- •2)Юнәлеш категориясе.Гомуми төшенчә.Формалары һ. Мәгнәләре. Юнәлеш категориясе
- •2. Дәрәжә категориясе.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •2. Модаль мәгнә белдерә торган аналитик фигылҗ формалары.
- •2.Хәл фигыль: гомүми төшенчә, формалары белән мәгънәләре. Хәл фигыл-ең башка фигыль формалары бн мөнәсәбәте
- •2. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •1. Фигыль: гомуми төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы.
- •2. Модаль сүзләр: гомуми төшенчә. Модаль сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Модаль сүзләрне тикшерү тәртибе.
- •21 Билет
2. Модаль сүзләр: гомуми төшенчә. Модаль сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Модаль сүзләрне тикшерү тәртибе.
Бу сүзләр җөмләдә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдереп килә. Алар еш кына кереш сүзләр буларак та кулланыла. Ахры, бугай, бәлки, хәер, янәсе, дөрес, әлбәттә, ихтимал, әйтерсең, шаять, мөгаен, соң, күрәсең һ.б. сүзләр сөйләмдәге эш-хәлнең мөмкинлеген икеләнү, шөбһәләнү яки ихтималлык төсмере белән белдерә: Бәлки, өендә аны повестка көтәдер. (М.Әмир)Күп кенә модаль сүзләр сөйләмнең булуын раслый: Әлбәттә, укучылар авылдашларына зур ярдәм күрсәтте.
Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килсә дә, һәр кереш сүз модаль сүз дип билгеләнә алмый. Җөмлә эчендә барлыкка килеп, фикер чыганагын (минемчә, синеңчә) яки фикер тәртибен (беренчедән, икенчедән) белдергән сүзләр, ниһаять, кыскасы кебек сүзләр дә модаль сүзләр дип билгеләнми.
Телебездәге модаль сүзләр төрләнмиләр. Килеп чыгышы буенча алар сыйфатка (билгеле), фигыльгә (күрәсең, әйтерсең) бәйле.
Бу сүз төркеме бөтен җөмләгә карый, сөйләмебезгә төрлелек бирә һәм шактый актив кулланыла торган сүз төркемнәреннән санала.
Кайбер дәреслекләрдә модаль сүзне төркемгә бүлеп карау бар: хәбәрлек сүз. (бар, юк,тиеш, кирәк) модаль сүз( дөрес, әлбәттә, мөгаен һ.б)
Мисал: Бәлки аның эше бардыр. Бәлки----модаль сүз, икеләнү
Укышты ----- укы-тамыр, -ш-,-ты- уртаклык юнәлешендә 1зат берлек санда нуль морфема.
Сүз һәм җөмләләргә аерым мәгънә төсмерләре өсти торган сүзләр кисәкчәләр дип атала. Алар төрләнми һәм башка сүз төркемнәре белән синтаксик бәйләнешкә керми, шуңа җөмлә кисәге дә булмый. Сөйләүче алар ярдәмендә чынбарлыкка төрле мөнәсәбәтен белдерә: чикли, төгәллек өсти, сорый, раслый, инкарь итә һб.
Кайбер кичәкчәләр үзләре алдыннан килгән сүзгә фонетик яктан буйсынып килә: мин егнә, ул гына.
Сингармонизм законы нигезендә кайбер кисәкчәләр кушылып (барамы, килсәнә, барчы), ә кайберләре мәгънә төсмерен үзгәртә торган сүз алдыннан (иң, әллә, дөм, җете, үтә) яки ахырдан (гына,генә, кына, кенә) аерым языла.
Кисәкчә кушымча түгел. Билгеле булганча, кушымчалар аерым сүз төркеменә беркетелгән була, мәсәлән, исемнәрнедә – килеш, фигыльләрдә зат-сан кушымчалары һ.б. Ә кисәкчәләр төрле сүз төркеме янында кулланылырга мөмкин: улмы, синме, киләсеңме, кирәкме...
