- •2)Юнәлеш категориясе.Гомуми төшенчә.Формалары һ. Мәгнәләре. Юнәлеш категориясе
- •2. Дәрәжә категориясе.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •2. Модаль мәгнә белдерә торган аналитик фигылҗ формалары.
- •2.Хәл фигыль: гомүми төшенчә, формалары белән мәгънәләре. Хәл фигыл-ең башка фигыль формалары бн мөнәсәбәте
- •2. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •1. Фигыль: гомуми төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы.
- •2. Модаль сүзләр: гомуми төшенчә. Модаль сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Модаль сүзләрне тикшерү тәртибе.
- •21 Билет
26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
Бу фигыль бн белдерелгән эш-хәл боеруны, өндәүне, үтенүне, киңәш итүне күрсәтә, ягъни анда сөйләүченең үз эшенә мөнәсәбәте күренә. Гадәттә, эш икенче затка боерыла, кушыла. Үтенү, өндәү дә икенче затларга мөрәҗәгать иткәндә куллланыла. Шунлыктан 2 нче зат берлек сан фигыльнең төп фомасы булып санала.
Боерык фигыльләрнең 2нче зат берлек һәм күплек саннары белән боеру, өндәү, үтенү, киңәш итүне белдереп була: Сөйлә, әнкәй, юат, чит илләрдән сиңа кайткан тиле улыңны. (Һ. Такташ)
Бу фигыльләрнең 3нче заты да бар. Алар берлек санда –сын, -сен, күплек санда –сын(нар), -сен(нәр) кушымчалары бн формалаша, сөйләүче 2нче зат аша 3нче затка эш куша, боера. Шуңа күрә боеру мәгънәсе 2нче затныкына караганда йомшаграк, зәгыйфьрәк була һәм эш үтәлмичә дә калырга мөмкин: Таптасыннар, хурласыннар, тик җаным хурланмасын.
Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы кушымчасыз – нуль форма. Ул татар телендәге фигыльләрнең башлангыч (нигез) формасына да туры килә, ләкин бу тышкы охшашлык кына. Фигыльләрнең төзелешен тикшергәндә, бигрәк тә аның нигезен билгеләгәндә, бу истә тотылырга тиеш: эш-лә-гән-нәр сүзендә нигез эшлә – боерык фигыль дип әйтергә ярамый; биредә исемнән фигыль ясалган һшм ясалма нигезле сүз дип әйтү дөрес булыр.
Зат-сан бн төрләнүдән тыш, юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклыкта килә алу боерык фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләреннән санала: юын (кайтым юнәлеше), сөйли башла (башлану дәрәҗәсе), бар-барма (б.-ю.форм.)
Татар телендә боеру мәгънәсен башка фигыль формалары да белдерә ала:
Инфинитив фигыльләр катгый боеру, эш кушуны белдерә: Җыелышка барыгызга да килергә;
Интонация+хәзерге заман хикәя фигыль: Бүген өмә була, барыбыз да катнашабыз.
–асы, -әсе; -ыйсы, -исе + бул(ма) : Укырга барырга соңга каласы булма!
Билет №10
1.Сыйфатланың лексик- грамматик төркемчәләре.
Тат. Телендә сыйф-ны 2 төркемчәгә- асыл һәм нисби сыйфатларга бүлеп карыйлар: Асыл сыйф. Предметның саф билгесен белдерә; аларның дәрәҗә формалары бар: куерак, тәмлерәк. Төрле җөмлә кисәкләре- аергыч, хәл, хәбәр була. Абстракт исемнәр ясый: матурлык, юмартлык. Нисби сыйфатлар предметның башка предметка яки төшенчәгә мөнәсәбәтеннән килеп чыккан билгесен белдерә: тарихи(вакыйга), соңгы(көн), дәрәҗә формалары булмый, гадәттә ясалма була: көндәлек (эш), өске(кат); җөмләдә аергыч, кайберләре генә хәбәр була( ишек ябык, тәрәзә ачык)
2. Модаль мәгнә белдерә торган аналитик фигылҗ формалары.
1) Мөмкинлек ( мөмкин түгеллек) һәм кирәклек, тиешлек модалҗ мәгҗнәсен белдергән тезелмәләр.
А) –а,-ә кушымчалы хәл фигылҗ һәм ал ярдәмче фиг. Бн ясалган.
Мин бара алам, син бара аласың, ул бара ала, без бара алабыз, сез бара аласыз, алар бара алалар.
