Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билетлар морфологиядән.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
77 Кб
Скачать
☆

2. Дәрәжә категориясе.

Эш-хәлнең утәлү дәрәжәсе курсәткән универсаль грамматик категория дәрәҗә дип атала.

Әлеге грамматик категория галимнәр дә шактый фикер төрлелеге тудыра килгэн, чөнки ул телебезнең үзенчәлекле куренеше.

Кайбер галимнәр дәрәҗәне рус телендәге вид категориясенә туры килә дип саныйлар. Икенче берәуләр исэ дәрәҗә татар теленең узенчәлекле грамматик категориясе дип билгели. Без икенче фикергэ кушылабыз.

Беренче фикер чыннан да рус тел-ге вид б.н туры килэ кебек . М: укып чыкты- прочитал .

Күрәбез тәмамлану дәрәҗәсе рус телендәнге совер. Видка туры килә. Тик, телэсэ кайсы дәрәҗә формасы соверш. Вид б.н тәңгэл түгел.

М: килеп керде(юн.дәр.) – зашел .

Укып чыкты, укып бетерде- прочитал.

Көлемсери- кимлек дәрәҗәсе- посмеивается.

Тат. Теленен фиг-р барысы да аерым дәрәҗә форма –на куша ала. Дәрәҗә тубән. Мэгъ. Белдерә ала.

1.Башлану

2. Тәмамлану

3. Кинәтлек/тизлек

4.Дәвамлылык

5.Кимлек

6.Кабатлану

7.Юнәлу

Йокымсырый-

Менеп бара- юнәлү;

Ашап карый – кимлек; Охшаш

Карап ята- дәвамлылык;

Әйтеп салды- кинәтлек;

Ява башлады- башлану;

Укып чыкты-тәмамлады; Сөйли дә сөйли- кабатлану;

Дәрәҗә формасы ничек ясала.

Мис. Куренгәнчә , дәр-ң 2 формасы бар.

  1. Синтетик форма (кушымч. Б.н курсәтелә):

-кабатлану дәрәҗәсе гала /гәлә/кала/кәлә(килгәләсә /калгаласа);

-ыштыр/ештер/;штыр/штер(караштырам/укыштырам) ;

Сирәк-мирәк; аннан –моннан-кабатлану.(кимлек дәр. Ымсыра/ емсерә (көлемсерә-йокымсыра))

Ынкыра-ынкерә куш. Да кимлек дәрәҗ-ң күрсәтә:ошанкырый- җитенкери һ.б.

Синт. Форм-р куп түгел,беренче икенчесе бик актив кул-на хаттә 2се берьюлы бер суздә килә ала. Ул китабына караштыргалап ала.

Калган 2се аерым суз-дә очрый . 4нче форма пассив лексикага күчкән. Гомумән алганда, 4 кушымча ике төрле мәгънә белдерә.

2.Аналитик форма (тезмә флр-р)

Телебездә киң кулланыла.ясалу:гадәттә беренче суз хәл фиг-ң беренче яки икенче фор-да була.инфинитив та килә ала.

М:аптырап тора.

Яварга кереште.

Ул(1сүз) төп эшне күрсәтә.Икенче суз –ярдәмче фигыль, беренче төп эшне белд-н сүзгә дәрәҗә мәгънәсе өсти.

М: язып карый; әйтеп кую; әйтеп сала;

Әлеге ярд. Фигыль булып килә ала торган сүз-р үзләренең беренчел мәгън я югалталар, я киметә-р.

Телебезнең барлык фиг. Формасына керә ала.

Шуңа күрә ярд фиг-гә карап фиг төркемчәсе билгеләнә.

М:чыгып китсэ(Шарт фигыль!)

Аналитик фиг. Форм. Кергән суз-р бергә, бер җ. Кисәге итеп карала.

М: Әлфия карап сөйли.

Әлфия карап тора.(хик.фиг.х.з.)

Әлфия Казанда тора(дәрәҗәсе юк; төп дәр.)

Укытучы сөйли башлады.(үт.з.хик.фиг.)

Укытучы сүз башлады.(төп дәрәҗә)

Укытучы дәрес башлады.(төп дәрәҗә)

Мисаллардан күренгәнчә , бер үк вакытта синтетик һәм аналитик формалары булган дәрәҗәләр күп түгел:

  1. Кимлек дәр.

  2. Кабатлану дәр. Категориясе фәнни яктан Ф.Ганиев-ң -Видовая харак-ка глаг-в тат. языка- хезмәтендә тикшерелә.(казань)

Тат. Тел-ге бу узенчәл-ле күренеш- телнең бик матур урыннарынна Ул фиг-нең тезмә яки аналитик форм. Аттыра, бизи.