Мәгънәләре буенча төркемчәләре:
раслаучы: бит, ич, ләбаса;
инкарь итүче: түгел, һич,
чикләүче: гына,генә,кына,кенә,
көчәйтүче: иң, дөм, җете, үтә, кып-, ямь, зәп-, кап-, сап-,
билгесезлек: әллә, -дыр, -дер, -тыр. –тер
сорау: -мы, -ме, -мыни, -мени
үтенү: -чы, -че, -сана, -сәнә, инде, әле
аныклаучы: нәкъ, тап
урын-ара һәм вакыт мәгънәсен көчәйтүче кисәкчәләр: ук, үк.
раз тасвирлары, аларны күреп була һәм алар азрак ( ялтыр-йолтыр)
18 –б 1.Фиг-р татар телендә зур урын алып тора, телебездәге лексик берәмлекләр арасында бу сүз төркеменең әһәмияте бик зур. Аның составында алынма һәм ясалма сүзләр байтак.
Лексик- грамматик мәг-се буенча фиг зат яки предмет тарафыннан үтәлә торган эш-хәлне процесс итеп белдерә. Мәс: җыя һәм җыелыш сүзләре лексик мәг-ре буенчаэшне белдерә, әмма җыелыш сүзе үтәүчедән, башкаручыдан аерылган, предметлаштырылган эшне белдерә. Шунлыктан бу сүз исемнәрдә карала. Фиг исә зат яки предмет тарафыннан үтәлә торган эш-хәлне процесс рәвешендә белдерә.
Морфологик яктан караганда, фиг-р грамматик категорияләргә бик бай сүз төркеме: анда юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык, заман, зат-сан һәмтөркемчә категориясе керә.
Фиг-ң синтаксик функ-ре дә күп төрле,күп кенә сүз төркемнәре белән бәйләнешкә керә ала. Шулар арасында иң башта аның исемнәр бн бәйләнешен карап узарга кирәк.
Исем бн белдерелгән ия янында хәбәр булып килгәндә, фиг аңа иярә, калган очракларда таләп итә: мәктәпнең ачылуы, мәктәпкә баручы.
Фиг-ң төп синтаксик функ-се- җөмләдә хәбәр булуы. Фиг формаларына бәйле рәвештә ул башка төрле җөмлә кисәкләре дә булып килә ала.
Фиг-рәвеш (тиз йөрүче), сыйфат( матур сөйләү), сан ( бер килү), алмашлык( үземә килү), хәл фиг (кычкырып көлү), инфинитив фиг(укырга килү) тарафыннан ачыкланып килә ала.
Аерым сүз төркеме буларак, фиг-р беренче татар грамматикларында ук өйрәнелә башлый. А. Троянский, К. Насыйри, Җ. Вәлиди хезмәтләрендә үк инде бу сүз төркемен өйрәнүгә шактый зур урын бирелә.
Аннан соңгы чорларда күренекле галимнәребез Г.Х. Алпаров, В.Н. хангилдин, Д.Г. Тумашева, З.М. Вәлиуллина, М.З.Зәкиев һ.б . фиг-не төрле яклап тикшерәләр.
Фиг-р телебезнең сүз ясалу системасында да аерым урын алып тора. Гомумән алганда, алар ике төрле – кушымчалау һәм сүзләр кушылу ысуллары белән ясала.
Лексик-грам. яктан фигыль- эш хәлне процесс итеп белдерә, телебездә бик зур күләмле һәм катлаулы сүз төз. морфол. яктан грам. кат. куп булуы б.н аерылып тора. Алар 6:
1.Юнэлеш 2.Дәрәҗә 3. Барлык-юклык 4.Заман 5.Зат- сан 6.Төркемчә
Бер. Өченчесе универсаль категорияләр чөнки теләсә кайсы фиг. Форма-да булырга мөмкин.
Татар телендә ярдәмче фигыльләр шактый күп һәм алар бик актив кулланылалар.Без аларны берничә төркемчәгә бүлеп карый алабыз.
1.Фигыльләр ясый торган ярдәмче фигыльләр-тамактан калу,ярдәм итү, һ.б. сүзләр.
