Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билетлар морфологиядән.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
77 Кб
Скачать
☆

21 Билет

1).Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләм вакытына туры килә торган эш яки хәлне белдерә. Аның кушымчалары -а, -ә, -ый, -и. Алар хәл фигыльләрнең кабатлаулы яки икенче формасына нигезләнеп ясалган (бара, бара-бара). Бу фигыльләр зат-сан кушымчаларының беренче вариантын кабул итә: барам(барамын), киләм(киләмен).

2). Кешенең хис-тойгыларын. Киерешләрен, ихтыярын белдергән сүзләр ымлык дип атал. Бу сүзләр шатлану, гаҗәпләнү, кайгыру, ачулану, курку, мыскыллау, уйлану һб хисләрне белдереп килә.

Ымлыклар төрләнмиләр һәм җөмлә кисәге дә була алмыйлар. Алар җөмләгә, аерым хис-кичерешләрне белдереп, төрле төсмерләр өстиләр. Ымлыкларның кайберләреннән фигыльләр дә ясалырга мөмкин: ухылдау, ахылдау.

Бу сүз төркеме кул хәрәкәте, мимка, интонация катнашында әйтелә. Мәгънәләре буенча алар ике төркемгә бүленә.

1. Эмоциональ ымлыклар сөйләүченең хис-тойгыларын, кичерешләрен, башка бер кешенең сөйләменә яки эш-хәрәкәтенә карата хисси мөнәсәбәтен белдерә: Их, кичә генә февраль иде.

2. Императив ымлыклар боеру, тыю, чакыру, эндәшү, таләп итүне белдерә. Бу сүзләр арасында кош-кортны, хайваннарны чакыру, аларга эндәшү, куу, тынычландыру яки туктату өчен әйтелгән сүзләр бар.: Әйдәле, акбай, өйрән син, арт аягың белән тор.