Шунысы кызык, тезмә форм-да булсалар да анал дәр кергэн фиг-р куш. фиг-р дип билгеләнә.

Тат тел-ге фиг-дә бер ук вакытта бер фиг –дә берничә дәрәҗә күрсәткече килә ала: караштыргалаштырдым.(кабатлану).

Карап тора торган иде.(төп юнәлеш)

Дәвамлылык дәрәҗәсе.

Каранып тора (юнәлеш+дәрәҗә+заман)

Б-4. Сүз төркемнәренен үзара мөнәсәбәте:исем-сыйфат мөнәсәбәте,сыйфат рәвеш мөнәсәбәте.Исем һәм сыйфат сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәтенә килгәндә, тат. Теленең грамматик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә(ачыклаучы сүз алдан килә), бер исем, бернинди кушымча алмаган хәлдә, икенче исемне ачыклап килә ала: таш йорт, агач күпер, салам эшләпә. Сыйфат-рәвеш мөнәсәбәте.Семантик яктан һәр икесе билге төшенчәсе б-н бәйле һәм грамматик яктан төрләнми торган бу сүз төркемнәрен аеруда билгеле бер кынлыклар бар.

2) затланышлы фигыл формалары.Хикәяләү наклонениясе. Хәзерге заман хикәя фигыл. Затланышлы фигылҗ нормалары: хикәяләү наклонениясе, боеру наклонениясе, шарт наклонениясе, юнәлеш категорияләре, дәрәҗә категориясе.

Заман категориясе эш яки хәлнең сөйләм вакытына мөнәсәбәтен белдерә. Бу мөнәсәбәт өч төрле булырга мөмкин: эш сөйләп торган вакытта башкарыла (хәзерге заман); эш-хәл сөйләм вакытына кадәр утәлә (үткән заман) һәм сөйләм вакытыннан соңрак үтәлә (киләчәк заман). Шуннан чыгып, хикәя фигыльләрдә өч заман билгеләнә: хәзерге, үткән, киләчәк.

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләм вакытына туры килә торган эш яки хәлне белдерә. Аның кушымчалары -а, -ә, -ый, -и. Алар хәл фигыльләрнең кабатлаулы яки икенче формасына нигезләнеп ясалган (бара, бара-бара). Бу фигыльләр зат-сан кушымчаларының беренче вариантын кабул итә: барам(барамын), киләм(киләмен).

Билет 5 Исем:гомуми төшенчә. Исемнең лексик-грамматик төркемнәре. Лексик-грамматик мәгънәсе буенча предметлыкны белдерә. Морфологик яктан, исемнәр килеш, тартым бн төрләнә, б.с һәм к.с килә(авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм). Синтаксик яктан исемнәр, беренче чиратта, ия яки тәмамлык була,шулай ук башка кис.булып та килә алалар(абыем-студент). Исемнәр барлык мөстәкыйль сүз төрк-е бн дә бәйләнешкә керә алалар(мәктәпкә бару). Исемнәр башка исем бн синтаксик бәйләнешкә керә һәм 3 төрле изафә сүзтезмә б.к.:

  1. Б.к. 2 исме бәйләнеп килә(агач өстәл).

  2. Б.к. исем 3 зат тартымлы исемне ачыклап килсә, аңа ияреп килә(тәрәзә тоткасы).

  3. Иял.к. исем 3 зат тартымлы исемне ачыклый(шәһәребезнең урамнары).

Исем-ң синтетик төркемчәләре:

  • Конкрет исемнәр(такта).

  • Абстракт исемнәр(уй,фикер).

  • Җыйма исем-р(утынлык- сыйф+лык/лек).

  • Матдә исем-р(үлчәп була торган предмет атамалары:май,бензин).

Уртаклык(шәһәр) һәм ялгызлык(Казан) исемнәр бар.

Исемнәрне грамматик катег-гә бүленеше:

  1. Сан

  2. Тартым

  3. Килеш.

2) Башка фигыл формаларының заман мәгнәсендә кулланылышы.Заман категориясенең функциональ-семантик кыры. Заман категориясе эш яки хәлнең сөйләм вакытына мөнәсәбәтен белдерә. Бу мөнәсәбәт өч төрле булырга мөмкин: эш сөйләп торган вакытта башкарыла (хәзерге заман); эш-хәл сөйләм вакытына кадәр утәлә (үткән заман) һәм сөйләм вакытыннан соңрак үтәлә (киләчәк заман). Шуннан чыгып, хикәя фигыльләрдә өч заман билгеләнә: хәзерге, үткән, киләчәк.

