса, эшләмәс идем. 2) Кешеләр Ләйсәнне ягымлы булганы, өлкәннәрне хөрмәт иткәне өчен яраталар. 3) Акчаңны югалтканың өчен ачуланмыйм, алдый башлаганың өчен борчылам. 4) Контроль эшне яхшы эшләгәнебез өчен, бездән дә бигрәк укытучыбыз сөенде. 5) Тырышканың өчен «5» ле куям, акыллы булганың өчен яратам, намуслы булганың өчен хөрмәт итәм сине, укучым.

67. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне тутырып языгыз.

(Нишләгәнем?) ... өчен ачуланмагыз. (Нишләгәнең?) ... өчен гафу үтен. (Нишләгәне?) ... өчен дискотекага җибәрмәгәннәр. (Нишләгәнебез?) ... өчен мактадылар. (Нишләгәнегез?) ... өчен директорга чакырталар.

(Нишләгәннәре?) ... өчен бүләкләделәр.

Причастие прошедшего времени со словами килеш и көе переводится на русский язык хотъ и... и пока не... . Например: Сорамаган килеш, әйтмә. (Пока не спро-сили, не говори.) Белмәгән килеш сөйли. (Хоть и не знает, а говорит.)

68. Тәрҗемә итегез.

1) Сукмаган килеш елый. 2) Юмаган көе авызыңа капма. 3) Үтүкләмәгән килеш кигән. 4) Пешермәгән килеш ашыйлармы? 5) Аңламаган көе сөйләмәсеннәр. 6) Булдыра алмаган килеш эшләмәгез. 7) Пычранган көе йөрисеңме? 8) Санамаган килеш алдыңмы? 9) Дәрес әзерләмәгән килеш килгән. 10) Күрмәгән көе нәрсә дип әйтим?

69. Тәрҗемә итегез.

1) Кызыгызны мәктәпкә авырган көе нигә җибәрдегез? 2) Үзем бармаган-күрмәгән көе, әлегә бернәрсә дә хәл итә алмыйм. 3) Булдыра алмаган килеш теләсә нинди эшкә тотынырга ярамый. 4) Басмагыз, утырган килеш кенә җавап бирегез. 5) Барлык туганнар да килеп бетмәгән килеш, өстәл янына утырмыйк инде. 6) Малаегыз йөрергә өйрәнмәгән көе, шундый кыйбатлы велосипед сатып алдыгызмы? 7) Көне буе аша-маган-эчмәгән көе йөреп, ашказаныңны бозасың бит.

Причастие прошедшего времени со словами хәлдә, очракта переводится как в случае, если... , а при наличии после этих слов частицы да/дә, та/тә переводится даже если... . Например: Су булмаган очракта нишлибез? (Что будем делать, если не будет воды?) Яңгыр яуган очракта да барырга кирәк. (Нужно идти, даже если пойдет дождь.)

70. Тәрҗемә итегез.

Кунаклар килмәгән хәлдә; таеп егылган очракта; беренче булып күргән очракта; аңламаган хәлдә; оныткан хәлдә; берни белмәгән очракта; бик күрәсе килгән хәлдә дә; биредә яшәгән очракта да.

71. Тәрҗемә итегез.

1) Җыелышка, әниең килә алмаган очракта, әтиең килсен. 2) Мин, булдыра алмаган очракта да, балаларыма барыбер ярдәм итәргә тырыштым. 3) Баласы ялгышып төрмәгә утырган хәлдә дә, ана аны барыбер акларга тырыша. 4) Туганнары авылга кайтмаган очракта, Асия аларга үзе барырга уйлый иде. 5) Авырып мәктәпкә озак йөри алмаган хәлдә дә, Шамил

укуны ташламаска булды. 6) Беркем дә ярдәм итмәгән очракта нишләргә уйлыйсыз? 7) Яратмаган хәлдә дә кеше белән шулай тупас сөйләшергә ярамый.

Причастие прошедшего времени со словом булып переводится со словами

как будто-бы...

и булып чыкты — оказалосъ, что... .

Например: Укыган булып чыкты. (Оказалось, что прочитал.) Укыган булып утыра. (Притворяется, как будто-бы читает.)

72. Тәрҗемә итегез.

1) Ул, чыннан да, ялганламаган булып чыкты. 2) Аны Алсу күргән булып чыкты. 3) Ялгыш баргансыз булып чыктымы? 4) Анда да яңгыр яуган булып чыкты. 5) Әйтергә кушмаган булып чыкты. 6) Барыбер үзләренчә эшләгәннәр булып чыкты.

73. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

1) Курыккан булып күренә. 2) Бик шатланган булып каршы ала. 3) Ачуланган булып әйтте. 4) Борчылган булып сорашалар. 5) Ашаган булып утыра. 6) Йоклаган булып ятабыз. 7) Сөенгән булып сөйлиме?

Үткән заман сыйфат фигыльнең иялек килешендә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в притяжательном падеже).

Причастие прошедшего времени в притяжательном падеже указывает на лицо, выполняющее действие. Например: Эшләгәннең тамагы тук.— Кто работает, тот сыт. (Дословно: Работающий сыт.)