2.фигыль дәрәҗәләренең аналитик формаларын барлыкка китерә торган ярдәмче фигыльләр:укый башлау,укып яту,эйтеп ташлау һ.б.Бу фигыльләр мөстәкыйль мәгьнәле сүзләр буларак та кулланыла.
3. мөстәкыйль мәгьнәсе булмаган,ярдәмче буларак кына кулланыла торган фигыльләр.Алар арасында И тамырыннан ясалган иде,ит, икән, имеш сүзләре актив кулланыла.
Иде ярдәмче фигыле исем, сыйфат, сан, әвеш, алмашлык бн белдерелгән хәбәр янында килеп, аңа үткән заман төсмере өсти.Син яшәргә җирдә хаклы идең.
Морфологик анализ вакытында хәбәр булып килгән сүзләр аерым-аерым тикшерелә.
Иде ярдәмче фигыле, 2нче бер фигыль янында килеп, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең аналитик формаларын барлыкка китерә.килә иде, килгән иде. Морфологик анализ ясаганда, алар бергә карала.
Бу ярдәмче фигыль аналитик теләк\ният фигыльлләр составында модаль мәгънәләрне белдерү өчен хезмәт итә:барыр иде, барырга иде.Морф. анализ вакытында ул сүзләр бергә карала.
Ит ярдәмче фигылы төрле сүз төркемнәре бн кулланыла һәм нинди сүз төркемнәәре янәшәсендә килә, шуны фигыльләштерә ягъни фигыль итеп формалаштыра һәм нәтиҗәдә тезмә фигыльлләр барлыкка килә:дус итү, юк итү.
Имеш сүзе, ярдәмче ярдәмче фигыль буларак ,сөйәмгә җиңелчә ирония, мыскыллау мәгънәсе өсти:Ул барысын да белә, имеш.
Бул ярдәмче фигыле татар телендә бик үзенчәлекле сүз һәм сөйләмдә дә актив кулланыла.
1.башка фигыльлләрдән аермалы буларак ,бу сүз үзе генә дә мөстәкыйль кулланыла ала:Бүген җыелыш була.
2.төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясый:Ул укып кеше булды.
3.Ярдәмче фигыль буларак, хикәя фигыльләрнең үткән заман төсмерләрен баета. Күп төрле тасвирламалар ясый.
2) Бәйлекләр. Семантик яктан бәйлекләр грамматик мәгънә белдерәләр: алар телдә сүзләр арасындагы бергәлек, корал, чагыштыру, сәбәп, максат, вак, урын, һб мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар. Бәйлек ул – күп мәгънәле ярдәмлек сүз төркеме.
Морфологик яктан бәйлекләр төрләнмиләр, аалрга сүз ясагыч кушымчалар да, форма ясагычлар да ялганмый.
Синтаксик яктан, бәйлекләр үзләре белән кулланылган сүзгә карата асылда ияртүче кисәк кисәк булалар, һәм алар килешләр белән башкаралар, ягъни үзе иярткән сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр: язга чаклы, төштән соң. шул ук вакытта, бәйлек белән исемнән яки башка сүздән торган бу тезмә үзе сөйләмдә башка сүз белән мөнәсәбәткә керә, ягъни аңа иярә, аны ачыклый, бәйлекнең грамматик мәгънәсе дә шул рәвешле формалаша: язга чаклы (эшләү), төштән соң (ял итү). Бәйлекләр үзләре иярткән сүз белән берлектә җөмлә кисәге булып киләләр.
Бәйлекләр сөйләмдә күбрәк исемнән, алмашлыктан һәм исемләшкән башка сүз төркеменнән соң киләләр һәм ул сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр. Нинди килешне таләп итүенә карап, бәйлекләр өч төркемгә бүленә:
баш һәм иялек килешен таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, күк, кебек, сыман, шикелле, чаклы, хәтле, кадәр, аркылы, аша, буе, буенча, буйлап, саен, сәбәпле һ.б.
юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр: кадәр, чаклы, хәтле, күрә, каршы, башлап, алып, таба, караганда, карамастан.
Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр: соң, башка, бүтән, бирле, тыш, элек.
Килеп чыгышы буенча бәйлекләр ике төрле була:
Саф бәйлекләр – тамыр: белән, сыман, өчен, саен һб
Килеп чыгышы буенча аерым сүз төркемнәренә бәйле бәйлекләр: сәбәпле, аркылы, чаклы – сыйфаттан, соң,элек – рәвештән; караганда, карамастан- фигыльдән бирлыкка килгәннәр.
Телебездә,бәйлекләрдән башка, бәйлек хезмәтен үтәп, урын-ара мәгънәсендә йөри торган ярдәмче исемнәр дә бар. Аларны бәйлек сүләр дип йөртәләр: ас, өс, ян, тирә, буй, ара, тараф, урта, чит, кырый һб. Җу сүзләр бәйлек сүз буларак та, мөстәкыйль үз мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин. гадәттә, мондый бәйлек сүзләр, исемнәргә ияреп, урын-ара яки вакыт мәгънәсен формалаштыралар. Бу сүзләр 3 зат тартым һәм ешрак урын-ара килешләре кушымчалары белән кулланыла: Урман буенда көтү йөри. Анализ тәртибе:
1. сүз төркеме билегләнә; 2. Бәйлекләлрнең үзләреннән алда килгән сүздән кайсы килешне таләп итүләре, иярүче сүз белән ияртүче сүз арасында нинди мәгънә мөнәсәбәте урнаштырулары буенча төре; 3. Бәйлек сүз булса, тартым һәм клеш формасы күрсәтелә. 4. Кайсы җөмлә киләге составына керүе билгеләнә. Мәсәлән: (үзе) кебек (борынгы) – башк килешне таләп итүче бәйлек, охшату-чагыштыру мәгънәсе, рәвеш хәле сотавында килгән.
19билет 1) Фигылләрнең грамматик категорияләре. Барлык-юклык формасы. Лексик-грам. яктан фигыль- эш хәлне процесс итеп белдерә, телебездә бик зур күләмле һәм катлаулы сүз төз. морфол. яктан грам. кат. куп булуы б.н аерылып тора. Алар 6:
1.Юнэлеш 2.Дәрәҗә 3. Барлык-юклык 4.Заман 5.Зат- сан 6.Төркемчә
. Барлык – юклык категориясе
Бу категория фигыль белдергән эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәвен күрсәтә. Барлык-юклык –универсаль категория.
Барлык формасының махсус күрсәткечләре юк, нуль формада кулланыла. Ул эш-хәлнең үтәлүен белдерә. Телдәге барлык фигыльләр дә барлыкта кулланыла.
Хикәя җөмләдә хәбәр булып килгән үткән заман сыйфат фигыль янындагы БАР сүзе дә эшнең барлыгын белдерә: Балаларның кинога барганы бар.
Юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә. Ул ике төрле –синтетик һәм аналитик юллар белән күрсәтелергә мөмкин.
Синтетик юл –ма, -мә кушымчалары белән белдерелә: бар-барма. Сүзләрдә еш кына юклык кушымчасындагы сузык аваз кыскара, чөнки фонетик закон буенча телебездә ике сузык аваз янәшә килә алмый: укымый – укым(а)ый.
Юклык формасының аналитик төре ЮК һәм ТҮГЕЛ сүзләре белән белдерелә: барганым юк, барачак түгел.
Барлык-юклык категориясен универсаль дисәк тә, кайбер фигыльләр, бигрәк тә синтетик һәм аналитик дәрәҗә формалары барлыкта гына килә:көлемсери, кычкырып җибәрде; -макчы, -мәкче формасындагы теләк-ният фигыльләр дә барлыкта кулланыла. Хәл фигыльнең дүртенче формасы (-ганчы, -гәнче) юклыкта –мас борын формасы белән белдерелә: Җыелыш дәрес башланмас борын булды.