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләм вакытына туры килә торган эш яки хәлне белдерә. Аның кушымчалары -а, -ә, -ый, -и. Алар хәл фигыльләрнең кабатлаулы яки икенче формасына нигезләнеп ясалган (бара, бара-бара). Бу фигыльләр зат-сан кушымчаларының беренче вариантын кабул итә: барам(барамын), киләм(киләмен).

Үткән заман хикәя фигыль

Бу заман сөйләм вакытына кадәр үтәлгән эш-хәлне белдереп килә. Аның синтетик һәм аналитик формалары бар.

Синтетик формалар ике төрле кушымча белән белдерелә:

а) билгеле(категорик) үткән заман –ды, -де, -ты, -те кушымчалары белән формалаша, сөйләүче үзе күргән һәм үтәлүе һичшиксез билгеле булган эш-хәлне процесс итеп белдерә. Мондый фигыльләрдә эшнең тәмамлану яки кабатланмау төсмере дә сиземләнә: Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Билгеле үткән заман зат-сан кушымчаларының икенче вариантын кабул итә:бардым, бардың.

ә) билгесез (нәтиҗәле) үткән заман -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары белән кулланыла. Гадәттә, мондый фигыльләр сөйләм вакытыннан элегрәк үтәлгән (яки үтәлмәгән) эшне белдерә. Сөйләүче үзе күрмәгән, бәлки ишетеп кенә белгән вакыйга турында хәбәр иткәндә, шулай ук тарихи вакыйгалар турында яки әкиятләр сөйләгәндә дә, еш кына шушы форма кулланыла: Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер егет. Зат-сан кушымчаларының беренче вариантын кабул итә: барганмын, баргансыз.

Аналитик үткән заман хикәя фигыльләр ИДЕ ярдәмче фигыле белән кулланыла:

а) тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль –а, -ә, ый, -и кушымчалы хәл фигыль + ИДЕ ярдәмче фигыле белән ясала. Мондый фигыльләр сөйләм вакытына кадәр булган дәвамлы, кабатлаулы эш-хәлне белдерә: Урман буйлап бер черки очып бара иде.

ә) тәмамланган үткән заман хикәя фигыль + ИДЕ ярдәмче фигыле белән ясала. Аның төп мәгънәсе –икенче бер үткән заманнан да элегрәк булган эш-хәлне белдерү: Дәрес башланган иде.

б) кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль хәзерге заман сыйфат фигыльнең аналитик формасы һәм ИДЕ ярдәмче фигыле белән формалаша: Яшь чакта ул печән чабарга йөри торган иде.

Киләчәк заман хикәя фигыль

Бу фигыльләр сөйләм вакытыннан соң булачак эш-хәлне белдереп килә. Телебездә аларның өч формасы кулланыла:

а) билгеле киләчәк заман хикәя фигыль –ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк кушымчалы сыйфат фигыльләргә нигезләнеп ясала: иртәгә әти кайтачак.

ә) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль –ыр, -ер, -р кушымчалы сыйфат фигыльләргә нигезләнеп ясала: барыр (кеше) –барыр. Юклыкта заман кушымчалары үзгәрә: барырсың – бармассың. Бу фигыльләр эш-хәлне ихтималлык белән белдерә.

б) киләчәк-үткән заман хикәя фигыльдә сөйләм вакытыннан соң булачак эш үткәнгә каратыла. Үткән заман төсмерен ИДЕ ярдәмче фигыле өсти: Алар печәнне бергәләп чабачак иде.

Билет №6

Исемнәрне грамматик катег-гә бүленеше:

  1. Сан

  2. Тартым

  3. Килеш.

Сан категориясенең грамматик үзенчәлекләре.

Сан категориясе предметларның бер яки бердән артык, күп булуын белдерә. Татар телендәге исемнәрнең берле һәм күплек сан формалары кулланыла. Берлек санның махсус кушымчасы юк, бу – ноль формада кулланыла. Берлек сан, гадәттә предметның бер икәнлеген белдерә: чәчәк, дәфтәр, кеше. Моннан башка берлек сан формасы предметларның җыйма күплек мәгънәсен дә белдереп килергә мөмкин. Мәсәлән: Балалар урманда гөмбә җыйдылар җөмләсендәге билгеләнгән сүз берлек санда кулланылса да, ул җыйма күплек мәгънәсен белдереп килгән. Телебездәге барлык исемнәр дә берлек сан формасында очрый. Күплек сан татар телендәге исемнәрнең бердән күп булуын белдерә, аның кушымчалары – грамматик күрсәткечләре – татар теленең төп фонетик законнары нигезендә төрле вариантларда килә: -лар, -ләр; -нар, -нәр: ел-лар, күл-ләр; таң-нар, көн-нәр. Күплек сан формалары предметның билгесез күплеген белдерә: китап-лар.