Б)-ып, бул формасы. 1 затка гына юнәлтелгән.
Текстны укып була( укып булмый)
В) –асы бар (-асы юк) кирәклелек, тиешлекне.
Минем барасым бар, синең барасың бар, аның барасы бар, безнең барасыбыз бар, сезнең барасыгыз бар, аларның барасылары бар.
2. Бул ярдәмче фиг. Бн ясалган тасвирлама формалар.
А) –ган булган эш хәлгә карата мөнәсәбәтне белдерә.
ә) –ырга була мөмкинлекне белдерә.
Б) –макчы бул ,- ачак бул нәрсәдер эшләргә җыену, ниятләүне белд.(китмәкче булды)
В) –асы булма катгый тыю.
Г) –ырдай бул көчле теләк катыш ниятләү.
Д)- а булыр ихтималлык.
иде, ит, кыл һ.б. ярдәмче фиг. Бн ясалган модалҗ формалар.
А) иде, кил теләк модалҗлеген ясауда катнаша. Барасы килә.
ә) – са ярар иде теләк( килсә ярар иде)
б) –асы ит карар кылу. Барасы итте.
В) –асы калган үкенү.карыйсым калган икән
11 билет 1 сорау. Тел белемендə сыйфатларның кулланылышы буенча теллəрне төрле типологик төркемнəргə бүлеп карау бар. Бигрəк тə сыйфатларның сүзлек байлыгын хəзерге фəндə кабул ителгəнчə, мəгънəви-лексик (лексик-семантик) төркемнəргə бүлеп өйрəнгəндə ачык күренə. 1)Төс белдерүче сыйфатлар: ак, Кызыл, кара, сыек яшел, аксыл-зəңгəр һ.б. Ниндирəк предметларны яки затны белдерүлəренə карап, төс сыйфатларын үз эчлэрендə дə төркемлəргə мөмкин: а) предметларның: ак кар, зəңгəр күк, яшел үлəн һ.б ə) кешене: коңгырт күз, ак сакал, сары чəч һ.б. б) жанварларның: кола сыер, чуар тавык, кара-туры ат һ.б в) күчерелмə: ак куңел, кара кайгы, зəңгəр хыял һ.б 2) Шəхеснең тышкы сыйф: матур, чибəр, нəфис һ.б 3) Шəхеснең эчке сыйф: а) уңай: көчле, батыр, акыллы, эшчəн һ.б. ə) тискəре: усал, алдакчы, юлəр һ.б б) нейтраль: оялчан, юаш, гади һ.б 4) Тəм ягыннан: тəмле, баллы, əче һ.б 5) Хайваннырны һəм жəнлеклəрне: шаян, куркак, йөгерəк, елгыр һ.б. 6) Сизү- тою аша беленə торган сыйф: авыр, эссе, салкын һ.б 7) Предметларның формасын, зурлыгын, күлəмен: зур, олы, мəһабəт, тар, иркен һ.б
Б-12Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатка морф. анализ тәртибе.
Сыйфат предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала.Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була.
Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.
Татар телендә сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе аерып өйрәнелә: төп дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе. Гади дәрәҗәдән башкалары махсус кушымча яки кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Гади дәрәҗәдәге сыйфат әйбернең гадәти билгесен белдерә: салкын чишмә, зур йорт, кызыл алма. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең, башка әйбергә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәккушымчасы ярдәмендә формалаша. Мәсәлән: каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең башка шундый ук әйбердәге билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Мәсәлән: Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша: 1) билгенең артыклыклыгы сыйфат алдындагы 1-2 аваз кабатлану юлы белән белдерелә. Мәсәлән: түм-түгәрәк, кып-кызыл, кап-кара; 2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, дөм караңгы, җете кызыл. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. Кимлек дәрәҗәсе –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су кушымчалары ярдәмендә формалаша: кызгылт, аксыл, зәңгәрсу, яшькелт.
Морф. анализ тәртибе:
Сыйфатның: а) ясалышы (тамыр, ясалма, кушма һ.б); ә) семантик төркемчәсе (төс белдерүче; шәхеснең тышкы (физик) сыйфат-н белдерүче; тәм ягыннан билгене белдерүчу; хайваннарны һәм җәнлекләрне харак-ый торган; сизү –тою; предметларның формасын, зурлыгын, күләмен белдерә торган)
б)дәрәҗәсе(төп,чагыштыру,артыклык,кимлек) в) исемләшү – исемләшмәве; г) җөмләдәге вазифасы күрсәтелә.