Димәк, барлык-юклык категориясе синтетик һәм аналитик формаларда кулланыла. Ул универсаль дип йөртелсә дә, кайбер фигыль формалары барлыкта гына килә.
2)Теркәгеч, гомуми төшенчә һәм аларны төркемләү. Төзүче һәм ияртүче теркәгечләр. Теркәгечләргә морфологик анализ ясау тәртибе.
Җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне яки кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бер-берсенә теркәү, бәйләү өчен хезмәт итә торган ярдәмлекләр теркәгеч дип атала. Аларның лексик мәгънәсе юк, морфологик яктан төрләнмиләр, аларның синтаксик функцияләре дә юк – җөмлә кисәкләрен формалаштырмыйлар.
Шактый теркәгечләр алынма сүзләр булып санала: һәм – фарсы, вә, бәлки, яки, чөнки, ки – гарәп, ә, тик – рус теленнән кергәннәр.
Грамматик мәгънәләре буенча һәм сүзләр белән җөмләләр арасында нинди бәйләнеш булдыруга карап, теркәгечләр икегә – тезүче һәм ияртүчегә бүленә.
Тезүче теркәгечләр тиңдәш кисәкләр һәм тезмә җөмләләрдәге гади җөмләләрне бәйли. Алар бертигез хокуклы сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле бәйләнеш булдыралар.
Җыючы т-чләр (һәм, вә, да, дә, та, тә һб) чынбарлыктагы предмет, күренеш, һәм процесслар арасындагы бер-бер артлы тезелеп килгән мөнәсәбәтләрне белдерәләр. Алар кулланылмаганда, җөмләнең эчтәлегенә зыян килми.
Бүлүсе т-гечләр (я, яки, яисә, ни...ни, я...я, әле...әле) күренеш-процессларның чиратлашып килүен яки аларның кайсы да булса берсенең генә тормышка ашу мөмкинлеген белдерәләр. Сөйләмдә аларны төшереп калдырып булмый.
Каршы куючы т-гечләр (ә, ләкин, тик, фәкать, әмма һб) чынбарлыктагы күренеш. Предмет, процесслар арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтне белдерәләр.
Ияртүче теркәгечләр (әгәр, гүя, ки, гүяки, чөнки, юкса, гәрчә, югыйсә) җөмләләр арасында ияртүле бәйләнеш булдыра. Бу теркәгечләр аналитик иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртә һәм алар арасында төрле мәгънә мөнәсәбәтләре урнаштыра.
Төзелешләре буенча теркәгечләр гади (һәм, тик, ә, ләкин, гүя), кушма (юкса, югыййсә, яисә) һәм кабатлаулы (ни...ни, я...я, әле...әле) була
Телебездә теркәгеч хезмәтен үти торган теркәгеч сүзләр дә бар. Теркәгечләрдән аермалы буларак, алар, нинди җөмлә кисәге булып килсә, кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләнең шундый төрен барлыкка китерә.
Теркәгеч сүзләрнең килеп чыгышы төрле сүз төркемнәре белән бәйле. Мәсәлән: әйтерсең, җитмәсә – фигыльдән, шунлыктан, шуңа (күрә), шуның (өчен), шулай (да), нәрсә..шул, кем...шул, кайда...шунда, кемнең...шуның күрсәтү һәм сорау алмашлыкларынннан килеп чыкканнар. Мисаллардан күренгәнчә, теркәгеч сүзләр парлы һәм ялгызак булалар. Теркәгеч ролендә бер сүзе, әле, әллә кисәкчәләре дә кулланыла.
Анализ тәртибе: 1. Сүз төркеме билгеләнә; 2. Теркәгечнең төркеме һәм төркемчәләре күрсәтелә; 3. Теркәгеч сүзнең формалары билгеләнә; 4. Җөмләдә ни өчен кулланылуы әйтелә. Мәсәлән: Ләкин – теркәгеч, тезүченең каршы куючысы, тезмә кушма җөмләдәге аерым җөмләләрне бәйли.