Татар телендәге конкрет исемнәрнең, гадәттә, берлек һәм күплек сан формалары үз мәгънәләрендә кулланыла. Абстракт һәм җыйма исемнәрнең гадәти формасы – берлек сан. Стилистик максаттан чыгып, аерым оракларда алар да күплек сан формасында килергә мөмкин. Бу вакытта абстракт исемнәрнең мәгънәләрен җөмлә эчендә конкретлаштыру таләп ителә: Аның әтисе туганнарына төрле яхшылыклар эшләде: балаларын эшкә урнаштырды, укуларында да ярдәм итте җөмләсендәге яхшылыклар сүзе күлек санда килгән абстракт исем һәм аның эчтәлегенә аңлатма бирелгән.

Җыйма исемнәрнең күплек сан формасы сирәгрәк очрый һәм ул предметның берничә урынга таралып урнашканлыгын күрсәтә. Мәсәлән: Урманда йөргәндә, юлыбызда гөмбәлекләр очрады җөмләсендәге билгеләнгән сүз гөмбә үсә торган урынның берничә булуын аңлата. Матдә исемнәре дә ешрак берлек сан формасында кулланыла. Аерым очракларда аларның күплек санда килүе күзәтелә: Базарла ярмалар сатыла җөмләсендәге билгеләнгән сүз аның төрле сорты яки төре мәгънәсен аңлата. Уртаклык исемнәре берлектә дә, күплектә дә килергә мөмкин. Ялгызлык исемнәренең гадәти формасы – берлек сан. Стилистик максаттан чыгып, күплек сан формасында кулланылганда, аларда билгесезлек төсмере барлыкка килә. Мондый исемнәрнең күплек сан формасы бер һөнәр ияләрен яисә гаилә-туганлык мөнәсәбәтләре белән бәйләнгән кешеләр төркемен дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән: Әдәбият дәресендә укучылар Такташлар чоры поэзиясен өйрәнде җөмләсендәге Такташлар сүзендә билгесезлек төсмере бар.

2. боерык фигыль эш кушуны, боеруны, өндәүне, киңәш итүне белдерә: бар, барыгыз.

Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.

Бу фигыль бн белдерелгән эш-хәл боеруны, өндәүне, үтенүне, киңәш итүне күрсәтә, ягъни анда сөйләүченең үз эшенә мөнәсәбәте күренә. Гадәттә, эш икенче затка боерыла, кушыла. Үтенү, өндәү дә икенче затларга мөрәҗәгать иткәндә куллланыла. Шунлыктан 2 нче зат берлек сан фигыльнең төп фомасы булып санала.

Боерык фигыльләрнең 2нче зат берлек һәм күплек саннары белән боеру, өндәү, үтенү, киңәш итүне белдереп була: Сөйлә, әнкәй, юат, чит илләрдән сиңа кайткан тиле улыңны. (Һ. Такташ)

Бу фигыльләрнең 3нче заты да бар. Алар берлек санда –сын, -сен, күплек санда –сын(нар), -сен(нәр) кушымчалары бн формалаша, сөйләүче 2нче зат аша 3нче затка эш куша, боера. Шуңа күрә боеру мәгънәсе 2нче затныкына караганда йомшаграк, зәгыйфьрәк була һәм эш үтәлмичә дә калырга мөмкин: Таптасыннар, хурласыннар, тик җаным хурланмасын.

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы кушымчасыз – нуль форма. Ул татар телендәге фигыльләрнең башлангыч (нигез) формасына да туры килә, ләкин бу тышкы охшашлык кына. Фигыльләрнең төзелешен тикшергәндә, бигрәк тә аның нигезен билгеләгәндә, бу истә тотылырга тиеш: эш-лә-гән-нәр сүзендә нигез эшлә – боерык фигыль дип әйтергә ярамый; биредә исемнән фигыль ясалган һшм ясалма нигезле сүз дип әйтү дөрес булыр.

Зат-сан бн төрләнүдән тыш, юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклыкта килә алу боерык фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләреннән санала: юын (кайтым юнәлеше), сөйли башла (башлану дәрәҗәсе), бар-барма (б.-ю.форм.)

Татар телендә боеру мәгънәсен башка фигыль формалары да белдерә ала:

  1. Инфинитив фигыльләр катгый боеру, эш кушуны белдерә: Җыелышка барыгызга да килергә;

  2. Интонация+хәзерге заман хикәя фигыль: Бүген өмә була, барыбыз да катнашабыз.

  3. –асы, -әсе; -ыйсы, -исе + бул(ма) : Укырга барырга соңга каласы булма!